Конспект занятия по математике во второй младшей группе
план-конспект занятия по математике
"Елак Әтәчтә кунакта” элементар математик күзаллауларны формалаштыру.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 15.54 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Зиләйлүк” балалар бакчасы
“Елак Әтәчтә кунакта”
Элементар математик күзаллауларны формалаштыру.
2 кечкенәләр төркеме
Гатауллина Р.Г.
1 категорияле тәрбияче
Сәмәкәй авылы
2019 ел
Программа эчтәлеге:
1. Предметларны озынлыкларына карап чагыштыра белү күнекмәләрен ныгыту; “озын-кыска”, “озынрак-кыскарак” сүзләрен куллану; махсус әзерләнгән урында бер һәм күп предметларны таба белү күнекмәләрен булдыру; юнәлешләрне күрсәтә белү күнекмәләрен ныгыту; аста-өстә, уңда-сулда сүзләрен куллану.
2. Дуслык мөнәсәбәтләрен, математика дәресләренә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлар һәм материаллар:
Күрсәтмә материаллар: берсе озын яшел, берсе кыска сары юл макеты, ишек алды макеты, 1 әтәч һәм 5 тавык уенчыгы, 6 кечкенә тәлинкәләр.
Таратма материаллар: балалар санынча сары кыска һәм яшел озын тасмалар.
Эшчәнлек барышы:
1.Кереш өлеше.
Балалар, әйдәгез бергәләп “Дуслык тавы “ясыйк”. (Тәрбияче кулын суза, аңа балалар кулларын куялар). Карагыз, безнең дуслыгыбыз кебек ныклы, биек тау барлыкка килде. Мондый дуслар б-н теләсә нинди авырлыкны җиңеп була.
2.Төп өлеш.
Балалар, мин бакчага килгәндә, юлда без сезнең белән укыган әкияттәге елак әтәч очрады, безне үзенә кунакка чакырды.Аның янына кунакка барасыгыз киләме?(Балалар җавабы). Әйдәгез алайса соңга кала күрмик. Карагыз әле, безнең алда ике юл.Алар нинди төстә?(Балалар җавабы). Әтәч янына тизерәк барып җитү өчен нинди юлдан барырга кирәк? (Балалар җавабы). Әлбәттә кыска юлдан. Ә кыска юлны ничек беләбез? (Балалар җавабы). Әйе, чагыштырып. Менә сезгә тасмалар, чагышытырыгыз әле. Кайсы юл кыскарак? (Балалар җавабы). Кайсы юл озынрак? (Балалар җавабы). Димәк без яшел юлдан барабыз.
Матур көй уйнала.
Арканы төз итеп, аякларны күтәреп атлыйбыз.
Менә килеп тә җиттек. (Балалар исәнләшәләр). Монда ничә әтәч бар? (Балалар җавабы). Бер. Ә ничә тавык бар? (Балалар җавабы). Әйе, күп.
Без бүләккә тәлинкәләр алып килдек. Һәрберсенә берәр тәлинкә бирегез әле.
Әтәч безгә рәхмәт әйтеп кычкыра. Күзләрне йомыйк әле, кайда кычкыра икән ул? (Балалар җавабы: “Артта, алда, уңда, сулда”).
Әйдәгез әтәч, тавыклар белән саубуллашып, кыска юлыбыздан бакчага кайтыйк.
3.Йомгаклау.
Балалар, без кая кунакка бардык, сезгә ошадымы кунакта? Иң ошаганы нәрсә булды (Балалар җавабы). Әтәчкә дә сезнең җавапларыгыз бик ошаган, ул сезгә күчтәнәчкә алмалар җибәрде. Сез барсын да дөрес эшләдегез. Рәхмәт сезгә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по математике во второй младшей группе"Золотой ключик"
Данный конспект предназачен для детей второй младшей группы, как итоговое занятие. Я использовала его на день открытых дверей в детском саду....
Конспект занятия по математике во второй младшей группе на тему;"Экскурсия на лесную полянку."
занимательное занятие...
Конспект занятия по математике во второй младшей группе
Конспект занятия по математике Конспект занятия по математике во второй младшей группе«В гостях у кота Леопольда» Цель: обобщить умение детей различать и называть свойства предметов - ц...

Конспект занятия по математике во второй младшей группе.
Это комплексное занятие-математика + аппликация. Дети не сидят за столами, что очень важно для малышей....

Конспект занятия по математике во второй младшей группе «Белые кораблики».
нод по математике во второй младшей группе «Белые кораблики».Цель: обобщить умение детей различать и называть свойства предметов - цвет, форма.Задачи:- продолжать учить различать и называть геометриче...

Конспект-занятия по математике во второй младшей группе "Весёлые котята"
Этот прием основан на арт-терапевтических техниках – фототерапия, терапия животными и логотерапия, ориентирован на старших дошкольников и младших школьников. Развивает способность детей к ...

Конспект занятия по математике во второй младшей группе «Большой и маленький»
Учить различать предметы по величине: большой – маленький; ориентироваться на величину предметов; развивать фантазию; совершенствовать творческие способности; развивать умение анализировать, сравниват...
