Рабочая программа по татарскому языку

Гарипова Язиля Рустамовна

Татар мәктәпләренең 8 нче сыйныфында укучылырга татар теленнән эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8tat_yazyk.docx65.82 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы

 гомуми белем бирү  муниципаль учреждениесе

Татар Сарсазы урта мәктәбе

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

Паукова Н.Н.________

Беркетмә №1,  

 “ 20” август 2012 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ______Шәйхетдинова И.Ш.

“25” август  2012 ел.

“Расланды”

Мәктәп директоры:

  ______Митаева Н.Х.

126 нчы  номерлы боерык,

«31»август  2012 ел.

                                                                   

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН  ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Гарипова Язилә Рөстәм кызы,

Татар Сарсазы гомуми урта белем бирү мәктәбенең

югары  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                                                                

         

2012 - 2013 нче уку елы

                                                                                                                    

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

                                                   Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

3.Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

      4. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.        

         

                                                                             Эш программасы структурасы.

        Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

                                                                     Программаның эчтәлеге. 

8 нче сыйныф өчен әзерләнгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил итә. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә игътибарын юнәлтү максатында, программада бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре аерым күрсәтелә.

8 нче сыйныфта татар теле укытуның төп максаты:        

- әйтмә һәм язма тел культурсын күтәрү;

- татар теле фәне нигезендә эзлекле белем бирү.

- татар теле, аның төзелеше, кулланылышы турында мәгълүмат алу; татар әдәби теленең төп нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллау, аларны тиешенчә куллана белү; сүз байлыгын арттыру, сөйләмдә кулланыла торган грамматик чараларны төрлеләндерү;

-телне өйрәнгәндә үзләштергән белем һәм күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

 Бу бер үк вакытта телне гамәли куллану культурасын булдыруга ныклы нигез булып санала, милли горурлык тәрбияләү, тел аркылы үз халкыңның тарихын, гореф – гадәтләрен, психологиясен тирәнрәк үзләштерү юлы булып тора.

      8 нче сыйныф өчен программада татар теленә 102 дәрес каралган, эш программасында уку елы дәвамында 105 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 12 сәгать куелган. Сыйныфның үзенчәлеген истә тотып, сөйләм үстерү сәгатьләре конспектлар төзү, тезислар язу, аларны редакцияләү, сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен текстлар өстендә эшләп камилләштерү, язмаларны тел, төгәллек һәм сөйләм матурлыгы, грамоталылыгы ягыннан бергәләп тикшерү һәм төзәтү  эшләре  барышында башкарыла. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә барлыгы 26 сәгать бирелде. Программада “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге, Интернет ресурслары белән эш алымнары да чагылыш тапты.

                                                 Уку елы башына укучыларның гомумбелем һәм фән буенча белем күнекмәләренә характеристика.

        8 нче сыйныфта  8укучы. Шуларның    икесе “5”легә ,дүртесе   “4”легә, икесе 3”легә укый. Класста  алты укучы синтаксик күренешләрне  җөмлә һәм текст эчендә танып, аларга аңлатма бирә, төрле калыптагы гади җөмләләр (ике яки бер составлы җөмләләр, тиңдәш  кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре,  эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, гомумиләштерүче сүзләре булган җөмләләр) төзи ала.    Шулай ук  күпчелек укучылар гади җөмләдә тыныш билгеләрен куюда уңай күрсәткечләр күрсәтәләр. Сигез укучы да бирелгән сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирә ала.   Укучыларның  яртысының  язма эшләре уңай бәяләнә. Ләкин   Ходайберганов Руслан,Миннегулов Дилүс фәнне  авыррак үзләштерүче укучылардан  саналалар. Аларның язма эшләре  күп очракта “3” ле һәм “2” ле билгесе белән бәяләнә.  Укучыларның грамоталылыгын күтәрү максатыннан, яңа уку елында дәресләрдә сүзлек диктантларына, иҗади һәм мөстәкыйль  эшләргә  зур игътибар  биреләчәк. 

                                                                         Эш программасының эчтәлеге    һәм сәгатьләргә  бүленеше            

 

               Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1

Тел һәм тел гыйлеме

1

Үткәннәрне искә төшерү

2

Фонетика, орфоэпия, графика, орфография, лексикология, фразеология, морфология

1

Фонетика, орфоэпия, графика, орфография, лексикология, фразеология, морфология турында белемнәрне искә төшерү.

Гади җөмлә төрләре; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, алар арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнеш, аларның белдерелүе, җөмләдәге урыны; гади җөмлә ахырында һәм уртасында куела торган тыныш билгеләре турында искә төшерү;

3

Гади җөмлә төрләре

2

Гади җөмлә турында алдагы сыйныфта алган белем күнекмәләрен искә төшерү, анализ ясау

4

Туры һәм кыек сөйләм.

12

Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Кыек сөйләм һәм туры сөйләмне дөрес төзи һәм яза  белү.

5

Кушма җөмлә

2

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә.

6

Тезмә кушма җөмлә

4

Тезмә кушма җөмлә, теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр турында төшенчә.

7

Иярченле кушма җөмлә

22

Иярченле кушма җөмләләр, иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә, төзелеш ягыннан төрләре турында төшенчә. Иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре, синтаксик анализ.

