Рабочая программа по татарскому языку в 9 классах татарской школы

Гарипова Язиля Рустамовна

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныфында укучылар өчен татар теленнән эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_9_syynyf.doc199.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы

 гомуми белем бирү  муниципаль учреждениесе

Татар Сарсазы урта мәктәбе

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

Паукова Н.Н.________

Беркетмә №1,  

 “ 20” август 2012 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ______Шәйхетдинова И.Ш.


“25” август  2012 ел.

“Расланды”

Мәктәп директоры:

  ______Митаева Н.Х.

126 нчы  номерлы боерык,

«31»август  2012 ел.

                                                                   

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

9  НЧЫ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН  ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Гарипова Язилә Рөстәм кызы,

Татар Сарсазы гомуми урта белем бирү мәктәбенең

югары  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                                                                

         

2012 - 2013 нче уку елы

        АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
  5. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

9 нчы сыйныф өчен программада татар теленә 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 10 сәгать куелган. Алдагы елларда тестлар эшләүгә игътибар азрак бирелгәнгә һәм сыйныфның үзенчәлеген истә тотып, сөйләм үстерү сәгатьләренең 2 се  БРИдагы КҮМның А һәм В өлешләрен  язмача башкару максатында файдаланыла. Конспектлар төзү, тезислар язу, аларны редакцияләү, сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен текстлар өстендә эшләп камилләштерү, язмаларны тел, төгәллек һәм сөйләм матурлыгы, грамоталылыгы ягыннан бергәләп тикшерү һәм төзәтү  эшләре теманы өйрәнү барышында башкарыла. Программада “Татар теле. 5-11” интерактив дәреслеге, Интернет ресурслары белән эш алымнары да чагылыш тапты.

    Дәреслек: Зәкиев М.З. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең  9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф”, 2008.

Методик ярдәмлекләр:

  1. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
  2. Зәкиев М.З. 7-8 нче классларда татар теле дәресләре: укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.
  3. Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф”, 2004.

9 нчы сыйныфта татар теленнән төп гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
  5. Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Төп бурычлар

  1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирүне дәвам итү.
  2. Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.
  3. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.
  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
  5. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына)

  1. Туры сөйләмне үз сөйләмеңдә файдалана белү, чит кеше сүзләрен диалог яки монолог формасында бирә алу; туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес куя, куелганнарына аңлатма бирә белү.
  2. Кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалану, аларның төрле төрләрен төзү, таләп ителгән төренә мисал китерү, җөмләгә һәм текстка өлешчә яки тулы грамматик анализ ясый белү, кушма җөмлә компопнентлары арасына тиешле тыныш билгеләрен кую, аларны дәлилләү; төрле төзелештәге кушма җөмлә җөмлә өлешләрен сөйләмдә тиешле интонация белән уку.
  3. Тема эчендә диалог һәм монолог формаларында сөйли һәм яза белү.
  4. Сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып, укыту һәм тәрбия максатларына уңай җавап бирерлек темаларга сочинение һәм изложение яза алу; язманы камилләштерә (тулыландыра, төзәтмәләр кертә) алу.
  5. Җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү.
  6. Мәктәп программасы таләп иткән күләмдә җөмлә составындагы сүзләргә фонетик, морфологик, грамматик анализ ясау, кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү; кушма җөмләнең схемасын, төрен, иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны белү, баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләренә ия булу.

Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр  (уку елы ахырына)

  1. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен аңлау, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.
  2. Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен  - аера, эчтәлеген аңлап укый белү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белү.
  3. Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерү; аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак язма һәм сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын белү, ягъни телләр турындагы Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерү.
  4. Татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү; татар әдәби телен ассимиляцияләнүдән саклау.
  5. Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре турында гомуми төшенчәгә ия булу.
  6. Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлата белү.
  7. Изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төренә туры китереп, төрле жанрда яза белү. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарта алу.
  8. Текст яки аның берәр өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерли алу, кемгә дә булса характеристика яза белү.
  9. Эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.
  10. Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләренә ия булу.

Коммуникатив       компетенция.

          Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм.Телдән сөйләм һәм язма сөйләмне аеру,  аралашу өлкәсенә һәм сөйләм ситуациясенә  бәйле алардан дөрес файдалана белү.Диалогик һәм монологик сөйләм. Иҗтимагый-мәдәни, әхлакый,   көнкүреш темаларына бәйле монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү.Тел берәмлекләрен сөйләм ситуациясенә бәйле аера белү.

