классные часы
классный час (1 класс) по теме

классные часы для 1 класса

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл классные часы для 1 класса76.44 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         

Кешеләр бер-берсен  хөрмәт итәләр. Алар, бергә очрашкач: “Исәнмесез!”-дип исәнләшәләр. Мин дә класска кергәч: ”Исәнмесез, балалар!” – диярмен. Сез, урыннарыгыздан торып, мине басып каршыларсыз. Бу – сезнең исәнләшүегез, мине хөрмәт итүегез булыр. Мине генә түгел, сез һәркемне: өлкәннәрне дә, кечкенәләрне дә, үзегезнең яшьтәшләрегезне дә хөрмәт итәргә, алар белән исәнләшергә тиешсез.

Кешеләр белән очрашкач сез: “Исәнмесез!” – диегез. Малайлар өлкәннәр белән баш киемен салып исәнләшәләр.

Кешеләр белән аерылышканда: “Сау булыгыз!” – дияргә кирәк. Бу да хөрмәт итү була. Ә класста укытучы белән саубуллашканда, шулай ук аяк өсте басып, укытучыны озатып калалар.

Исәнмесез, иптәшләр!

Мин иртә белән                                                        Иртәнге сәлам!

Өйләргә керәм,                                                          Исәнме,  Азат!

Иптәшләремнең                                                       Саумы, Салават!

Хәлләрен беләм:                                                       Авырмыйсызмы,

- Исәнме, Гүзәл,                                                         Хәят һәм Булат!

Исәнме, Рузәл!                                                           Исәнме, Иркә!

Исәнме, Мәрьям,                                                      Сәлам, Мәликә!

Исәнме, Галләм!                                                        Хәерле иртә!

Сезгә, дусларым,                                                       Хәерле иртә!                                        

Сораулар:

- Шигырь сезгә ошадымы?

- Анда сүз нәрсә турында бара?

- Сез иптәшләрегез белән ничек исәнләшәсез?

Акыллы Карабай.

Безнең күршедә бер малай бар. Исеме – Рамай. Рамай – булдыклы малай. Ул һәркемне хөрмәт итә. Кешеләр белән ягымлы исәнләшә.

Рамайның бер эте бар. Этнең исеме – Карабай. Рамай Карабайны да әйбәт гадәткә өйрәткән. Балалар этнең янына киләләр дә: “Карабай, исәнме!” – диләр. Карабай шунда ук алгы тәпиен балаларга суза. Ул, янәсе, кул биреп исәнләшә.

Карабай саубуллаша да белә. Мәктәпкә барышлый балалар аңа: “Карабай, хуш, исән бул!” – дип, кул болгасалар, Карабай койрыгын болгап, җавап кайтара. “Һау-һау!” – дип өреп куя. Янәсе: “Сау, сау булыгыз, дуслар!” – ди. Ә Рамай мәктәптән кайтканда: “Карабай, мин нинди билге алдым?” – дип сораса, эт озын итеп: “У-у-у-у!” – дип өреп куя, бу аның янәсе күп билге “бишле” алгансың диюе.

Сорау: Ни өчен сезгә Рамай һәм аның эте ошады?

  1. Исәнмесез, балалар!
  2. Мин сезнең укытучыгыз булам. Минем исемем – Иркия, фамилиям – Локманова. Сез миңа Иркия апа дип дәшәсез. Хәзер таныш булыйк, сезнең исемнәрегез ничек? Басып, берәм-берәм миңа исемнәрегезне әйтеп чыгыгыз.
  3. Балалар! Һәркемнең - өлкән кешеләрнең дә, кечкенәләрнең дә исемнәре белән бергә фамилияләре була. Сезнең дә һәркайсыгызның  фамилиясе бар. Сез үзегезнең фамилиягезне дә белергә, аны дөрес әйтергә тиешсез. Ягез әле, миңа фамилияләрегезне әйтеп чыгыгыз.

Сез әти-әниләрегезнең дә исемнәрен дөрес итеп әйтә белергә өйрәнегез.

Үзеңнең һәм әти-әниеңнең исемнәрен дөрес итеп әйтү белән бергә президентларның да исемнәрен әйтә белергә кирәк.

Исеңдә тот! Кешеләрнең һәм үзеңнең исем-фамилияңне тулы һәм дөрес итеп әйтә бел. Үзеңнең дә, иптәшләреңнең дә исем-фамилияләрен бозарга, кыскартырга, үзгәртергә ярамый. Кешегә башка төрле исем тагу, аңа кушамат кушу – зур әдәпсезлек.

Кеше исемнәре: Гүзәл, Динар, Зөлфия. Илдар, Марат, Гөлдәния.

Фамилияләр: Локманов, Габдрахманова, Исламов, Хакимов.

Исем-фамилияләр: Локманов Динар, Махмутов Булат, Хакимов Рузил.

 Сораулар:

  1. Синең исем-фамилияң ничек?
  2. Туганнарыңның, апа-абыйларыңның, эне-сеңелләреңнең исемнәре ничек?
  3. Сезнең күршеләрегез кемнәр?
  4. Аларның исемнәре ничек?
  5. Сез аларга ничек дәшәсез?

Очлы яисә үткен әйберләрдән яралану кайвакыт гаять көчле кан китүгә сәбәп була. Кан ярадан сиптереп агарга (артериядән кан китү) һәм акрын гына саркып чыгарга (венадан кан китү) мөмкин. Мондый очракларда  канны туктату өчен яраланган аяк яки кулны югары күтәрергә һәм яраны бәйләп куярга кирәк. Моның өчен йогышсызландырылган бинттан файдалану яхшы (өй аптечкаларында ул һәрвакыт булырга тиеш). Әгәр дә индеөйдә бинт табылмаса, яраны әйбәтләп үтүкләнгән чиста яулык белән дә бәйләп куярга була.

Кайчакта  кан шулкадәр көчле ага ки, жгут салмыйча аны туктата мөмкин булмый. Жгут хезмәтен теләсә нинди тукыма үти ала. Жгут ярадан югарырак урынга бер сәгать - сәгать ярымга салына. Бәйләвеч төене астына бөтерү өчен карандаш яки таякчык кертәләр, берничә тапкыр борып, бәйләвечне кысалар, һәм кан агу туктала. Кан әйләнеше бик нык бозылып, аяк яки кулның үлү куркынычы булганлыктан, жгутны сәгать ярымнан да озак тотарга ярамый. Әгәр яра муенда, биттә, башта булса, жгут салмаска, ә ярадан югарырак урынны кул белән кысып тотарга кирәк.

Борыннан кан киткәндә баланы утыртып яки бераз авышрак итеп тоту һәм борын белән күз арсына компресс кую яхшы. Борыннан кан китү еш булганда һәм озакка сузылганда, баланы врачка күрсәтергә кирәк.

Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма!

Үз алдыңа беркайчанда катлаулы бурычлар куйма!

Көндез 15 минут йоклап алсаң, мәктәп режимына җайлы гына кереп китәрсең.

Саф һавада йөрергә дә вакыт калдыр!

Укучылар  өчен  үрнәк  кагыйдәләр.

  1. Белемнәрне тирәнтеп, ныклап үзләштерергә, уку күнекмәләренә  ия булырга. Үзен урта  белем алып  чыгу  юлын сайларга әзерләргә.
  2. Гомуми файдага  намус белән эшләргә. Җитештерүчән хезмәттә һәм  үз-үзенә  хезмәт күрсәтүдә катнашырга. Һөнәр

сайларга, куркынычсызлык техникасы  кагыйдәсен  төгәл    

үтәргә.

     3  Мәктәп, класс,  укучылар   оешмаларының иҗтимагый          

          тормышында, укучылар үзидарәсе эшендә актив  

          катнашырга.

                                 Шәхси  интересларны  коллектив интереслары белән                                                                                                                                                                                                                                                                  

                                 яраштыра белергә.                                            

4  Туган як табигатен сакларга,халык байлыгын сакларга  

     һәм   сакчыллык өчен көрәшергә.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                

  1. Уку, хезмәт, ялны дөрес оештырырга, үзеңнең һәм  

     башкалар   вакытының кадерен белергә. Интереслар  

     буенча оештырылган  түгәрәкләрдә, клуб  

     берләшмәләрендә шөгыльләнергә.