8

Катлаулы төзелмәләр

32

Катлаулы төзелмәләр турында төшенчә. Кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү, схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру

9

Бәйләнешле сөйләм үстерү

26

Төрле темаларга изложениеләр һәм сочинениеләр яздырып, укучыны тулы һәм эзлекле иҗади язма төрләренә өйрәтү, әдәби сөйләмнең грамматик закончалыклар, орфоэпик һәм орфографик, стилистик һәм пунктуацион нормалар белән бәйләнешен төшендерү.

10

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

3

Мәктәп программасы күләмендә тулы грамматик анализ ясау. Ул сүз төзелеше һәм ясалышын тикшерүне, фонетик, лексик, морфологик, синтаксик , пунктуацион һәм стилистик анализны күздә тота.

                                                                                                                   Язма эшләр

  Админис

тративный                                                

Диктант

Изложение

Сочинение

Барлыгы

Б.с.ү

1чирек

2

1(2сәг.)

1

4(5)

2чирек

1(22.12)

1

1(2сәг.)

1(2сәг.)

4(6)

2

3чирек

2

1(2сәг.)

1

4(5)

2

4чирек

2

1(2сәг.)

1(2сәг.)

4(6)

Барлыгы

1

7

4(8сәг.)

4(6сәг.)

16(22сәг.)

4

                                                                                                       Милли региональ компонент

Тема

Төбәк компоненты

1

Тел һәм тел гыйлеме.

Үзегезнең әти-әниләрегездән, әби-бабайлардан ишеткән мәкальләрне язарга

2

Диалог турында төшенчә бирү.

“Туган  як” темасына багышлап, диалог  төзергә

3

Диалогтагы һәм монологтагы репликаларның язмада бирелеше турында аңлатма бирү

“Туган як табигатенең бүгенге көндәге хәле” исемендәге монолог төзергә

4

БСҮ  Җыелыш  беркетмәсе  язарга  өйрәтү

Үзебезнең мәктәптә үткәрелгән җыелыш беркетмәсе

5

Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.

Үзебезнең яктагы урманнар

6

БСҮ  Сочинение

“Казаным – башкалам”

7

Сочинение”Мин кем булырга телим”

Үзебезнең якташларыбыз мисалында.

                VIII  класста татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомуми күнекмәләр

. Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

  1. Укытучы тәкъдимнәре нигезендә өстәмә уку һәм үзлегеңнән белем алу эшчәнлеген планлаштыра алу.
  2. Аларны башкару чараларын билгеләү һәм анализлау.
  3. Эшчәнлеккә үзконтроль һәм үзбәя куя белү.
  4. Предмет буенча оештырылган олимпиадаларда актив катнашу.

Китап, өстәмә  мәгълүмат белән эш итә белү

  1. Дәреслек һәм төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү
  2. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади һәм катлаулы план белән эш итү. Текстан мәгълүмат алу техникасын камилләштерү.
  3. Катлаулы булмаган темаларны мөстәкыйль өйрәнү. Эзләнү таләп итә торган мәсьәләләрне чишү юлларын үзләштерү.  Логик схемаларны, графикларны мөстәкыйль төзү.
  4. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку:
  1. уку елы башында — 80-125 сүз;
  2. уку елы ахырында — 85-130 сүз.
  1. Тәнкыйтькә караган әдәбият белән эш итә белү. Сүзлекләр, белешмә әдәбият һәм иҗтимагый сәяси әдәбияттан файдалана белергә өйрәнү. Укылган китапларның каталогын төзи белү.

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

  1. Мөстәкыйль эшчәнлеккә уку мәсьәләсен куя белү. Максат, бурычларны билгеләп, эзләнү характерындагы кечкенә күләмле фәнни хезмәтләр язу.
  2. Танып белү активлыгын үстерү.
  3. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.
  4. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.
  5. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү һәм камилләштерү:
  1. кушма җөмләләргә, катлаулы төзелмәләргә синтаксик анализ ясау;
  2. мәктәп программасы күләмендә тулы грамматик анализ ясый белү (сузтөзелеше, ясалышы, ягыннан, фонетик, лексик, морфологик, синтаксик, пунктацион һәм стилистик анализлар).
  1. Тикшеренү ысуллары: модельләштерү; охшатып эшләү.

                                                                           Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

Телдән сөйләм:

  1. сорауны характерына һәм максатына карап җавап бирә белү. Мәгълүмат алу, системалаштыру максатында әңгәмә үткәрә белү;
  2. план, тезис, таблица, график тибында гомумиләштереп җыйнак җавап әзерли һәм җавап типларын аера, нигезле рәвештә сайлый белү.

2.        Язма сөйләм:

  1. цитаталарны күчереп алу, тезис, конспект, бәяләмә, иптәшеңнең җавабына рецензия, язганда тиешле кыскартулардан тиешле файдалана белү;
  2. сүзлек диктанты — 30-35 сүз;
  3. контроль диктант — 130-140 сүз;
  4. катлаулы план буенча изложение язу:
  1. уку елы башында — 350-400 сүзле текст (язманың күләме — 180-200 сүз);
  2. уку елы ахырында — 400-450 сүзле текст (язманың күләме — 200-220 сүз);

  1. фикер йөртү элементлары кертеп, гади яки катлаулы план төзеп сочинение язуны камилләштерү;
  2. эш кәгазьләре язу (беркетмә).

Тема

Сәгате

Үзләштерергә тиешле күнекмәләр

Эш төре

Срок

Үтәлеш

Туган телнең тормыштагы әhәмияте.