           Танышу , өйрәнү, эзләнү, карап чыгу максаты белән уку төрләрен үзләштерү. Китаплар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү.

          Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, уку һәм язу) үзләштерү.

          Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә бирү. Аралашу процессында татар әдәби теле нормаларын дөрес куллана белү.

          Текстның темасы, төзелеше һәм төп фикере.Аларның стиль һәм жанр төрлелеге. Текст эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып сөйләү.Диктант, изложение, сочинение язу. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: үтенеч һәм ышаныч язу. һ.б

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция

        Татар теленең башка телләр арасында тоткан урыны. Телебездә халык мәдәнияте, тарихы чагылышы.

        Халык авыз иҗаты җәүһәрләре. Халык авыз иҗаты, матур әдәбият әсәрләрендә , тарихи вакыйгаларны чагылдырган текстларда милли    

        – мәдәни кыйммәткә ия булган берәмлекләр, аларның мәгънәләре аңлатмалы, этимологик, тәрҗемәи һәм башка сүзлекләрдә бирелеше.

        Төрле өлкәләргә караган татар сөйләм этикеты нормалары, халкыбызның аралашу культурасы үзенчәлекләре.

9 нчы сыйныф укучыларына характеристика

       9 нчы  сыйныфта  11 укучы. Шуларның  сигезе  “4” легә һәм “5”кә ,  өчесе    “3” легә укый. Класста татар телендә төрле темалар буенча иркен аралашучы, диалогик сөйләм оештыра белүче сигез укучы бар. Укучыларның  бишесе бирелгән сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирә ала. Бу укучыларның язма эшләре уңай бәяләнә.  Гомәрева Инзилә,Давлетшин Динар,Сәлахова Фирузәләр фәнне авыр үзләштерүче укучылар саналалар. Аларның язма эшләре күбесенчә “3” һәм “2”  ле билгеләре белән  бәяләнә.

       Укучылар төрле килештәге тартымлы исемнәрне, шарт фигыльне, теләк фигыльне, боерык фигыльне, хикәя фигыльнең барлык заманнарын да сөйләмдә дөрес кулланалар; асыл сыйфатларны чагыштыру, артыклык дәрәҗәләрендә дөрес әйтәләр; микъдар, тәртип, җыю саннарын кулланалар; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгели беләләр; сөйләмдә кереш сүзләрне кулланалар. Туры сөйләмне үз сөйләмнәрендә файдалана беләләр, чит кеше сүзләрен диалог яки монолог формасында бирә алалар. Төрле темаларга бирелгән иҗади язма эшләрне биш укучы уңышлы башкара.  Алдагы уку елында укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү, мөстәкыйль  эшчәнлекләрен активлаштыру өстендә эшләүне күздә тотабыз.

Милли региональ компонент

Тема

Төбәк компоненты

1

Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат. Тел, җәмгыять, фикерләү.

“Телебез үсешенә син үзең нинди өлеш кертәсең” дигән әңгәмә үткәрү

2

Үтенеч һәм ышаныч язу.

Үзегезнең тормышыгызда очраган вакыйгаларга нигезләнеп язу

3

Татар сөйләмә теленең диалектлары

МТК: өлкән яшьтәге кешеләрнең сөйләмен 139 нчы күнегүдәге формада язып алырга.

4

Тел гыйлеменең әһәмияте, төп бүлекләре өйрәнүне дәвам итү

МТК: 152 нче күнегү.

5

Сөйләм саф булсын.

“Безнең сөйләмебезнең сафлыгына  нәрсә йогынты ясый дип уйлыйсыз”әңгәмә

6

Синтаксик синонимнар һәм аларның төрләрен ныгыту.

Хикәя төзе. (матур, гүзәл, чибәр, күз явын алырлык... сүзләрен кулланып) Татар  кызың гүзәллеген сурәтләү.

7

Публицистик стиль .

“Чистай хәбәрләре” газетасына күзәтү.

8

Әдәби стиль.

Якташ язучыларыбыз әсәрләреннән өзекләр куллану.

          

 Эш программасының эчтәлеге.

Төп темалар

 

Белем һәм күнекмәләр

 1

Үткәннәрне кабатлау

24

 

   Фонетика. Сөйләм авазлары, аларның  кулланылышы.  Дөрес сөйләү һәм дөрес язу.    