6    Физкультура  һәм спорт белән  даими шөгыльләнергә.

7   Ата-аналарны, гаиләдәге өлкәннәрне ихтирам итәргә, өй        

     эшләрендә  катнашырга. Йорт  хуҗалыгын алып  бара  

     белергә  өйрәнергә, өлкән яшьтәге  һәм  авыру кешеләр,  

     кечкенәләр  турында кайгыртырга.

8   Тәртипле, тыйнак, әдәпле булырга. Педагогларның    

     таләпләрен, укучылар үзидарәсе оешмаларының  

      карарларын  үтәргә.

9   Тыйнак, пөхтә киенергә. Мәктәпкә укучы  формасы киеп  

      килергә.

10 Юл йөрү кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы, суда  

     үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә.  

             

Тырналган, бәрелгән урыннарга һәм башка төрле яраларга 3-5 процентлы йод настройкасы яки водород перекисе сөртү файдалы. Нык пычрануга китергәнлектән, яраны су белән юу һәм кергән яисә кадалган нәрсәләрне үз белдегең белән алу катгый тыела. Туфрак белән пычранган яра аша бала организмына бик куркынычлы столбняк (тартышу авыруы тудыручы микроблар үтеп керү ихтималын ата-аналар, укчылар яхшы белергә тиеш. Мондый очракларда, баланы поликлиникага алып барып, аңа столбнякка каршы укол ясатырга кирәк.

Максат: акыллы кеше турында төшенчә формалаштыру, акыллы  

                эшләр эшләргә өйрәтү.

  1. Нинди кешене акыллы кеше дибез?
  1. Аңлы, зиһенле, тәрбияле, яхшы холыклы, тыңлаучан, үзен тота белә торган.
  2. ачык фикерле, төпле, уйлап эш итә торган.
  3. Акылга муафыйк, акылга сыешлы, акылга туры килә торган
  1. Акыллы кеше турында нинди мәкальләр, әйтемнәр һәм тапкыр сүзләр беләсез?
  1. Алтының белән мактанма, акылың белән мактан.
  2. Акыллы кеше башка кешенең хаталарыннан гыйбрәт алыр.
  3. Акыллы хезмәтенә таяныр, ахмак - өметенә.
  4. Акыллы тәмугта да кирәк (абхаз).
  5. Нык акыллы кешенең дуслары сирәк була(япон).
  6. Акыл һәм ахмаклык янәшә атлыйлар (африка).
  7. Акыл кирәк җирдә көч ярдәм итә алмый (еврей).
  8. Акылның бәясе, тәрбиянең чиге булмый (адыгей).
  9. кешенең акылы яшннән тормый (таджик).
  10. Акыл кулларны да, аякларны да коткара (литва).
  1. Акыллы булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
  1. Швейцариянең акыл иясе Иоганн Лафатер: ”Акыллы буласың килсә, акыллы сораулар бирә һәм, башкача әйтер сүзең булмаса, тик тора белергә өйрәнергә кирәк”.
  2. Немец акыл иясе һәм тәнкыйтьчесе Готхольд Лессинг: “Бәхәсләшегез, ялгышыгыз, хаталаныгыз, ләкин, Алла хакы өчен, фикер йөртегез һәм дөрес булмаса да үз башыгыз белән.”
  3. Борынгы кытайлылар, акыллы булу өчен биш сыйфатка ия булырга кирәк, дигәннәр. Менә алар: “Шундый кеше акыллы була, кем: ныклы омтылыш белән яши, сер саклый белә, акыллы кешеләр белән дуслаша белә, үз вакытында тыелып кала.”
  1. Үзебезнең авылда, якын-тирәдә сез нинди акыллы кешеләрне беләсез? Ни өчен аларны акыллы дип саныйсыз? Аларның акылы нәрсәдә чагыла?
  2. Нинди кешене сәләтле кеше диләр?

1.Кешегә тумыштан бирелгән сыйфат: яхшы эшли, башкара, булдыра алу осталыгы. - Оештыра белү сәләте. Математик сәләт.

2. Үзлек, сыйфат. – Ташның ут чыгару сәләте.

- Акыллы кешегә хас булган беренче сыйфат – ныклы омтылыш. Нәрсә ул омтылыш? Ныклы һәм йомшак омтылышны ничек аңлыйсыз?

1. Нәрсә дә булса эшләргә тырышып ясалган хәрәкәт.

2. Нәрсәгә булса да ирешергә, ия булырга омтылучанлык; актив максат, ният, теләк.

3. Уңышлы барып чыгуына тулы ышаныч булмавын аңлаган хәлдә,тәвәкәллек итеп, нәрсә дә булсабашкарырга яки нәрсәгә дә булса ирешергә юнәлтелгән эш-хәрәкәт; тәҗрибә характерындагы башлангыч.

- Ныклы омтылыш – куелган максатка барып җитүдә даими һәм акыллы хәрәкәтләр ясаудан ирешелгән акыл сыйфаты.

- Йомшак омтылыш – тиз үзгәреп торучан, кыска вакытлы акыл сыйфаты.

Укучылар! Бүген без сезнең белән акыллы кешенең нинди булуы турында сөйләштек. Сезнең барыгызның да акыллы буласы килә. Кеше үз акылын үзе күнектерә, шуны онытмагыз! Үз акылыгызны күнектерү өстендә даими эшләгез, мин сезнең акыллы булып үсүегезне телим.

Максат:  тәмәкенең сәламәтлек өчен зарарлы икәнен              

                   аңлауларына ирешү.

  1. Нәрсә ул гадәт?
  2. Кемгә дә булса хас, нык урнашкан характер үзенчәлекләре. – Чир китәр, гадәт китмәс.
  3. Кешеләрдә нинди гадәтләр була?
  4. Яхшы (уңай) гадәтләр, начар (тискәре) гадәтләр.
  5. Яхшы (уңай) гадәтләрне санап чыгыгыз.
  6. Бер сүзле булу, әйбернең кадерен белү, олыларга да, кечкенәләргә дә ихтирам белән карау, һ.б.
  7. Начар (тискәре) гадәтләрне атап чыгыйк.
  8. Иптәшләреңнең фикере белән хисаплашмау, әти-әниеңнең сүзен тыңламау, тәмәке тарту, аракы эчү, сүгенү һ.б.
  9. Әле санап үткән начар (тискәре) гадәтләр арасында иң нык таралганнары ниндиләр?
  10. Аракы эчү. Тәмәке тарту, дорфа сүз әйтү.
  11. Сәгать саен кабатлана торганнары нинди?
  12. Тәмәке тарту?
  13. Димәк, бүген класс сәгатендә сүз нәрсә турында барачак?
  14. Тәмәке тартуның кешегә зыяны турында.

