Рабочая программа по татарской литературе в 9 классах татарской школы

Гарипова Язиля Рустамовна

Татар мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9_klass_edebiyat.doc295.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы

 гомуми белем бирү  муниципаль учреждениесе

Татар Сарсазы урта мәктәбе

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

Паукова Н.Н.________

Беркетмә №1,  

 “ 20” август 2012 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ______Шәйхетдинова И.Ш.


“25” август  2012 ел.

“Расланды”

Мәктәп директоры:

  ______Митаева Н.Х.

126 нчы  номерлы боерык,

«31»август  2012 ел.

                                                                   

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

9  НЧЫ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Гарипова Язилә Рөстәм кызы,

Татар Сарсазы гомуми урта белем бирү мәктәбенең

югары  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                                                                

         

2012 - 2013 нче уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  5. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Методик ярдәмлекләр: 

Хөснетдинова Л.К. 9 нчы сыйныфта әдәбият укыту: укытучылар өчен кулланма. – Яр Чаллы, 2006.

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.

9 нчы сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү дәресләренә генә карый: ул бер дәрескә арттырылды. Аның өчен йомгаклау һәм имтиханга әзерләнү дәресләреннән бер сәгать алынды. Дәресләрдә “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабын куллану, Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләреннән дә киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла.

9-11 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.
  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын  анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.
  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
  5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

Бурычлар

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
  2. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
  3. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.
  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
  5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.
  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.
  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.
  8. Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.
  9. Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.
  10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.
  11. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.
  12. Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.

Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр

  1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.
  2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.
  3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.
  4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.
  5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.
  6. Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).
  7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр

  1. Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.
  2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.
  3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.
  4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.
  5. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.
  6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

Дәрес барышында бирелә торган төп әдәби –тарихи мәгълүматлар

      Тормышны танып белүнең бер формасы һәм  кеше рухи дөньясының байлыгын, күптөрлелеген чагылдыручы буларак матур әдәбият.Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Сүз сәнгате(әхлаклылык, миһербанлылык тәрбияләү, яшәүнең төп принципларын, дөньяга дөрес караш, эстетик зәвык формалаштыру һәм, гомумән, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру)

            Матур әдәбиятның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы урыны.Татар әдәбиятының милли үзенчәлеге, гуманистик эчтәлеге, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңалык. Татар әдәбияты мөрәҗәгать иткән тема- мотивлар, гомумкешелек кыйммәтләре.

           Әдәбиятның формалашуы, шартлары, сәбәпләре.Әдәбиятның чорларга бүлүнең закончалыклары.Әдәбиятның үсешендә тотрыклы сыйфатлар- традицияләр саклану; үсеш –яңарыш, новаторлык.Әдәбиятны алга үстерүче сәбәпләр.

Халык авыз иҗаты.

          Халыкның милли рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы. Халык  иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклор ның төп жанрлары: әкиятләр, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, җырлар, бәетләр, риваятьләр, легендалар, дастаннар.

Борынгы һәм Урта гасыр  татар әдәбияты.

        Борынгы һәм Урта гасыр  татар әдәбиятының мифологиягә һәм халык авыз иҗатына нигезләнүе.Ислам дине идеологиясе белән сугарылуы. Шәрык   әдәбиятлары йогынтысы. Күчмә сюжетлар. Әсәрләрнең тематик төрлелеге һәм проблематикасы:гадел хөкемдар, кеше һәм Алла, шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәте, илаһи мәхәббәт һәм җир мәхәббәте, гаделлек, миһербанлылык, сабырлык. Әдәбиятта  дини- әхлакый, суфыйчыл һәм дөньяви карашларның үрелеп баруы. Жанрлар  төрлелеге.

19 нчы йөз әдәбияты.

         Бер яктан, урта гасыр әдәбияты традицияләренә  нигезләнүе, икенче яктан, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле яңа  сыйфатлар белән баюы: реализм юлына чыгу, яңа төрләр, жанрлар барлыкка килү, сурәтләүнең яңа алым-чараларына мөрәҗәгать итү. Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятының үзенчәлекләре. Һәртөр искелеккә каршы көрәшеп, идеал кеше образы тудырылу. Әдәбиятның чынбарлык проблемаларына  мөрәҗәгать итүе. Яңа заман сүз сәнгатенә нигез салыну. Әдәбиятның  мәгариф һәм мәдәният үсеше белән бәйләнеше. Жанрлар үсеше, иҗат методларының (юнәлешләренең) ачыклана баруы. Прозаның мөстәкыйль төр булып фармалашуы. Драматургиянең беренче үрнәкләре.    

Төп әдәби –теоретик төшенчәләр.

        Сүз сәнгате буларак әдәбият.Язма әдәбият һәм фольклор. Халык авыз иҗаты жанрлары. Әдәби төрләр һәм жанрлар. Образлар системасы. Автор образы, хикәяләүче образы, лирик герой.

        Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет элементлары,конфликт. Әдәби  әсәрнең теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпетит, метафора, гипербола, метонимия, символ,  аллегория,җанландыру. Пейзаж .Портрет. Юмор һәм сатира.

        Шигырь  төзелеше: ритм,рифма,строфа.

            Әдәбият тарихы. Әдәби процесс. Әдәби  юнәлешләр һәм агымнар. Матур әдәбиятта гомумкешелек кыйммәтләре һәм әсәрнең милли үзенчәлеге.  

                     Уку елы башына укучыларның гомумбелем һәм фән буенча белем күнекмәләренә характеристика.

         9 сыйныфта   11 укучы. Шуларның бишесе “5”легә ,алтысы  “4”легә укый.  Класста татар телендә төрле темалар буенча иркен аралашучы ун укучы,  диалогик сөйләм оештыра белүче унбер укучы бар. Укучылар китаплар укырга, аларның эчтәлекләре буенча фикер алышырга яраталар. Сигез укучы    бирелгән сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирә, әсәрләрдәге образларга характеристика бирә ала.   Укучыларның күбесенең язма эшләре уңай бәяләнә.  Гомәрева Инзилә,Давлетшин Динар,Сәләхова Фирүзә белән бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшлисе бар.  Аларның язма эшләре күбесенчә “3”  ле билгесенә  бәяләнә, йөгерек уку өстендә дә эш алып бару сорала. Шул максаттан чыгып, эш программасына сәнгатьле уку, телдән һәм язмача  иҗади эш дәресләре керттем. Әдәбият дәресләрендә  бүгенге көн татар әдәбияты белән якыннан таныштыру, әдәби әсәрләр укуга кызыксыну хисе тәрбияләүне күздә тотып, укучыларны туган як әдипләре иҗаты белән дә таныштыруны максат итеп куйдым.

                                                        

Уку курсы темаларының эчтәлеге

Кереш(1сәг.)

  Төрки-татар әдәбиятының чыганаклары (4 сәг)

-Татар әдәбиятының халык авыз иҗаты һәм мифология белән бәйләнеше. Фольклордан килә торган аваз-мотивлар һәм сәнгатьлек ысул-чаралары, алымнары.

-Рун  язулы истәлекләр. “Орхон-Енисей” язмалары”нда алга таба әдәбиятта үстерелеш  тапкан фикер-мотивларның чагылыш.

-Уйгур язулы истәлекләр.

Болгар чоры әдәбияты (4 сәг)

- Идел-Кама буендагы Болгар дәүләте. Анда мәдәниятнең чәчәк ату үзенчәлекләре. Әдәбият һәм сәнгатьнең югары сыйфатын дәлилләгән фактлар.

- Урта гасырлар әдәбиятында дастан жанры. Иҗатта традицияләр һәм яңалык.

Алтын Урда чоры әдәбияты (4 сәг)

 -XIIIйөз урталарыннан алып XV йөз башына кадәр дәвердә болгар-татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгатенең торышы турында кыскача мәгълүмат бирү. Бу чор әдәбиятында иҗтимагый тормышның, сәяси һәм икътисади хәлләрнең чагылышы. Төп мотивлар һәм геройлар.