   Лексикология.  Татар әдәби  теленең  сүзлек составы.  Морфология. Мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүз төркемнәре. Сүзләрнең ясалышы һәм язылышы. Кушымчалар.

    Синтаксик берәмлекләр һәм  тыныш билгеләре. Сүзтезмә, җөмлә турында белешмә бирү, аларны аера.. Җөмләләрне дөрес интонация белән уку, алар азагында тыныш билгеләрен дөрес кую. Тойгылы җөмләләрне башка җөмләләрдә аеру, алардан тиешенчә файдалану. Ия белән хәбәр арасында дөрес интонацияне саклау, сөйләмдә ия белән хәбәрнең ярашмау күренеше. Җөмлә кисәкләрен танып белү.Эндәш Һәм кереш сүзләрне дөрес интонация белән уку, алардан тиешенчә файдалану, аларга бәйле тыныш билгеләрен дөрес кую.Җөмләдә сүз тәртибен дөрес куллану. Логик басымны дөрес кую

Җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели алу, аларны дөрес укый һәм тиешле тыныш билгеләрен куя белү.Тиңдәш кисәкләрне тиешле интонация белән уку, тыныш билгеләрен дөрес кую.

    Кушма җөмлә синтаксисы.  Җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.    

     Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләр. Алар янында тыныш билгеләре.

2

 

Стилистика һәм сөйләм культурасы

 

20

 

    Әдәби сөйләм һәм аның стильләре. Сөйләмдә, бигрәк тә аның диалог төрендә, ким җөмләләрне куллана белү. Диалогта сөйләмнең мәгънәсен төгәл аңлауга ирешү.  

     Сөйләмдә бер составлы җөмләләрне урынлы куллана белү. Җөмләнең төрле урыннарында килгән ымлык һәм аваз ияртемнәрен дөрес файдалану һәм тиешле интонация белән уку. Сөйләм культурасы, аның нигезләре.

3

Тел турында гомуми мәгълүмат. Телнең иҗтимагый әһәмияте.

10

    Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат. Тел һәм тарих. Хәзерге татар әдәби  теленең үсеше.Татар теленең төп диалектлары. Икетеллелек. Тел гыйлеменең әһәмияте һәм төп бүлекләре

4

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате

12

Сочинение,изложение,диктантлар, эш кәгазьләреннән ышанычнамә,шартнамә,конспект, тезис, сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү.

5

Кабатлау

2

Йомгаклау


68

       

       


Дәреснең темасы, эчтәлеге


Вакыт


Үтәлеш


Җиһазлау, материал


Методлар, алымнар, эшчәнлек төрләре


Искәрмәләр

1-2

Авазлар һәм аларның кулланылышы.

Аваз һәм фонема. Авазларның охшашлануы (уңай һәм кире ассимиляция), чиратлашуы, йотылуы. Авазлар үзгәрү-чиратлашуның мәгънә үзгәрешенә китерүе.

03.09

06.09

1. “Фонетика” курсы буенча терәк-схемалар, таблицалар.

2. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле:күнегүләр, анализ үрнәкләре, тестлар.- Казан: ТКН, 2005.

3. Сөнгатов Г.М. Татар теленең фонетик закончалыклары. Теоретик мәгълүмат, күнегүләр һәм биремнәр.- Казан, 2001.

4. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.- Казан: Яңалиф, 2006.

Фонетик зарядка.

Укытучы сөйләме.

Үтелгән материал буенча сорауларга җавап алу.

Җөмләләрне уку һәм аваз үзгәрешләрен билгеләү.

Сүзләрнең, җөмләләрнең, текстның транскрипциясен язу.

Орфографик һәм орфоэпик сүзлекләр белән индивидуаль эш.

Тикшерү максатыннан сүзлек диктанты язу (беренче кисем).

3-4

Дөрес сөйләү һәм дөрес язу.

Сузык һәм тартык авазларны дөрес итеп әйтү һәм язуда күрсәтү.  Сөйләмдә аваз үзгәрешләре.

10.09

13.09

1.“Фонетик анализ тәртибе” (таратма материал).

2.Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.- Казан: Яңалиф, 2006.

 

Фонетик зарядка.

Укытучы сөйләме.

Яңгырау һәм саңгырау тартыклардан гына торган сүзләр уйлап язу.

