Мои конспекты
план-конспект занятия
Конспекты ОД на татарском языке
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 269.04 КБ | |
| 18.43 КБ | |
| 54 КБ | |
| 19.44 КБ | |
| 17.69 КБ | |
| 19.34 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
“7-нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
«Болгар шәһәренә сәяхәт” темасына мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән оештырылган
белем бирү эшчәнлеге конспекты
7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе,
Мухаметзянова Руфия Камиловна,
Түбән Кама
2021 ел
Яшь үзенчәлекләре: | 6-7яшь |
Тема: | “Болгар шәһәренә сәяхәт” |
Эшчәнлек төре: | Оештырылган белем бирү эшчәнлеге |
Эшчәнлеккә кертелгәнбелеембирүөлкәләре: | Сөйләм үсеше, танып – белү эшчәнлеге, социаль – коммуникатив үсеш |
Максат: | Балаларны Борыныгы Болгар тарихы белән таныштыру. |
Бурычлар: | Тәрбияви бурыч: Болгар халкының көндәлек яшәү рәвешенә карата кызыксынучанлык тәрбияләү. Халкыбызга карата ихтирам,горурлык хисләре уяту. Үстерү бурычы:Игьтибарны, хэтерне логик фикерләү сәләтен, диалоглы һәм бәйләнешле сөйләмне , танып белү эшчәнлеген үстерү. Өйрәтү бурычы:Балаларның Болгар шәһәренең истәлекле урыннары турында белемнәрен үстерү. Мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү. Сөйләмдә ясалма сүзләр куллану күнекмәләрен формалаштыру. |
Методик алымнар: | Күрсәтү, сорауларга җавап бирү, уеннар уйнау, әңгәмә |
Җиһазлау: | Балалар өчен кәгазь битләре, төсле карандашлар, болгар рәсемнәре, йорт хайваннары рәсемнәре, төзү материаллары, агачлар , чәчәкләр макетлары. |
Алдан үткәрелгәнэш: | Болгар бабаларыбызның һөнәрләре белән танышу, бу темага рәсемнәр карау, китаплар уку. |
Эшчәнлекструктурасы: | I. Кереш өлеш (3 мин.): Татарстан турында сөйләшү II. Төп өлеш (16 мин.):
III. Йомгаклау (2 мин.). |
Алга таба эш: | Татарстаннын истәлекле урыннары турында мәгълумат туплауны дәвам итү. |
Эшчәнлекнең барышы:
Этаплары | Эчтәлеге | Арадаш нәтиҗә |
Кереш өлеш | Тәрбияче:Бүген мин сезнеборынгы Болгарга сәяхәткә чакырам.Без сезнең белән кайда яшибез әле? Балалар:Татарстанда Тәрбияче: Әйе, ә Татарстан республикасында нинди милләт кешеләре яши? Балалар: Татарлар, удмуртлар, русслар, чувашлар, марийлар. (рәсемнәрен күрсүтү). | Балалар үз фикерләрен мөстәкыль (тәрбияче ярдәме белән) әйтеп үтәләр, иптәшләренең җавабын тулыландыралар. |
Төп өлеш | Тәрбияче: Бүген минем сезгә Борынгы Болгар тормышы турында сөйлисем килә (музыка яңгырый): Тәрбияче: Борын-борын заманда булган бу хәлләр. Әле ул вакытта сездә, миндә, әтиләребез дә, бабаларыбызда булмаган. Шушы җирдә яшәүче бабаларыбызны татарлар дип түгел, ә болгарлар дип йөрткәннәр.Тыңлагыз әле, ничек горур яңгырый:болгарлар! Әйдәгез,бергәләп кабатлыйбыз: бол-гар-лар Балалар: бол-гар-лар Тәрбияче: Аларның безнеке кебек йортлар да, кибетләре дә ,балалар бакчалары да булмаган. Ничек яшәгәннәр дисезме? Менә хәзер сөйлим сезгә.Безнең борынгы бабаларыбыз терлекчелек белән шөгельләнгәннәр.Әйдәгез,бу сүзне бүлик : тер-лек-че-лек. Балалар: тер-лек-че-лек. Тәрбияче:Нинди йорт хайваннары асраганннар,ансын менә бу табышмакларны чишеп белербез. Үлән ташый-май ташый (сыер). Калып арта,тарта да тарта,ул тарткан саен, табыш арта(ат). Йон бирә кем безгә (сарык). Тәрбияче: Димәк,болгарлар нинди йорт хайваннарын асраганннар? Балалар: сыер, сарык, ат Тәрбияче:Ә терлек асрау өчен нәрсә кирәк? Балалар: Киң болыннар, печәнлекләр..... Тәрбияче:Әйе,яхшы болынлыклар кирәк.Рәсемгә игътибар белән карагыз әле биредә менә шундый болынлык сүрәтләнгән. Тәрбияче: Игенчелек сүзен балалар бергә кабатлыйк әле: иген-че-лек. Балалар: иген-че-лек. Тәрбияче: Нинди яңа сүзләр ясап була? Балалар:Иген-икмәк,игенче-иген җыючы,игенчелек-иген үстерү дигән сүз. Тәрбияче: Вакытлар үтү белән ,бу җирләрдә зур шәһәрләр,авыллар үсеп чыга.Болгар дәүләте шулай барлыкка килә.Аның баш шәһәре-Болгар.