  1. Нәрсә ул тәмәке?
  1. Эт җиләкләре семьялыгыннан, никотинлы, озын сабаклы үлән үсемлек
  2. Шул үсемлекнең  тарту, суыру, иснәү яки чәйнәү өчен киптерелеп, бик вак туралган, төелгән яфраклары һәм сабаклары.
  1. Тәмәке кайдан килеп чыккан соң? Тарта торган үләнне Европада яшәүчеләр “Табак” (ул үсә торган Табаго провинциясе атамасыннан) дип исемләгәннәр.
  2. Аны испан сәяхәтчесе Христофор Колумб тәүге тапкыр 1493 елның 15 мартында Көньяк Америкадан Европага, ә 1593 елда инглиз сәүдәгәрләре Русиягә керткән. Баштагы чорда тәмәке тарту өчен генә түгел, ә дару чаралары итеп тә кулланылган. Аңардан төнәтмә, сыгынты (экстракт), борчак дару ясаганнар. Дөрес кулланмаганда аңардан нык агуланганнар. Бу дәүләт башлыкларын тартучылар белән каты көрәш алып барырга мәҗбүр иткән. Әйтик, Михаил Федорович патшалык иткәндә тартучыларны бик нык җәзалаганнар. Аларны таяк һәм чыбыркы белән кыйнаганнар, танауларын һәм колакларын кискәннәр, ерак җирләргә сөргәннәр. Ләкин мондый катгый чаралар әйбәт нәтиҗә бирмәгән. 1697 елда Петр I Русиядә рәсми рәвештә тәмәке сатуны һәм тартуны рөхсәт иткән, тәмәке сату үзе генә дә казнага бик зур табыш китергән. 19 нчы гасыр уртасында папирос, ә ХХ гасырның икенче яртысыннан сигаретлар ясый башлаганнар.
  3. Нәрсә ул никотин?
  4. Тәмәкедә була торган наркотик (агулы) матдә.
  5. Никотин сүзе француз дипломаты Жан Нико исеме белән бәйле. 1560 елда ул тәмәкене беренче булып Франциягә кертә. Бер сигарет төтене белән тутырылган пыяла савытка күгәрченне урнаштырсаң, ул агуланып үлә. Никотин сөртелгән пыяла таякчыкны иснәү белән чыпчыкта шундук үлә.
  6. Тәмәке белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?
  7. Тәмәке белән бергә тартучы да яна. Ятәмәке бетмәс, тартучы бетәр. Тәмәке тартсаң каты тарт: тизрәк өзелсен. Тәмәке теләнергә өйрәтер.
  8.  Күрүегезчә, татар телендә мәкальләр күп түгел. Бу нәрсә белән аңлатыла дип уйлыйсыз?
  9. Тәмәке - мөселман халкына ят нәрсә.
  10. Ни өчен бу гадәт кешегә бик тиз йога?
  11.  Чөнки тәмәкедә наркотик (исерткеч, миңгерәүләтә торган) көч бар. Кеше организмы, аеруча яшь, формалашып бетмәгән организм моңа бик тиз бирешә, каршы тора алмый.
  12. Үзегезнең таныш-белешләрегез,  туганнарыгыз арасыннан тәмәке тартучыларны хәтерләгез. Алар тәмәке тартулары белән канәгатьме, бу гадәттән котылырга телиләрме?
  13. Организм өчен тәмәкенең зарарын нинди мисаллар белән дәлилли аласыз?
  14. Тәмәке, тикшерүчеләрнең исәпләвенчә кеше гомерен 5-15 елга тиклем кыскарта. Бер сигарет уртача гомерне 7 минутка киметә. Йөрәк эшчәнлеген какшата, ашказаны, эчәк авыруларын тудыра.
  15. С витамины – сәламәтлекне ныгыта торган төп табигый элементларның берсе. Ул, зәңгелә (цинга) авыруын дәвалаудан тыш,  турыдан тән күзәнәкләрен тукландыручы капиллярдан кан китүне кисәтә. Алардан кан китсә, йөрәккә яисә баш миенә кан савып, кан юллары томалануы (закупорка) , шуның нәтиҗәсендә кешенең дөнья белән саубуллашуы ихтимал. Аякларда кан юллары томаланса, гангрена авыруы башлануы мөмкин. Ахырда аякны кисәргә туры килә. Тәмәке исә С витаминының тәэсирен бетерә, ягъни сезнең гомерегезне саклаучыны “урлап китә”. Канада белгече Маккорник С витаминын җентекләп өйрәнә һәм бер
  16. сигаретның бер әфлисунда булган кадәр витаминны юк итүен ачыклый. Лаборатор тикшеренүләр менә шуны раслый: димәк, бер пачка сигарет тартучы кеше, организм өчен кирәкле С витаминын булдыру өчен 20 әфлисун ашарга тиеш.
  17. Кызганычка каршы, бу гадәт хатын-кызларда да очрый башлады. Аны аларга аеруча  зарарлы диләр.  Ни өчен?
  18.  Хатын-кызлар – булачак аналар. Алардан балалар зәгыйф, гарип булып туулары мөмкин.
  19. Тәмәке тартучының, кеше организмыннан тыш, тагын нинди зыяннары бар?
  20. Төрле бәлаләргә китерә, фаҗигаләр тудыра. Әйтик, урманда тәмәке утыннан янгыннар еш чыга. Йортларда, исерекләр сүндерелмәгән тәмәке кабып йоклау сәбәпле, үлү, газ плитәләре шартлау очраклары да юк түгел.
  21. Тәмәкенең эш урынында зыяны бармы?
  22. Бар. Эш калдыра. Галимнәр исәпләвенчә, 7% эш вакыты тәмәке тартуга китә.
  23. Гаиләгә нинди зыян ясый?
  24. Гаиләнең акчасын киметә. Һәр тартучы ай саен 25-30 мең сумны җилгә яндыра.
  25. Тәмәкегә киткән еллык акчаны берәр газета яисә журнвалның еллык суммасы белән чагыштырыгыз.
  26. Ничек итеп бу гадәттән котылып була?
  27. Ихтыяр көче тәрбияләргә.
  28.  Ныклы режим белән яшәргә.
  29. Спорт белән даими шөгыльләнергә.
  30. Физик эш эшләргә.
  31.  Тәмәке тартучылардан вакытлыча гына булса да ераграк торырга.
  32. Поль Брэгг  “Йөрәкне ничек сәламәт килеш сакларга?” дигән китабында тәмәкедән котылу өчен түбәндәге киңәшләрне  бирә.
  33.  Иң башта тәмәкенең сәламәтлек өчен ифрат зыянлы икәнлегенә үз-үзеңне ышандырырга кирәк.
  34. “Тартуны ташларга”, - дип берничә мәртәбә кабатлагыз һәм шул ук вакытта аның сезне акрынлап үтерүе һәм иң явыз дошманыгыз икәне турында гына уйлагыз.
  35. Һәм яңадан: “Тәмәкенең һәр төре миенм җанны алучы, мин бу агудан барыбер котылачакмын”, - дип кат-кат кабатлагыз.
  36. Тагын берничә мәртәбә: “ Мин тәмәке тартмаячакмын. Мин тәмәке тартмаячакмын”, - дип әйтегез.

  1. Алкоголь, тозлы, майлы ризыклар һ.б. да кулланмаска.
  2. Тәмәке тарту күзнең челтәр катлавының җитди зарарлануына китерә. Шуның аркасында олы яшькә җиткәндә сукыр калу куркынычы өч тапкыр арта. - Челтәр катлавының үзәк өлешенең заралануы олы яшьтәге кешеләрдә еш очрый, - дип искәртә Лондонның офтальмология институты хезмәткәре, доктор Ричард Уордманд. – Бу авыруның күз тукымасындагы тамырларның үзгәрүе (деформация) белән бәйләнешле үзенчәлекле формасының берсе тәмәке тартудан барлыкка килә. Кеше озаграк һәм иртәрәк тәмәке тарткан саен, ул тизрәк авырый башлый һәм аңа күбрәк сигарет таләп ителә. 50 яшьтән алып 69 яшькә кадәр тәмәке тартучылар арасында сукыраю куркынычы  өч тапкыр артыграк. Үсемлек азыгында сакланган микроэлементлар челтәр катламын заралы тәэсирләрдән саклый.  Ләкин тәмәке тарту аркасында микроэлементларның канда әйләнеп йөрүе туктатыла. Бу еш кына сукыраюга китерә.
  3. Бүгенге класс сәгатендә нәрсә турында сөйләштек? Нинди сабаклар алдыгыз?

Биремнәр.

  1. Тәмәке тарту гаиләгә нинди зыян ясый? – Шул хакта өегездә әңгәмә корыгыз.
  2. Тәмәке тартуны ташлаган кешедән сораштырып, “Мин бу зәхмәттән ничек котылдым” дигән темага инша языгыз.

Максат: яхшы сүзнең яхшы тәрбия бирүдә тоткан урынын

                 күрсәтү.

Бервакыт бик бай һәм күренекле сәүдәгәр мәҗлес җыйган. Кунакларның берсе хуҗага болай дигән: “Синең колыңның тапкыр һәм үткен телле икәнен бөтен шәһәр белә. Син аны базарга җибәреп кайтар әле, дөньядагы иң гүзәл нәрсәне алып кайтсын”.  Хуҗа Эзопны чакырткан. Ишетәсеңме, Эзоп? Менә сиңа акча, базарга бар һәм дөньяда иң гүзәл нәрсәне сатып алып кайт”. Кол китә һәм өсте салфетка белән ябылган поднос  алып килә. Салфетканы күтәреп карасалар, анда тел ята. “Эзоп, син тел алып кайткансың ләбаса!” “Бу дөньяда иң гүзәл нәрсә түгелмени?” Тел белән без иркәләү, тугрылыклы булу һәм сөю сүзләре әйтәбез. Тел белән тынычлык урнашуны белдерәбез, тел белән без “ирек” сүзен әйтәбез”. Бераздан кунакларның икенчесе хуҗага болай ди: “Синең колың кабат базарга барсын һәм дөньяда иң коточкыч нәрсәне алып кайтсын”. Эзоп шул ук поднос белән кире әйләнеп кайта. Салфетка астында тел ята. ”Эзоп, син тагын тел алып кайткансың ләбаса!” “Ул коточкыч нәрсә түгелмени? Тел белән без нәфрәт сүзләрен әйтәбез, тел белән без сугыш игълан итәбез. Тел белән без “кол” сүзен әйтәбез”.