 Сүзләрне иҗекләргә бүлеп, аларның төрләрен әйтү.

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

5-7

Татар теленең сүзлек составы.

Телнең сүзлек составының лексика дип йөртелүе. Лексика турындагы фәннең лексикология дип аталуы. Сүзнең лексик һәм грамматик мәгънәләре. Синоним, омоним, антонимнар. Фразеология фәне. Фразеологизмнар.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Хат язу.

17.09

20.09






27.09.

1. Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре. 1 нче кисәк.-Казан: РИЦ “Школа”, 2005,40-45 б.

2. Галимов И.Р. Мавыктыргыч лексикология. – Казан: Мәгариф, 2001.

3. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы.- Казан: ТКН, 1995.

4. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: күнегүләр, анализ үрнәкләре, тестлар.- Казан: ТКН, 2005.

5. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология: таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә.- Казан: Мәгариф, 2007.

Укытучы сөйләме.

Сорауларга җавап бирү.

Синоним, омоним, антонимнарны табу, билгеләмәләрен әйтү.

Тексттан архаизм, алынма сүзләрне, диалектизм һәм профессионализмнарны табып язу.

Сүзләрнең лексик һәм грамматик мәгънәләрен билгеләү.

Мисаллардан фразеологик әйтелмәләрне табу һәм мәгънәләрен аңлату.

 

8-9

Лексик берәмлекләрне җыю һәм аларның мәгънәләренә аңлатмалар бирү. Сүзлекләр төзү турындагы фәннең лексикография дип аталуы. Аңлатмалы, телара сүзлекләр. Нинди

ә булса бер тел сүзлекләренең мәгънәсен шул ук телдә аңлатып бирә торган сүзлекләрнең аңлатмалы сүзлекләр дип аталуы. Бер телдәге сүзләрнең мәгънәләрен икенче телдә аңлатып бирә торган сүзлекләрнең телара сүзлекләр дип аталуы.

01.10

04.10

 

“Сүзгә лексик анализ тәртибе” (таратма материал).

Аңлатмалы, энциклопедик, этимологик, тәрҗемәле сүзлекләр белән эшләү.

Аңлашылмаган сүзләрнең мәгънәләрен язу.

10-12

Сүз ясалышы һәм сүз төзелеше.

Сүз ясалышы һәм сүз төзелеше мәсьәләләрен өйрәнә торган бүлекнең сүз ясалышы дип аталуы. Татар телендә сүз ясалышы юллары: кушымчалар өстәү, сүзләрне кушу, мәгънә өстәү, бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү, кыскарту. Ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр.

08.10

11.10

15.10

1. Сүзләрне ясалышы буенча тикшерү тәртибе (таратма материал).

2. Сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү тәртибе (таратма материал).

3. Нигъмәтуллов М.М. Хәзерге татар әдәби теле. Сүз ясалышы. Сүз төркемнәре.- Яр Чаллы, 1991.

4. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.- Казан: Яңалиф, 2006.

Бирелгән сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен табу, төзелеше ягыннан тикшерү.

Сүз ясалышы ысулларының һәрберсенә мисаллар уйлап язу.

Тексттагы тамыр һәм ясалма сүзләрне аерып әйтү, ясалма сүзнең тамырын һәм кушымчасын билгеләү.

Сүзләрне ясалышы һәм төзелеше ягыннан тикшерү.

 

13

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. “Җәннәт әнкәйләрнең аяк астында”.

18.10

Фикерләү тирәнлеген, язу күнекмәләрен тикшерү.

14-15

Сүз төркемнәре.

Тел гыйлеменең аерым тармагы буларак морфологиянең сүз төркемнәрен, аларның грамматик билгеләрен һәм төрләнешләрен өйрәнүе. Исем, фигыль, сыйфат, сан, алмашлык, рәвеш, теркәгеч, бәйлек, кисәкчә, ымлык, аваз ияртеме, хәбәрлек сүзләр.

22.10

25.10

1. Терәк-схемалар.

2. Морфологик анализ тәртибе (таратма материал).

3. Биремле карточкалар.

4. Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре. 1 нче кисәк.-Казан: РИЦ “Школа”, 2005, 113-120 б.

 

Эзләнү, тикшеренү ысулы: аңлатмалы сөйләү, чагыштыру, әңгәмә үткәрү.

Сүзләргә морфологик анализ ясау.

16

Б.с.ү. сәгате. Диктант.