- Дидактик  әдәбият турында төшенчә. Поэтик тәрҗемә, аның милли әдәбияты үстерүдәге роле.

-Әдәби багланышлар. Жанр төре һәм жанр формасы буларак газәл, касыйдә. Шигырьләрдә рифма үлчәүләре турында мәгълүматлар. -БДИ га хәзерлек.  

Казан ханлыгы чоры әдәбияты (3 сәг)

 -Казан ханлыгында әдәбиятның үсеше, аңарда иҗтимагый һәм сәяси хәлләрнең чагылу дәрәҗәсе.

-Сүз һәм графика сәнгатенең үзенчәлекле чагылышы буларак кабер ташлары (эпитафия). Легенда һәм риваятьләр. Аларда җәмгыять тормышының кайбер якларыгәүдәләнү һәм бу чор  кешесенең рухи дөньясы чагылу үзенчәлекләре.

-Лирик герой турында төшенчәне киңәйтү.

-БДИга хәзерлек. Тест.

XVII йөздә әдәбият (3 сәг)

-Бу чор илдәге иҗтимагый-сәяси шартларның татар әдәбиятында үзенчәлекле чагылышы.

-Татар милләтенең хәле: милли дәүләтчелек бетү, татар халкының колониаль коллыкка эләгүе. Моның мәдәнияткә, әдәбиятка тәэсире. әдәбиятта татар халкының азатлык көрәше чагылу, мондый әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше.

-Шигырь төзелеше турында урта сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү һәм тагын да тулырак мәгълүмат бирү.

-Поэзиядә стилистик фигураларның урыны һәм роле.

БДИга хәзерлек. Тест.

XVIII йөздә әдәбият.  Йомгак (5 сәг)

 

-Бу чор - татар әдәбиятында халыкның иҗтимагый-икътисадый хәле чагылу дәрәҗәсе, әдәбиятның халык тормышына якыная баруы. Азатлык дәрәҗәсе, әдәбиятның халык тормышына якыная баруы. Азатлык көрәшләрен сыфатлаган әсәрләр.

-Сүз сәнгатенең үзенчәлекле гәүдәленше буларак Батырша хатлары. Пугачев хәрәкәтнең халык авыз иҗатында һәм язма әдәбиятта чагылуы.

XIX йөзнең беренче яртысында әдәбият.(3 сәг)

-XIX гасырдагы татар әдәбиятына кыскача бәяләмә-кереш. Татар әдәбияты һәм милләт тарихы. Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән фактлар. (Казанда университет һәм типографияләр ачылу). Татарларның Россия һәм Европа эшләренә күбрәк катнашуы.1812 елгы Ватан сугышында активлыклары. Декабристлар хәрәкәтендә татарлар. Милли тормышка торган саен ныграк тәэсир иткән европалашуның сүз сәнгатендә чагылуы. Бу чор әдәбиятында ике баскыч.

-Татар поэзиясенә һәм сәнгатьле фикерләү рәвешенә шагыйрьләр керткән яңалыклар.

Габделҗаббар Кандалый (3 сәг)

  -Язучының  тормыш юлы. Кандалыйның шәхес буларак үзенчәлекләре, сыйфатлары.

-Беренче әдәби әсәрләре.

-Кандалыйның беренче шигырьләрендә уздырылган фикерләрдә хөрлекне яклау авазлары. Искелеккә, фанатизмга каршы булу.

- Г.Кандалыйның  алга таба иҗатында дөньяви мәхәббәтнең төп темага әверелүе. Бу теманы эшкәртүдә шагыйрьнең әдәби традицияләргә

XIX йөзнең икенче яртысында әдәбият

( Яңа әдәбиятка күчеш чоры) (1 сәгать)

-XIX гасырның икенче яртысында, бигрәк тә соңгы чирегендә татарлар арасында иҗтимагый хәрәкәтнең җанлануы, моңар аерым гыйльми җәмгыятьләрнең, башка халыкларның алдынгы карашлы галимнәрнең йогынтысы.

-И.Гаспралы турында мәгълүмат бирү. Көнчыгыштан килә торган  алдынгы карашлар һәм фәлсәфи тәгълиматлар тәэсире.

-Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы. Реализмның ныгый башлавы. Мәгърифәтчелек реализмы формалашу. Аның төп билгеләре һәм сыйфат үзенчәлекләре. Әдәбиятта чагылган гомумкешелек кыймммәтләренең реаль эчтәлек ала баруы. Мәгърифәтче Ш.Мәрҗани, Х.Фәезхановларның эшчәнлеге.

   -XIX гасырның икенче яртысында татар әдәбиятында гомуми бәяләмә-күзәтү. Идеаль башлангыч урынына реаль башлангыч килү.

-Әдәбиятның халыкчанлыгы төшенчәсен киңәйтеп аңлату.

 

Каюм Насыйри. ( 3 сәгать).

    Аның әсәрләре турында урта сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү. Иҗат эшчәнлегенең күптармаклы булуын мисаллар белән раслау.”Әбугалисина кыйссасы”, “Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият” җыентыгы.

Татар прозасының реализм нигезләрендә җитлегү чорына керүе.(5 сәг)

- Прозада жанрларның камилләшә баруы, яңа жанрлар һәм жанр төрләре барлыкка килү (роман, повесть, сатирик хикәя). Төп темалар һәм проблемалар, аларның  мәгърифәтчелек рухында хәл ителеше.

-Уңай һәм тәнкыйди юнәлешләрнең ачык төс алуы.

-Татар әдәбиятының “күп гасырлар Шәрыкъ тәэсире белән килгәннән соң, акрын гына Гареб тәэсире астына” (Ф.Әмирхан) керә башлавы һәм моның прозада чагылышы.

-Язучыларның милләт язмышы турында уйлануларында яңалыклар.

Заһир Бигиев (3сәг)

 -Әдипнең тормыш юлы. Киң белемле, алдынгы карашлы дөнья әдәбиятын яхшы белгән, аерата төрек һәм француз әдәбиятлары белән кызыксынган зыялы рухани булып җитлегүе.

-“Өлүф яки Гүзәл кыз Хәдичә” романында саф мәхәббәт белән байлык арасындагы каршылык тудырган хәлләрнең тормышчан итеп тасвирлануы.

-“Гөнаһе кәбаир” романы турында кыскача мәгълумат.

-“Мәвәраэннәһердә сәяхәт әсәре турында мәгълүмат бирү.

-Роман жанры турында өстәмә мәгълүмат. Сюжет һәм композиция.

Шигъри хикмәтләрдә акыл үткенлеге. Мифтахетдин Акмулла (3 сәг)

-Татар поэзиясенең бу чор-яңа сыйфат үзгәрешләренә әзерлек дәвере. Яңаруның татар халкы милләт буларак формалашу, милли үзаңы көчәю белән бәйләнештә баруы. Иске формаларда яңа эчтәлек уздырылу. Лирикада хикмәтләрнең акыл чагылдыруның ачыклана төшүе.

-Татар, казкъ, башкорт әдәбиятларының уртак вәкиле. Акмулланың хат алымы белән язылган шигырьләре, алардагы төп фикерләр, поэтик үзенчәлекләр.

-Акмулла-чичән шагыйрь. Аның хикмәтләренең төп  сыйфатлары: кыскалык, тапкырлык, образлылык.

Яков Емельянов (2 сәг)

 Иҗаты турында белешмә бирү. Бу иҗатта дини мотивлар. Шигырьләрендә гражданлык рухының көчәя баруы. Җәмгыятьнең байлар һәм ярлыларга бүленеүеннән ризасызлык, гади кеше хәлен реалистик буяулар белән тасвирлау.

Лирик геройның рухи халәтен тасвирлауда яңалыклар.

-Шигырьләренең халыкчанлыгы, тел-сурәтләү чараларының гади образлылыгы, ритмика ягыннан байый һәм төрләнә баруы.

