Классный час: "Дуслык-могҗизалы сүз"
классный час (3 класс)
Предварительный просмотр:
Сыйныф сәгате "Дуслык-могҗизалы сүз"
Максат:. -Дуслыкның нәрсә икәнен күз аллау
-Дуслыкның сыйфатларын формалаштыру
-Үзеңә критик мөнәсәбәтне үстерү.
-Дусларга карата хөрмәт үстерү
-Дуслыкның иң мөһим сыйфат булуын ачыклау.
Сыйныф сәгате.
-Хәерле кон, укучылар! Сезгә шигерь юллары укып китәсем килә.
Дуслар кирәк
Әби белән бабай әйтә:
«Имин булсын еллар, - ди, -
Чын дусларча аралашсын
Җир шарында илләр», - ди.
Дуслар булса, авыр түгел
Егылгач та торырга.
Дуслар белән генә мөмкин
Яхшы тормыш корырга.
Дуслар кирәк шул безгә дә
Өйдә, мәктәптә, тышта...
Кадерен белик дусларның.
Үпкәләтмик ялгыш та.
2 слайд.
Дуслык турында һәрвакыт сөйләштеләр, аның турында язмача һәм телдән үз фикерләрен шагыйрьләр һәм язучылар, галимнәр һәм философлар, крестьяннар һәм дворяннар. Мәсәлән, философ Сократ болай яза:"кешеләр арасында бернинди аралашу дуслыктан башка мөмкин түгел". Бүген без дуслыкның нәрсә икәнлеге, чын дустың нинди булырга тиешлеге турында сөйләшәчәкбез һәм дуслык кагыйдәләрен формалаштырырга тырышачакбыз.
3 слайд.
Үлчәүне күз алдыгызга китерегез. Бер касәдә-дуслык, икенчесендә – байлык. Нинди касә авыррак була? Мөһимрәк нәрсә? - Әлбәттә, дуслык , чөнки акча иртә яки соң тәмамлана, ә дуслык мәңгегә кала.
4слайд.
сез ничек аңлыйсыз нәрсә ул дуслык?ни өчен ул кешеләргә кирәк?(балалар сүзләре). Аңлатма сүзендә дуслыкның мондый билгеләмәсе китерелә: Дуслык - ул үзара ышаныч, бәйләнеш, мәнфәгатьләр уртаклыгына нигезләнгән якын мөнәсәбәтләр.
5слайд.
Ә чын дус-нәрсә ул? (балаларның җаваплары тыңлана).
Ситуация
“....Кәримнең ике дусты бар иде: Камил белән Шамил. Бөтен кеше аларны кызык итеп “өч мушкетёр” диләр иде. Алар беренче сыйныфтан ук дуслаштылар. Күп әйберләре уртак, өчесе бергә спортзалга тренировкага да, машина модельләрен дә бергә карыйлар, “Спартак” командасы өчен дә бергә болеть итәләр иде. Әмма алтынчы сыйныфта аларның дуслыклары чатнады һәм Кәрим икесе арасыннан берсен сайласы икәнен аңлады. Кем белән дуслашырга: Камил беләнме, әллә Шамил беләнме?
Камил белән һәрвакыт күңелле, җиңел һәм кызык иде. Әти-әниләре аңа кесә чыгымнары өчен гел акча бирәләр иде, ә Камил шул акчаларга гел уен автоматларында уйнады. Ул һәрвакыт Кәримне дә үзе белән чакыра һәм икесе өчен дә түли иде. Хәтта кафеда туңдырма белән дә сыйлады. Кайбер вакытларда алар икәүләшеп мәктәпкә барасы урынында, уен автоматында уйнарга керәләр иде. Бөтенесе дәрестә, плантациядәге негрлар кебек тир түккәндә, алар ак тәнлеләр кебек “бер куллы бандитны” дер селкетәләре һәм өстәвенә акча да отулары бик кызык тоела иде.
Камилнең өендә гел иң яңа компьютер уеннары, иң соңгы музыкаль дисклар. Әмма иң мөһиме, аның бөтенләй өлкәннәрчә булган модалы киемнәре. Бер сүз белән әйткәндә, Камил бик текә иде һәм Кәрим бөтенесе белән дә аңа ошарга тырыша иде.
Ә Шамил белән алар хәзер бик сирәк очрашалар. Ул спортзалга йөрүен дәвам итте, хәзер бары тик нормативлар һәм спорт нәтиҗәләре турында гына сөйләште. Аның башында күп төрле планнар һәм максатлар иде. Әмма иң ошамаганы – ул гел Кәримне дәрес калдырганы, спортны ташлаганы һәм дуслар сайлый белмәгәне өчен гел критиковать итте.
Менә нәрсә өчен Кәримгә ике дус арасында сайлау ихтияҗы туды. Камилме, әллә инде Шамилме?
Сез ничек уйлыйсыз, үзенә дус итеп Кәрим кайсысын сайларга тиеш? Аларның кайсысы чын дус, ә кайсысы ялган?
6.
Малайлар дуслыгына кагылышлы мәкальләр әйтү.
Элек-электән дуслык - бик кирәкле, изге хисләрнең берсе булып саналган. Борынгы әби-бабайларыбыз дуслык турында кеше хәтерендә мәңгегә уелып калырдай сүзләр- мәкальләр әйтеп кадырган. Без аларны дәресләрдә өйрәнәбез.
Бүген шуларның дуслык турындагыларын искә төшереп үтәрбез.
