Конспект занятия по окружающему миру Тема:" Башкортстан"
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)
Окр. мир.Тема: Башкортстан.
Подготовительная группа
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 29.64 КБ |
Предварительный просмотр:
Әйләнә- тирә белән танышу.
Мәктәркә әзерлек төркеме.
Тема: Башкортсан республикасы.
Максат: Башкортстан республикасы турында белем бирү.
Белем бирү бурычы: Балаларны Башкортстанда яшәүче халыкның гореф – гадәтләренә, хезмәте, сәнгате, тарихы белән таныштыру.
Үстерү бурычы: балаларның тәрбияченең сорауларына тулы җавап алырга, диалогик сөйләмне , кызыксынучанлыкларын ,үстерү.
Тәрбия бурычы: башка милләт халыкларына карата кызыксыну,дуслык, хөрмәт тәрбияләү; телебезгә, милли уеннарыбызга, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Сүзлек эше: тирмә, кубыз.
Метод һәм алымнар: сорау, балаларның җавабы, күрсәтү, парлы уен, күмәк уен.
Материал һәм җиһазлар: ИКТ куллану, проектор, презентация, посылка, дидактик уен нар “Пазлны җый”, “Миллли кучакны киендер”, уен өчен күгәрченнәр, Башкортсан гимны, Башкортстан турында плакат, кубыз, курай, гармун, бал, кымыз, бавырсак, чәк- чәк, башкорт кызы Айзирәк.
Эшчәнлек барышы.
Исәнләшү. Яхшы кәеф теләү.
Хәерле иртә, сиңа!
Хәерле иртә, миңа!
Хәерле иртә ,безгә!
Хәерле иртә ,сезгә!
Хәерле иртә, һәммәгезгә!
Мотивация. Ишек шакыйлар, посылка калдыралар.
-Балалар, безгә посылка җибәргәннәр. Хаты да бар. Укып карыйк икән, нинди посылка икән ?
-Исәнмесез, Татарстанда яшәүче, дусларым ! Сезгә Уфа шәһәреннән Айзирәк исемле кыз яза.Мин сезгә бер чәчәк җибәрәм, ләкин ул гади генә чәчәк тугел, башка чәчәкләргә ошамаган, серле чәчәк. Чәчәкнен һәр түгәрәгендә бер сер ачылыр.
-Балалар, Айзирәк биргән чәчәкнен серләрен ачасыгыз киләме?
-Әйдәгез, беренче конвертны ачып карыйк әле? Монда пазлалар бирелгән. Балалар ике тосле командага бүленеп пазла җыялар. (герб белән, флаг)
Кайсы шәһәрдән җибәргән эле Айзирәк безгә серле чәчәкне?-Уфа шәхәреннән.
-Балалар, без узган шогыльләребездә республикалар, шәһәрләр турында танышкан идек. Уфа шәһәре сезгә танышмы? Кайсы республиканын башкаласы иде, исегездә калдымы? (Башкортсан)
-Бик дорес , балалар. Димәк, безгә хат кайсы яклардан килгән?
-Афәрин, балалар. Без нинди республикада яшибез? Ә Айзирәк?
Безнен республиканын башкаласы нинди шәһәр? Башкортстаныкы? Димәк, балалар . без бүген сезнең белән нинди республика турында сөйләшбез икән?
Чәчәкнен ике таҗы ачыла, берсендә герб, икенчесендә. Флаг. Герб, флаг дәүләт символлары. Кайсы республиканыкы?
Слайд карау. (Флаг, герб турында сөйләшү)
Гимн яңгырый. Башкорт кызы керә. Исәнләшү.
-Һаумысыз.Мин башкорт кызы Айзирәк булам.
Бездә башкортларда һаумысыз дип исәнләшәләр. Сезгә Башкортстанан кунакка килдем.
-Бу нинди көй? Сезгә танышмы, балалар?
-Бу безнен башкортстаннын гимны? Ә сезнең гимн тыңлаганыгыз бармы?
- Әйе, безнен Татарстаныбызнын да гимны бар.
-Ә гимнны кайчан, ничек итеп тыңлыйбыз? (Басып, сөйләшмичә, төрле бәйрәмнәр, спорт уеннары вакытында) (Тынлау)
Чәчәкнен бер таҗы ачыла.(гимн)
-Карагыз әле, балалар, Айзирәк ничек матур итеп киенеп килгән.