  1. Бу гыйбрәтле хәлдә сүз нәрсә турында бара?
  2. Тел яхшы хәбәр сөйләргә дә, начары турында белдерегә дә сәләтле булуы турында.
  3. Андый хәбәрләрне тел нәрсә аша җиткерә?
  4. Сүзләр белән.
  5. Сүзләрнең ниндиләре була?
  6. Яхшылары да, яманнары да.
  7. Димәк, бүгенге класс сәгатендә сүз нәрсә турында барачак?
  8. Сүзләрнең яхшылыры, сүзләрнең яманнары турында.
  9. Нәрсә ул тел?
  10. Аралашу чарасы, сөйләү өчен хезмәт итә торган корал.
  11. Нәрсәул сүз?
  12. Төшенчә белдерә торган берәмлек.
  13. “Яхшы” дигән сүзне ничек аңлыйсыз?
  14. Уңай, киресе: начар.
  15. Яхшы сүзне кемнәр әйтә?
  16. Укыган, белемле, акыллы, тәртипле, әдәпле кешеләр әйтә.
  17.  Бар очракта да яхшы сүз әйтеп буламы? Әйтик, ачу килгән чакларда?
  18. Мондый очракларда акыллы кешеләр начар сүз кулланмас: алар я эндәшми калырлар, я кешенең күңелен яраламый торган сүзләр кулланып, әйтәселәрен аңлатырлар.
  19. Кызганычка каршы, тормышта, кешеләр мөнәсәбәтендә сүгенү, дорфа сүзләр белән тиргәнү очраклары да юк түгел. Андый сүзләрне гадәттә кемнәр куллана?
  20. Тәртипсез кешеләр, тәтбиясезләр, наданнар.
  21. Начар сүзләр кулланудан котылып буламы? Ничек?
  22. Була, әлбәттә. Үз-үзеңне тәрбияләргә кирәк; сүз байлыгыңнгы арттырырга кирәк, моның өчен күп укырга кирәк һ.б.
  23. Тел, сүз турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?
  24. Бер яхшы сүз мең бәладән коткара.
  25. Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.
  26. Йөрәктән чыккак сүз йөрәккә керә, йөрәктән чыкмаган колакка да керми.
  27. Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә таш эри.
  28. Сүз сөйләү – һөнәр, сөйли белмәгән үләр.
  29. Сүзе хакның йөзе ак.
  30. Сүзне үлчәп сөйлә.
  31. Туры сүз таш яра, ялган сүз баш яра.
  32. Уйнап сөйләмә, уйлап сөйлә һ.б.
  33. Кешене рәнҗетүне сез ничек аңлыйсыз?
  34. Рәнҗетү – кемгә дә булса хаксызлык күрсәтү, кыерсыту, урынсызга кимсетү; җәберләү.  Укучылар! Бу класс сәгатеннән  соң сез начар сүзләрне кулланмаска, яхшыларын күбрәк әйтергә тиешсез.

Максат: әхлаклылыкның мөһим шарты буларак, сер саклау  

                серләренә өйрәнү.

Ике уен уйнап алыйк.

  1. Һәркем үз янында утырган иптәшенең колагына сер итеп кенә бер сүз әйтә.
  2.  Беренче төркемдә утырган укучы иптәшенең колагына бер сүз әйтә, тегесе ул сүзне үзе белән утырганның колагына җиткерә. Сүз, колактан-колакка әйтелә барып, барлык төркемнәр аша үтеп чыгарга тиеш.
  1. Беренче уенда әйтелгән сүз белән икенче уенда әйтелгән сүз арасында аерма бармы?
  2. Бар, әлбәттә.
  3. Нинди?
  4. Беренче уенда әйтелгән сүзне ике генә кеше белде, ә икенче уендагысын – барысы да.
  5. Ике генә кеше белгән сзне  икенче төрле нинди берсүз белән әйтәбез?
  6. Ул сер була.
  7. Ә икенче уендагысы?
  8. Ул сүз сер була алмый.
  9. Ни өчен?
  10. Чөнки аны беренче төркемдәгеләр барысы да белде.
  11. Димәк, бүгенге класс сәгатендә сүз нәрсә турында барачак?
  12. Сер саклау турында.
  13. Нәрсә ул сер?
  14. Әлегә ачылмаган, танылып бетмәгән үзлек, сыйфат һ.б. Кешегә белдерегә ярамаган яшерен мәгълүмат. Берәр нәрсәнең төп эчтәлеге, асылы, әһәмияте. Ачылмаган, билгесез сәбәп.
  15. Борынгы кытайлылар:”Сер саклый беләторган кеше – акыллы кеше ул”, -  дигәннәр. Ни өчен дип уйлыйсыз?
  16. Сер саклый белә торган кеше – ышанычлы кеше, ул дустын да, халкын да, илен дә - беркемне дә сатмый. Димәк, хыянәт итми дигән  сүз.
  17. Сер тоту (саклау) белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?
  18. Сер тотмас – дус тапмас.
  19. Сер дусы күп булыр, серне тоткан бер булыр. Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.
  20. Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне мең кешегә ит.
  21. Үз серен җилгә очырган кеше серен саклый белми.
  22. Вак җан сер саклый белми.
  23. Өч кеше белгән нәрсәне утыз кеше белә.
  24. Дәшми тору сер саклый.
  25. Сереңне тик йөрәгеңә ач.
  26. Сердән авыр нәрсә юк.
  27. Күп сөйләгән авыз – бәхетсезлек капкасы.
  28. Нинди серләр була?
  29. Гаилә сере, дәүләт сере, хәрби сер, табигать сере, хайваннар дөньясы сере,профессия сере, коммерция сере,хатлар язышу сере, фән сере.
  30. Сер тота белмәүнең нәрсәләргә китерүе мөмкин? Сер тота белмәүчеләрне ничек дип атыйлар?
  31. Хыянәтче, гайбәтче һ.б.
  32. “Ант итү” һәм “Ант кабул итү” не сез ничек аңлыйсыз? Аларның сер сүзе белән мәгънәви бәйләнеше бармы?

Сер саклау буенча үз-үзеңне тәрбияләү планын төзү.

  1. Әдәби әсәрләрне күп укырга һәм анализлый белергә.
  2. Сер тотмауның тәртипсез кешегә хас булуы турында мисаллар китерегез.
  3. Беркайчан беркешенең серен өченче кешегә белгертергә ярамый.
  4. Сер төшенчәсе белән бәйләнешле әсәрләрне даими укып барырга һәм үзеңә тиешле тәтиҗә ясарга.
  1. Бүгенге класс сәгатендә сүз нәрсә турында барды? Сер саклау серләренә ничек өйрәндегез? Класс сәгатеннән үзегезгә нинди сабак алдыгыз? Класс сәгате сезгә ошадымы?

Өй эше.

  1. “Безнең гаиләдә сер тота беләләрме?” дигән темага өегездә сөйләшү үткәрегез.
  2. “Әгәр бар кеше дә сер саклый белсә...” дигән темага кечкенә генә хикәя язып килегез.

   

                     

Төрле вак әйберләрне балалаор гадәттә авызларына каба яки борыннарына, колак тишекләренә тыга торган булалар. Ул әйберләр еш кына сулыш юлларына барып эләгә.