29.10

Дөрес язу күнекмәләрен тикшерү.

17

Кушымчалар һәм аларның язылышы.

Төрләндергеч кушымчаларның морфологиягә каравы. Ясагыч кушымчалар, төрләндергеч кушымчалар, модаль һәм бәйләгеч кушымчалар.

01.11

Сүзләрдәге кушымчаларның функцияләрен аңлату.

Сүзләргә тиешле кушымчаларны куеп язу.

Кушымчаларның кайсы сүз төркеменә ялгануын әйтү.

Сүзлек диктанты (кушымчаларның дөрес язылышы).

 

18

Синтаксик берәмлекләр.

Тел гыйлеменең бер тармагы буларак, синтаксисның сөйләм төзелешен өйрәнүе. Сүзләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнеш. Бәйләгеч чаралар, аларның төп үзенчәлекләре.

12.11

“Тезүле бәйләнеш”, “Ияртүле бәйләнеш” таблицалары.

Сүзтезмәгә анализ ясау тәртибе (таратма материал)

Укытучы аңлатмасы.

Бирелгән сорауларга җавап бирү. Җөмләдән сүзтезмәләрне аерып язу.

Җөмләдән баш һәм иярчен кисәкләрне билгеләү.

Сайланма диктант.

19

Гади җөмләдә тыныш билгеләре.

Тыныш билгеләре куюның нигезләре: тел төзелеше һәм мәгънәви нигез. Хикәя, сорау, боеру һәм тойгылы җөмләләрдә тыныш билгеләре.

15.11

1. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.- Казан: Яңалиф, 2006.

Җөмлә ахырында бирелгән тыныш билгеләренең куелышын нигезләп бирү.

20

Ия белән хәбәр арасында сызык кую очраклары.

19.11

Индивидуаль биремле карточкалар.

Ия белән хәбәр арасында тиешле тыныш билгеләрен куеп язу һәм кайсы кагыйдәгә туры килүен әйтү.

21

Аерымланган кисәкләр һәм аныклагыч янында тыныш билгеләре.

Ярым хәбәрлеккә ия булган хәл кисәк-ләр ияртүче сүздән ераклаштырылган булсалар, аларның өтер белән аеры-лулары. Аныклагычлар янында өтер, ике нокта, җәяләр куелу очраклары.

22.11

Җөмлә кисәкләренең аерымлану шартлары (терәк-схема).

Аерымланган кисәкләрне табу, алар янында тыныш билгеләренең куелышын аңлату.

Тксттан аныклагычларны табу, алар янында тыныш билгеләренең куелышын дәлилләп күрсәтү.

22-23

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение.

26.11

29.11

Язу күнекмәләрен тикшерү, сөйләм телен үстерү.

Өйдә язып бетерергә.

24

Өстәлмәләр һәм күзаллаулы баш килештәге сүзләр янында тыныш билгеләре.

Күзаллаулы баш килештәге сүздән соң өндәү билгесе һәм нокталар, нокта, күп нокталар куелу очраклары.

03.12

Язма эшкә анализ.

25

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. Эндәш сүзләр янында өтер, өндәү билгесе куелу очраклары. Тиңдәш кисәкләр янында өтер, сызык, ике нокта куелу очраклары.

06.12

Күнегүдә бирелгән эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләренең куелышын дәлилләп күрсәтү.

Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләрен аңлату.

Тикшерү диктанты.

26

Кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Кушма җөмләдә тыныш билгеләре куелышының җөмләләрнең бәйләнеш төренә һәм синтаксик төзелешенә бәйлелеге. Тезмә кушма җөмләдә өтер, сызык, нокталы өтер куелу очраклары.

10.12

1. Тезмә кушма җөмләгә синтаксик анализ тәртибе (таратма материал).

2. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.- Казан: Яңалиф, 2006.

Тезмә кушма җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату.

Схема төрләрен искә төшерү, төзү.

27

Синтетик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре. 

Иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Синтетик иярченле кушма җөмләдә өтер, сызык куелу һәм тыныш билгеләре куелмый торган очраклар.

13.12

Иярченле кушма җөмләгә синтаксик анализ тәртибе (таратма материал).

Иярченле кушма җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату.

Баш җөмлә белән ичрчен җөмлә арасында арасында тыныш билгеләре куймау очрагын аңлату.Схемаларын төзү.

28

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате. Контроль диктант.