Башкорт халык киемнәре турында сөйләшү. ( слайд карау)
“Курчакны киендер” уены. ( ике өстәлгә бүленеп курчакны киендерәләр)
Чәчәкнен бер таҗы ачыла. (милли кием)
- Милли киемнәребезне без төрле милли бәйрәмнәр вакытында киябез.Бәйрәмнәрдә төрле башкорт халык уеннарын уйныйбыз.Мин сезнен белән дә яраткан башкорт халык уенын уйнап китәсем .
Башкорт халык уены “ Күгәрчен”.
Күгәрченнәрнен ойләре була , уртада бер оясыз күгәрчен. Оясыз күгәрчен йомык күз белән уртада йөреп өч тапкыр кабатлый :”Гөр-гөр –гөр , гөр –гөр –гөр барыбызга бер оя” дип. Шулай дигәч кенә күгәрченнәр очып ояларын алышына башлыйлар, оясыз күгәрчен берәр буш оягә керергә тырыша.Оясыз калган күгәрчен уртада кала.
-Айзирәк, безнең татар халкының да милли уеннары бар. Бездә төрле уеннар уйнарга яатабыз.Әйдәгез, балалар, Айзирәк белән татар халкының милли уенын уйнап алыйк. ”Куш кулым” уенын уйнау.
Балалар парлашып җитәкләшеп бер-бер артлы җырлап баралар :
“Урман буйларына менәм, урман буе ямьлегә
Бир кулыңны мин дә бирәм дус булырга мәңгегә”
4 тапкыр кул чабалар, “уң кулым” – чүгеп, уң кулларын күтәреп учларын-учка
тидереп торалар, шул ук хәрәкәтләре сул кул белән кабатлана, аннары ике кулны алга күтәреп учларын учка тидереп торалар һәм култыклашып тыпырдаулы адым белән әйләнәләр:
“Менә сиңа уң кулым, менә сиңа сул кулым
Уң кулым да сул кулым да менә сиңа куш кулым”
Кара –каршы баскан килеш уңга-сулга боргаланып җырлыйлар :
“Алма бакчасына кереп алма ашыйсым килә
Син – алмасы, мин - чәчәге булып яшисем килә”
-Бик матур уен, афәрин , балалар. Минем сезгә тагын күчтәнәчләрем бар. Курай күрсәтә. Бу нәрсә балалар ? Курай. Башкорт музыка кораллары турында сөйләшү: курай, кубыз, гармун. Сүзлек эше: кубыз.
Чәчәкнен бер таҗы ачыла.( милли уен кораллары)
Башкорт халкы турында слайд буенча әңгәмә.
Ат ,аучылык, умартачылык, тирмә- көнкүрешләре турында сөйләү.
Сүзлек эше: тирмә-юрта.
Чәчәкнен бер таҗы ачыла ( көн-күрешләре)
-Мин сезгә күчтәнәчкә милли ризыкларыбызны алып килдем. (Бал, кымыз,бауырсак) Сүзлек эше: кымыз.
Чәчәкнен бер таҗы ачыла.( милли ризыклар)
Истәлеккә сезгә Башкортстанның бөтен мәгълүматын җыйган плакатны калдырам.
Саубуллашып Айзирәкне озату. Аңа күчтәнәчкә милли ризык , чәк –чәк бирү.
Нәтиҗә. Серле чәчәккә нәтиҗә ясау. Рефлексия.
Слайд 1.
Флаг. Башҡортостан Республикаһының Дәүләт флагында зәңгәр төҫ – Башҡортостан Республикаһы халыҡтарының асыҡлығын, изгелеген һәм уй-ниәттәренең сафлығын; аҡ төҫ – Башҡортостан Республикаһы халыҡтарының тыныслыҡты һөйөүен, эскерһеҙлеген, үҙ-ара хеҙмәттәшлеккә әҙер булыуын; йәшел төҫ – иректе, тормоштоң мәңгелеген аңлата.
Ҡурай сәскәһе – дуҫлыҡ символы, уның аҡ буй уртаһында урынлашҡан ете таж япрағы Башҡортостан Республикаһы территорияһында йәшәүсе халыҡтарҙың берләшеүенә нигеҙ һалыусы ете ырыуҙы символлаштыра.