Бу рәсемдә сез шул шәһәрне күрәсез матур шәһәр булган ул. Менә шулай тыныч кына яшәп ятканда Болгар йортына Аксак Тимер килә.Ул үзенең сансыз күп санлы явы белән Болгар шәһәрен ватып,җимереп бетерә. Тәрбияче: Балалар менә бу рәсемдә сез нәрсәләр күрәсез? Балалар: Ватык,җимерелгән корылмалар Тәрбияче:Чыннанда балалар бу сугыш аркасында күпме корылмалар җимерелгән булган. Тәрбияче: Бу аяныч күренеш сезгә ошыймы? Балалар: Юк, ошамый. Тәрбияче: Сугыш булмаган булса, Болгар шәһәре бүгенге көндә нинди булган булыр иде? Сез шуны күз алдына китерә аласызмы? Балалар:Әгәр сугыш булмаса барсыда матур төзек булырлар иде.Болгар шәһәре дә бик матур булып үсәр иде. Тәрбияче: Без бу халәтне берәр ничек үзгәртә алабызмы? Балалар: Алабыз, бу корылмаларны безгә төзекләндерергә кирәк (яңа шәһәр ясарга мөмкин...) Тәрбияче: Әйдәгез төзү җиһазлары ярдәмендә Болгар шәһәрен яңадан торгызабыз. (Балаларның күмәк эшләре) Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар,ә хәзер корылмалар янына матурлык өстик . Балалар: Безгә агачлар, чәчәкләр утыртырга кирәк булачак. Тәрбияче:Сез нинди агач,чәчәк утыртасыгыз килә шуларны өстәлдән сайлап алыгыз. (Балалар агачларны,чәчәкләрне алып исемнәрен атыйлар һәм урнаштыралар) Тәрбияче:Балалар карагыз әле без сезнең белән матур Болгар күренеше ясадык, әйдәгез инде бер уен да уйнап алыйк. Татар халык уены “Миңлебай” Тәрбияче:Без бүген сезнең белән бик күп нәрсәләр белдек, ә хәзер Болгар шәһәрен сез ничек күз алдына китерәсез, шуны рәсемдә чагылдырыгыз. Балаларның эшләре. | Балалар үз фикерләрен мөстәкыль (тәрбияче ярдәме белән) әйтеп үтәләр, иптәшләренең җавабын тулыландыралар. |
Йомгаклау өлеше | Тәрбияче: Балалар бүген без сезнең белән кая бардык? Нәрсәләр эшләдек? Һ.б. сораулар бирү. Бүген өйгә кайткач әби-бабаларыгыздан Татарстанда булган истәлекле урыннар турында сорагыз ,икенче эшчәнлектә без алар турында сөйләшербез. | Балалардан тулы җавап алу. Эшчәнлектә алган белмнәрен якыннары белән уртаклашу теләге тудыру. |
Предварительный просмотр:
Тема: | “Драмтеатрга сәяхәт” |
Программа: | “Татарча сөйләшәбез” |
Төркем: | Уртанчылар төркеме |
Юнәлеш: | Социаль-коммуникатив, сөйләм үсеше |
Төп белем бирү өлкәсе: | “Танып белү” белем бирү өлкәсе |
Интеграцияле белем бирү өлкәләре: | “Социаль-коммуникатив”,”Сөйләм”, “Эстетик -сәнгать” үсеш өлкәләре |
Үткәрү формасы: | Уен |
Максат: | Балаларның программа буенча алган сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуцияләрдә куллана белүләрен ныгыту. |
Бурычлар: Үстерелешле: | Хәтер, игътибарлылык, фикер йөртү сәләтен үстерү; Биремнәрне татар телендә мөстәкыйль рәвештә үтәүне, зурлар һәм бер-берсе белән әңгәмә коруны камилләштерү |
Тәрбия бирү: | Бер-береңә ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү; Татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. |
Белем бирү: | Төрле ситуацияләрдә балаларның бер-берсе белән әңгәмә төзү күнекмәләре булдыру, Сюжетлы рәсемнәр буенча җөмлә төзүне ныгыту |
Көтелгән нәтиҗә: | Куелган максатка ирешү |
Алымнар һәм ысуллар: | Сорау-җавап әңгәмәсе, җөмләләр төзү, урындыклардан трамвай төзү, , “Шалкан” театрын карау, “Яз” җырын җырлау |
Җиһазлау: | Шөгыльнең дидактик яктан тәэмин ителеше
Техник чаралар:
|
Сүзлек эше: | Актив: программа буенча өйрәнелгән лексик-грамматик материал |
Шөгыльгә кадәр әзерлек эшләре: | Конспект төзү, слайдлар ясау, уен өчен материал җыю. |
Шәхси эш: | Актерлар белән сүзләр өйрәнү |
Төзелеше: | 1. Психологик оештыру моменты-2мин. 2. Сюрприз моменты. 3.Трамвай ясау-5мин. 4. Драмтеатрга барып җитү-4мин. 5. Театр карау-4мин. 6. Җыр җырлау-5мин. 7.Йомгаклау-4мин. |
Балалар төркемгә керәләр.
Түгәрәккә басалар, кулдан тотынышып:
Хәерле көн, агачлар,
Хәерле көн, кошлар,
Хәерле көн, табигать,
Хәерле көн, дуслар!
Т: Балалар, ә безнең шәһәр ничек атала?
Б: Түбән Кама
Т: Дөрес. Ә безнең шәһәрдә нинди транспорт йөри?