17.12

29

Аналитик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре. Анвалитик иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре куюда бәйләүче чараларның нинди булуына, җөмлә төзелешенә таянып эш итү. Бәйләүче чарасы мөнәсәбәтле сүз булганда җөмләдә тыныш билгеләре. Бәйләүче чарасы ияртүче теркәгеч яки теркәгеч сүз булган җөмләләрдә тыныш билгеләре. Интонация ярдәмендә бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре: ике нокта, өтер, җәяләр.

20.12

Иярченле кушма җөмләгә синтаксик анализ тәртибе (таратма материал).

Иярченле кушма җөмләләрне күчереп язу, бәйләүче чараларны һәм тыныш билгеләренең куелышын җөмлә төреннән чыгып аңлату.

Схемаларын төзү.

 30

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль сочинение.

24.12

Фикерләү тирәнлеген, язу күнекмәләрен тикшерү.

31

Кушма җөмлә эчендә тыныш билгеләренә күнегүләр. Кабатлау.

27.12

32

Әдәби сөйләм һәм аның стильләре. Билгеле бер телдә сөйләшүче кешеләрнең фикерне аңлаешлы итеп һәм гасырлар буена урнашып килгән таләпләрне бозмыйча, төгәл итеп сөйләүләренә әдәби сөйләм дип әйтү. Телдәге стильләрне өйрәнә торган фәннең стилистика дип аталуы.

 14.01

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү.

Таблица ясау.

33

Сөйләм стиленең төрләре һәм үзенчәлекләре. Әдәби һәм публицистик стильләр. Әдәби стильдә барлык әдәби әсәрләрнең язылуы. Пулицистик стильдә газета-журнал мәкаләләре, тәнкыйть материаллары, һәртөрле өндәмәләр, юлъязмалар, очерк, фельетоннарның иҗат ителүе.

 17.01

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү.

Өзекләрне укып, аларның кайсы стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау.

Аерым стильгә караган өзекләр китерү.

Таблица ясауны дәвам итү.

34

Сөйләм стиленең төрләре һәм үзенчәлекләре. Әдәби һәм публицистик стильләр. Әдәби стильдә барлык әдәби әсәрләрнең язылуы. Пулицистик стильдә газета-журнал мәкаләләре, тәнкыйть материаллары, һәртөрле өндәмәләр, юлъязмалар, очерк, фельетоннарның иҗат ителүе.

21.01

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү.

Өзекләрне укып, аларның кайсы стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау.

Аерым стильгә караган өзекләр китерү.

Таблица ясауны дәвам итү.

 35 -36

Фәнни, рәсми һәм сөйләмә стильләр. Фәнни стильдә гыйльми мәкалә, китаплар, белешмә, дәреслекләр, диссертацияләр язылуы. Аның башка стильдән махсус фәнни терминнарның күбрәк кулланылуы, сүзләрнең туры, төгәл мәгънәсендә бирелүе белән аерылуы. Рәсми стильдә юридик эш кәгазьләре, карар, беркетмә, гариза, аңлатма, ышаныч язуы, акт, белдерүләр язылуы. Сөйләмә стильнең әдәби тел нормаларын үзләштергән кешеләрнең көндәлек аралашулары вакытында кулланылуы.

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Ышанычнамә язу.

24.01

28.01

Укытучы сөйләме, конспектлау күнекмәләре бирү.

Өзекләрне укып, аларның кайсы стильгә каравын һәм нинди лексик, синтаксик үзенчәлекләргә ия булуын ачыклау.

Аерым стильгә караган өзекләр китерү.

Таблица ясауны төгәлләү.

 37

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Шартнамә язу.

31.01

Шартнамә үрнәге (таратма материал).

38

Стилистиканың нигезе буларак синонимия.

Төп мәгънәләре охшаш булган сүзләр, фразеологик әйләнмәләр, сүз формалары, сүзтезмәләр, җөмләләрнең синонимнар дип аталуы.   

04.02

Синонимнарның төрләрен билгеләү.

Нокталар урынына тиешле синонимнарны куеп язу.

39

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение. “ Балачак”

07.02

Изложениеләр җыентыгы

Фикерләү тирәнлеген, язу күнекмәләрен тикшерү. БДИ хәзерлек

 -40

Тулы синонимнар. Стилистик синонимнар. Мәгънәви синонимнар.  

11.02

Синонимнарның төрләрен билгеләү.