Әгәр дә чит әйберләр ашказанына барып керсә, ул күбесенчә, эчәклек аша зарасыз узып, тизәк белән тышка чыгарыла. Мондый вакытта балага ботка, ипи яисә бәрәңге боламыгы файдалы. Шулай эшләгәндә, зарарламый гына, тышка чыга. Аның чыкканлыгына тәгаен ышану өчен, баланың тәрәтен  яхшылап тикшереп торырга кирәк. Әгәр дә бала күкрәк читлегендә авыту тойса, йота алмый интексә, селәгәе ага башласа, чит әйбер үңәчтә калган дигән сүз. Бу очракта бала кичекмәстән хирургка күрсәтелергә тиеш. Әмма үз белдегең белән каты азык яисә зонд ярдәмендә чит әйберне эчкә төртеп төшерергә маташырга һич тә ярамый.

Колакка, борынга кергән әйберләрне үзең алып маташырга шулай ук ярамый. Чөнки тиешле корал һәм тәҗрибә булмау сәбәпле, көтелмәгән бәхетсезлек килеп чыгуы, әйтик, колак пәрдәсенең зарарлануы ихтимал. Мондый барлык очракларда да врачка мөрәҗәгать итегез. Бөҗәк кергәндә колакка берничә тамчы үсемлек мае, глицерин  яки җылы су тамызырга, баланың башын берякка янтайтыбрак аска идерергә кирәк. Гадәттә бөҗәк колакка салынган сыекчага ияреп чыга.

 Чит әйберләр сулыш юлына эләккәндә тын бетә һәм ютәл өянәге башлана. Бу очракта баланы алга иелеп ютәлләргә мәҗбүр итәргә һәм уч төбе белән сак кына аркасыннан кагарга кирәк. Әгәр дә болай эшләү ярдәм итмәсә, баланы ашыгыч рәвештә отолорингология яки хирургия бүлекчәсенә илтү зарури.

                         

       

                                               

     Безнең урам.

Безнең урам-зур урам,

Мин шул урамда торам.

Тирә-якта күршеләр,

Бар да уңган кешеләр.

Сара апа-сатучы,

 Бану апа-бакчачы,

Йосыф абый йорт сала,

Җамали түбә яба.

Сылу апа укыта,

Батырҗан балык тота.

Тәүфикъ абый-тимерче,

Тимербикә-тегүче.

Кадир абый-командир,

Бакый абый-бригадир.

Шакир-шофер,

Мансур-монтер,

Хәй-урам себерүче,

Кәбир абый-көтүче,

Ә мин-ярдәм итүче.

- Сез авылыбызның урамнарының исемнәрен беләсезме?

- Сез нинди урамда яшисез? Ничәнче йортта?

-Сезнең урамыгыз чистамы?

-Урамыгызда нинди кешеләр яши?

-Урамыгызны рәсемгә төшерегез.

Максат: кешеләр арасындагы  үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.

Биек тауда көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аныд ишеген шакыган.

- Минем сакля ( Кавказда тау халыкларының өе) бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң?-дип сораган көтүче.

- Без - Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит...

- Көтүче кемне сайлаган?

- Дуслыкны.

- Ни өчен?

- Чөнки Дуслык керү белән өйгә Бәхет тулган, Байлык килгән.

- Димәк, бүгенге класс сәгатендә сүз нәрсә турында барачак?

- Дуслык турында.

- Нәрсә ул дуслык?

1. Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт. Халыклар дуслыгы – Татарстанның зур байлыгы.

2. Берәр нәрсә белән мавыгу, аны ярату хисе. Ул бәләкәйдән үк китап белән дус булды.

-Дуслык турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?

- Юләр дустың булудан акыллы дошманың артык.

Дуслары булмаган кеше ярты гомер генә яши.

Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач – тиз алыштырма.

Дусларыңны рәнҗетсәң, дошманнарың куаныр.

Безнең дусларның дуслары – безнең дус.

Акыллы кеше акыллылар белән дус була.

Акыллы белән бәхәсләшсәң – акылың артыр, сантый белән бәхәсләшсәң – соңгы акылыңны да югалтырсың.

Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.

Бүреләр белән яшәсәң, бүреләрчә улыйсың.

Әйт дустыңны - әйтермен кемлегеңне.

Дуслык нигезе – тигезлектә.

  1. Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?
  2. Кызлар дуслыгы, Малайлар дуслыгы, профессиональ дуслык, халыклар дуслыгы, туганнар дуслыгы, табигатьбелән дуслык, хайваннар белән дуслык, сәяси дуслык, дәүләтләр арасындагы дуслык, төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык һ.б.
  3. Ялган  дуслык нәрсәгә корылган?
  4. Икейөзлелеккә,юхалануга, алдашуга һ.б.
  5. Исәп-хисапка корылган дуслыкны ничек аңлыйсыз?
  6. Бер якның ышанычын казанып, үзеңә шәхси файда алу.
  7. Болардан чыгып, нинди нәтиҗә ясап була?
  8. Акыллы кеше акыллылар белән дуслыкка омтыла. Кешеләр үзләренә ошаганнарны гына сердәш итә алалар. Аларны уртак фикер, бердәм караш берләштерә. Әйтик, малайлар бергә дәрес хәзерлиләр, секциягә, түгәрәккә бергә йөриләр, бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр һ.б.

Көтелгән эшләр:

  1. Бөек шәхесләрнең, батыр кешеләрнең дуслыгы турында китаплар уку.
  2. Яхшы дуслык гадәтләре тәрбияләү.
  3. Дуслык турында халык авыз иҗаты материалларын туплау.
  4. Дуслык турында җырлар өйрәнү.
  1. Бу класс сәгатендә нәрсәләр белдек? Үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз? Класс сәгате сезгә ошадымы?
  2. “Безнең гаиләнең дуслары” дигән темага өйдә әңгәмә корырга.
  3. Акыллы кешеләр дуслыгын чагылдырган инша язарга.

Тән пешүләргә күбесенчә кайнар сыеклык, аш, ә кайчакларда янып торган газ горелкасы сәбәпче була. Пешкән урынга өйдә чиста җәймә яки сөлге ябып, баланы кичекмәстән дәвалау учреждениесенә илтергә кирәк. Көндәлек тормышта кулланыла торган химик матдәләрне (сода, серкә кислотасы) кабып, балаларның авыз эче, үңәче заралану очраклары да аз түгел. Мондый чакта кичекмәстән баланың авызын һәм ашказанын мул итеп су белән юдырырга киңәш ителә. Ашказанын юдырганнан соң баланы кичекмәстән врачка күрсәтегез.

Пешкән урынны өйдә дәваларга ярамый!

Максат: матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары                    

                 тәрбияләү.

Кәрим белән Камил – аерылмас дуслар. Бергә мәктәпкә баралар, бергә кайталар. Дәресләргә дә бергә хәзерләнәләр. Урамда да бергә йөриләр. Арып туктагач, йә берсенә, йә икенчесенә кереп ял итәләр, тамак ялгыйлар, аннары денди уйныйлар, телевизор карыйлар. “Менә ичмасам дуслар!”-диләр алар турында.

Ләкин бер вакыйгадан соң ике арадагы дуслык кинәт кенә суынып китте, әйтерсең лә аннан кара песи үтте. Очрашканда да малайлар берсен-берсе күрмәмешкә салыштылар.

Яңа уку елын Кәрим икенче мәктәпкә күчеп каршылады. Озакламый Камил дә мәктәбен алыштырырга мәҗбүр булды. Күпләр бу вакыйгадан үзләренә гомерлек сабак алдылар. Ә ул һич уйламаган-көтмәгәннән килеп чыкты.

Укулар тәмамланырга ай ярым чамасы калгач, Кәримне шифаханәгә салдылар. “Кимендә бер ай ятарга туры килер, - диделәр табиблар, - малайның үпкәсенә салкын тигән”.

Бу хәбәрне ишетү белән сыйныф җитәкчесе Рәсимә апа балаларга, дәресләр беткәч таралышмаска кушты. “Киңәшләшеп алырга кирәк”, - диде ул.

Укучылар сөйләшүнең нәрсә турында барачагын да сизенмәделәр түгел. Иртән, дәресләр башланыр алдыннан, Рәсимә апалары белән Кәримнең әнисе Сәлимә апаның сөйләшеп торганын күреп алганнар иде алар.

Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.

- Иртәгәдән башлап, чиратлап, шифаханәгә йөрергә кирәк, югыйсә Кәримнең сыйныфта утырып калуы ихтимал, - диде ул – Ягез, кем беренче булып аңа ярдәм кулы суза?