Б: Балаларның җаваплары
Т: Дөрес. Мин буген театрга билетлар алдым. Һәм сезгә трамвайда драмтеатрга барып кайтырга тәкъдим итәм. Барабызмы?
Б: Әйе!
Т: Алайса киттек! Әйдәгез бергәләп трамвай ясыйбыз. (Бергәләп урындыклардан трамвай ясыйбыз) Балалар,ә трамвайда тагын кем эшли?
Б: Балаларның җаваплары
Т: Дөрес, кондуктор. Ә ул нишли?
Б: Балаларның җаваплары
Т: (Билетларны өләшә). Менә без сезнең белән театрга килеп тә җиттек. Билетлар алыгыз. Әйдәгез урындыкларны театрда шикелле урнаштырыйк. Ә театрда кемнәр уйный?
Б: Артистлар
Балалар бүген мин сезгә үзегезгә артист булырга тәкъдим итәм. Артистлар әйдәгез чыгыгыз! Безенең артистлар сезгә бүген шалкан әкиятен күрсәтерләр.
Башлыйбыз
Бабай шалкан утырткан. Шалкан зуууур үскән.
Бабай: Ай-яй шалкан зур үскән (башына кулын куеп шакката). Әби- әби кил монда!
Әби: Бабай нәрсә кирәк?
Бабай: Шалкан зуууур үскән! (Кулларын як якка җәеп шалканның зурлыгын курсәтә) Бергәләп тартып чыгарыйк!
Бергә: Бер, ике, өч!
Әби: (Кулын болгап) Булмый! Милена, кызым, кил монда!
Кыз: (Бии-бии чыга)
Әби: Бабай Милена матур бии!
Бабай: Әйе, матур бии.
Кыз: Әби, нәрсә кирәк?
Әби: Шалкан зуууур үскән! (Кулларын як якка җәеп шалканның зурлыгын курсәтә) Бергәләп тартып чыгарыйк!
Бергә: Бер, ике, өч!
Кыз: (Кулын болгап) Булмый! Акбай, кил монда!
Акбай: Һау-һау, Исәнме Милена, нәрсә кирәк?
Кыз: Шалкан зуууур үскән! (Кулларын як якка җәеп шалканның зурлыгын курсәтә) Бергәләп тартып чыгарыйк!
Бергә: Бер, ике, өч!
Акбай: (Кулын болгап) Булмый! Мияу- мияу, кил монда!
Мияу: (җырлый, җырлый чыга)
- Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм
- Мин матур җырлыйм, җырлыйм!
-Акбай нәрсә кирәк?
Акбай: Шалкан зуууур үскән! (Кулларын як якка җәеп шалканның зурлыгын курсәтә) Бергәләп тартып чыгарыйк!
Бергә: Бер, ике, өч!
Мияу: (Кулын болгап) Булмый! Тычкан, тычкан, кил монда!
Тычкан: Мияу, нәрсә кирәк?
Мияу: Шалкан зуууур үскән! (Кулларын як якка җәеп шалканның зурлыгын курсәтә) Бергәләп тартып чыгарыйк!
Бергә: Бер, ике, өч!
Шалкан торып баса: Мин зур үстем! Витаминлы булдым!
(Бөтенесе бергә кулдан тотынышып баш ияләр). Театр караучылар кул чабалар.
Т: Молодцы! Балалар сезгә театр ошадымы?
Балаларның җаваплары
Т: Безгә инде бакчабызга кайтырга кирәк, яңадан трамвайга утырыйк. (Трамвай ясап, утырабыз)
Т: Безгә барырга күңелле булсын өчен, әйдәгез “Яз җырын җырлыйк?
Бергә:
Яз, яз, яз җитә
Тәрәзәне ачтылар
Тып, тып, тып, тып, тып итә
Эре, эре тамчылар
Т: Менә без бакчабызга да кайтып җиттек. Балалар сезгә нәрсә ошады безнең драмтеатрга баруында?
Балалар җаваплары
Т: Ә өйгә кайткач нәрсә әниләрегезгә сөйлисез?
Балалар җаваплары
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
"22-нче гомуми үстерешле балалар бакчасы»
Түбән Кама муниципаль районы
Татарстан Республикасы
“Драмтеатрга сәяхәт” темасына
ТАНЫП БЕЛҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ
(уртанчылар төркеме)
Автор:
1 категорияле тәрбияче
Идиятуллина Е. Г.
2018 ел.
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
“7-нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
«Икмәк тормыш нигезе” темасына зурлар төркеме балалары белән оештырылган
белем бирү эшчәнлеге конспекты
7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе,
Мухаметзянова Руфия Камиловна,
Түбән Кама
2021 ел
Конспект: «Икмәк тормыш нигезе».
Бурычлары: Балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү. Мәкальләр ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү. Балаларга икмәкнең әһәмиятен аңлату, ипи үстерүдә катнашучыларның хәзмәте турында белемнәрен ныгыту, пешекче хезмәте белән таныштыруны дәвам итү. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету, авазларны дөрес әйтүләренә ирешү.
Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм телен үстерү.
Интеграль белеем бирү өлкәләре: Танып белү, сөйләм үсеше, нәфис-нәфәсәти.
Методик алымнар һәм чаралар: Бәйләнешле сөйләм.