Татар драматургиясенең беренче адымнары (2 сәг)

-Жанр формалашу. Драматургиядә Көнчыгыш әдәбиятлары һәм Урта гасыр татар әдәбиятыннан килә торган хыялый-романтик рухны дәвам иттерү.

-Беренче сәхнә әсәрләрендә мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләре, саф әдәп-әхлак кагыйдәләрен яклау, тормыш һәм гореф-гадәтләрне тәнкыйтьләү.

9  нчы сыйныфта өйрәнгәннәргә гомуми йомгак,кабатлау. (3 сәг)

Сыйныфтан тыш уку –7 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү сәгате – 6 сәгать

Әсәрләрне өйрәнү-51 сәгать

Кабатлау-3

Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы буенча өйрәнелергә тиешле әсәрләр.

Борынгы  һәм Урта гасырлар әдәбиятыннан

XIX йөз әдәбиятыннан

М.Кашгарый. “Диване лөгатет- төрк”

Й.Баласагунлы. “Котадгу билик”

Котб. “Хөсрәү вә Ширин”

М.Болгари.”Нәһҗел фарадис”

С.Сараи .“Гөлстан бит-төрки”

Мөхәммәдьяр. “Нуры содур”

Г.Кандалый “Сәхибҗамал”, “Фәхри”,икеюллыклары.

К.Насыйри. “Кырык бакча”

М.Акъегетзадә. “Хисаметдин менла”

З.Бигиев. “Зур гөнаһлар”

Ф.Кәрими. “Морза кызы Фатыйма”

З.Һади “Җиһанша хәзрәт”

Милли региональ компонент. Милли төбәк компоненты

Темалар

Төбәк компоненты

1

Татар-төрки әдәбиятының чыганаклары.

Рун язулы истәлекләр.

 “Чистай хәбәрләре “ газетасындагы мәкаләләр белән даими рәвештә танышып барырга, “Чистай төбәге фольклоры” тупланмасына материаллар җыюны дәвам итәргә

2

Уйгур язулы истәлекләр. Гарәп язулы истәлекләр: М.Кашгарый “Диване лөгатет-төрк”, Й.Баласагунлы “Котадгу белек”.

 Әби-бабаларыбыздан ишеткән акыллы фикерләрне күңел дәфтәренә теркәп барырга, тупланмага җыюны дәвам итәргә

3

Уйгур язулы истәлекләр. Гарәп язулы истәлекләр: М.Кашгарый “Диване лөгатет-төрк”, Й.Баласагунлы “Котадгу белек”

Төбәгебездә һәм авылыбызда башкарылган игелекле эшләр турында чыгышлар әзерләргә.

4

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.

Төбәгебездә һәм авылыбызда башкарылган игелекле эшләр турында чыгышлар әзерләргә.

5

Казан ханлыгы әдәбиятына кереш. “Идегәй” дастаны.

Үзебезнең атап язылган дастаннарга күзәтү.

6

Класстан тыш уку. 

Ф.Латыйфи “Хыянәт” романы.

Тормышыгызда хыянәт белән очрашканыгыз бармы? Аны ничек аңлыйсыз?

7

Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче. “Мулла белән абыстай” шигырен уку һәм анализлау.

Үзебезнең якташ шагыйрьләр иҗатына күзәтү.(Ш.Хафиз, М.Мифтахова, Ф.Тарханова һ.б..)

8

М.Акъегетнең тормышы, иҗаты. “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлау.

Бүгенге көнгә аваздаш булган урыннарны табу.

9

Риза Фәхрединнең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрен уку һәм анализлауны дәвам итү.

Син үз гамәлләрең өчен җавап тотканың бармы?

10

З.Бигиевнең тормышы, иҗаты. “Мавәрәэннәһердә сәяхәт” әсәре.

Бүгенге көндә татарлар т ормышы, аларның эшчәнлеге.

11

Татар драматургиясенең беренче адымнары. Жанр формалашу. Беренче сәхнә әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр.

“Комедия Чистайда” драмасы белән таныштыру.

12

Класстан тыш уку. Г.Исхакый. “Өч хатын белән тормыш”.

Якташ язучыбыз К.Тимбикова иҗатына күзәтү.

Сәгать саны: атнага – 2 сәгать (елына – 68 сәгать). Шулар арасында: әсәрләр өйрәнү – 51 сәгать, сөйләм үстерү – 6 сәгать (4 - сочинение язу), дәрестән  тыш уку - 7 сәгать, кабатлау һәм имтиханга әзерләнү – 3 сәгать.



Тема


Сәгать

саны


Срок


Үтәлеш


Укучылар эшчәнлеге яки укыту эшчәнлеге төрләре


Материал үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре


Искәрмә

1

Кереш. Тарихи-әдәби процесс һәм аның үзенчәлекләре. Матур әдәбиятның кеше тормышында тоткан урыны.


1

Кереш дәрес.


Күчермә (репродуктив) ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗә чыгару, лекция материалын тезислар рәвешендә язу.

Татар әдәбиятының халык һәм милләт язмышында уйнаган роле. Аның үсеш баскычлары: меңьеллык әдәбиятыбыз тарихын чорларга бүлү мәсьәләсе. Бу бүленештә әдәбиятның үз эчке закончалыклары һәм үсеш тенденцияләре, аларның үзәгендә кеше шәхесенә мөнәсәбәтнең ятуы. Кешенең һәм татар халкының борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр сузылган тормышын һәм яшәү рәвешен сәнгатьле чагылдыручы буларак татар әдәбияты.

ӘД: Матур әдәбиятның милли үзенчәлеге.

2

Гомумтөрки  әдәбият.Орхон-Енисей ташъязмалары..

Рун язулы истәлекләр.


1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру, өзекләр уку, материалны төп фикерләр рәвешендә язу.

Татар әдәбиятының халык авыз иҗаты һәм мифология белән бәйләнеше. Фольклордан килә торган аваз-мотивлар һәм сәнгатьлелек ысул-чаралары, алымнары. Рун язулы истәлекләр. «Орхон-Енисей язмалары»нда алга таба әдәбиятта үстерелеш тапкан фикер-мотивларның чагылышы.

3

Уйгур язулы истәлекләр. Гарәп язулы истәлекләр: М.Кашгарый “Диване лөгатет-төрк”, Й.Баласагунлы “Котадгу белек”.


1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру.

Мәкальләрне хәзерге телдәге төрдәшләре белән чагыштыру.

“Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабын тәкъдим итү.

Уйгур язулы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарыйның «Диване лөгатет-төрк» китабы — борынгы төркиләрнең мәдәниятен, шул җөмләдән фольклор һәм әдәбиятын өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак. Борынгы дидактик әдәбият үрнәге буларак, Й. Баласагунлының «Котадгу белек» поэмасы. Андагы төп фикер, поэманың сәнгатьчә эшләнеше. Бу әсәрләрнең төрки-татар язма әдәбиятына тәэсире.


ӘД: Матур әдәбиятның иҗтимагый вазифасы.


4

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.


1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар белән уку, сөйләү, чагыштыру.

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.


5

Коръән. Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте.


1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, дәреслектәге язмаларның конспектын төзү, сайлап сөйләү.

Татар фольклорындагы Коръән белән бәйле элементларга мисаллар таптыру.

Коръән, аның кыскача эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше. Коръән сюжетларының әхлакый һәм рухи эчтәлеге, аларның әдәбиятка тәэсире, алга таба татар әдәбиятында сәнгатьле дәвам иттерелүе һәм үстерелүе.

Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте. Әдәбиятның иҗтимагый тормыш белән бәйләнеше. Язучының җәмгыять тормышында биләгән үзенчәлекле аерым бер урыны.


ӘД: Шәрык классикасы.


6

Болгар чоры  мәдәнияте(12-13 гас.1 нче яртысы). Кереш.


1

Кереш дәрес.


Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспектлау.

Идел — Кама буендагы Болгар дәүләте. Анда мәдәниятнең чәчәк ату үзенчәлекләре. Әдәбият һәм сәнгатьнең югары сыйфатын дәлилләгән фактлар.

