"Кичке уен"
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Альмиева Фануза Василовна

Татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган кичке уен күренеше.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kichke_uen.docx13.97 КБ

Предварительный просмотр:

                                                          «Кичке уен.»

                                                    Су буенда вак таллык,

Вак таллыкта вак балык.

Шушылай матур күңел ачсак

Бер сүз дә әйтмәс халык.

Сәхнәдә өй эче күренеше (мич.сандык,өстәл, өстәл өстендә смовар ,чинаяк). Кызлар тезелешеп утырганнар (татар халык киемнәреннән)кич утыралар  шәл бәйлиләр,(кемдәр чит, бияләй кемдер эрли)әкрен генә музыка яңгырый. Кызлар уз ара сөйләшеп утыралар. Амилә торып басада әйтә :

-Кызлар әйдәгез су буена кичке уенга төшәбез ,егетләрдә көтә торгандыр.

-Әйдәгез,әйдәгез(кул эшләрен ңыеп куеп,җыенып тошеп китәләр.

Икенче күренеш. Су буе. Егетлэр килеп керэ,үзара өйләшәләр:

Ильяс:  -Кызлар килмәгән бит әле.

Ранель:  -Иреннәрен буйый торганнардыр.

Амир:  -Егетләр кызлар килә түгелме соң.

Кызлар егетләр бер-берсенә каршы килеп такмак әйтәләр:

                                                            Сагиров Амир:                    

Урам буе ак келәт

Ишегендә ак йозак.

   Көтә - көтә арып беттек

    Нишләп тордыгыз озак?  

                                                                 Амиля:

Урам буе тәрәзәгез

Яшелләргә буягыз.

Пожалуйста, үзегезне

Әллә кемгә куймагыз?

Айсылу:

-Ал да булыр чагыбыз,

-Гөл дә булыр чагыбыз.

-Без җырламый, кем җырласын,

Безнең җырлар чагыбыз.

Җырлы –биюле уен “Шома басабыз”.

Амирхан уртага чыгып басада:

-Егетләр, кызлар! Уйнап алабызмы?

Җырлы –биюле уен “Зәңгәр чәчәк”

Уен “Түбәтәй” (җәзага мәкаль әйтәләр).

Әби килеп чыга.

Балалар:

-Әби , монда ничек килеп эләктең?

Әби:

- Әй, балакайларым,казларым кайтмый калган иде ,шуларны эзләп йөрим. Әй, бигрәк матур да җырлыйсыз шул. Сезнең янга килмичә булдыра алмадым.

Диля:

Ә без монда рәхәтләнеп

Күңел ачып ятабыз.

Әби, бәлки, берәр уен

Бергәләшеп уйнарбыз.

 -.Әби , яшь вакытта үзегез яратып уйнаган берәр уенны уйныйбызмы әллә

   Әби:  

  -Әйдәгез соң.

“Йөзек салыш” уенын уйныйлар (җәзага әби балаларга тбышмаклар әйтә)

     Әби:

                                               Рәхмәт, рәхмәт барыгызга

                                               Күңелле ял иттердегез.

                                              Яшь чакларны искә төшереп

                                               Йөрәкләрне җилкеттегез.

-Ии балалар,сезнең белән бик күңелле ,мина кайтырга кирәк.Саубулыгыз,рәхәтләнеп күңел

  Балалар бергәләп :

-Саубул әби.

Җырлы-биюле уен “Капкалы”.

Барысы бергә:әйдәгез таралышыек,таң ата бугай.

Татар халык биюе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.

Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....

Әкият аша экологик белем һәм тәрбия.

В данной статье приводится пример как через сказку мы можем дать экологическое воспитание....

«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.

Развлечение  с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов....

Әкият иленә сәяхәт

Балалар белән математика шөгылендә әкият  иленә сәяхәт итү. Санау күнекмәләрен ныгыту, геометрик фигуралар белән танышуны дәвам итү. Уеннар ярдәмендә балаларның белемнәрен ныгыту....