1

 

Тел гыйлеменең бүлекләрен искә төшерү. Аларның нәрсә өйрәнүләрен кабатлау.Укучыларны дөньядагы төрле милләт халыклары, телләрнең күплеге белән таныштыру. Татар теленең бөеклеген аңлату, ана теленә хөрмәт hәм ихтрам хисләре тәрбияләү.

1.Укучыларны татар теле дәресләре, алда торган бурычлар белән таныштыру.

2.Дәфтәр тотышы турында әңгәмә.

3.Әңгәмә “Тел-аралашу өчен кирәкле чара”.

4.Туган тел турында җырлар, шигырьләрне искә төшерү.

01.09

2

Фонетика курсын кабатлау.

1

 

Укучыларның алдагы сыйныфларда алган белемнәрен искә төшерү, ныгыту, тирәнәйтү.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2.Актуальләштерү.

3.Карточкалар белән эш.

05.09

3

Лексика, лексикология

1

 

Лексика бүлеге буенча белем-күнекмәләрне тирәнәйтү, ныгыту.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2.Актуальләштерү.

3.Өй эшләре тикшерү.

4.Лексика буенча күнегүләр эшләү.

06.09

4

Морфология

1

 Морфология фәне буенча алган белем күнекмәләрне искә төшерү, ныгыту, белемнәрне системалаштыру.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2.Актуальләштерү.

3.Мини диктант.

8.09

5

Б. с.ү.сәгате. Тикшерү диктанты «Көз»

1

Диктантлар җыентыгы З.Н.Хәбибуллина, 139 нчы бит

Укучыларның грамоталылыгын тикшерү, морфологик анализны искә төшерү.

  1. Уку.
  2. Язу

12.09

6-9

Хаталар өстендә эш.

Туры hәм кыек сөйләм   турында төшенчә.

1

Сөйләмнең ике төрле: телдән һәм язма рәвештә булуы. Сөйләмне башкаручының сөйләүче яки автор дип аталуы. Үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләмнең туры сөйләм дип, ә үзгәртелеп кулланылган чит сөйләмнең кыек сөйләм дип аталуы. Язма әсәрләрдән алынган туры сөйләмнең цитата дип аталуы. Туры сөйләмнең куштырнаклар эченә алынуы. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре куюның өч төргә бүленүе. Кешеләр белән аралашуда диалогның әһәмияте, әңгәмәдә катнаша белү әдәбе.Туры hәм кыек сөйләм,  диалог, монолог турында төшенчә бирү, аларны аера белү, сөйләгәндә туры сөйләм өлешлә-рен сиземләтә алуга күнегүләр эшләү.

1.дәреснең максаты белән таныштыру.

2.яңа материал аңлату.

3.Ныгыту.

13.09

 

 

 

7

Туры hәм кыек сөйләм   янында тыныш билгеләре(1, 2 нче очрак)

1

15.09

8

Туры hәм кыек сөйләм   янында тыныш билгеләре(3 нче очрак)

1

19.09

9

Диалог һәм монолог турында төшенчә

1

20.09

10

 Диалогта тыныш билгеләре  

1

Ике яки берничә кешенең үзара сөйләшүе диалог дип аталу. Аерым кешеләрнең диалог эчендәге сүзләренең реплика дип йөртелүе.

1.Актуальләштерү.

2.Таблица нигезендә аңлату.

3.Карточкалар өстендә ныгыту.

22.09

11

Туры сөйләм, диалог.Практик күнегүләр

1

26.09

 

12

Диалогтагы һәм монологтагы репликаларның язмада бирелеше

1

27.09

13

Туры сөйләм, диалогларда тыныш билгеләре. Практик күнегүләр.

1

29.09

14

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате. Иҗади сочинение. “Көзге гамь”  

1

Көзге рәсемнәр, көз турында җырлар, шигырьләр.

Укучыларны иҗади эшкә өндәү, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

        

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2.Көз фасылы турында әңгәмә.

3.План төзү, эпиграфлар сайлау.

4.Көз фасылы турында шигырьләр укыту, җырлар тыңлау.

03.10

15 -16

 Туры сөйләмле җөмләгә синтаксик анализ ясау.Практик күнегүләр.

2

 

 .

Белем-күнекмәләрне тирәнәйтү, ныгыту. Тыныш билгеләрен кую очракларын үзләштерү.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2.Күнегүләр өстендә ныгыту.

04.10

06.10

17-

18

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү.

Практик күнегүләр.

2

  Хикәя җөмлә белән бирелгән туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндергәндә, иянең иялек килешендәге, хәбәрнең төшем килешендәге тәмамлыкка әйләнүе. Боерык җөмлә белән бирелгән туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндергәндә, иянең юнәлеш килешендәге тәмамлыкка әйләнүе, хәбәрнең инфинитив формасын алып, кушты, боерды, үтенде кебек сүзләр өстәлүе. Сорау җөмлә белән бирелгән туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндергәндә, иянең яки эндәш сүзнең иялек килешендәге, хәбәрнең төшем килешендәге тәмамлыкка әйләнүе.Туры hәм кыек сөйләм турындагы белемнәрне тирәнәйтү. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә үзгәртү юллары белән танышу, тыныш билгеләренә игътибар иттерү.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2.Актуальләштерү.

3.Таблица өстендә әңгәмә.

4.Карточкалар, дәреслектәге күнегүләр өстендә эш.