Герб. Башҡортостан Республикаһының Дәүләт гербы милли орнамент менән уратып алынған түңәрәк эсендә ҡалҡып килеүсе ҡояш һәм уның нурҙары фонында Салауат Юлаев һәйкәле һүрәтенән тора. Түбәндәрәк ҡурай сәскәһе тажы, халыҡтар батырлығы символы, һүрәтләнгән. Башҡортостан Республикаһының Дәүләт флагы төҫтәренә буялған, аҡ төҫлө юлына «Башҡортостан» тигән яҙма менән таҫма төшөрөлгән. Башҡортостан Республикаһы Дәүләт гербының төҫлө һүрәтендә Салауат Юлаевҡа һәйкәл һәм орнамент – алтынһыу, ҡурай сәскәһе – йәшел, ҡалҡып килеүсе ҡояш – асыҡ алтынһыу төҫтә, ҡояш нурҙары – һары, һәйкәл менән орнамент араһындағы фон – аҡ, эске һәм тышҡы түңәрәктәр – ҡуйы алтынһыу төҫтә.
Салауат Юлаев – башҡорт халҡының милли геройы, башҡорт батырҙарының ҡаһарманлығына, тыуған тәбиғәтенә дан йырлаусы халыҡ шағиры, уның ижады төрлө ҡыҫырыҡлауҙарға ҡаршы көрәш рухы менән һуғарылған, телдән телгә күсә килгән. Әммә гербта конкрет шәхес һүрәтләнмәгән. Салауатҡа һәйкәл – азатлыҡ һәм ғәҙеллек өсөн көрәшеүсе дөйөмләштерелгән яугир егет образы, ул Башҡортостан халыҡтарының дуҫлығын һәм берҙәмлеген символлаштыра.
2 слайд. Милли кием
Башкортларда ир-ат киеме: үсемлек сүсеннән тукылган күлмәк, балагы итек балтырына тыгыла торган киң төпле ыштан-чалбар. Өске киемнәр: камзул яки туры гәүдәле, киңәйтелгәнрәк чабулы чапан, җилән, көз-кыш өчен постау чикмән, иләнгән сарык тиресеннән тегелгән тун, толып.
Баш киемнәре кешенең яшенә, социаль хәленә карап: түбәтәй, киез эшләпә, мал-җәнлек тиресеннән тегелгән йөнтәс «башкорт бүреге», яки түгәрәк илтер бүрек.
Аяк киеме: күн яки киез итек, читек, күн башмак, көз-кыш айлары өчен йонлы ягы эчкә куеп тегелгән иләнгән тиредән аяк киеме яки киез ката. Идел-Урал аралыгы төбәкләрендә җәй айларында чабата кигәннәр. Башкортларда ир-атның өс-баш киеме, итек-читеге еш кына төсле һәм төрле рәвешле укалы тасма-бизәкләр белән бизәлгән була.
Хатын-кыз киеме: бизәкләр белән баетып тегелгән озын җиңле, бөрмәле киң озын итәкле күлмәк, еш кына аның өстеннән чигүле тасма белән каймаланган яки чигеп бизәкләнгән алъяпкыч, бәрхет камзул, затлы җилән («елән»), төсле постаудан тегелгән, укалы тасма һәм көмеш тәңкәләр белән бизәлгән чикмән. Яшьрәк хатыннар юка алтын-көмеш калайчыклар белән бизәлгән күкрәкчәләр кигәннәр (төньяк һәм төньяк-көнчыгышта алар «муйынса», көньяк-көнчыгышта «сөлтөр», Дим елгасы буйларында «һакал» дип йөртелә. Арка яктан бизәкле «иңһәлек» белән бергә киелә). Җиләннәр, туннар бәйрәм киеме саналган.
Кызлар башында сәйлән-мәрҗәннәр белән бизәп чигелгән, алпак кебек очлаеп килгән «такыя», сәйлән һәм кабырчык каурыйлар белән бизәлгән калфак булган. Көньякта башкорт хатыннары башларына мәрҗәннәр тегелгән, көмеш асылмалар, тәңкәләр тагылган «кашмау» кигәннәр. Ул арка ягына да салынып төшкән. Урал-тауның аръягында башкорт хатыннары башларына укалап, мәрҗән-сәйләннәр тезеп чигелгән, вак көмеш тәңкәләр тагылган киң баш капламалары – «кушъяулык» бәйләгәннәр. Хатын-кызлар шулай ук затлы җәнлек мехыннан тегелгән бүрек тә киеп йөргәннәр.