Нокталар урынына тиешле синонимнарны куеп язу.

41-42

43

Синтаксик синонимнар.

Мәгънәләре һәм функцияләре белән бер-берсенә якын, бәйләүче чаралар белән генә аерыла торган сүзтезмә һәм җөмләләрнең синтаксик синоним дип аталуы. Синтетик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы.

14.02

18.02

21.02

Аналитик төзелмәләрнең синтетик, синтетик төзелмәләрнең аналитик синонимнарын төзеп  язу.

Ике составлы җөмләләрнең бер составлы (һәм киресенчә) синонимнарын төзеп, парлап язу.

44

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү. Язу

25.02

План, эпиграф сайлый белү Фикерләү тирәнлеген, язу күнекмәләрен тикшерү.

45

Сөйләм культурасы һәм аның нигезләре. Сөйләм төгәл булсын. Сөйләм культурасының кешедә культураның бер билгесе булуы. Сөйләм төгәл булсын өчен һәр сүзнең җөмләдәге үз урынын ачык күзаллау кирәклеге.

28.02

1. Поварисов С.Ш. Тел – күңелнең көзгесе. – Казан: ТКН, 1982.

2. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы, 1997.

3. Низамов И.М. Уем – тел очында. - Казан: ТКН, 1995.

46

Сөйләм аңлаешлы булсын. Сөйләм җыйнак булсын. Сөйләм аңлаешлы булсын өчен бөмләнең төзек булуы, кабатлауларның булмавы, туган тел үзенчәлекләрен искә алу кирәклеге.

 04.03

1. Поварисов С.Ш. Тел – күңелнең көзгесе. – Казан: ТКН, 1982.

2. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы, 1997.

3. Низамов И.М. Уем – тел очында.- Казан: ТКН, 1995.

Синонимнарның төп мәгънәләрен һәм мәгънә аерымлыкларын билгеләү.

Җөмләләрне җыйнаклык таләбеннән чыгып үзгәртеп язу.

47

Сөйләм аһәңле булсын. Укучыны җәлеп итәр өчен, сөйләмнең аһәңле, матур яңгырашлы булуы кирәклеге.

07.03

1. Поварисов С.Ш. Тел – күңелнең көзгесе. – Казан: ТКН, 1982.

2. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы, 1997.

48

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Конспект, тезис.

11.03

49

Конспект, тезис төзү күнегүләре.

14.03

50

Сөйләм саф булсын. Сөйләм сафлыгына ирешү өчен, туган телне, аның байлыгын яхшы үзләштерү һәм шул байлыктан гаҗәеп зур һәм кыйммәтле хәзинәдән оста, сак файдалана белү кирәклеге.

21.03

1. Поварисов С.Ш. Тел – күңелнең көзгесе. – Казан: ТКН, 1982.

2. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы, 1997.

3. Низамов И.М. Уем – тел очында.- Казан: ТКН, 1995.

51

Контроль диктант.

18.03

 

52

Тел – иҗтимагый күренеш. Тел үсеше турында гомуми мәгълүмат. Кешеләрнең тормышны алып бару өчен матди һәм рухи яктан үзара төрле багланышларга керүен иҗтимагый мөнәсәбәтләр дип атау. Үзара иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә торган кешеләр берләшмәсенең җәмгыятҗ дип аталуы. Телнең җәмгыять үсеше белән бергә үсүе, үзгәрүе, камилләшүе. Телнең куланылышы арту, функцияләре киңәюе телнең функциональ үсеше булуы. Телнең фонетик, лексик, грамматик һәм стилистик төзелеше шомаруы, камилләшә баруы.

1.04

Укытучы аңлатмасы.

Сорауларга җавап бирү.

Текстның кыскача эчтәлеген дәфтәргә язу.

53

Татар әдәби теленең үсеше. Әдәби тел ул – гомумхалык сөйләмә теленең тел осталары тарафыннан эшкәртелгән, нормага салынган формасы. Татар теленең төрки телләр гаиләсенә керүе. V-Х йөзләрдәге язмалар теленең борынгы төрки тел дип аталуы. XI-XV гасырларда кулланылган телнең иске төрки тел дип аталуы. XV-XVII гасырларда иске татар әдәби теленең кулланылуы.

04.04

Укытучы аңлатмасы.

Сорауларга җавап бирү.