7

Класстан тыш уку. М.Хәбибуллин “Кубрат хан” романы.


1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Газета-журналларның яңа саннары белән танышу, китапханәдәге яңа китапларга күзәтү ясау. “Иң яраткан китабым” күргәзмәсен оештыру. Эзләнү (эвристик) ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәр турында фикер алышу, сорауларга җавап табу.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

8

Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында белешмә. “Кыйссаи Йосыф” поэмасының язылу һәм яшәү тарихы.


1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, сорау, нәтиҗәләр чыгару, аңлатмалар бирү. Коръәндәге “Йосыф” сүрәсен “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә сурәтләнгән вакыйгалар белән чагыштыру.

Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында мәгълүматлар. Дастанның язылу вакыты һәм урыны, бүгенгәчә саклану һәм өйрәнелү дәрәҗәсе.

9

“Кыйссаи Йосыф”ның сюжеты (уку һәм анализлау).

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Эзләнү (эвристик) ысулы: эзләнүчән әңгәмә, текст өстендә эшләү, биремнәр үтәү, сүзлек эше.

Дастан-поэманың төп сюжет сызыгы буенча охшаш әсәрләргә нисбәте. Фирдәүси һәм Кол Гали.

10

“Кыйссаи Йосыф”ның төп образлары, идея - проблематикасы.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, образларга бәләмә, сүзлек эше, проблемалы анализ, биремнәр эшләү.

«Кыйссаи Йосыф» әсәрендә автор әйтергә теләгән төп фикерләр. Бу фикерләрне уздыруда Йосыф һәм Зөләйха мәхәббәте сызыгының роле. Сюжетта кешеләрне ярату (гуманизм), гаделлек карашларының чагылышы. Ислам дине алга сөргән гомумкешелек идеалларын җирдәге тормыш вакыйгаларында җанландыру. Әсәрнең нигезендә яткан, мөселман дине мәҗүсилектән өстен һәм бердәнбер дөрес дин дип, күп Аллага табынуның хаталыгын раслаган концепцияне сәнгатьле итеп бирү өчен, Йосыф һәм Зөләйха образларының каршы куелып тасвирлануы. Йосыфның рухи ныклыгы, иманына тугрылык саклавы, мәрхәмәтле булуы, акылны хистән өстен куюы, туганлык-кардәшлек тойгы-хисләрен алга сөрүе. Мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы. Хыянәт, саранлык, тотнаксызлык, хөсетлек, үчлек кебек кешегә ят булырга тиешле сыйфатларны кире каккан күренеш-ситуацияләрнең сюжет сызыгына оста кертелүе. Язмыш кысаларында кешенең үз гамәлләренә үзе җаваплы һәм ирекле булуын раслау, шуның белән кешене олылау. Аның шәхес буларак рухи дөньясын бай итеп сурәтләү.

11

“Кыйссаи Йосыф”ның сәнгатьчә эшләнеше, әһәмияте. Поэманы гомумиләштереп анализлау.


1

Йомгак-дәрес.


Эвристик ысул, тикшеренү ысуллары: текст буенча мөстәкыйль эшләү, әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, гомумиләштерү.

Композицион төзелеше. Шартлылык һәм фантастиканың, романтика һәм реалистик җанлылыкның, символиканың үзара тыгыз аралашып килүе, аларның укучыга эстетик тәэсире.

Поэтик детальләргә игътибар, аларның халыкчанлыгы һәм сәнгатьлелеге. Әсәрнең традицияләргә тугрылыгы һәм новаторлыгы.


ӘД: Урта гасырлар әдәбиятында дастан жанры. Традиция һәм новаторлык.

12

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение жанрлары турында тулы белешмә бирү. Сочинение язу.

1

Иҗат эше (сочинение). Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.


Күчермә ысул, тикшеренү ысулы: аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү. Сочинениене яза башлау

«Кыйссаи Йосыф» әсәренең татар әдәбиятына ясаган тәэсире, алга таба үстерелгән традицияләре.

Сочинение жанрлары турында тулы мәгълүматка ия булу.


13

Алтын Урда чоры мәдәнияте (13-15 гас.1 нче яртысы). Суфичылык.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, укучыларның докладларын тыңлау, әңгәмә, аңлатмалар бирү (дидактик әдәбият, әдәби багланышлар, әдәби тәрҗемә, газәл, касыйдә, гаруз жанрлары, суфичылык атамасы), дәреслектәге язманың конспектын төзү.

XIII йөз урталарыннан алып XV йөз башына кадәр дәвердә болгар-татар мәдәнияте, әдәбияты һәм сәнгатенең торышы турында кыскача мәгълүмат бирү. Бу чор әдәбиятында иҗтимагый тормышның, сәяси һәм икътисади хәлләрнең чагылышы. Төп мотивлар һәм геройлар.

14

ХIV йөз әдипләре. Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләре.


1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләренә күзәтү, өлешчә анализлау.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрнең өлешләрен тикшерү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап эзләү, уку. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабындагы әдәплелек турындагы язмалар белән үреп бару.

Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләре, аларда чагылган суфичылык мотивлары турында кыскача мәгълүматлар. Суфичылыкның кеше шәхесен аңлауда уңай һәм кайбер бәхәсле яклары. Бу чор әдәбиятында дөньяви мәсьәләләрнең куелышы һәм сәнгатьле хәл ителеше. Жанрлар үсеше, әсәрләрнең поэтик төзелешендә, тел-сурәтләү чараларында яңалыклар.

15

Хисам Кятиб “Җөмҗөмә солтан”.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзнечәлекләре.

16

Класстан тыш уку.

Котб “Хөсрәү вә Ширин” .

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Эзләнү ысулы: эзлзнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзенчәлекләре.

Котбның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре белән таныш булу. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.


17

С.Сараиның тәрҗемәи хәле. “Гөлстан бит-төрки” әсәрен, “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын уку һәм анализлау.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, уку, сүзлек эше, сөйләү, әсәрнең өлешен тикшерү, стиль үзенчәлекләрен күзәтү, аңлатмалар бирү (нәзыйрәчелек), чагыштыру.

Шагыйрьнең тормышы турында мәгълүматлар. Иҗат эшчәнлеге. Сәгъдинең «Гөлестан» әсәрен «Гөлес-тан бит-төрки» исеме белән ирекле тәрҗемә итүе. Сәгъдидән килә торган фикерләрне тәрҗемәченең үзенекеләре белән аралаштыруы. Сәйф Сарайның тәрҗемәче буларак уңышлары.

Сарайның оригиналь әсәрләре, аларның үзенчәлекләре. Шагыйрьнең фәлсәфи уйланулары, аның әсәрләрендәге төп фикерләр: яшәү-үлем, тормышка мөнәсәбәт, яшәүнең төп мәгънәсе, хезмәт һәм иҗатның роле, табигатьнең үлемсезлеге һәм роле һ. б.

Шагыйрь иҗатында мәхәббәт, яшьлек һәм картлык, галимлек һәм наданлык, тугрылык һ. б. мәңгелек темаларның хәл ителүе.

«Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаны. Идея-эстетик эчтәлеге, сәнгатьлелек ягыннан үзенчәлекләре. Дастанда сурәтләнгән табигать күренешләренең роле. Чагыштыру, метафоралар, аларның оригинальлеге. Дөньяны материалистик аңлауны чагылдырган детальләр, аларның ышандыру көче. Сәйф Сарай иҗатының татар әдәбияты өчен әһәмияте.


 

18

Казан ханлыгы әдәбиятына кереш. “Идегәй” дастаны.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Эвристик ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, чагыштыру, китап күргәзмәсе алымы.

Казан ханлыгында әдәбиятның үсеше, аңарда иҗтимагый һәм сәяси хәлләрнең чагылу дәрәҗәсе.