Урал аръягы башкорт хатын-кызлары аякка «ката» яки «сарык» дип аталган кием кигән. Андый итекнең башлары күннән тегелә, ак туладан эшләнгән кунычы кызыл постау яки комач аппликацияләр, башка төр бизәкләр белән бизәлә.
Хатын-кызның өс киеме төрле рәвештәге көмеш кисәкчекләре, тәңкәләр, мәрҗән, затлы ташлар (фирүзә, ахак) белән мул бизәлә; колак алкалары, йөзек, беләзек, кием каптырмалары һәм чәчүргечләре дә шундый ук затлы әйберләр кулланып эшләнә.
3-4 слайд.Көнкүрешләре.
Ярым күчмә тормышта яшәгән башкортларның традицион хуҗалык тармагы – терлекчелек. Алар ат, сыер, сарык, көньяк-көнчыгыш төбәкләрдә яшәүчеләр дөя асрыйлар.
Кыргый умартачылык (чолыкчылык) һәм аучылык элек башкортлар тормышында зур урын алып торган. Сунарчылыкның күмәкләп башкарылган төрләренә өстенлек бирелгән: камалган җәнлекне ат өстендә килеш чукмар белән «сугып» алу, ау бөркете, лачыннардан файдалану. Аучылык һәм балыкчылык башкортлар тормышында ярдәмчел роль уйный.
Күчмә тормышлы башкортлар кыш айларында кышлау йортларында, җәй-көз айларында, башлыча, киез тирмәләрдә яшәгән. Ел фасылына һәм мал көтүлекләренә бәйле рәвештә «язгы йорт», «йәйләү», «көзге йорт» урыннары билгеләнгән. Утрак тормышка күчү барышында даими яшәү урыннары барлыкка килә.
Милли аш-су.
Башкортларның гадәти ризыгы ит, сөт һәм он, ярмадан әзерләнә. Аларга сунарчылыктан кергән ризыклар, балык, бал, кыр-урман җиләк-җимеше, тәмләткеч үләннәр өстәлә. Ат һәм сарык итләренә өстенлек бирелә (бишбармак, куллама).
Ит шулпасында яисә сөттә пешерелгән салма («һалма»), өйрә, төрле ярмадан боткалар әзерләнә. Сөзмәдән кышлыкка дип күп итеп корт («корот»), ат итеннән какланган тутырма, каклаган кош итләре әзерләнә. Көндәлек ризыкта төче күмәчнең берничә төре, XVIII йөздән башлап әче камырдан пешерелгән ипи кулланыла.
Махсус үстерелгән яшелчә ризыклары, бәрәңге куллану башкортлар арасында XX йөздә генә гадәткә керә.
Элек көндәлек эчемлек буларак әйрән, мәҗлесләрдә кымыз, әчеткән бал, үргән арпадан ясалган буза кулланылган.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме: Конспект занятия по развитию речи во второй младшей группе.
Мышление ребёнка способно воспринимать содержание экологического образования, которое опирается на понятия. В младшем возрасте дети могут прослеживать только единичные связи. В данном конспекте ...

План-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме: Конспект занятия: летит ракета к звездам
Программное содержание:1.Расширить знание детей о космосе и о космических полётах.2.Учить отвечать на вопросы, используя различные виды простых и сложных предложений.3.Активизировать словарь: космос, ...

Конспект занятия по окружающему миру "Овощи и фрукты-полезные продукты" Конспект занятия по окружающему миру в первой младшей группе «Овощи и фрукты — полезные продукты» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Коммуникация», «Физическая культура
Конспект занятия по окружающему миру "Овощи и фрукты-полезные продукты"Конспект занятия по окружающему миру в первой младшей группе «Овощи и фрукты — полезные продукты»Интеграция образовательных облас...

Конспект занятия в логопедической подготовительной группе «Речевички» на тему: «Мой город». план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему
Воспитывать у детей патриотические чувства, гордость за место, где они живут, за свою малую Родину. Формировать умение любить свой родной город, гордиться своей малой Родиной....

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)
Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при определении величины предметов....

Конспект занятия в средней группе по ознакомлению с окружающим миром «Показ мод от Бабы Яги» план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)
Цель: расширение и уточнение представлений детей об одежде, обуви и головных уборах. Программное содержание:1. Упражнять в образовании относительных прилагательных.2. Формировать у детей чувство ...