Барысы да, әлбәттә, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр. Тик тегесе ни өчендер кулын күтәрергә яисә нинди дә булса сүз әйтергә ашыгып бармады. Бүлмәдә чебен очкан да ишетелерлек тынлык урнашты. Аны Рәсимә апалары бозды.

- Камил ник дәшмисең? Синең иртәгә дустың янына барырга теләгең бармы?-дип сорады ул, малайның партасы янына якын ук килеп.

Камил теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, үзенә төбәлгән дистәләгән күзләрдән карашын читкә борды һәм:

- Минем спорт секциясенә барасым бар, безнең тренер бик усал,-диде.

Кемнән-кемнән, әмма Камилдән андый җавап булыр дип берәү дә көтмәгән иде. Укучылар, Рәсимә апалары кабыныр һәм малайны тирги башлар, дип уйладылар. Ләкин апалары, үзен өстенә бозлы су сипкәндәй итеп тойса да, сер бирмәде. Ул бүлмәгә күз йөгертеп чыкты да, иң арткы партада утырган яңа укучы Гаязның кул күтәргәнен күреп:

- Ни әйтергә телисең, Муллаянов? – дип сорады.

- Рөхсәт итегез - мин барам, - диде малай.

- Синең мәктәпкә килгәнеңә дә 2-3 көн генә, Кәрим белән юньле-башлы танышып та өлгермәгәнсеңдер әле, - дип шик белдерде сыйныф җитәкчесе.

- Анысы шулай, тик шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм, - диде малай, - анда минем әнием медсестра булып эшли. Аның белән без Кәримне тиз табарбыз. Ышаныгыз...

Ихлас күңелдән яңгыраган үтенеч умарта кортларыдай гөҗли башлаган сыйныфны тиз тынычландырды.

Рәсимә апалары дулкынлануыннан:

- Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең! – генә дия алды...

- Бу хикәядә сүз нәрсә турында бара?

- Чын дуслык, ялган дуслык турында.

- Димәк, бүгенге клаасс сәгатендә сүз нәрсә турында барачак?

- Камилнең хыянәте, Гаязның чын дус булуы турында.

- Нәрсә ул дуслык?

- Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне хөрмәт итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт. – Халыклар дуслыгы, иҗади дуслык. Берәр нәрсә белән артык мавыгу, аны ярату хисе. – Китап белән дуслык урнаштырдым.

- Чын сүзен сез ничек аңлыйсыз?

- Нәкъ үзе булган; тиешле теләкләргә җавап бирә торган; эчкерсез, ихлас бирелгән. – Холкы күркәм, күңеле яхшы булмаган кеше чын кеше була алмый. Чын дус йөз елдан соң да дус булыр. Яхшы

киңәш әйтсә генә дусны чын дус диеп була. Чын дус алдыңда мактамас, артта мактар.

- Дус, дуслык  сүзләре белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр, җырлар, хикәяләр  беләсез?

Йөз сум акчаң булганчы – йөз дустың булсын.

Турылыгы аз кешенең дусты да аз була.

Дус беленер авырлыкта, ир беленер батырлыкта.

Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер.

Тугры дус – җанлы хәзинә.

Игелек эшләүче дуслар бүләк тәлап итмиләр.

Дусларны бәхет бирә, ә бәхетсезлек сыный.

Иске дус – иярләнгән ат.

Җырлардан: “Әлдә дуслар бар әле”, “Дустыма”, “Дусларга”, “Чын дустым”, “Якын дус берәү генә”, “Дуслык турында җыр”.

- Үзегез белгзн кешеләрдән сез кемнәрне чын дус итеп саныйсыз?

- Бүгенге класс сәгатендә нәрсә турында сүз барды? Үзегез өчен нинди сыйфатлар алдыгыз? Класс сәгате файдалы булдымы?

- “Безнең гаиләнең чын дуслары” дигән темага өегездә әңгәмә үткәрегез.

- Рәсемнәр ясау.

Максат: саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт                        

                 икәнлеге турында тәрбия бирү.

- Кеше нинди булганда гына яши һәм эшли ала?

- Сау-сәламәт, таза булганда гына.

- Сау булу нәрсәне аңлата?

-  Сау булу – чирле түгел, сәламәт, исән, тере булу.

- Димәк, бүгенге класс сәгатендә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

- Саулык турында.

- Халыкта саулык белән бәйләнешле нинди мәкальләр бар?

* Саулык – зур байлык.

* Байлык бер айлык, саулык – гомерлек.

* Байлыкның башы – тазалык.

* Баш сау булса, башка бүрек табылыр.

* Баш сау булмаса, мал күзгә күренми.

* Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.

* Дөньяда иң кечкенә бәхет – саулык.

* Пакълек сөйгән сау булыр.

* Саф һава – тәнгә дәва.

* Сәламәтлек – җәүһәр, ләкин тиз югала.

* Таза булсаң, таш та ярып була.

* Саулыкны сатып алып булмый.

* Авыруга алтын кровать та ярдәм итә алмый.

* Чирне дәвалап була, куркуны – беркайчан да.

* Бер нәрсәң булмаса да, ике нәрсәнең кадерен беләләр: яшьлекне, саулыкны.

* Дөреслекне табибтан һәм адвокаттан яшермә.

- Сез нәселегездә озын гомерле кемнәрне беләсез? Озын гомерлелекнең сере нидә?

- Озын гомерле нинди шәхесләрне беләсез?

- Гомәр Бәширов, Сәйфи Кудаш, Әмирхан Еники, Бакый Урманче, Сергей Михалков, Лев Толстой, Дмитрий Лихачев, Ибраһим Сәләхов һ.б.

- Гомерне озайтуның төп серләрен санагыз.

- Режим белән яшәү. Сыйфатлы туклану. Эшне ял белән чиратлаштыру.

- Гомерне кыскартучы сәбәпләрне санагыз.

- Спиртлы эчемлекләрне чамасыз куллану, тәмәке тарту, физик күнекмәләр ясамау, ашау, ял итү режимын бозу.

- Сау-сәламәт булу өчен кеше нәрсәләр эшләргә тиеш?

- Режим белән тукланырга. Санитария-гигиена тәлапләрен төгәл үтәргә: чисталыкны бар урында да сакларга, иртә-кич тешләрне тазартырга, атна саен мунча керергә, чәчне дими юып, тарап торырга, тырнакларны озын йөртмәскә, җәен җиңел, кышын җылы кием киенеп йөрергә, һәркөнне физик күнегүләр ясарга, салкын су белән юынырга. Исерткеч эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартмаска, спорт белән шөгыльләнергә.

- Бүгенге класс сәгатендә нәрсә турында сөйләштек? Аннан нинди сабаклар алдыгыз?

- Нәселегездәге озын гомерле туганнарыгызны барлагыз. Нилектән алар озак яшәгән? Шуның серен өйрәнегез.

“Әгәр озак яшисең килсә...” дигән темага инша языгыз.

        

- Укучылар! Без бу  һәрвакыт гаиләбездәге якыннарыбызга, туганнарыбызга аеруча игътибарлы булырга тиеш.

Безнең гаилә.

Әти, әни, абый һәм мин,-

Дәү әти һәм дәү шни-

Безнең гаилә бик тату.

Барыбыз да эш сөябез,

Уйда да юк тик яту.

- Гаилә елы уңаеннан без гаилә елы эмблемасы ясарга тиеш. Ул эмблемада гаилә татулыгы, бердәмлеге, дуслыгы чагылырга тиеш.

Безнең гаилә.

Әткәй, әнкәй, мин, апай.әби. бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи – җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул.

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

                                                                Габдулла Тукай

- Шигырьдә әйтелгән гаиләдә ничә кеше? Кемнәр? Песи ничәнче? Ул ниләр эшли?

- Сезнең өегездә кемнәр бар? Алар ниләр эшлиләр? Сез өлкәннәргә ничек ярдәм итәсез?

Исегездә калдырыгыз: әти, әни, апа, абый, әби, бабай, сүзләрен иркәләп, хөрмәт белән әйткәндә, әткәй, әнкәй, апай, абзыкай, әбкәм, бабакай диләр. Мәчене песи дә, мәче дә диләр. Гаилә - семья дигән сүз. Йорт – бер гаиләнең яшәү урыны. Аңа өй дә, каралтылар да, бакчалар да керә.