10.10

11.10

19-20

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате. Өйрәтмә изложение.

”Телефоннан сөйләшү»

2

Изложениеләр җыентыгы З.Н.Хабибуллина,79-80нче бит

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

1.Укучыларга дәреснең максатын әйтү.

2.Изложение тексты өстендә эш: план төзү, эчтәлеген сөйләү, сүзлек өстендә эш.

13.10

 17.10

21-22

Кушма җөмлә турында төшенчә. Кушма җөмлә төрләре.

2

 Берничә гади җөмләдән торган җөмләнең кушма жөмлә дип аталуы

 

1.Кушма җөмлә турында төшенчә.

2.Терәк схемалар буенча җөмләләр төзү.

18.10

20.10

 23

Тезмә кушма җөмләләр турында төшенчә.

1

 

.Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган кушма җөмләнең тезмә кушма жөмлә дип аталуы. Гади җөмләләре үзара тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән кушма җөмләнең теркәгечле тезмә кушма җөмлә дип, ә гади җөмләләрне үзара бәйләүдә теркәгечләр катнашмаса, андый кушма җөмләнең теркәгечсез тезмә кушма җөмлә дип аталуы. Кушма җөмләдәге гади җөмләләрне үзара бәйли торган тезүче теркәгечләр: җыючы (һәм, да, дә, да-да, ни-ни, янә-янә), каршы куючы (ләкин, ә, әмма, тик, бары, бәлки), бүлүче (я-я, яки, яисә, әллә-әллә, әле-әле) теркәгечләр булуы.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2.Таблица өстендә әңгәмә.

3.Тезмә кушма җөмлә турында аңлату нәтиҗә ясау.

4.Күнегүләр эшләү.

24.10

24

Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.

1

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2.Актуальләштерү.

3.Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр турында нәтиҗә, таблица өстендә эш.

4.Материалны ныгыту.

25.10

25

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате. Грамматик биремле диктант. “Җәйге истәлек”

1

Диктантлар җыентыгы.

1.Дәреснең максатын әйтү.

2.Диктант язу.

3.Грамматик биремне эшләү.

27.10

26

Хаталар өстендә эш.

Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

1

 Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә, гади җөмләләрне аеру өчен, өч төрле билге куллану: өтер, нокталы өтер, сызык. Кискен каршы куюны һәм вакыйгаларның кинәт алмашынуын белдергән җөмләләр арасына сызык куелу. Гади җөмләләрнең үз эчләрендә өтерләре булса, яки алар, бик җәенке булып, бер-берсенә тыгыз бәйләнмәгән булсалар, андый җөмләләрнең үзара нокталы өтер белән аерылулары

1.Дәреснең максатын җиткерү.

2. Актуальләштерү.

3.Таблица өстендә эш.

4.Күнегүләр өстендә белемнәрне ныгыту.

31.10

27

Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

  Теркәгечле тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрнең бер-берсеннән өтер белән аерылуы.

1.Дәреснең максаты белән танышу.

2.Мини диктант.

3. Актуальләштерү.

4.Нәтиҗә ясау.

5.Карточкалар өстендә эш.

01.11

 2чирек28-29

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате. Сочинение – сыйфатлама.

“Табигатьтә көз патшалык итә”

2

 Бәйләнешле сөйләм өстендә эш. Бирелгән тема буенча тезмә кушма җөмләләр кулланып сочинение- сыйфатлама язу.

1.Сөйләм телләрен искә төшерү.

2.Дәреснең максатын әйтү.

3.Телдән сыйфатлама.

4.Язу.

 14.11

  15.11

30

Иярченле кушма җөмләләр турында төшенчә.

1

 Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмләнең иярченле кушма җөмлә дип аталуы. Ияреп килгәне − иярчен җөмлә дип, ә ияртеп килгәне баш җөмлә дип аталуы. Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънәләре ягыннан алты төргә бүленүе, ә төзелешләре буенча аналитик һәм синтетик төрләргә бүленүе.

1.Дәреснең максаты әйтелә.

2. Актуальләштерү, мини диктант.

3.Нәтиҗә ясау.

4.Белемнәрне ныгыту.

17.11

31

Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

1

Баш җөмләгә үзенең хәбәре составындагы чаралар ярдәмендә ияргән, шунлыктан аңа керешеп киткән җөмләнең синтетик иярчен җөмлә дип аталуы, синтетик иярчен җөмләләрнең татар теленә (төрки телләргә) хас булуы, рус телендә аларның булмавы.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3.Җөмләләргә анализ hәм нәтиҗә ясау.

4.Күнегүләр эшләү.

21.11

32

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.  Сайланма диктант.Кыш

кы юлда

1

 

Укучыларның грамоталылыгын тикшерү, белем күнекмәләренең дәрәҗәсен тикшерү.

1.Дәреснең максаты белән танышу.

2.Диктант язу.

3.Грамматик бирем.

 22.11

33-34

Иярчен ия hәм хәбәр җөмлә.

2

Синтетик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасына бер генә билге − бары тик өтер генә куелу. Үзе бәйләнгән сүздән ерак торган синтетик иярчен җөмләнең баш җөмләдән өтер белән аерылуы. Үзе ияргән сүз белән янәшә торган синтетик иярчен җөмләнең баш җөмләдән бернинди билге белән дә аерылмавы. Иярчен ия җөмләнең баш җөмләнең иясе урынына килүе һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап бирүе. Иярчен ия җөмләнең я турыдан-туры баш җөмләнең иясе урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән ияне ачыклавы. Иярчен ия җөмләнең башлыча аналитик булуы һәм баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, ки теркәгече һәм көттерү паузасы ярдәмендә бәйләнүе.

