Конспект занятий
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Дарзиманова Гульназ Закизяновна

Конспект занятий по развитию речи.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya_1_mladshaya_gruppa_.docx20.03 КБ

Предварительный просмотр:

Дата

18.11.2020

Үткәрү урыны

15 нче гомум үстерелеш балалар бакчасы

Тема

“ Куянга кунакка”

Программа

Балалар бакчасында татар төркемендә балаларга ана телен өйрәтү.Ф.В.Хәзрәтова Туган телдә сөйләшәбез”,методик кулланма

Яшь

Беренче кечкенәләр төркеме

Белем бирү өлкәсе

Сөйләм үсеше,рәсем

Кулланылган белем бирү өлкәләре

Социалҗ –коммуникатив үсеш.танып белү,физик үсеш,эстетик белем бирү үсеше.

Максат

Балаларны ана телендә дөрес  һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү

Тәрбияви

Үстерелешле

Белем бирү

Индивидуаль эш

Залина һәм Ильшат белән куян турында кабатлау

Сүзлек эше

Йомшак,койрык,көрән,ак тун йомшак,паровоз.

Алдан башкарылган эш

Куян рәсемен карау, “Ак куян” уенын уйнау

Методик  алымнар

Уен ситуацияе,сорау-җавап,аңлату,күрсәтмәлелек

Кулланылган материаллар

Куян уенчыгы,урман күренеше,агачлар,буяу кәгазе,кызыл-сары төстәге гуашь,салфетка


Максат:

1. Хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.

2. Балаларның игътибарын, күзәтүчәнлекләрен үстерү.

3. Кайда? Нинди? Җавап бирүне ныгыту. Куянның өлешләрен әйтергә өйрәнүне дәвам итү. Ел фасылына бәйле куянның үзгәрешләре турында белем бирү.

Җиһазлар: агачлар, урман күренеше, йомшак куян, паровоз тавышы аудио язмасы, куян рәсеме кышын һәм җәен, куян рәсеме (УМК “Минем өем” күрсәтмә һәм таратма материаллар ).

 

 

Барышы.

I Оештыру.

 – Балалар, карагыз әле, безгә бүген күпме апалар килгән, әйдәгез әле алар белән исәнләшик. Исәнмесез, хәерле көн. Карагыз әле апалар безгә карап ничек матур итеп елмаеп утыралар, әйдәгез без дә аларга үзебезнең елмаюны бүләк итик, алар безгә карап тагын да куансын.

(Паровоз тавышы ишетелә).

Тәрбияче: Балалар, сез ишетәсезме, нинди тавыш килә анда?

Балалар: Паровоз.

Тәрбияче: Әйе шул, паровоз тавышы. Каяда ишетелә икән ул? Әйдәгез эзләп табыйк әле без аны.

(Эзләп табалар)

Тәрбияче: Ә телисезме мин сезне бүген паровозга утыртып сәяхәткә алып барам? (Әйе) Әйдәгез алайса тезелешеп утырыгыз, мин паровоз булам, ә сез минем вагоннарым булырсыз. Сез ризамы? Киттек…..

(Паровоз көенә тезелешеп китәләр)

Менә килеп тә җиттек.

 

II Эшчәнлек барышы.

1. Урманны карау.

Тәрбияче: Без кая килдек? (Урманга) (Активлаштыру). Урманда нәрсәләр үсә? (Агачлар үсә) (Активлаштыру, агачлар карау). Агачлар биекме? (Биек) (Активлаштыру) . Әйдәгез кулларны өскә күтәреп биек агачларны күрсәтик әле. Бик яхшы.

 2. Куянны табу, куян турында сөйләшү.

Балалар, ә сез беләсезме соң, урманда нинди җәнлекләр яши? (Куян, аю, төлке, бүре) Бик дөрес. Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, ә җавабын урманнан эзләрбез.

Кишер белән кәбестәне

Ул бик нык ярата,

Озын колагын тырпайтып

Сикреп урманга кача. (Куян).

 Булдырдыгыз. Бик дөрес әйттегез. Карагыз әле, куян кая утыра? (Агач төбендә) (Активлаштыру). Балалар, ничек уйлыйсыз, куян ни өчен агач төбенә поскан икән? (Бүредән качып, куркып, яңгыр ява һ.б.) Әйе шул , бик дөрес. Безнең куяннар бик куркаклар, алар гел качу ягын карый, шуңа күрә куяннарны куркытмаска кирәк, аларны сакларга, рәнҗетмәскә. Килештекме? Ә беләсезме, мин сезгә өр-яңа әйбер әйтәм. Куяннар яз килгәнен сизеп туннарын алыштыралар. Кыш көне куяннарның туннары ак төстә булса, ә яз аларның туны соры төскә керә. Бу куяннарга дошманнарыннан качар өчен кирәк.

 3. Уен.

Ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алабыз, уйныйбызмы? (Әйе) Уен “Нәрсәсе бар” -  дип атала. Мин сезгә куян рәсеме өләшәм, куянның нәрсәләре бар, сез миңа әйтерсез, килештекме? (Әйе) (Башы, колагы, борыны, күзе, авызы һ.б.) Бик дөрес. Ай булдырдыгыз, молодцы!!! Балалар, карагыз әле, безнең куянкайның да безнең белән уйныйсы килә бугай, бигрәк кызыгып карап утыра. Бар, Глеб, чакырып алып кил әле куянкайны безнең яңга, бергәләп уйнарбыз. Уйныйбызмы? (Әйе, куянны алып килеп утырталар).

 Ә безне икенче уеныбыз “Ак куян” дип атала.

(Музыка астында бию элементлары ясау)

Балалар ,уйнадык та ,лэкин безнен куяныбыз никтер хаман монсу.Әйтегез әле куян нәрсә ярата(кишер). Дөрес кишер. Әйдэгез әле кишергә куян рәсемен ясыйбыз.

 Булдырдыгыз, матурларым. Безнең группага да кайтыр вакыт җитткән. Безгә куянкай белән саубулашырга һәм группага кайтырга кирәк. Сау бул, куянкай. (Сау бул, куянкай) (Активлаштыру). Әйдәгез, утырышыгыз паровозга, киттек.

 

III. Йомгак.

- Балалар, сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы? (Ошады яки юк)

- Сез бүген нинди яңа әйберләр белдегез?

- Боларны кемгә өйрәтерсез икән?

– Матурларым, сез бүген урманда үзегезне бик тәртипле тотыгыз, миңа бик охшадыгыз, рәхмәт сезгә. Ә мин ничек, мин сезгә ошадыммы? Шуның белән безнең шөгылебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

        


ТР ТКМР

«15-нче санлы гомуми үстерелешле

балалар бакчасы

МҮМБУ

1-нче кечкенәләр төркемендә

сөйләм телен үстерү һәм рәсем буенча интегральләшкән шөгель конспекты:

« Куян янында кунакта»

Төзеде: Мусина Г.З.

Түбән Кама

2020

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект логопедического занятия учителя - логопеда Туровской С. В.Конспект занятия" Звук "У""

Тема. Звук У. Цель. Закрепить навыки четкого произношения звука .   Задачи образовательные: 1.            Познакомить детей со звуком ...

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

Конспект занятия по основам безопасности для детей подготовительной группы: «Дорожная грамота». Конспект занятия по основам безопасности для детей подготовительной группы: «Дорожная грамота».

АннотацияВсе мы – родители, воспитатели пытаемся ответить на вопрос: «Как обеспечить безопасность и здоровый образ жизни нашим детям?»         Ребенок поп...

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....