Мәкальләр уку.

Бердәм өйдә бәрәкәт була.

Әткәй – шикәр, әнкәй – бал.

     

Безнең гаилә.

Безнең гаилә шактый зур

Мин, Сәвия һәм Гөлнур,

Әнием дә әтием.

Әйтсәм инде әйтием:

Бабай белән әби бар,

Алмаз дигән абый бар.

Бабайның бар маэмае,

Абыйның бар бахбае.

Абый – батыр командир,

Ул бит атлы кавалер.

Минем бабай – сунарчы.

Гөлнур апай – һөнәрче.

Кайый, кисә, тегә ул.

Күлмәкләр дә чигә ул.

Әни – колхоз башында.

Былтыр көз уртасында

Аңа орден бирделәр:

“Үрнәк булдың!” – диделәр.                      

Безнең матур Сәвия

Инкубаторга ия.

Әби шунда булышчы.

Без дә барсы да эшче.

Минем әти – комбайнер,

Минем абый командир!

- Үзең кем соң,-дисезме?

Шуны да белмисезме?

Минем исемем бит – Йолдыз!

Мин әле бик нәни кыз:

Миңа бары алты яшь.

Миңа тагы бар иптәш.

-Кем, - дисезме?

Бабайның күрмисезме

Маэмаен?

Бернидән дә курыкмый,

Ни эш кушсаң үти ул.

Уттан – судан үтә ул.

Ник ул алай? Нилектән?

Абый шулай өйрәткән!

Чөнки ул бит -  командир,

Бик кыю, бик батыр ир.

Сораулар:

  1. Йолдызга ничә яшь?
  2. Аларның өендә тагын кемнәр бар?
  3. Йолдызның әнисен ни өчен орден белән бүләкләгәннәр?
  4. Укучылар! Сезнеңчә гаилә бәхете ул нидә?
  5. Гаиләгезне рәсемгә төшерегез.

Мин  Сезгә гаиләләрегездә  тынычлык, иминлек, тигезлек телим.

 Бәхетле  булыгыз!

Ток сукканда иң элек токны өзәргә һәм сакланып кына баланы электр чыбыгыннан читкәрәк алырга кирәк. Әмма ярдәм күрсәткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен истән чыгармагыз – кулыгызга резина перчатка киеп эш итегез. Резина перчатка булмаганда коры таяк яки колгадан, резина аяк киеменнән, коры тыгыз тукымадан да файдаланырга була. Әгәр дә баланың сулышы һәм йөрәк тибеше тукталган булса, ягъни клиник үлем күзәтелсә, кичекмәстән йөрәккә массаж ясагыз һәм ясалма сулыш алдыртыгыз.

Яшен сукканда беренче ярдәм балага нигездә шул ук рәвешле күрсәтелә.

     

Максат: күршеләргә карата ихирамлылык, игътибарлылык,  

               изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.

 Класс сәгате барышы:

Алсуның шәһәргә, өлкән апасы янына , бүген беренче мәртәбә генә баруы.Автобустан чыккач, ул трамвайга утырды һәм, ике тукталыш үтеп, өченчесендә төште. Кыз конверт тышындагы адрес буенча үзенә кирәкле йортны тиз тапты. Әмма ул теләгән 27 санлы фатир бикле иде. Алсу звонокка кат-кат басты да, өй эченнән бертөрле дә җавап ишетелмәгәч, тышка чыгып, ишегалдында йөрештереп алырга уйлады. Кинәт аның күзе ачкыч тишегеннән астарак ишек ярыгына кыстырылган кәгазь кисәгенә төште. Таныш кул белән язылган язуны укыгач, кызның күңеле күтәрелеп китте. Анда: “Сеңлем, гафу ит, сине каршы алалмыйм, сәбәбен күрешкәч аңлатырмын. Ачкыч 28 нче фатирда, Мәрзия әбиеңдә”, дип язылган иде.

Мәрзия әби Алсуны күптәнге танышы кебек каршы алды.

- Безгә кергән кеше бер чынаяк чәй эчми чыкмый ул. Син ерактан килгәнсең, әйдә түргә уз, телевизор карый тор, мин “ә” дигәнче чәйне яңартам, - дип сөйләнә-сөйләнә әби, кызның кулыннан җитәкләп, залга алып чыкты һәм диванга утыртты, телевизорны кабызды.

Биш-ун минут та үтмәгәндер, чәй өстәле әзерләнде. Анда күгәрчен сөте генә җитешми иде. “Бигрәк тә киң күңелле, ачык йөзле кеше икән бу Мәрзия әби, хас авылдагы әбием, - дип сокланды аңа Алсу. – кеше үз кызын да болай каршы алмас”.

Кызның кыяр-кыймас кына чәшкегә үрелүен күреп, Мәрзия әби кыстау тизлеген тагын да арттыра төште.

- Җитеш, балам, җитеш. Өстәлдәге бар ризык синеке, - диде ул. Һәм сүзне  икенчегә борды:

- Төс-башың, кыланышларың белән коеп куйган апаң икәнсең. Бигрәк тә уңган, кешелекле бала инде ул Зөһрә.

Үткән атнада авырып торган идем, йөгереп даруын да алып кайтты, ашын да пешереп кертте, урын-җиремне җыештырды, күз ачып йомган арада идәнне дә сыпырып чыкты. Карт көнемдә күршедән уңдым, Аллага шөкер...

Сораулар:

  1. Бу хикәядә нәрсә турында сүз бара?
  2. Алсуның апасының күршесе Мәрзия әби турында.
  3. Әби ни өчен куанган?

  1. Күршесенең уңганлыгына.
  2. Димәк, бүгенге класс сәгатендә сүз нәрсә турында  барачак?
  3. Күршеләр турында.
  4. Күрше дип кемне атыйлар?
  5. 1. Кем белән дә булса якында гына яки янәшәдә, каршәыда яшәүче, торучы кеше. - Мин күршеләрдән уңдым дип авыз тутырыпәйтә алам. Янәшә яшәүче, якында яшәүче. - Без күршебез белән - мәңгелек дуслар.
  6. 2. Бер-берсенә чиктәш булдган административ хуҗалык берәмлекләре. – Күрше авыл, күрше район.
  7. Безнең халыкта иң якын күршене “ут күрше” дип атап йөртү бар. Бу кайдан килеп чыккан икән?

Борын заманнарда, әле кешеләрдә шырпы булмаган вакытта, кешеләр бер кабызган утны озак вакытлар сүндерми тотканнар. Ниндидер сәбәп белән ут сүнсә, ут алырга иң якын кешеләргә кергәннәр. Андый изгелекле кешене “ут күрше” дип атаганнар.

- Сезнең шундый, иң кадерле нәрсәсен дә бирергә кызганмаган күршеләрегез бармы?

- Сез аларга нинди сораулар, үтенечләр белән мөрәҗәгать итәсез?

- “Күрше” сүзе белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

  1. Абзар сатып алма, күрше сатып ал.
  2. Ерак кардәштән тату күрше яхшы.
  3. Күрше күрше башына тузан какмый.
  4. Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә.
  5. Күрше хакы – тәңре хакы.
  6. Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене берәү дә хөрмәтләми.
  7. Үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең килсә, күршеңнән сора.
  8. Иске чүлмәкне ватсаң – күршеңә яңасын бир.
  9. Күршесе яхшы кеше бәла-казадан курыкмый.
  10. Яхшы күрше – ярты дуслык.
  11. Күршең кем – туганың да шул.

- Авылда бергә яшәгән күршегезне исегезгә төшерегез. Аның нинди сыйфатлары сиңа ошый?

- Югарыда сөйләнгән хикәядәге Мәрзия әби сезгә ошадымы? Кай яклары белән? Ә Мәрзия әби Алсуның апасы Зөһрәне ни өчен ярата? Сезнең Мәрзия әби, Зөһрә апа кебек  күршеләрегез бармы? Кемнәр алар? Кайларда эшлиләр? Күршең белән тату яшәү өчен, үзеңдә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк?

Берничә киңәш:

  1. Күршең турында беркайчан да, беркемгә дә хәбәр таратмаска.