Сүзлек: Игенче, башак, элеватор, ура, суга, завод, басу, бөртекле, азык, бавырсак, гөбәдия, пешекче, камбинат.
Җиһазлар : Слайдларда рәсемнәр, ноутбук,экран,ипи,пешекче киемнәре,татар халык ашлары рәсемнәре,руль,салфеткалар,тәлинкәләр,тозлы камыр.
Алдан үткәрелгән эш: Шигырь һәм мәкальлләр өйрәнү.
Үткәрү вакыты : 18.03.2021.
Үткәрде тәрбияче: Мухаметзянова Р.К.
Эшчәнлек төзелеше:
1.Кереш: табышмак әйтү.
2.Төп өлеш:
1)Табышмак әйтү, ипи исен тою.
1) Шигырь сөйләү.
2) Мәкальләр әйтү.
3) Рәсем буенча әңгәмә.
4) Авобуста татар халык ашларының исемнәрен атау.
5) Ипи камбинатына бару, пешекче белән танышу, ипи әвәләү.
3.Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче - Хәерле иртә, балалар безгә кунаклар килгәннәр, игътибар белән карыйбызда миңа борылып басабыз.
Тәрбияче -Мин сезгэ хэзер табышмак эйтэм сез мина жавабын эйтегез
Үзе түгәрәк, Урыны түрдәрәк, Эче тулы күзәнәк; Әчкелтем дә төчкелтем, Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.
Балалар-Икмэк
Тәрбияче -Мине таяк белән кыйныйлар, Таш белән кысалар, Пычак белән кисәләр; Ни өчен болай җәзалыйлар?- Чөнки мине бары да ярата.
Балалар-Икмэк
Тәрбияче -Балалар мин ниндидер ис сизәм ә сез сизәсезме?
Бала - Әйе сизәбез, бу ипи исе.
Тәрбияче - Дөрес бу ипи исе, бездән ерак түгел ипи камбинаты урнашкан икән, ипи исе шуннан килә. Ә хәзер утырдык.
Тәрбияче - Ә кем миңа ипи турында шигырь сөйләп үтә.
Бала - Резедә Валиева «Без игенчеләр булдык» .
Тракторны тырылдатып,
Наил килеп тә җитте.
Сүз әйтергә өлгермәдем,
Җирне сөреп тә ките.
Тырма тагып артына,
Китереп бар шартына,
Шәпләп тырмалап бирде.
Комбаенын гөрләтеп,
Камиль килеп тә җиткән.
Үзе ура,үзе суга,
Үзе җилгерә икән.
Карасам Камазы белән.
Алмаз килеп тә җиткән.
Чыж да выж килеп йөгерде,
Игенне ташып бирде.
Ипекәй ул-менә шундый.
Тырыш хезмәт җимеше. \балалар утыралар\.
Тәрбияче - Балалар мин сезгә икмәк турында мәкалләр әйтәм, ә сез аның ахырын әйтеп бетерегез.
Икмәк ил……\тоткасы\.
Ипидән зур…..\нәрсә юк\.
Икмәк тормыш……\нигезе\.
Икмәкне әрәм шәрәм…..\итү зур гонаһ\.
Тәрбияче – Ә тагын нинди мәкальләр беләсез?
Икмәк яшәү терәге.
Икмәк-табынга нур сибүче.
Кешегә, илгә-көч, куәт бирүче.
Һәр иген бөртегендә кеше хезмәте.
Тәрбияче – Ә хәзер әйдәгез миңа ипинең ничек һәм каян килгәне турында сөйләп күрсәтегез.
Бала - Бу рәсемдә яз фасылы сүрәтләнгән. Яз көне басуларны трактор сукалый һәм тырмалый. Сукалагач игенчеләр трактор ярдәмендә бөртекле азыклар чәчәләр. Игенче арган тракторын туктатып ял итә.
Бала - Бу рәсемдә көз фасылы сүрәтләнгән. Игеннәр өлгергән, башаклары тулган, сары төскә кергән. Комбаен ашлыкны ура, суга һәм камаз машина тутыра. Ике камаз машинасын тутырганнар алар элеваторга юл тоталар.
Бала- Камаз машинасы элеваторга килгән игенне бушата. Элеваторда игенне киптерәләр чүпләрдән аралыйлар һәм сортларга бүләләр.
Бала- Ипи пешерә торган камбинатта бөртекле азыклардан он ясыйлар. Бер абый оннан камыр баскан, ә икенчесе шул камырны ипи формаларына салып кайнар мичкә тыгып куя. Аннан тәмле, хуш исле, йомшак безнең өчен бик кадерле булган ипи пешеп чыга.
Тәрбияче - Әйе балалар дөрес, ипиләрне аннары кайларга озаталар?
Бала - Балалар бакчасына, мәктәпләргә, шифаханәләргә, төрле заводларга.
Тәрбияче - Ә хәзер без сезнең белән ипи камбинатына барабыз, урындыклардан автобус ясыйбыз, безнең автобусның билетлары серле , аларга җавапларны дөрес әйтсәң генә автобуска утырып була, Данил кондуктор була билетларны тарат-сын, ә Никита шофёр булсын.
Бала- Бу өчпочмак, бу бәлеш, бу чәк-чәк, бу кош теле, бу гөбәдия, бу дучмак, бу бөккән, бу бавырсак, бу юка, бу казан кабартмасы, бу кыстыбый….
Тәрбияче – Дөрес балалар, әйдәгез җырлый җырлый барабыз.
