Спортлы туган көн.
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) по теме
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 43 КБ |
Предварительный просмотр:
Спортлы туган көн.
Күңелле музыка астында балалар залга керәләр.
Алып баручы: Бүген безне нинди бәйрәм көтә?
Балалар (хор белән): Туган көн, туган көн, туган көн бездә.
Алып баручы: Дөрес, бүген бездә күңелле бәйрәм- туган көн. Көз һәм җәй ел фасылларында туган балалар( ай исемнәре әйтелә).
Балалар. Бүген Раушан, Талия һ.б ны котлыйбыз.Бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез.
Алып баручы. Безнең сөенеч һәм шатлык булып көнләп түгел, ә сәгатьләп үсегез. Безнең бәйрәмебез күңелле һәм кызыклы булсын өчен, аны спорт уеннары белән бәйләп барыбыз.
Ә хәзер сезне иң якын дусларыгыз котлар.
1 бала.Нинди шатлык бүген
Безнең бакчабызда
Туган көн бәйрәменә
Җыелдык барыбызда
2бала.Туган көн күңелле узсын
Җырлыйк та, биик,
Матур сүзләребез белән
Дусларны сөендерик.
3 бала. Туган көнегез белән
Чын күңелдән котлыйбыз.
Бары бәхет,шатлыклар,
Сәламәтлек телибез.
4 бала.Яңа яуган ак кардай
Телибез ак теләкләр
Туган көн китерсен сезгә
Бик күп матур теләкләр.
5 бала. Утырттым тәрәз төбенә
Бик матур яран гөле
Шулай күңелле үтсен
Һәркемнен туган көне.
6 бала. Менә тиздән килеп җитәр
Минем дә туган көнем
Җырлармын мин, шатлык белән
Тулса әгәр күңелем
Чакырырмын дусларымны,
Килерләр алар, беләм.
Күңел ачкач,сыйланырбыз
Тәмле өчпочмак белән.
7. бала. Җыелдык без менә
Бергә бүген дә,
Утырабыз сиңен
Туган көнендә
Туган көннән дә шәп
Бәйрәм юк икән,
Нигә без дә бүген
Тумадык икән.
Бәйрәм итик әле
Туган көн булгач.
Безгә дә күңелле,
Син көлеп топгач.
Киләсе елда да
Бәйрәм итәрбез
Без түземле халык:
Бер ел көтәрбез
8. бала. Бүген минем туган көн
Булсын иде ул һәр көн!
Матур бүләк алып килде
Мине котларга һәркем.
Җыр: Туган көн
Залга күркәләр очып керә, берсенә бау белән хат бәйләнгән.
Алып баручы. Чү, балалар, нәрсә бу
Кемдер безнең белән шаярта
Туктагыз әле, туктагыз
Монда бер хат ята
Карыйк әле...Адресы төгәл
Безнең авыл, безнең “ Карлыгач” балалар бакчасы
Балаларны туган көннәре белән
Котлап җибәргәндер мөгаен( хатны укый)
Исәнмесез, дусларым
Сезнең бәйрәмгә киләм.
Сез җырларга яратасыз
Мин моны яхшы беләм
Хатны алып уку белән
Әйләнәгә басыгыз
Матур җырларыгыз белән
Мине каршы алыгыз.
Алып баручы. Балалар, безнең бәйрәмгә Урман бабае килә икән. Әйдәгез, түгәрәккә
басып матур җырыбыз белән каршы алыйк әле.
“ Ак калач “җыры (балалар урындыкларга утыралар).
Залга Урман бабае керә.
Урман бабае. Исәнмесез, нәни дусларым
Сезне сагынып килдем мин
Матур бәйрәмегез белән
Җырыгыздан белдем мин.
Кыю тавышыгызны
Ерактан ук ишеттем
Якыннан танышырга
Килергә карар иттем.
Алып килдем мин сезгә
Үземнең эш коралларын
Аларны сезгә күрсәтәм
Һәм төгәл җавап көтәм.
Урман бабае эш коралларын күрсәтә.
- Бу безнең эш кораллары гына дип карамагыз, алар белән төрле уеннарда оеш-
тырып була.
Эстафета оештырыла. Уеннарда туган көннәре булган балалар, алар спорт кием-
нәреннән.
1.”По лесной дорожки на одной ножки”
Капитаны команд прыгают на одной ноге до ориентира, бегут обратно, передают
эстафету следующем участникам.
2.»Баба Яга»
Игроки команд пробегают дистанцию в одной руке, держа метлу, другой продер-
живая за одной за дужку ведра, в котором стоят одной ногой. Возвращаясь к месту
старта, передают метлу и ведро следующему участнику эстафеты.
3.» Бег на трех ногах»
Ведущий связывает правую ногу одного ребенка, левой ногой другого. Игроки
команд пробегают дистанцию парами.
4. « Полет на метле»
Учасники , зажев между ногами, черенок метлы, бегут» змейкой» стараясь не за-
деть кегли, расставленные на дистанции
5. Сазлык аша чыгу
Ике төркемнән берәр балага бер пар галош бирелә. Шул галошны аякларга киеп,
билгеләнгән урынга барып җитәргә һәм,кире өйләнеп килеп, иптәшеңә бирергә
кирәк. Иң беренче тәмамлаган төркем җиңүче була.
- Күркә утырту һәм җыю
Ике төркем каршынада ак кәгазь белән Юл сузыла.Кәрзингә 10 күркә салына.
һәм беренче уенчыга бирелә.Сигнал булгач, беренче уенчы һәр чокыр саен кәр-
зиннән күркә салып бара. Аннары, йөгереп килеп, кәрзинне тапшыра, икенче
уенчы кәрзингә күркәләрне җыя.
Алып баручы. Балалар, Урман бабае безгә нинди күңелле уеннар алып килгән,
рәхмәт сиңа. Әйдәгез, аңа җырлы-уенны уйнап күрсәтик әле.
Җырлы-уен Куш кулым
Алып баручы. Матур җырлар җырладык
Күп уеннар уйнадык
Инде рәхим итегез
Шаян бию көенә
Арыганчы биергә
Күмәк татар халык биюе башкарыла.
Урман бабае .Балалр. нәни дуслар
Сезнең белән күңелле
Ләкин бәйрәмне туктатып
Мин сезгә бүген
Телим яхшы теләкләр
Матур-тыныч яшәгез,
Кайгы- хәсрәт күрмәгез
Әти-әниегез сүзен
Һәрвакытта тыңлагыз
Тагын бер елдан килермен,
Шунда барысын белермен.
Сау булыгыз, балалар!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сөмбелә бәйрәме!" Максат: Туган җиребезгә,туган телебезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә,икмәккә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү,белемнәрне шигырьләр,җырлар,табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.
“Сөмбелә бәйрәме!”Ал. бар. Бар кунеллелек ботен доньяда бар бер ямь буген Нэрсэдэн бу мин бе...
"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе
Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Туган телдә сөйләшәбез 5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек
Учебно-методический комплект(УМК)...

«Кошлар- безнең дусларыбыз” спортлы-музыкаль күңел ачу.
Кошлар турында белемнәрен ныгыту; татар халык аваз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү; күтәренке шатлыклы эмоцияләр тудыру....

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).
ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"
Сценарий о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....