- 100 сум акчаң булганчы ...(100 дустын булсын). (Әйе,акча ул була да бетә,ә дуслар, дуслык гомерлек)
- Дустың булмаса – эзлә ... (тапсаң-югалтма) (Әйе, берьялгызың, дусларсыз гына яшәве бик авыр. Син үзеңә дус табарга тиеш. Ә инде дустыңны югалтмау, саклау – сезнең һәрберегезнең үз кулында. Игътибарлы, ярдәмчелчел, ышанычлы булсагыз, дусларыгыз югалмас.)
- Кешенең иң зур байлыгы – ... (чын дусты). (Әйе, дусты күп булган кеше – иң бай кеше. Чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәмгә килә алалар, кайгың булса, уртаклашалар, шатлыгыңны бүлешә алалар.)
Дус-кайгыда ... (сынала) Син кешенең дусты икән, шатлык килгәндә генә түгел, кайгы килгәндә дә аның янында булырга тиеш. Әгәр кайгы килгәндә юкка чыккан икән, ул чын дусмы? Юк, ул башта ук чын дуслык булмаган. Чын дус бервакытта да сине бәладә ташламый.
7слайд.
Күз алдыгызга китерегез, сезнең дустыгыз начар билге алды һәм кәефе төште шуның аркасында. Мондый ситуациядә нишлисез? (Тынычландырырбыз, юатырбыз). Башка сүзләр белән әйткәндә, сез аның хәленә керәчәксез. - "Сочувствие" сүзенә якын сүз бар. ("Толерантлык"). - "Толерантлык" төшенчәсе киңрәк. Бу нәрсә аңлата? Толерантлык
Сабыр
Аңлау
Хөрмәт
Сагышлылык
Чит фикер кабул итү
Һәрберегезнең өстәлендә 5 кул ята.
Сүзләрне сайлагыз һәм һәр кулга бер сүз языгыз.
Шулай итеп, дус булган кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Тактада:
хәерле, ягымлы, гадел, юмарт, көчле, игътибарлы, кайгыртучан, серләрне Саклый белүче, ярдәмчел, куркучан, комсыз, яхшы укый, ягымлы, сабыр, юмарт, бай, ышанычлы, күңелле, ялкаулык, кырыс, аралашучан, эшчән
Э хәзер шушы кулларны "Дуслык агачына" беркетеп куегыз
8.Күмәк уен уйнау: “ Без икебез бер кан” ( Мы с тобой одной крови”) , ягъни үз парыңны тап уены. Класстагы укучылар үз парларын охшашлыклар белән табалар. Мәсәлән: бер яшьтә, чәчләребез бер төстә , бер озынлыкта, бер йортта яшәү, бер төстәге кием һәм башкалар.Нәтиҗә ясау.
Йомгаклау.
Караокега кушылып “Эх, дусларым" » җырын башкару. Дустың бар икән- таянычың бар дигән сүз. Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын, аларның кадерен белегез! Барыгызга да зур рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конкурс "Самый классный классный руководитель"
В феврале 2011года в нашем городе проходил районный конкурс учителей "Самый классный классный руководитель". Интересно, местами сложно, но нужно. От СОШ №1 принимали участие два педагога начальной шко...

Сценарий классного часа "Семья без детей, как день без солнца " + анализ. На конкурс "Самый классный классный"
Классный час на конкурс "Самый классный классный".Тема "Семья без детей, как день без солнца"Э п и г р а ф: Семья без детей, как день без солнца (античный афоризм) (на правой половине доски)Ход ...

Районный конкурс «Самый «классный» классный руководитель» Классный час на тему: «Все профессии нужны, все профессии важны».
Классный час на районный конкурс...

Портфолио классного руководителя. Конкурсные материалы на районный конкурс "Самый классный классный"
Результаты педагогической деятельности, формы работы классного руководителя, достижения класса и учащихся....

Классный час " Жить без дружбы невозможно" на конкурс "Самый классный классный 2018"
Классный час проводился на 4 «а» классе МБОУ «Тарбагатайская СОШ», возрастная категория 9-10 лет. В классе 20 человек.Тема: «Жить без дружбы невозможно!».Цель: нрав...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации
Выступление на заседаниигородского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта»п...
Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации де
Если учесть, что в настоящее время, по данным статистики, дети мигрантов, недавно прибывших из стран СНГ и российских регионов, составляют 20–30 процентов общего числа учеников, т...