Җыр: Кунакларның килүенә без пешердек ак калач.Менә шундый киңлектә.Менә шундый тарлыкта. Менә шундый тәбәнәк. Менә шундый биеклектә. Ак калач ак калач.Телэгэненне алда кач.
Тәрбияче - Менә балалар ипи камбинатына килеп тә җиттек, төшәбез автобустан.
Пешекче – Хәерле иртә балалар, килеп тә җиттегезме?
Балалар – Әйе.
Пешекче – Мин пешекче булам ипи камбинатында ипи пешерәм. Мин сезне ипи пешерү серләре белән таныштырам. Иң беренче безгә киенергә кирәк, ипи камбинатына киемсез кермиләр. Он, тоз, чүпрә, май, суны салып болгатып камыр ясыйбыз һәм җылы урынга куябыз. Ә мин сез киләсен белеп камыр әзерләп куйган идем, әйдәгез хәзер күмәчләр әвәлибез (Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге). Бигрәк матур күмәчләр әвәләдек, ә хәзер мин аларны кайнар мичкә тыгып куям. Күмәч исе чыкты, кая, кая әллә алдан куйган күмәчем пешеп тә чыккан икән. Бигрәк хуш исле, менә сезгә күчтәнәч, төшке ашта ашарсыз.
Тәрбияче – Рәхмәт безгә кайтырга кирәк, балалар әйдәгез автобуска утырыйк. Балалар сезгә бүгенге көнебез охшадымы?
Балалар – Әйе.
Тәрбияче – Ә кайларга без бардык? Нәрсәләр эшләдек?
Балалар – Без ипи камбинатына бардык, ипи пешерергә өйрәндек. Татар халык ашларын искә төшердек.
Тәрбияче – Ә сез тагын кайда барырга теләр идегез?
Балалар – Конфет ясый торган камбинатка барыр идек.
Тәрбияче – Без балалар бакчасына барып җиттек, әкрен генә төшәбез. Шуның белән шөгылебез тәмам.
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
“7-нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
«Авылга кунакка” темасына уртанчылар төркеме балалары белән оештырылган
белем бирү эшчәнлеге конспекты
7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе,
Мухаметзянова Руфия Камиловна
Түбән Кама
2019 ел
Тема: “Авылга кунакка”
Максат: балаларның яз турында булган белемнәрен ныгыту.
Бурычлар: Балаларның ел фасыллары турындагы белемнәрен ныгыту;
-сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү;
- кыска хикәя төзи белү күнекмәләрен үстерү
- табигатькә сак караш тәрбияләү;
- йорт хайваннары һәм аларның балалары турындагы белемнәрен киңәйтү ,
-йорт кошлары турындагы белемнәрен ныгыту;
-савыт-сабаларны һәм йорт җиһазларының исемнәрен кабатлау.
Төп белем бирү өлкәсе:танып белү.
Методик алымнар һәм чаралар: уен, сорауларга җавап, күрсәтмә һәм таратма материал куллану, мактау, әңгәмә.
Алдан башкарылган эшләр: саф һавада йөргәндә язгы табигатьне күзәтү, әңгәмә үткәрү, әдәби әсәрләр уку, “Яз” темасына рәсемнәр карау, шигырьләр уку; савыт-сабалар, йорт җиһазлары рәсемнәрен карау; табышмаклар уку, йорт хайваннары, йорт кошлары турында өйрәнү.
Җиһазлар: Схема, савыт-сабаларның, йорт җиһазларының, йорт кошларының рәсемнәре, йорт хайваннарының муляжлары, туп.
Сүзлек эше: гөрләвек, сарык,көчек, бозау, колын, кәҗә бәтие, чеби,үрдәк, каз.
Шөгыльнең структурасы
- Оештыру
- Бирем “ Сорауларга җавап”
- Бирем “ Йорт җиһазларын һәм савыт -сабаларны аер”
- Бирем “ йорт кошлары”
- Уен “Үз балаңны тап”
- Уен “ Шулай буламы, юкмы?”
- Йомгаклау.
Шөгыльнең барышы:
Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар.
Балалар:Хәерле иртә.
Тәрбияче:Балалар, без бүген сезнең белән кунакка барабыз. Анда барыр өчен сезгә табышмакның җавабын табырга кирәк һәм сез безнең кайда кунакка барганыбызны беләчәксез.
Тәрбияче:
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Егълап елгалар.
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара?
Балалар: Яз.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Без бүген сезнең белән “Яз” айларына кунакка барабыз. Кунакка барганда төрле биремнәр эшләргә туры килер. Беренче бирем итеп минем сорауларга җавап бирегез әле.
1 нче бирем “ Сорауларга җавап”
Тәрбияче:Балалар яз килгәнен каян беләбез? Табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Ә хәзер мин сезгә язның билгеләрен санарга тәкъдим итәм. Ләкин җөмләгез “Яз көне” дип башланырга тиеш.
Балалар: Яз көне кояш ныграк җылыта.
Балалар: Яз көне шаулап гөрләвекләр ага.
Балалар: Яз көне карлар эри.
Балалар: Яз көне агачлар яфрак яралар.
Балалар: Яз көне түбәләрдән тамчылар тама.
Балалар: Яз көне беренче чәчәкләр, умырзаялар чыга.
Балалар: Яз көне җылы яклардан кошлар кайта.
Балалар: Яз көне аю һәм керпе йокыдан торалар.