  1. Кешелекле, кечелекле һәм ярдәмчел булырга.
  2. Күршеңнең үтенечен мөмкин кадәр тизрәк үтәргә.
  3. Күршеңнең кайгысын да, шатлыгын да үзеңнеке кебек итеп кабул итәргә.
  1. Бүгенге класс сәгатендә нәрсә турында сөйләштек? Сөйләгәннәрдән чыгып,кем үзенә нинди нәтиҗәләр ясады? Моңа ничек ирештек? Син үзеңнең күршеләреңә нинди изгелек эшли аласың? Бу хакта әти-әниең, өлкәннәр белән киңәшләш һәм күршеләреңә кулыңнан килгән ярдәмне күрсәт.

                           

       

Максат: ояла белү, намуслы һәм вөҗданлы була белү        

               сыйфатлары тәрбияләү.

- Ояла белү нинди кешеләргә хас дип уйлыйсыз?

- Акыллы, намуслы, вөҗданлы кешеләргә.        

- Нәрсә ул оят?

- Берәр начарлык, гаеп эш эшләүне аңлаудан туган көчле уңайсызлану, үкенү хисе.

- “Оят” сүзе белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

  1. Оят юкта иман юк.
  2. Оят үлемнән каты.
  3. Оятлы кызарыр, оятсыз агарыр.
  4. Оятның теше булмаса да кимерә.
  5. Оят булмаган җиргә бәла килә.
  6. Оятсызлык төтен шикелле – күзгә керә.
  7. Оятлы - өйле-атлы.
  8. Кешеләр алдында ояла белү – яхшы тойгы, ләкин иң яхшысы – үз-үзең алдында оялу.
  9. Яхшы кеше эт алдында да ояла.

- Нәрсә ул намус?

- Үз тәртибеңне, үз кыланышларыңны бәяләү хисе.

- Намуслы кеше ояла белә дибез. Ни өчен?

- Чөнки ул үз гаебен, хатасын, кимчелекләрен таный, аларны ясаганы өчен кызара, үкенә белә һәм төзәтү юлларын эзли.

- “Намус” сүзе белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

  1. Намус җаннан кадерле.
  2. Намус акыллыга каты, юләргә -  уен.
  3. Пычак ярасы китә, намус карасы китми.
  4. Намусы таза кеше ишек шакудан курыкмый.
  5. Намусыңны яшьтән үк сакла.
  6. Намусны су юа алмый.
  7. Оят белән намус – күлмәк кебек: ныграк таушалган саен, аның белән ваемсызрак мөгамәлә итәсең.
  8. Намус асылташларга охшаш: кечкенә тап та аның ялтыравыгын төссезләндерә һәм бйтен кыйммәтен югалта.

  1. Һәрвакыт ихтыярыңның хуҗасы, намусыңның колы бул.

- Нәрсә ул”вөҗдан”?

-  Үз эшләрең, үз-үзеңне тотышың өчен әхлакый җавап хисе, намус.

- “Вөҗдан” белән “оят” арасында нинди бәйләнеш бар?

- Алар бер-берсеннән башка яши алмыйлар.

- Төгәлрәк итеп әйткәндә?

- Вөҗданлы кеше – оятлы кеше, оятлы кеше – вөҗданлы кеше.

- “Вөҗдан” сүзе белән бәйләнешле нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез?

  1. Вөҗдан хасталыгы тән хасталыгыннан куркынычрак.
  2. Вөҗдансыз кеше үзәксез агач шикелле: үзлегеннән аварга тора.
  3. Вөҗданың кушмаган бар нәрсәдән дә саклан.
  4. Зур акылың булып та вөҗданың булмаса яши алмыйсың.
  5. Вөҗданы пакъ булмаган кеше – кызганыч кеше ул.

- Тормышта гел намус, вөҗдан кушканча гына яшәп буламы?

- Чын кешеләр шулай яши.

- Оятсызлык, намуссызлык, вөҗдансызлык кешеләрне нинди хәлләргә төшерә?

Киңәшләр:

  1. Өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә ихтирам белән карарга, кечелекле булырга.
  2. Кешеләр белән аралашканда, сүзләрне уйлап әйтергә, кемне дә булса үпкәләтә, рәнҗетә торган кыланышларга юл куймаска. Әгәр алай эшләгәнсең икән, шундук гафу сорый белергә.
  3. Өлкәннәр киңәшенә һәрвакыт колак салырга.
  4. Кешеләрнең бәләкәй генә үтенечләренә дә игътибарлы бклырга, мөмкин булганның барын да эшләргә.
  5. Үзеңдәге кимчелекләрне таный белергә һәм аларны кабатламаска тырышырга кирәк.

  1. Бүгенге класс сәгатендә нәрсә турында сөйләштек? Максатка ирештекме? Үзегезгә нинди сабак алдыгыз?

Максат: укучыларны вакытны дөрес бүләргә, уйнау, ял итү              

               вакытларын дөрес оештырырга өйрәтү

Сәгать.

Сәгать суга: даң-даң!..                            Сәгать йөри: келт-келт!..            

Хәбәр итә таңнан.                                   – Тиз бакчага кит, кит!..

Бакчага барырга                                       Марат аңа дәшә:

Унбиш минут калган.                            – Тукта, мине көт, көт!..

Сикереп торды Марат,                          Сәгать җырлый: диң-диң!..

Күрә эшләр харап.                                 – Мин бит туктый белмим.

Тагын соңга калган                                  Моннан ары зиң-зиң!

Шул йокыга карап.                                  Миңа карап йөр син!

                                                                             Муса Җәлил

                                                     

  1. Маратның ялгышы нәрсәдә?
  2. Сез ничәдә йокларга ятасыз? Ничәдә торасыз? Мәктәпкә ничәдә чыгып китәсез?

                     Таган.

Уйнадык                      Ә таган,

Җәй буе                        Моңаеп,

Таганда                         Калды тик

Атынып.                       Ялгызы.

Очтык без                    Җилләрдә

Болытка                        Талпына,-

Кошлардай                  Безнеме

Талпынып.                   Сагына?

Көз җитте,                   Сап-сары

Һәм очты                     Яфраклар

Көньякка                      Таганда

Кыр казы.                    Атына.

                                                   Госман Садә

  1. Таганда атынырга яратасызмы?
  2. Тагын нинди уеннарны яратып уйныйсыз?

 Бармак уеннары.

Бу бармак – бабай,

Бу бармак - әби,

Бу бармак - әти,

Бу бармак - әни,

Бу бармак – бәби,

Аның исеме – чәнти.

Баш бармак бау ишә,

Имән бармак имән кисә,

Урта бармак утын кисә,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнчә бармак чәй эчә.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Роль классного часав организации взаимодействия классных руководителей с обучающимися

Роль классного часа в организации взаимодействия классных руководителей с обучающимися....

конспект классного часа - часа общения "Мягкие лапки, а в лапках царапки"

Конспект открытого классного часа, проведенного во 2 классе. Материал рассчитан на учащихся 7-9 лет....

Сценарий классного часа "Семья без детей, как день без солнца " + анализ. На конкурс "Самый классный классный"

Классный час на конкурс "Самый классный классный".Тема "Семья без детей, как день без солнца"Э п и г р а ф: Семья без детей, как день без солнца (античный афоризм)  (на правой половине доски)Ход ...

Методическая разработка классного часа «МИЛОСЕРДИЕ» (духовно-нравственная проблематика классного часа в младшей школе)

Духовно-нравственное развитие и воспитание обучающихся являются первостепенной задачей современной образовательной системы и представляют собой важный компонент социального заказа для образования....

Подборка классный часов для первоклассников. Классные часы в 1 классе.

Помощь классному руководителю 1 класса. Классные часы на темы: о лени, правила поведения на уроке и перемене и многое-многое другое....

Подборка классных часов для 2 класса. Классные часы 2 класс.

Уникальная помощь классному руководителю начальной школы. Различная тематика классных часов во 2 классе: о дружбе, о книге, о правилах поведения в библиотеке, о правде и лжи, о добре, ... и многое дру...

Подборка классных часов для 3 класса. Классные часы в 3 классе.

Подбор материала классных часов в 3 классе. Различная тематика: о правилах дорожного движения в занимательной, доступной игровой форме; о цене хлеба!; о правилах поведения в столовой; о зависти, ...Бе...