Иярчен хәбәр җөмләнең баш җөмләнең хәбәре урынында килүе һәм нинди? нәрсә? нәрсәдән? кемгә? күпме? кебек сорауларга җавап булуы. Иярчен хәбәр җөмләнең баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән хәбәрне ачыклавы. Иярчен хәбәр җөмләнең һәрвакыт аналитик булуы һәм баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, ки теркәгече һәм көттерү паузасы ярдәмендә бәйләнүе.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3.Таблицадагы җөмләләр өстендә эш, нәтиҗә ясау.

4.Күнегүләр өстендә ныгыту. Карточкалардагы биремнәрне эшләү, тыныш билгеләренең дөрес куелышына игътибар иттерү.

24.11

28.11

35

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. хат.

1

 

Укучыларның белем күнекмәләрен үстерү, ныгыту.

1.Максат белән таныш.

2.Үрнәк эш уку.

3.План.

4.Язу.

29.11

 36-37

Иярчен тәмамлык hәм иярчен аергыч җөмлә.

2

  .Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре турындагы белем күнекмәләрне тирәнәйтү.

Баш җөмләгә үзенең составында тормый торган чаралар ярдәмендә ияргән җөмләләрнең аналитик иярчен җөмлә дип аталуы. Аналитик иярчен җөмләләрнең баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү интонациясе белән бәйләнүе.

 Иярчен тәмамлык җөмләнең баш җөмләнең тәмамлыгы урынында килүе һәм кемне? нәрсәне? нәрсәгә? кемгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? сорауларына җавап бирүе. Иярчен тәмамлык җөмләнең я турыдан-туры баш җөмләнең тәмамлыгы урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән тәмамлыкны ачыклавы.

Иярчен тәмамлык җөмләнең аналитик төре дә, синтетик төре булу. Аналитик тәмамлык җөмләнең баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, ки теркәгече һәм көттерү паузасы ярдәмендә бәйләнүе. Синтетик тәмамлык җөмләнең баш җөмләгә төшем һәм юнәлеш килеше кушымчасы һәм дип сүзе ярдәмендә бәйләнүе.

Иярчен аергыч җөмләнең баш җөмләнең аергычы урынында килүе һәм нинди? кайсы? кемнең? кебек сорауларга җавап булуы. Иярчен аергыч җөмләнең я турыдан-туры баш җөмләнең аергычы урынында килүе, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән аергычны ачыклавы.

Иярчен аергыч җөмләнең аналитик төре дә, синтетик төре булу. Аналитик аергыч җөмләнең баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, ки теркәгече һәм көттерү паузасы ярдәмендә бәйләнүе. Синтетик аергыч җөмләнең баш җөмләгә сыйфат фигыль формасы һәм янәшә тору юлы белән бәйләнүе.

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3.Таблицадагы җөмләләр өстендә эш, нәтиҗә ясау.

4.Күнегүләр өстендә ныгыту.

1.12

05.12

38

Иярчен вакыт  җөмлә.

1

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3.Мини диктант.

4.Җөмләләр өстендә әңгәмә,нәтиҗә ясау.

5.Материалны ныгыту күнегүләре.

06.12

  39-40

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Контроль изложение  «Автобустагы исем»

2

 Катлаулы план нигезендә эчтәлекне төгәл итеп бирү.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Изложение тексты белән танышу.

3.Әңгәмә, план төзү,телдән сөйләү.

4. Изложение язу.

08.12

12.12

  41

иярчен урын җөмлә.

1

Иярчен вакыт җөмләнең баш җөмләдәге эш яки хәлнең вакытын белдерүе һәм кайчан? кайчаннан бирле? кайчанга чаклы? сорауларына җавап бирүе. Иярчен вакыт җөмләнең баш җөмләдәге эш яки хәлнең вакытын я турыдан-туры, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклау аркылы белдерүе.

Иярчен вакыт җөмләнең аналитик төре дә, синтетик төре булу. Аналитик вакыт җөмләнең баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнүе. Синтетик вакыт җөмләнең баш җөмләгә хәл фигыль кушымчасы, кайбер килеш кушымчалары, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә бәйләнүе.

Иярчен урын җөмләнең баш җөмләдәге эш яки хәлнең урынын белдерүе һәм кайда? кайдан? кая? кебек сорауларга җавап булуы.

Иярчен урын җөмләнең баш җөмләдәге эш яки хәлнең урынын я турыдан-туры, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән урын хәлен ачыклау аркылы белдерүе. Иярчен урын җөмләнең күбрәк аналитик төре, сирәгрәк синтетик төре булу. Аналитик урын җөмләнең баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнүе. Синтетик урын җөмләнең баш җөмләгә җирдә, якта, урында дигән бәйлек сүзләр ярдәмендә иярүе.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3.Мини диктант.

4.Җөмләләр өстендә әңгәмә,нәтиҗә ясау.

5.Материалны ныгыту  

13.12

42

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате. Эш кәгазьләре, беркетмә язу.

1

.Эш кәгазьләре турында белем һәм күнекмәләр бирү Беркетмә язу

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2.Эш кәгазьләренең төрләре белән танышу.