Тәрбияче:Балалар, бик дөрес, булдырдыгыз. Әйдәгез хәзер икенче биремне үтибез.
2 нче бирем “ Йорт җиһазларын савыт-сабалардан аер”
Тәрбияче: Балалар, өстәлдә рәсемнәр буталган. Аларны аерырга кирәк. Хәзер кызлар савыт-сабаларның рәсемнәрен җыялар, ә малайлар йорт җиһазларын һәм ике якка тезелеп басалар.
Тәрбияче: Бик дөрес. Кызлар,сезнең рәсемнәрне бер сүз белән ничек атыйбыз?
Кызлар: Савыт-сабалар.
Тәрбияче: Малайлар, сезнең рәсемнәрне бер сүз белән ничек атыйбыз?
Малайлар: Йорт җиһазлары.
Тәрбияче:Бик дөрес. Ә хәзер өченче биремне эшлибез.
3 нче бирем “ Йорт кошлары”
Тәрбияче: Мин сезгә бер йорт хайваны турында сөйләп күрсәтәм, ә сез дәвам итәсез. Әнисе-тавык, әтисе-әтәч, балалары чеби, тавык безгә йомырка һәм ит бирә. Ә хәзер мин сезгә йорт кошларының рәсемнәрен күрсәтәм, сез мин сөйләгәнчә җавап бирегез.
Тәрбияче: Бу нәрсә?
Балалар: Бу үрдәк, баласы-үрдәк бәбкәсе, ул безгә ит һәм мамык бирә.
Тәрбияче: Бик дөрес, ә бу нәрсә?
Балалар: Бу каз, баласы каз бәбкәсе, ул безгә ит, мамык бирә.
Тәрбияче: Бик дөрес, бу нәрсә?
Балалар: Бу күркә, ул безгә ит бирә.
Тәрбияче: Бик дөрес,булдырдыгыз.Хәзер 4 нче бирем.
4 нче бирем ,уен “Үз балаңны тап”.”
Тәрбияче: Хәзер үзегезгә йорт хайваннарының муляжларын аласыз.Һәм әнисе янына баласын табып, бер-берегез янына килеп басасыз.
Ат - колын
Сыер - бозау
Сарык - бәрән
Кәҗә - бәти
Дуңгыз - дуңгыз баласы
Эт - көчек
Песи - песи баласы.
Тәрбияче:Балалар , булдырдыгыз. Хәзер яңа бирем.
5 нче бирем,уен “Шулай буламы, юкмы?”
Тәрбияче: Эт печән ашый. Сыер сөяк кимерә. Ат, үзенең бозавын ияртеп, болында йөри. Тычкан песине тота. Сарык сөт бирә.
Балалар: Болай дөрес түгел.
Балалар: Әйдәгез дөреслибез сыер үзенең бозавын ияртеп болында йөри. Песи тычкан тота. Сарык печән ашый.
Тәрбияче:Балалар, бик дөрес ,булдырдыгыз. Менә безнең “Авылга кунакка” бару сәяхәтебез тәмамланды. Сезгә бу сәяхәт ошадымы?
Балалар:Әйе, бик ошады.
Тәрбияче: Балалар, юлыбызда нәрсәләр күрдек?
Балалар: Язның билгеләрен әйттек.
Балалар: Йорт кошлары турында сөйләштек.
Балалар: Йорт хайваннарының балаларын таптык.
Тәрбияче: Әйе, балалар, бик дөрес. Сез бүген шөгыльдә яхшы катнаштыгыз, сезгә зур рәхмәт. Шуның белән шөгылебез тәмам.
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
“7-нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“ Татар халык киемнәре”(Түбәтәй)темасына икенче кечкенәләр төркеме балалары белән оештырылган
белем бирү эшчәнлеге конспекты
7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе,
Мухаметзянова Руфия Камиловна
Түбән Кама
2019 ел
Тема: “ Татар халык киемнәре”(Түбәтәй)
Максат:Татар халкының гамәли сәнгате белән таныштыруны дәвам итү, бизәкләрне танып аларның урнашуын сөйләргә өйрәтү; балаларның төрле төс белән кулланып (яшел, зәңгәр, сары, кызыл) алъяпкыч бизәргә өйрәтү; шулай ук сызык һәм нокта алымнары белэн бизәүләрен булдыру; милли киемнәрнең үзләренә хас булган үзенчәлекләрен ныгыту, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү; мөстәкыйл рәвештә бизәк ясау сәләтен үстерү.
Җиһазлар: пумала, кәгаз кисәкләре (кызыл, сары, яшел, зәңгәр төстә), ак битләр, түбәтәй силуэты, клей, пумала куер өчен җайланма.
Шөгель барышы:
- Оештыру олеше
Татар халык көе яңгырый, экранда татар халык киемнәре рәсемнәре.
Тәрбияче:
-Балалар,бүген без сезнең белән татар халкының милли киемнәрен искә тошереп, сөйләшеп алырбыз. Татар халык киемнәре үзе бер гүзәл дөнья. Безнең әби - бабайларыбыз киемнең килешле, күркәм һәм уңайлы булуына зур игътибар биргәннәр. Өс - баш матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы безнең халык өчен бик әһәмиятле булган
- Топ олеш
Сезнең авылга кыйткач әбиегезнең сандыгын күргәнегез бармы?
Балалар:
-Әйе,сандык күргәнебез бар.