Сүз һәм графика сәнгатьләренең үзенчәлекле чагылышы буларак кабер ташлары (эпитафия). Легенда һәм риваятьләр. Аларда җәмгыять тормышының кайбер яклары гәүдәләнү һәм бу чор кешесенең рухи дөньясы чагылу үзенчәлекләре. Дастаннар. «Идегәй» дастаны турында VIII сыйныфта алган белемнәрне киңәйтү.


19

Казан ханлыгы чоры мәдәнияте ( 15 гас.1нче яртысы -16 гас. 2нче яртысы)“Идегәй” дастаны.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзенчәлекләре.

«Дастаны Бабахан» әсәре белән таныш булу. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре.


ӘД: Дидактик әдәбият турында төшенчә. Поэтик тәрҗемә, аның милли әдәбиятны үстерүдәге роле. Әдәби багланышлар. Жанр төре һәм жанр формасы буларак газәл, касыйдә. Шигырьләрдә рифма үлчәүләре турында мәгълүматлар.

20

XV-XVI йөзләрдә иҗат иткән әдипләр. Өмми Кәмал, Мөхәммәт Әмин, Кол Шәриф шигырьләре “Илнең..”, “Башкүтәр гафтдин” Шәрифи иҗатлары турында кыскача мәгълүмат.


1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: әңгәмә, укытучы сүзе, сүзлек эше, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару.

Казан ханлыгы чоры әдәбиятының аерым вәкилләре турында кыскача мәгълүмат.

Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чоры әдәбиятларыннан килә торган идея-эстетик мотивларның яңача дәвам иттерелүе.


21

Мөхәммәдьярның тәрҗемәи хәле. “Нәсыйхәт” шигыре.“Төхфәи мәрдан”, “Нуры содур” поэмалары.


1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Эзләнү һәм иҗади уку ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укытучы сүзе, сора-биремнәргә җавап эзләү, стиль үзенчәлекләрен күзәтү, чагыштыру.

Тәрҗемәи хәленә кагылышлы кайбер мәгълүматлар.

Мөхәммәдьярның әдәби әсәрләренә гомуми күзәтү. Аларда-гы уртак яклар (композицион төзелештә, тел-стилендә, халык авыз иҗатыннан файдалануда һ. б.).

«Төхфәи мэрдан» һәм «Нуры содур» поэмалары. Аларда гаделлек фикере, кешене яратуны алга сөрү. Лирик герой кичерешләренең табигыйлеге, гомумкешелек мәнфәгатьләреннән килеп чыгуы. Поэмаларда кеше тормышы һәм табигать күренешләренең чагылышы. Тел-сурәтләү чаралары.


ӘД: Лирик герой турында төшенчәне киңәйтү. Поэмаларда кеше тормышы һәм табигать күренешләренең чагылышы. Тел-сурәтләү чаралары.

22

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Мөхәммәдьяр – гуманист шагыйрь дигән темага әңгәмә. Татар поэзиясен үстерүгә Мөхәммәдьяр керткән өлеш.

Казан ханлыгы чоры әдәбиятына йомгак.

1

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. (Бәхәс)


Шагыйрь иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

Татар поэзиясен үстерүгә Мөхәммәдьяр керткән өлеш.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.


23

Класстан тыш уку. 

Ф.Латыйфи “Хыянәт” романы.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


“Ф.Латыйфи иҗатында Казан ханлыгы чорының чагылышы”, “Ф.Латыйфи әсәрләрендә тарихи шәхесләр” дигән темаларга әңгәмә.

Сүзлек эше, иҗади уку ысуллары.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

24

XVII йөз әдәбиятына күзәтү. “Дәфтәре Чыңгызнамә”, “Гайса углы Амәт”, “Җәмигъ-әт-тәварих” әсәре турында мәгълүмат.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, әңгәмә, аңлатмалар бирү, конспект язу.

Бу чорда илдәге иҗтимагый-сәяси шартларның татар әдәбиятында үзенчәлекле чагылышы.

Татар милләтенең хәле: милли дәүләтчелек бетү, татар халкының колониаль коллыкка эләгүе. Моның мәдәнияткә, әдәбиятка тәэсире. Әдәбиятта татар халкының азатлык көрәше чагылу, мондый әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше.

Милләт язмышына бәйле төстә әдәбиятта суфичылык фәлсәфәсенең асылы һәм әсәрләрдә чагылышы. Милли бәйсезлек мотивларының көчле яңгыравы.

Бу чор әдәбиятына кыскача күзәтү («Дәфтәре Чыцгызна-мә», «Гыйса углы Амәт» һ. б.). «Җэмигъ әт-тәварих» әсәре турында мәгълүмат.

25

Торгынлык чоры мәдәнияте(16 гас.2нче яртысы-19 гас.1 нче яртысы)Мәүла Колый “Хикмәтләр”:”Юмартлык  бу күңелне рушан кылыр”, “Игенчелек гали эштер...”,”Гыйлемлек хак рәхәттер...” .


1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, сүзлек эше, уку, сөйләү, әсәрнең телен, корылышын күзәтү, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап әзерләү.

Тәрҗемәи хәле. Иҗаты, анда Казан ханлыгы җимерелгәннән соңгы чордагы татар әдәбиятының төп сыйфатлары чагылу. Суфичылык поэзиясенең югары гәүдәләнеше буларак бу иҗатның үзенчәлекләре, сәнгатьлелек дәрәҗәсе.

М. Колый «Хикмәтләр»е, аларның үзенчәлеге, идея-эстетик байлыгы, сәнгатьчә эшләнеше.

М. Колый поэзиясендә образлар системасы.

26

Габди иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Шигырьләрен уку һәм анализлау.


1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә һәм эзләнү ысуллары: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү.

Габди иҗаты буенча гомуми мәгълүматларга ия булу.


ӘД: Шигырь төзелеше турында урта сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү һәм тагын да тулырак мәгълүмат бирү.

Поэзиядә стилистик фигураларның урыны һәм роле.

27

XVIII йөз әдәбияты. Тарихи-мәдәни күзәтү. XVIII гасыр татар әдәбиятында жанрлар. “Мәҗмугыл хикаят” җыентыгы.


1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Аңлату-күрсәтү ысулы: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, план, конспект төзү.

Бу чор татар әдәбиятында халыкның иҗтимагый-икъти-сади хәле чагылу дәрәҗәсе, әдәбиятның халык тормышына якыная баруы. Азатлык көрәшләрен сыйфатлаган әсәрләр. Сүз сәнгатенең үзенчәлекле гәүдәләнеше буларак Батырша хатлары. Пугачев хәрәкәтенең халык авыз иҗатында һәм язма әдәбиятта чагылуы.

28

XVIII йөздә иҗат иткән әдипләр. Габдессәлам, Габделмәннан  Мөслим углы, Әхмәдбик, Т.Ялчыгол һ.б. язучыларның иҗатларына күзәтү.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Эзләнү ысулы: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, әдәби әсәрне өлешчә тикшерү.

Габдессәлам, Габделмәннан Мөслим углы, Әхмәдбик, Т.Ялчыгол һ.б. язучыларның иҗатларына гомуми күзәтү.

Әдәбиятта суфичылык: дидактик рухның көчәюе, дөньяви мотив-авазларның урын алуы. Боларның чагылышы буларак әдәбиятта илаһи бәет, дастан, сәяхәтнамә һәм риваять, мәдхия һәм мәрсия төрләренең активлашуы. Алардагы поэтик табышлар.

29

Г.Утыз Имәни. Тәрҗемәи хәле. Иҗатына гомуми күзәтү. Фәнни хезмәтләре.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Эзләнү ысулы: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, аңлатмалар бирү.

Иҗатына гомуми күзәтү. Тәрҗемәи хәле. Фәнни хезмәтләре.

30

Г.Утыз Имәни “Мәрсия Хәмидә зәүҗәте Габдерахим болгари шигыре”, “.Мөһиммәтез-заман” поэмасыннан “Йегет булмакның бәяны”

бүлеге.

1

Әдәби әсәрләргә анализ дәресе.


Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәрнең өлешләрен анализлау, стиль үзенчәлекләрен тикшерү.

Шигырьләре, аларда гыйлемгә һәм мәгърифәткә хөрмәтле караш чагылу, кешене олылау, фикер хөрлеген яклау. Бу шигырьләрдәге лирик герой образының төп сыйфатлары.

Утыз Имәни — заманының алдынгы фикер иясе. Иҗатында әдәбиятның яңа сыйфат үзгәрешләрен, яңа баскычка күтәрелү үзенчәлекләрен чагылдыруы. Язучы һәм галимнең татар әдәбиятына һәм фәлсәфәсенә тәэсире.

ӘД: Урта гасырлар татар әдәбиятында жанрлар төрлелеге. Мәдхия, мәрсия.

31

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына йомгак.

1

Йомгак-дәрес.


Эзләнү һәм тикшеренү ысуллары: укытучы сүзе, укучыларның чыгышлары, проблемалы ситуацияләрне анализлау, укучыларның чыгыш ясаучыларга сораулары, сорауларга җавап табу, фикер алышу, нәтиҗәләр чыгару. Үз белемеңне тикшерү.

Урта гасырларда татар әдәбиятының үсеш юллары. Андагы төп мотив һәм тенденцияләр. Урта гасыр гуманизмының үзенчәлекләре. Кешене, аның җирдәге урынын һәм яшәү мәгънәсен аңлауда әдәбиятта үсеш баскычлары. Кеше образын сәнгатьле сурәтләүдә язучылар ирешкән уңышлар. Кеше белән җәмгыять бәйләнешен төшенә-үзләштерә бару.

Әдәбиятның сәнгатьлелеккә ирешүдәге казанышлары, тел-стильдә үсеш-үзгәрешләр, художестволы ачышлар. Борынгы телнең үзенчәлекләре, бүгенге телдән аермалы яклары, моның сәбәпләре, борынгы телдән халыкчан әдәби телгә күчеш баскычлары, бу юлда көч куйган күренекле шәхесләр.


ӘД: Тарихи-әдәби процесста әдәби бәйләнешләрнең роле. Әдәби иҗатта күчемлелек.


Кт: тест.

32

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Урта гасыр әдәбияты буенча сочинение.

1

Иҗат эше (сочинение). Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.


Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

Урта гасыр әдәбияты буенча алган белемнәрне мисаллар ярдәмендә күрсәтә алу.

33

XIX йөзнең беренче яртысында әдәбиятка күзәтү. Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспект язу.

XIX гасырдагы татар әдәбиятына кыскача бәяләмә-кереш. Татар әдәбияты һәм милләт тарихы. Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар (Казанда университет һәм типографияләр ачылу һ. б.). Татарларның Россия һәм Европа эшләренә күбрәк катнашуы. 1812 елгы Ватан сугышында активлыклары. Декабристлар хәрәкәтендә татарлар. Милли тормышка торган саен ныграк тәэсир иткән европалашуның сүз сәнгатендә чагылуы. Бу чор әдәбиятында ике баскыч.

34

Әбелмәних Каргалый иҗаты.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Иҗади уку ысулы: укытучы сүзе, аңлатмалар белән уку, проблемалы сорауларга җавап бирү, әңгәмә.

Иҗатына гомуми күзәтү. Бу иҗатта чагылган суфичылык карашларының үзенчәлекләре. Яхшылык кылу яки гөнаһка бату фәлсәфәләре, шәхесне бәяләүдә аларның әһәмияте. Җәмгыятьне тигез кешеләр оешмасы итеп күрү фикеренең сәнгатьле гәүдәләнешендә яңалыклар. Аерым алымнарны (антитеза һ. б.) куллануда һәм кайбер әдәби образларның (мәхәббәт, үлем, елан һ. б.) гәүдәләнешендә үзгәрешләр. Татар поэзиясенә һәм сәнгатьле фикерләү рәвешенә бу шагыйрь керткән яңалыклар.


35

Һ.Салихов, Ш.Зәки-Суфи иҗатларына күзәтү.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.

Иҗади уку ысулы: укытучы сүзе, аңлатмалы уку, проблемалы сорауларга җавап бирү, әңгәмә.

Иҗатларына гомуми күзәтү. Бу иҗатларда чагылган суфичылык карашларының үзенчәлекләре. Яхшылык кылу яки гөнаһка бату фәлсәфәләре, шәхесне бәяләүдә аларның әһәмияте. Җәмгыятьне тигез кешеләр оешмасы итеп күрү фикеренең сәнгатьле гәүдәләнешендә яңалыклар. Аерым алымнарны (антитеза һ. б.) куллануда һәм кайбер әдәби образларның (мәхәббәт, үлем, елан һ. б.) гәүдәләнешендә үзгәрешләр. Татар поэзиясенә һәм сәнгатьле фикерләү рәвешенә бу шагыйрьләр керткән яңалыклар.


36

Г.Кандалый ”.Йакутлар табыладыр вакыт берлән..”, “Бу илләрдә торып калсам” шигырьләре, “Сәхибҗамал” поэмасы.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Күчермә ысул: тасвири лекция, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.

Язучының тормыш юлы. Кандалыйның шәхес буларак үзенчәлекләре, сыйфатлары.

Беренче әдәби әсәрләреннән «Рисалэи-л-иршад» («Тугры юлга күндерүче китап») һәм «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм» поэмалары. Боларда үгет-нәсыйхәтчелек, дини дидактиканың дөньяви рух белән өртелеп бирелүе. Шагыйрь иҗатында эпиклыкның башлангычлары. Суфичылык рухы. Кандалыйның беренче шигырьләрендә уздырылган фикерләрдә хөрлекне яклау авазлары. Искелеккә, фанатизмга каршы булу.

37

Г.Кандалый иҗатында дөньяви мәхәббәт. Кандалый реализмы. Хатын-кызларга багышланган поэмалары, шигъри хатлары.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр. Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, шигырьләрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап эзләү.

Г. Кандалыйның алга таба иҗатында дөньяви мәхәббәтнең төп темага әверелүе. Бу теманы эшкәртүдә шагыйрьнең әдәби традицияләргә тугрылыгы һәм новаторлыгы. Хатын-кызларга багышланган поэмалары һәм шигъри хатлары: «Шәфгый», «Сахибҗәмал», «Фәрхи» һ. б. Хатын-кыз гүзәллеген тасвирлауда, гашыйк булган кешенең хисләрен сөйләүдә, саф сөюне зур бәхет дип раслауда шагыйрьнең сәнгатьле табышлары. Бу идея-эстетик табышларның иҗтимагый аң үсеше белән бәйләнеше. Гашыйкны гәүдәләндергән лирик герой образы ярдәмендә һәркемнең шәхси бәхеткә, мәхәббәткә һәм интим тормышка хакы барлыгын раслау. Җәмгыятьнең төзелешен, бу төзелештә ярлы катламның авыр хезмәт белән тулы тормышын сурәтләүдә Кандалый реализмының уңышлары. Әлегә бу реализмның башлангыч адымнар гына булуы. Кандалыйда крестьян («мужик») образы. Кандалый мәгърифәтчелегенең үзенчәлекләре, анда демократик омтылышларның чагылышы.

38

Г.Кандалыйның татар шигъриятенә, шигырь техникасын баетуга керткән зур өлеше.

1

Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.


Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр (тестлар, карточкалар белән эш), укучылар чыгышы.

Г. Кандалыйның татар шигъриятенә, шигырь техникасын баетуга керткән зур өлеше. Иҗатына К. Насыйри, Г. Тукай кебек язучылар биргән бәяләр. Кандалый иҗатының туплану һәм өйрәнелү дәрәҗәсе.


ӘД: Шигырь үлчәмнәре.


39

XIX йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятына гомуми бәяләмә-күзәтү. Ш.Мәрҗани, Х.Фәезхановларның эшчәнлеге һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: проблемалы лекция, әңгәмә, план төзү, конспект язу.