3.Беркетмә язу.

15.12

43-44

Иярчен рәвеш hәм күләм җөмләләр.

2

Синонимик иярченле кушма җөмләләрдә мәгънә, нигездә бер үк булуы, иярчен җөмләләрнең дә бер үк мәгънәле сорауга җавап бирүләре. Иярчен рәвеш җөмләнең, баш җөмләдәге эш яки хәлнен рәвешен белдерүе һәм ничек? ни рәвешле? кебек сорауларга җавап булуы. Иярчен рәвеш җөмләнең баш җөмләдәге эш яки хәлнең рәвешен я турыдан-туры, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән рәвеш хәлен ачыклау аркылы белдерүе. Иярчен рәвеш җөмләнең аналитик төре дә, синтетик төре дә булу. Аналитик рәвеш җөмләнең баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, гүя, әйтерсең, диярсең кебек теркәгеч сүзләр һәм -мыни, -мени кисәкчәсе ярдәмендә иярүе. Синтетик рәвеш җөмләнең баш җөмләгә хәлдә, килеш, көенчә, шикелле, сыман, төсле бәйлекләре, -ча, -чә, -дай, -дәй һәм хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә иярүе.

Иярчен күләм җөмләнең баш җөмләдәге эш яки хәлнең күләмен белдерүе һәм күпме? никадәр? ни дәрәҗәдә? кебек сорауларга җавап булуы. Иярчен күләм җөмләнең баш җөмләдәге эш яки хәлнең күләмен я турыдан-туры, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән күләм хәлен ачыклау аркылы белдерүе.

Иярчен рәвеш җөмләнең аналитик төре дә, синтетик төре дә булуы

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Таблицадагы җөмләләрне тикшерү, анализлау, нәтиҗә ясау.

4.Күнегүләр, карточкалардагы биремнәр өстендә белем-күнекмәләрне ныгыту.

19.12

20.12

45

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.  Административ диктант

1

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү максатында.

Укучыларның белем-күнекмәләрен ныгыту.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2.Диктант язу.

22.12

 46-47  

Хаталар өстендә эш. Иярчен сәбәп hәм максат җөмлә.

2

 . Иярчен сәбәп җөмләнең баш җөмләдәге эш яки хәлнең сәбәбен белдерүе һәм ник? нилектән? ни сәбәпле? нәрсә аркасында? кебек сорауларга җавап булуы.

Иярчен сәбәп җөмләнең баш җөмләдәге эш яки хәлнең сәбәбен я турыдан-туры, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән сәбәп хәлен ачыклау аркылы белдерүе.

Иярчен сәбәп җөмләнең аналитик төрләре дә, синтетик төрләре дә булу. Аналитик сәбәп җөмләнең баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, чөнки теркәгече һәм көттерү паузасы ярдәмендә иярүе. Синтетик сәбәп җөмләнең баш җөмләгә күрә бәйлеге, сәбәпле, аркасында кебек бәйлек сүзләр, кайбер килеш кушымчалары ярдәмендә бәйләнүе.

Иярчен максат җөмләнең баш җөмләдәге эш яки хәлнең максатын белдерүе һәм ни өчен? нинди максат белән? кебек сорауларга җавап булуы. Иярчен максат җөмләнең баш җөмләдәге эш яки хәлнең максатын я турыдан-туры, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән максат хәлен ачыклау аркылы белдерүе.

Иярчен максат җөмләнең аналитик төрләре дә, синтетик төрләре дә булу. Аналитик максат жөмләнең баш җөмләгә шуның өчен, моның өчен кебек мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә иярүе. Синтетик максат җөмләнең баш җөмләгә өчен бәйлеге, дип сүзе ярдәмендә иярүе. .

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Таблицадагы җөмләләрне тикшерү, анализлау, нәтиҗә ясау.

4.Белем-күнекмәләрне ныгыту, иҗади эшләр.

26.12

27.12

48

Иярчен шарт hәм иярчен кире җөмлә.

1

 Иярчен шарт җөмләнең баш җөмләдәге эш яки хәлнен үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш яки хәлне белдерүе һәм нишләсә? ни булса? нинди шартларда? кебек сорауларга җавап булуы. Иярчен шарт җөмләнең аналитик төрләре дә, синтетик төрләре дә булуы. Аналитик шарт җөмләнең баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүзләр (шулай булса, алайса, алай булса, юкса), сорау кисәкчәсе ярдәмендә иярүе.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Таблицадагы җөмләләрне тикшерү, анализлау, нәтиҗә ясау.

4.Белем-күнекмәләрне ныгыту, иҗади эшләр.

29.12

3чирек  49-50

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Текстка якын изложение “Синең әниең”

2

 Бәйләнешле сөйләм өстендә эш.Текст эчтәлеген  төгә итеп язу

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Изложение белән танышу.

3.План төзү, әңгәмә, эчтәлеген сөйләү.

4.Сүзлек өстендә эш.

5.Изложение язу.

12.01

16.01

 51

Иярчен шарт hәм иярчен кире җөмлә.

1

Синтетик шарт җөмләнең баш җөмләгә шарт фигыль формасы һәм исә, икән сүзе ярдәмендә бәйләнүе.

Иярчен кире җөмләнең көтелгән эш яки хәлнең баш җөмләдә киресе булачагын белдерүе һәм нәрсә булса да? нәрсәгә карамастан? сорауларына җавап булуы.. Иярчен кире җөмләнең аналитик төрләре дә, синтетик төрләре дә булуы.