Тәрбияче:
-Мин сезгә бүген әбиемнең сандыгын алып килдем, әйдәгез карыйк әле. Сандыкта нәрсәләр бар?
Балалар:
-Татар халык киемнәре.
Тәрбияче:
-Балалар,бу нәрсә?
Ришат:
-Бу түбәтәй.
Тәрбияче:
-Түбәтәйгә нинди бизәк төшерегән?
Ришат:
-Бу түбәтәйгә сары, кызыл төстә ләлә чәчәге төшерелгән.
Тәрбияче:
-Түбәтәй нинди кием?
Балалар:
-Түбәтәй баш киеме.
Тәрбияче:
-Бу нәрсә?
Әминә:
-Бу калфак.
Тәрбияче:
-Ничек бизәлгән калфак?
Әминә:
-Матур тосле тослэр белэн бизәлгән калфак.
Тәрбияче:
-Бу нәрсә?
С.Камилә:
- Бу татар халык киеме - камзул.
Тәрбияче:
-Нинди җеп белән чигелгән?
С.Камилә:
-Алтын җеп белән чигелгән камзул.
Тәрбияче:
-Бу татар халык аяк киеме ничек атала?
К.Камилә:
-Татар халкынын аяк киеме - читек.
Тәрбияче:
-Читек ничек төгелгән?
К.Камилә:
-Читек төрле кисәкләрдән төгелгән.
Тәрбияче:
-Бу нәрсә?
Сөләйман:
-Бу күлмәк.
Тәрбияче:
-Татар халык күлмәге нинди үзенчәлекләре белән аерыла?
Сөләйман:
-Күлмәккә бала итәге тегелгән, озынлыгы белән аерыла.
Тәрбияче:
-Балалар, без сезнең белән татар халык киемнәрен искә төшердек , әйдәгез хәзер ял итеп алабыз.
Ял минуты: “Исемең кем?”
Тубэтэйгэ бизэклэр тошеру.
Татар халык киеме кигән малай Булат керә. Булат үзенең дусларына татар халык бизәкләре төшерелгән түбәтәйләр бүләк итәргә җыена. Балалар Булатка булышырга теләүләре турында әйтәләр.
Тәрбияче:
-Балалар татар халык орнаментында нинди мотивлар бар?
Балалар:
-Ләлә чәчәге, кәнәфер, мәк чәчәге, нокта, дулкын, яфрак, кыңгырау чәчәге.
Булат:
-Балалар, мин сезгә бизәксез түбәтәй силуэтлары алып килдем. Әйдәгез төрле төстәге бизәкләр белән түбәтәйләргә бизәкләр ябыштырабыз. (Балаларга шәхси булышу)
Булат:
-Булдырдыгыз балалар, мин бу түбәтәйләрне дусларыма бүләк итәрмен һәм дусларым белән бергә Сабан туй бәйрәменә барырбыз.
3. Йомгаклау олеше.
Нинди татар халык киемнәрен искә төшердек?
Нинди төсләр бар?
Нинди мотивлар бар татар халык орнаметында?
Предварительный просмотр:
План индивидуального повышения профессионального уровня на межаттестационный период
на 2023 – 2027гг.
воспитателя
Муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения
«Детский сад присмотра оздоровления для детей с заболеваниями органов дыхания №7»Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Мухаметзяновой Руфии Камиловны.
Тема: «Игра – как способ познания окружающего мира».
Игра — определенное отношение мира к ребенку и ребенка к миру, ребенка ко взрослому и взрослого к ребенку, ребенка к сверстнику, сверстника к нему.
Игра — что может быть интереснее и значимее для ребенка это и радость и познание, и творчество. Игровая деятельность является ведущей для дошкольника. Сюжетно-ролевые, подвижные, режиссерские, дидактические, драматизации — все это оказывает существенное влияние на развитие психики малыша, и ребенок постепенно осваивает разные виды игр. В игре формируется произвольность поведения: активизируются познавательные процессы.
В игре дошкольник воспроизводит быт и труд взрослых, разные события в жизни семьи, отношения между людьми. В игре он учится подчинять свои желания определенным требованиям — это важнейшая предпосылка воспитания воли. В игре значительно легче подчиниться правилу, связанному с выполнением взятой на себя роли. Игра — источник развития моральных качеств личности.
Цели и задачи работы:
1. Воспитывать привязанность ребёнка к игре.
2. Воспитывать интерес к играм.
3. Развивать творчество детей.
4. Способствовать закреплению знаний детей о правилах игры.
5. Воспитание доверительных взаимоотношений друг к другу.
Тема самообразования «Игра – как способ познания окружающего мира» выбрана мною не случайно. Так как, в последнее время педагоги и родители все чаще с тревогой отмечают, что многие дошкольники испытывают серьезные трудности в общении со сверстниками, то самообразование по этой теме для меня очень важно. Игра – подлинная социальная практика ребенка, его реальная жизнь в обществе сверстников. Поэтому актуальной является проблема использования игры в целях всестороннего развития ребенка, формирования его положительных личностных качеств и социализации как члена общества.
Для того чтобы достичь мастерства в педагогической деятельности, нужно много учиться, познавать детскую психику, возрастные особенности развития детей.
В соответствии с современными требованиями к дошкольному образованию и воспитанию, целью моей работы является: создание условий для активной и самостоятельной творческой деятельности, формирование у ребёнка межличностных отношений в процессе игр.