XIX гасырның икенче яртысында, бигрәк тә соңгы чирегендә татарлар арасында иҗтимагый хәрәкәтнең җанлануы, моңар аерым гыйльми җәмгыятьләрнең, башка халыкларның алдынгы карашлы галимнәренең йогынтысы. И. Гаспралы турында мәгълүмат бирү. Көнчыгыштан килә торган алдынгы карашлар һәм фәлсәфи тәгълиматлар тәэсире. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы. Реализмның ныгый башлавы. Мәгърифәтчелек реализмы формалашу. Аның төп билгеләре һәм сыйфат үзенчәлекләре. Әдәбиятта чагылган гомумкешелек кыйммәтләренең реаль эчтәлек ала баруы. XIX йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятына гомуми бәяләмә-күзәтү. Идеаль башлангыч урынына реаль башлангыч килү.


40

К.Насыйриның тормыш юлы. Гыйльми-мәгърифәтчелек эшчәнлеге.

1

Биография өйрәнү дәресе.


Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспект язу, К.Насыйриның Казандагы музеена виртуаль экскурсия: http://www.tatar.museum.ru/M2763 

Аның әсәрләре турында урта сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү. Иҗат эшчәнлегенең күптармаклы булуын мисаллар белән раслау.

Әдәби әсәрләренә күзәтү. Аларда Урта гасыр Көнчыгыш әдәбиятларыннан һәм татар әдәбиятыннан килә торган мотивларның аралашып дәвам иттерелүе.

41

К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре.

1

Әдәби әсәрләргә өлешчә анализ дәресе.


Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, суйләү, проблемалы анализ, биремнәр үтәү.

«Әбугалисина кыйссасы»нда мәгърифәтне, яхшылыкны алга сөрү, гади халыкны һәм гаделлекне яклаучыны зурлау. Мәгърифәт һәм гыйлемнең хаклык яклы да, явызлыкка илтүче мин-минлек яклы да булырга мөмкин икәнен күрсәтеп, беренчесен алга чыгару. «Кыйсса»дагы фантастик әкиятләр стиле.

42

К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аңлатмалар бирү.

«Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият» җыентыгы. Андагы гуманлы фикерләр. Урта гасырлар әдәбияты традицияләрен дәвам итү. Иҗтимагый мәсьәләләрнең сәнгатьле чишелешендә үзенчәлекләр.

К. Насыйри иҗатының халыкчанлыгы. Әдәби әсәрләрендә халык авыз иҗатына киң урын бирелү.

43

Класстан тыш уку.

“Кырык бакча” китабы, “Кырык вәзир” кыссасы.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укучыларның чыгышлары, чагыштыру, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

ӘД: Әдәбиятның халыкчанлыгы төшенчәсен киңәйтеп кабатлау.


44

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение язу. “К.Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган” (К.Дмитриев).

1

Иҗат эше (сочинение). Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.


Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.

Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

45

Реалистик проза үсеше.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: проблемалы лекция, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару, дәреслектәге мәкаләнең планын төзү, конспект язу.

Татар прозасының реализм нигезләрендә җитлегү чорына керүе. Прозада жанрларның камилләшә баруы, яңа жанрлар һәм жанр төрләре барлыкка килү (роман, повесть, сатирик хикәя һ. б.). Төп темалар һәм проблемалар, аларның мәгърифәтчелек рухында хәл ителеше. Уңай һәм тәнкыйди юнәлешләрнең ачык төс алуы. Татар әдәбиятының «күп гасырлар Шәрык тәэсире белән килгәннән соң, акрын гына Гареб тәэсире астына» (Ф. Әмирхан) керә башлавы һәм моның прозада чагылышы. Язучыларның милләт язмышы турында уйлануларында яңалыклар.


ӘД: Мәгърифәтчелек реализмы.

46

М.Акъегетнең тормышы, иҗаты. “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлау.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Иҗади уку ысулы һәм күчермә ысул: әсәрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, укытучы сүзе, сүзлек эше, сюжетны кыскача сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү, аңлатмалар белән уку, әңгәмә.

Язучының тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясау.  «Хисаметдин менла» романы — мәгърифәтчелек реализмы әдәбиятының беренче әсәрләреннән.

47

М.Акъегетнең “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлауны дәвам итү.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Иҗади уку эзләнүчән әңгәмә, әсәрне образлар бирелеше аша анализлау, анализ алымнарын кулланып, әсәрнең эчтәлеген сөйләү, геройларга бәя бирү, сорау-биремнәргә җавап эзләү, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

Үзәк геройлар — шәхес иреге өчен көрәшүчеләр, аларның асыл сыйфатлары. Романның стиль үзенчәлекләре.


48

Риза Фәхретдиннең иҗади эшчәнлеге. “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрен уку һәм анализлау.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Иҗади уку һәм эзләнү ысуллар: укытучы сүзе, сүзлек эше, зсзрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү.

«Әсма, яки Гамәл вә җәза» әсәрендә яхшылык һәм явызлык, әдәплелек һәм әдәпсезлек, галимлек һәм наданлык бәрелеше.

49

Риза Фәхрединнең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрен уку һәм анализлауны дәвам итү.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Иҗади уку һәм эзләнү ысуллар: укытучы сүзе, текст өстендә эшләү, әсәргә проблемалы анализ, проблемалы сорауларга җаваплар табу, биремнәр үтәү.

«Әсма, яки Гамәл вә җәза» романда гомумкешелек кыйммәтләрен раслау. Әсәрнең әдәби-стиль үзенчәлекләре.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.


ӘД: Мәгърифәтчелек реализмы.


50

Класстан тыш уку. Ш.Мөхәммәдев “Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай”.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару.

51

З.Бигиевнең тормышы, иҗаты. “Мавәрәэннәһердә сәяхәт” әсәре.


1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: лекция, укучыларның чыгышлары, сәнгатьле уку, сөйләү,   әңгәмә,  нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы.

Әдипнең тормыш юлы. Киң белемле, алдынгы карашлы, дөнья әдәбиятын яхшы белгән, аерата төрек һәм француз әдәбиятлары белән кызыксынган зыялы рухани булып җитлегүе. «Мавәраэннәһердә сәяхәт» әсәре турында мәгълүмат бирү.


ӘД: Роман жанры турында өстәмә мәгълүмат бирү.

52

З.Бигиевнең “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлау.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: сәнгатьле уку, автор артыннан бару юлы белән анализлау (аңлатмалар белән уку, кыскача сюжетны сөйләү, әңгәмә, план төзү).

«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романында саф мәхәббәт белән байлык арасындагы каршылык тудырган хәлләрнең тормышчан итеп тасвирлануы. Татар прозасында детективның реаль нигезләргә утыртылуы.


53

З.Бигиевнең “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлауны дәвам итү.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне образлар бирелеше аша анализлау (график алым – таблица төзү), аерым өзекләрне уку, эзләнү төсендәге сорауларга җаваплар бирү, геройларга мөстәкыйль бәя бирү, нәтиҗәләр чыгару.

Кеше менәзен (характерын) тормышчан җирлектә ачуда уңышлы алымнар. Зөләйханы фаҗигагә алып килгән сәбәпләрнең берсен күрсәтеп, «бала ата-ана сүзеннән чыкмаса яхшы» дигән фикер уздырылу. Байлыкка омтылышның кеше холкын бозуын, һәлакәткә китерүен сурәтләү. Хикәяләүнең объективлаша төшүе.


Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

54

З.Бигиев “Гөнаһе кәбаир” романы.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару.

«Гөнаһе кэбаир» романы турында кыскача мәгълүмат. Заһир Бигиен романнарының поэтик эшләнешендә алга китеш буларак сюжет һәм композиция төзеклегенә омтылу.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.


55

XIX йөзнең икенче яртысында татар поэзиясе. Гомуми күзәтү.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: лекция, лекцияне язып бару, план-конспект эшләү, нәтиҗәләр чыгару.