Текстның кыскача эчтәлеген дәфтәргә язу. Борынгы төрки тел үрнәкләрен уку һәм телдә булган үзгәрешләрнең сәбәпләрен күрсәтү. Иске һәм яңа сүзләрне парлап, сызыкча аша язу. Сораулар буенча белемеңне тикшерү.

54

Татар әдәби теленең үсеше. Әдәби тел ул – гомумхалык сөйләмә теленең тел осталары тарафыннан эшкәртелгән, нормага салынган формасы. Татар теленең төрки телләр гаиләсенә керүе. V-Х йөзләрдәге язмалар теленең борынгы төрки тел дип аталуы. XI-XV гасырларда кулланылган телнең иске төрки тел дип аталуы. XV-XVII гасырларда иске татар әдәби теленең кулланылуы.

08.04

Укытучы аңлатмасы.

Сорауларга җавап бирү.

Текстның кыскача эчтәлеген дәфтәргә язу.

Борынгы төрки тел үрнәкләрен уку һәм телдә булган үзгәрешләрнең сәбәпләрен күрсәтү. Иске һәм яңа сүзләрне парлап, сызыкча аша язу.

Сораулар буенча белемеңне тикшерү.

55

Татар милли әдәби теленең формалашуы. Татар милли әдәби теленең хәзерге татар әдәби теле дип йөртелүе. Аның формалашу этаплары.

11.04

Укытучы лекциясе.

Конспект язу.

56

Хәзерге татар әдәби теленең төп диалектлары һәм аларның язмышы. Үзенчәлекле җирле сөйләмнең диалект дип аталуы. Татар сөйләмә теленең өч зур диалекттан торуы: урта, көнбатыш, көнчыгыш диалектлар. Әлеге диалектларның үзенчәлекләре.

1. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. – Казан: ТКН, 1984.

57-58

Контроль  изложение

15.04

18.04

59

Ике теллелек. Кемнең дә булса ике телдә сөйләшә, аңлаша алуын ике теллелек (билингвизм) күренеше дип атау. Ике телне тулы, камил яисә өлешчә генә белүенә карап, ике теллелекне тулы һәм өлешчә ике теллелеккә бүлү. Массакүләм һәм аерым (сирәк) ике теллелек, бер яклы ике теллелек, ике яклы ике теллелек төшенчәләре.

22.04

Текстларны укып, татар-гарәп, татар-рус ике теллелеге йогынтысын аңлату.

Ныгыту.

60

Хәзерге татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләре. “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы законы.

25.04

“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы законын укып өйрәнү, кыскача эчтәлеген язу.

61

Тел гыйлеменең әһәмияте һәм төп бүлекләре. Тел гыйлеме – тел турындагы фән. Аның гомуми тел белемендә лингвистика дип аталуы. Археография, эпиграфика, филология, психология фәне, педагогика фәне. Тел гыйлеменең төп тармаклары.

29.04

“Тел гыйлеме һәм аның тармаклары” таблицасы.

Схема төзү.

 62-63

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение.

2.05

06.05

Фикерләү тирәнлеген, язу күнекмәләрен тикшерү.

Әдәби стильнең бөтен матурлыгын бирергә тырышып, ирекле темага сочинение язу.

64

Сочинениене бергәләп тикшерү.

09.05

65

Үткәннәрне кабатлау.

13.05

Темалар буенча сорауларга җавап бирү.

Үзләштерелгән материалны гомумиләштерү.

66

Контроль диктант.(Административ)

16.05

Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

67-68

Кабатлау, имтиханга әзерлек.

20.05

23.05

 

                        Укыту – методик комплекты

             Программа..  Татар телендә урта гомуми белем бирү  мәктәпләре өчен татар теленнән программма  , - Казан, “Мәгариф нәшрияты”, 2010

          Дәреслек. М. М. Зәкиев, С. М. Ибраһимов.- Татар теле, 9 нчы  сыйныф. -Казан: “Мәгариф нәшрияты”,     2009.

       

                         Өстәмәләр.

  1. Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма /З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.
  2. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф,2005
  3. 4-8 классларда изложениеләр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт./Ш.Р.Сайкин
  4. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006
  5. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ “Школа”, 2008
  6. Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Вәлиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999
  7. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма.-Казан: РИЦ “Школа”,2007        
  8. Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф, 2007
  9. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008

10.Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма/ Н.В Максимов.-Казан: Мәгариф,2004