Начиная работу по теме самообразования, я поставила перед собой
Цель: Определить наиболее эффективные приемы развития игры у детей.
Задачи, которые необходимо было выполнить для достижения данной цели:
1. Изучить психолого-педагогическую литературу по данной теме самообразования, изучить педагогический опыт через статьи в СМИ, интернет.
2. Разработать комплексно-тематическое планирование воспитательно – образовательного процесса и систему работы по разделу «Игра – как способ познания окружающего мира».
3. Применить эти разработки на практике.
Исходя из поставленных задач, мною была составлена программа самообразрвания:
I этап (информационно – ознакомительный)
- изучение научной, методической литературы,
- анализ и обобщение теоретических данных,
- разработка комплексно – тематического планирования.
II этап (практический)
- внедрение в практику полученных теоретических знаний.
III этап (обобщающий)
- обобщение опыта работы по теме самообразования,
- анализ результатов работы.
Практическая работа по теме самообразования
В ходе изучения темы самообразования была проанализирована методическая литература:
1. Дыбина О. В. «Игровые технологии ознакомления дошкольников с предметным миром».
2. Жуковская Р. И. «Творческие ролевые игры в детском саду».
3. Попова Л. В. «Что нужно знать воспитателю о том, как мальчики и девочки учатся быть мужчинами и женщинами».
4. Бойченко H. A. и др. «Сюжетно – ролевые игры дошкольников».
5. Н. В. Краснощекова «Игры для детей дошкольного возраста»
6. «Самообразование: с чего начать? »
7. Общие основы руководства играми детей.
8. Образовательные порталы.
Работая по теме, я разработала планирование игр с учётом возможностей детского сада и особенностями детей дошкольного возраста в ДОУ.
Также я изготовила картотеку игр.
В процессе работы были оформлены центры для игр «Доктор Айболит», «Магазин», «Парикмахерская», «Библиотека», которые пополняются и расширяются с учётом возрастных особенностей, развития и становления этапов формирования игры.
В дошкольном возрасте игра является ведущей деятельностью, а общение становится ее частью и условием. Дети, конечно же, не всегда находят нужные способы установлений отношений. Нередко между ними возникают конфликты, когда каждый отстаивает свое желание, не считаясь с желаниями и правами сверстников. Но именно в этом возрасте ребенок открывает для себя ту истину, что без сопереживания другому и без уступки другому он сам остается в проигрыше. В игре ребенок попадает в отношения зависимости от других детей.
В своей работе использую три принципа организации игры в детском саду:
• Для того чтобы дети учились, овладели игровыми умениями, я сама играю с детьми.
• В игре с детьми принимаю позицию играющего «партнёра», с которым ребёнок чувствовал бы себя свободным и равным в возможности включения в игру и выхода из неё, ощущая себя вне оценок: хорошо - плохо, правильно - неправильно, ибо к игре они не применимы.
• В совместной игре с детьми, при создании условий для их самостоятельной деятельности, не допускаю принуждения, навязывания тем, игровых ролей, форм игры.
Организуя игры с детьми дошкольного возраста, развиваю у них самостоятельность и самоорганизацию, формирую умение договориться о теме игры, распределять роли, наметить основное развитие сюжета, подготовить игровую обстановку.
Как можно чаще хвалю и поощряю каждого ребёнка, чтобы никто из них не потерял интереса к игре. В своей работе стараюсь, чтобы каждый ребёнок самореализовался в игре, проявил своё неповторимое творчество.
Таким образом, игра может стать основой формирования положительных навыков общения ребенка со сверстниками. Важно подчеркнуть: ненавязчивое и непринужденное участие воспитателя в игре - непременное условие работы.
В заключении хочу сказать, что систематическая работа по развитию коммуникативных навыков через игру способствуют улучшению социального статуса ребёнка. От того, как сформированы навыки общения, умения управлять своими эмоциями во многом зависит характер будущих отношений дошкольников в социуме. Считаю, что выбранное мною направление работы поможет детям в будущем безболезненно адаптироваться в новых для них условиях школьной жизни.
Задачи самообразования:
1.Продолжать обобщать и обогащать содержание игр детей.
2.Совершенствовать и развивать игровые умения детей.
3.Формировать навыки сотрудничества.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми
Дата проведения: 21 февраля 2012 г. Участники: дети подготовительной группыПроводит: педагог-психолог Панова М.М.Цель:способствовать формиров...
Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий
Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»
1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...

Конспект НОД " Азбука безопасности" .Конспект НОД: Тема «Азбука безопасности» Составила : Рахимова Зарифа Тахировна. К конспекту прилагается презентация.
Составила : Рахимова Зарифа Тахировна.Цель: Обобщить и систематизировать знания о безопасности в доме.Задачи:Образовательные:— Формировать умения видеть вокруг себя потенциальные опасности в доме...

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст) Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старшая группа) Конспект целевой про
Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст)Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробу...

праздника Конспект по сказке «Теремок» Веселится народ, праздник Пасхи у ворот. Конспект совместной деятельности педагогов с детьми с ОВЗ «Звуки весны», План - конспекта Тема: Совместная образовательная деятельность «Рукавичка" и другие
Методическая разработка праздника «По дорожке весело наши ножки шли»для детей со сложным дефектом совместно с родителями.Праздник посвящается Дню Матери.Цели и задачи:Коррекционно-ра...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)
Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при определении величины предметов....