Татар поэзиясенең бу чоры -- яңа сыйфат үзгәрешләренә әзерлек дәвере. Яңаруның татар халкы милләт буларак формалашу, милли үзаңы көчәю белән бәйләнештә баруы. Иске формаларда яңа эчтәлек уздырылу. Лирикада кеше хисләрен чагылдыруның ачыклана төшүе. Шигъри хикмәтләрдә акыл үткенлегенең, сәнгатьлелекнең артуы.

56

М.Акмулланың тормыш юлы, иҗатына күзәтү. “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе”ннән өзек. , “Башка милләт алга таба барыр булды”,  “Сүз чыгар  шагыйьләрдән хикмәт белән”һ.б. әсәрләрен уку һәм фикер алышу.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, сәнгатьле уку, материалларны төп фикерләү рәвешендә язу, аңлатмалар белән уку, нәтиҗәләр чыгару.

Мифтахетдин Акмулла — татар, казакъ, башкорт әдәбиятларының уртак вәкиле. Акмулланың хат алымы белән язылган шигырьләре («Замана галимнәренә», «Нургали хәзрәт» һ. б.), алардагы төп фикерләр, поэтик үзенчәлекләр. «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе». Аның романтик рухы, җанлы сөйләмгә якын булуы, халык иҗаты алым-детальлә-реннән мул файдаланып язылуы.

57

Акмулла – чичән шагыйрь. Татар шигъриятенә керткән зур өлеше. Иҗатының әһәмияте.

1

Язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе.


Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укучыларның чыгышларын тыңлау, шагыйрь хикмәтләренең төп сыйфатларын билгеләү, фәнни чыганаклардан өзекләр уку, Акмулла әсәрләреннән мәкаль-әйтемнәрне, канатлаы сүзләрне билгеләү, мәгънәләрен аңлату, нәтиҗәләр чыгару. Күчермә ысул: аңлатмалар бирү.

Акмулла — чичән шагыйрь. Аның хикмәтләренең төп сыйфатлары: кыскалык, тапкырлык, образлылык. Акмулла турында Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Җ. Вәлиди, Г. Ибраһимов.


ӘД: Шигырьдә ритм һәм рифма турындагы төшенчәләрне укучылар хәтерендә яңарту һәм көчәйтү.


58

Я.Емельянов иҗаты турында белешмә бирү. “Кайгы”, “Саран бай”, “Олысыманлык” шигырьләрен уку һәм анализлау.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Иҗади уку һәм эзләнү ысуллары: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

Иҗаты турында белешмә бирү. Бу иҗатта дини мотивлар. Шигырьләрендә гражданлык рухының көчәя баруы. Җәмгыятьнең байлар һәм ярлыларга бүленүеннән ризасызлык, гади кеше хәлен реалистик буяулар белән тасвирлау. Гадел, юмарт, юаш, яхшы кешеләрне мактап («Балам»), шагыйрьнең саран, яман, усал, тәкәббер адәмнәрне тәнкыйть итүе («Саран бай»). Лирик геройның рухи халәтен тасвирлауда яңалыклар («Кайгы»). Шигырьләренең халыкчанлыгы, тел-сурәтләү чараларының гади образлылыгы, ритмика ягыннан байый һәм төрләнә баруы.


59

Класстан тыш уку. Әхмәт Уразаев-Кормашиның “Кыйссаи Таһир илә Зөһрә” әсәре.

1

Анализ дәресе.

Әхмәт Уразаев-Кормашиның “Кыйссаи Таһир илә Зөһрә” әсәре белән таныш булу.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

60

Татар драматургиясенең беренче адымнары. Жанр формалашу. Беренче сәхнә әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр.

1

Темага кыскача күзәтү ясау дәресе.


Күчермә ысул: лекция, укучыларның драма әсәрләрен бәя-анализлау турындагы чыгышлары, фикер алышу, аңлатмалар бирү.

Жанр формалашу. Драматургиядә Көнчыгыш әдәбиятлары һәм Урта гасыр татар әдәбиятыннан килә торган хыялый-романтик рухны дәвам иттерү (Минһаҗетдин Әлказаный. «Ихтыярлы кыз ихтыярсыз улмыш». Ф. Халиди. «Залим ачлык, испанияле Сәет Яхъя» ).

Беренче сәхнә әсәрләрендә мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләре, саф әдәп-әхлак кагыйдәләрен яклау, иске тормыш һәм гореф-гадәтләрне тәнкыйтьләү.

Төрекчә һәм русчадан тәрҗемәләр: «Комедия Чистайда», «Зәваллы чужык», «Ревизор» һ. б.


ӘД: Драма һәм комедия жанрлары турында белемнәрне тулыландыру.

61

Г.Ильяси “Бичара кыз”, Ф.Халиди “Рәдде бичара кыз”. Пьесаларны уку, анализлау.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.


Күчермә һәм эзләнү ысуллары: сәнгатьле уку, автор артыннан бару юлы белән анализлау (кыскача сюжетны сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү), әңгәмә.

Әсәрләрдә мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләре, саф әдәп-әхлак кагыйдәләрен яклау, иске тормыш һәм гореф-гадәтләрне тәнкыйтьләү.



62

Класстан тыш уку. Г.Исхакый. “Өч хатын белән тормыш”.

1

Әдәби әсәргә анализ дәресе.

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу.

63

IX сыйныфта өйрәнгәннәргә гомуми йомгак.


1

Йомгак-дәрес.


Тикшерү ысулы: укытучы сүзе, укучыларның чыгышлары, контроль соруларга җавап бирү, нәтиҗәләр чыгару.


Матур әдәбият һәм иҗтимагый-тарихи үсеш процессы. Урта гасырлар, ХУШ һәм XIX йөзләрдәге әдәбиятларда төп баганалар булган иҗатчылар, күренекле әдәби әсәрләр. Аларда кеше шәхесенә карашның үсә, тирәнәя баруы. Әдәбиятта иҗтимагый мотивларның чагылыш дәрәҗәләре. Сәнгатьлелекнең үсеш баскычлары. Әдәбиятның гади халык тормышына якыная баруы.


64-65

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль сочинение “Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары”.

2

Иҗат эше (сочинение). Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.


Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

Сочинение язу күнекмәсе булу.

66

Минем иң яраткан әсәрем

1

Укучыларның чыгышы

Үзләренә бик нык тәэсир иткән әсәрләргә анализ биреп, ни чек  һәм ни өчен бу әсәр дулкынланырга мәҗбүр итүен сөйләү.Нәтиҗә ясау

67

Кабатлау һәм имтиханга әзерләнү.

1

Үтелгән әсәрләр буенча белемнәрен тикшерү

68

Йомгаклау дәресе

1

Алдагы елларга бурычлар  кабул итү, нәтиҗә ясау.

УМК:

1.Укучылар өчен әдәбият:

1. 9 нчы сыйныф өчен әдәбият  дәреслеге. Х.Й. Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. Мәгариф. 2005

2. 9 нчы сыйныф өчен әдәбияттан хрестоматия. Х.Й. Миңнегулов, Ш.А.Садретдинов. Мәгариф. 2005

 

2.Укытучы өчен материаллар:

1.Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары, 5-11  сыйныфлар. Казан: “Мәгариф  нәшрияты”, 2010 .

2.Татар әдәбиятыннан  Бердәм республика имтиханы. Казан: “Мәгариф  нәшрияты”,  2007

3.Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар. “Мәгариф  нәшрияты”, 1998.

4.А.Г.Яхин Әдәбият 9 класс. “Мәгариф  нәшрияты”, 2003

5. Т.Ш.Гыйляҗев. Татар әдәбияты XX гасыр башы. “Мәгариф  нәшрияты”, 2007

3.Методик кулланмалар:

  1. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф  нәшрияты”,  2004.
  2. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: “Мәгариф  нәшрияты”,  2004.
  3. Тематик планны төзегәндә кулланылган әдәбият: Каюмова Г.Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән, - Казан: Яңалиф, 2003.