Аналитик кире җөмләнең баш җөмләгә шулай да, алай да, шулай булса да, шуңа карамастан кебек мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә иярүе. Синтетик кире җөмләнең баш җөмләгә шарт фигыль формасы плюс да, дә кисәкчесе, хәл фигыль кушымчасы -ып, -еп яки -гач, -гәч плюс да, дә кисәкчәсе, карамастан сүзе ярдәмендә бәйләнүе.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Таблицадагы җөмләләрне тикшерү, анализлау, нәтиҗә ясау.

4.Белем-күнекмәләрне ныгыту, иҗади эшләр.

17.01

 52

Иярченле аныклагыч җөмләләр

1

 

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3.Күнегүләр эшләү.

19.01

53

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате. Сайланма дикт/

1

Укучыларның белем дәрәҗәләрен бәяләү.

1.Дәреснең максатын әйтү.

2.Диктант язу.

23.01

54

Хаталар өстендә эш.Иярчен аныклагыч җөмләләр

24.01

55

Иярченле кушма җөмләләр гә синтаксик анализ.

1

Бүлек буенча өйрәнелгәннәрне ныгыту. Кушма җөмләләрне схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру.

Укучыларның белемнәрен бәяләү.

Укучыларның иярчен кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту.

1.Дәреснең максаты әйтелә.

2.Укучыларның иҗади эшләре, тестларга җавап алу.

Индивидуаль карточкалар белән эш

26.01

56

Иярченле кушма җөмләләргә синтаксик анализ.Практик күнегүләр.

1

 Укучыларның белемнәрен бәяләү.

Укучыларның иярчен кушма җөмләләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү, ныгыту.

1.Дәреснең максаты әйтелә.

2.Укучыларның иҗади эшләре, тестларга җавап алу.

Индивидуаль карточкалар белән эш

30.01

57

Иярчен хәл җөмләләрне кабатлау

1

Бүлек буенча өйрәнелгәннәрне ныгыту. Кушма җөмләләрне схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру.

.Күнегүләр өстендә ныгыту. Карточкалардагы биремнәрне эшләү, тыныш билгеләренең дөрес куелышына игътибар иттерү.

31.01

58

Иярчен хәл җөмләләрне кабатлау(шарт, кире, максат)Практик күнегүләр.

1

Иярчен шарт, кире, максат, сәбәп җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау

Бирелгән җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес файдалану.

02.02

59

Иярчен кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

1

Иярчен кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.Алган белемнәрне ныгыту

1.Дәреснең максаты

белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3.Мини диктант.

4.Җөмләләр өстендә әңгәмә,нәтиҗә ясау.

5.Материалны ныгыту  

06.02

60

Иярчен кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.  Тест биремнәре

1

07.02

                  7. Катлаулы төзелмәләр (28).

61-62

Катлаулы кушма җөмлә. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә.

2

Икедән артык җөмләдән торган кушма җөмләләрнең катлаулы төзелмә дип йөртелүләре. Катлаулы кушма җөмләләргә күп иярченле кушма җөмләләр, катнаш кушма җөмләләр һәм теземнең керүе. Гади җөмләләрнең үзара ияртү юлы белән генә бәйләнгән катлаулы төзелмәнең күп иярченле кушма җөмлә дип аталуы.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Таблицадагы җөмләләрне тикшерү, анализлау, нәтиҗә ясау.

4.Күнегүләр өстендә ныгыту.

9.02

13.02

63-64

Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә. Тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә.

2

Ике җөмләнең бер баш җөмләгә ияреп килеп, һәм ул җөмләләрнең икесе дә мәгънәләре буенча ике төргә караса, андый җөмләләрнең тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип аталулары. Андый җөмләләрдә тыныш билгеләре куелышы.

 

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Таблицадагы җөмләләрне тикшерү, анализлау, нәтиҗә ясау.

4.Күнегүләр өстендә ныгыту.

14.02

16.02

65-66

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә.

Практик күнегүләр

2

Ике җөмләнең бер баш җөмләгә ияреп килеп, һәм ул җөмләләрнең икесе дә мәгънәләре буенча бер төргә караса, андый җөмләләрнең тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип аталулары. Андый җөмләләрдә тыныш билгеләре куелышы.

1.Укучыларга дәреснең максатын аңлату.

2. Актуальләштерү. Мини-диктант.

3.Җөмләләрне анализлау, нәтиҗә ясау.

4.Ныгыту.

20.02

21.02

67-68

Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә.

Практик күнегүләр

2

Ике җөмләнең бер баш җөмләгә бер-бер артлы ияреп килүләренең бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә дип аталулары. Андый җөмләләрдә тыныш билгеләре куелышы.

 

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Таблица өстендә әңгәмә, анализ, нәтиҗә ясау.

4.Ныгыту.

23.02

27.02

 69-70

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.  Таныш текст эчтәлегенә  карата уй- фикерләр язу

2

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Әсәр белән танышу.

3.План төзү, әңгәмә, эчтәлеген сөйләү.

4.Сүзлек өстендә эш.

28.02

2.03

71-72

Берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмлә.

2

 Укучыларның белем күнекмәләрен тирәнәйтү, ныгыту, яңа төшенчәләр турында мәгълүмат бирү.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Таблицадагы җөмләләрне тикшерү, анализлау, нәтиҗә ясау.

4.Күнегүләр өстендә ныгыту.

6.03

7.03

73

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате. Грамматик биремле диктант.

1

 

Укучыларның  грамоталыгын  бәяләү.

9.03

74-77

 Иярченле кушма җөмләләрне  гомумиләштереп  кабатлау. Синтаксик анализ.

Зачет-дәрес

4

 

Укучыларның кушма җөмлә турындагы алган белемнәрен тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар белән баету.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Таблица өстендә әңгәмә, анализ, нәтиҗә ясау.

4.Ныгыту.

13.03

14.03

16.03

20.03

78

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.  Картина буенча сочинение.

1

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. Белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү.

1.Дәреснең максаты әйтелә.

2.Укучыларның өйдә язып килгән теземнәре карала.

3.Ирекле темага сочинение язу өчен тема сайлау, язу.

21.03

4чирек79-82

 Иярченле кушма җөмләләрне  гомумиләштереп  кабатлау. Синтаксик анализ.

4

Укучыларның кушма җөмлә турындагы алган белемнәрен тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар белән баету.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Таблица өстендә әңгәмә, анализ, нәтиҗә ясау.

4.Ныгыту.

3.04

4.04

6.04

10.04

83

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Хәтер диктанты.

1

Укучыларның грамоталылыгын бәяләү.

1.Дәреснең максаты әйтелә.

2.Диктант язу.

11.04

 84-87

Катнаш кушма җөмлә компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре

4

Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы төзелмәләрнең катнаш кушма җөмлә дип аталулары. Катнаш кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Катнаш кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Таблица өстендә әңгәмә, анализ, нәтиҗә ясау.

4.Ныгыту.

13.04

17.04

18.04

20.04

88-89

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате.

Контроль изложение

2

1.Укучыларга дәреснең максатын аңлату.

2.Үрнәк эш.

3.Әңгәмә.

4.План төзү.

5.Эчтәлеген сөйләү.

6.Язу.

24.04

25.04

90-92

Катнаш кушма җөмлә компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре

3

 Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы төзелмәләрнең катнаш кушма җөмлә дип аталулары. Катнаш кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре. Катнаш кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясау,тыныш билгеләренең куелышы.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Таблица өстендә әңгәмә, анализ, нәтиҗә ясау.4.Ныгыту.

27.04

1.05

2.05

93-94

Контроль сочинение

2

 Укучыларны иҗади фикер йөртергә өйрәтү.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2.Үрнәк эш уку.3.План .

4.05

8.05

95-97

Катлаулы төзелмәләрне гомумиләште

реп кабатлау

3

 Татар әдәби теленең  катлаулы тезелмәләргә караган кагыйдәләрен ныгыту, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес файдалану.Катлаулы тезелмәләрне

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Таблица өстендә әңгәмә, анализ, нәтиҗә ясау.4.Ныгыту.

8.05

11.05

15.05

98-  100

Тезем.Тезем

нең кулланышы

Практик күнегүләр.

3

Тиңдәш кисәкләре яки тиңдәш җөмләләре күп булу аркасында бик нык җәенкеләндерелгән гади яки кушма җөмләләрнең тезем дип аталулары.Теземнәрне дөрес интонация белән уку, тыныш билгеләрен куярга өйрәнү. кушма җөмләдәге синонимлык, бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү, схемалаода күрсәтә белү күнекмәләрен ныгыту.

1.Дәреснең максаты белән таныштыру.

2. Актуальләштерү.

3. Таблицадагы җөмләләрне тикшерү, анализлау, нәтиҗә ясау.

4.Ныгыту, карточкалар өстендә эш.

16.05

18.05

22.05

 101

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате. Контроль диктант

1

 Укучыларның язу грамотасын тикшерү.

Дәреснең максаты белән танышу.

Язу.

23.05

102

Хаталар өстендә эш.

1

 Укучыларның алган белемнәрен актуальләштерү, ныгыту, тирәнәйтү.

25.05

103-105

Синтаксисны гомумиләштереп кабатлау..

3

Укучыларның кушма җөмләдәге синонимлык, бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү, схемалаода күрсәтә белү күнекмәләрен ныгыту.

Татар әдәби теленең кушма җөмләлргә караган кагыйдәләрен ныгыту, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес файдалану.

1.Актуальләштерү.

2.Анализ.

3.Карточка белән эш.

4.Ныгыту.

29.05

30.05

31.05

                                                                        Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

  1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

  2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (6,7,10,32 статья).

  3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

  4. ”Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа” 5-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы  

 Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 нчы ел.

  5. Дәреслек: Татар теле , 8 нче класс, М.З.Зәкиев “Татар теле”, 2007 нче ел.

             6.  Диктантлар  җыентыгы (төрле авторлар)

             7.  Изложениеләр  җыентыгы (төрле авторлар)

             8.  Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

             9. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә  татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

10. Зәкиев  М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

11. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

12. Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.

13. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

14. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

15. Максимов В.Н. Татар теленнән кулланма (синтаксис). Өченче китап. К.: “Мәгариф” н-ты, 2003.

16. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Кушма җөмлә синтаксисы.

К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

17. Нигъматуллин М., Грамматик анализ. Алабуга, 2000.

18. Лингвистик анализ үрнәкләре.

19. Татар телендә тыныш билгеләре.

20. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары