Галәмдә - кеше батырлыгы

Мубаракшина Лиюза Сагировна

12 апрель - космонавтика көненә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл galmd_-_keshe_batyrlygy.pptx891.32 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Галәмдә – кеше батырлыгы Татарстан Республикасы Сарман муни ципаль районы МБББУ “ Азалак төп гомумбелем бир ү мәктәбе” 6 нчы класс җитәкчесе Мубаракшина Л.С. 2012 нче ел, апрел ь

Слайд 2

Максат: Ю.А.Гагарин биографиясе, космоска беренче очыш тарихы, биоспутниклар белән танышу; космосны өйрәнүнең әһәмиятен аңлату; укучыларның төрле фәннәр белән кызыксынучынлыгын арттыру, дөн ь яны танып-белү эшчәнлеген үстерү, әйләнә-тирәдә баручы күренешләрне аңлауларына юнәлеш бирү; мәктәптә өйрәнелә торган фәннәр арасындагы бәйләнешне күрсәтү; профессия сайлауга этәргеч бирү; укучыларны матурлыкны күрә белергә өйрәтү; туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү; милли-патриотик тәрбия бирү. Җиһазлау: Космонавтларның портретлары, табли ц алар, “Знаете, каким он парнем был” җырының музыкасы, “Күк йөзе һәм космик очышлар” темасына рәсем күргәзмәсе, “Байконур” истәлекләре “Звездный причал” мул ь тимедиа программасы, эн циклопедиял әр

Слайд 3

Реактив хәрәкәт теориясенә нигез салучы Константин Эдуардович Циолковский. (1857 — 1935)

Слайд 5

"Восток" космик кораблендә беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин бел ән

Слайд 6

“Кеше галәмдә” Тышта яз иде Юрий Гагарин Ул, галәм гизеп Күкләр зәп-зәңгәр Исеме аның Исән-сау төште Таралды кинәт Ул хәбәр итә Ни бар соң җирдә Шатлыклы хәбәр. Биектән барын. Кешедән көчле! Кеше галәмдә! Таулар,елгалар, Бу нинди яхшы Шәһәрләр күркәм: Димәк ,ул аның Дала һәм кырлар Ишеген ачты. Ямь-яшел үлән.

Слайд 7

12 АПРЕЛЬ – КОСМОНАВТИКА КӨНЕ 1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды , аның бортында кеше булуын да ишетеп , " аһ " итте . Кораб җиһанга күтәре­леп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә ( сәгатенә 25 мең чакрым ) Җирне урап чыкты . Ләкин беренче космонавт 1968 елның 27 мартында Владимир өлкәсендә "МиГ-15" машинасында күнекмә үткән вакытында һәлак тә булды . Квалификациясен югалтмау , Галәмдәге үз урынын ныклы тотып тору өчен , Юрий Гагарин тагын да җиһанга очарга ниятли һәм ... билгесез сәбәпләр аркасында шулай бөтенләй юкка чыга ...

Слайд 8

Урта һәм өлкән буын Гагаринны яхшы хәтерли. Безнең өчен, ягъни урта буын вәкилләренә ул – үрнәк, аның кебек булырга тырышу , омтылыш идеалы булса , өлкән буын беренче тапкыр космоска аяк баскан Юрий Гагаринны , 1961 елның 12 апрелен яңа эпоха, коммунизм башлануы итеп кабул иткән иде . Бу очу бөтен дөнья өчен зур сенсация була – СССР Аме­риканы узып китте ! Галәмдәге тәүге кеше – СССРдан ! Гагариннан соң да космоска һәр очыш Совет илендә зур казаныш итеп кабул ителде . Әле хәтерлим: берәрсе орбитага чыкканнан соң, нәкъ менә шул космонавтны ишетүне, очыш турында сөйләүне көтеп, телевизор экраны каршына “Время” программасын карарга җыела идек . Бөтен Совет халкы шулай итте . Без, балалар , икенче көнне күрше авылдагы мәктәпкә тәпиләгәндә юлда , мәктәптә шул космонавтлар турында гына сөйләшәбез. Кем яшермичә , кем яшереп космонавт булырга хыяллана . Ул вакытта патриотизм тәрбияләү аерым затларны идеаллаштыру , Алла урынына күрү , идоллаштыру бик оста эшләнә иде шул . Гагаринга кадәр күпме уңышсыз очышлар , ялгышулар булганын әле бүген дә анык кына белеп бетермибез . Аннан соңгы уңышсызлыклар да халык теленнән яшерелде . Космоска очканнан соң берничә сәгать үткәч кенә, кайчагында икенче көнне генә орбитага кеше чыкканын белә идек . Барысы да уңышлы булырмы , шартламасмы , үлмәсләрме дип көтәләр . ЧП булса , хәбәр таралмый .

Слайд 9

Инде менә шундый көчле , мәҗбүри , ясалма идеология машинасы эшләгән заманда Юрий Гагарин табыну объектына әйләнә . Кем ничектер , мин үзем , мәсәлән , шундый шартларда Юрий Гагаринның киләчәк язмышын күз алдына китерә алмыйм . Чөнки илдә Лениннан , Брежневтан да популяр шәхес булырга тиеш түгел иде , ә Гагарин, халыкның кумирына әйләнде, елмаюы белән бөтен дөньяны әсир итте . Моннан 40 ел элек 27 мартта Гагаринның һәлак булуы котылгысыз язмыш кебек тоела . Бу , чынлап та, бәхетсезлек очрагымы , әллә махсус планлаштырылган операцияме , бу хакта бәхәсләр бүгенгәчә дәвам итә. Төрле мифлар , имеш-мимешләр тарала . Хәер, ул имеш-мимешләр без кечкенә чакта ук инде колактан-колакка йөрде . Гагарин исән дигәннәре дә бар иде . Һәм шунысы гаҗәп: анык ышандырырлык расланган дәлилләр булмаганлыктан , бу имеш-мимешләргә ышанырга җирлек бар иде . Хәтта чит планета вәкилләре алып киткән дигән әллә нинди риваятьләргә кадәр ышандык . Чынлыкта Юрий Гагарин галәмне айкап чыккач , аның хезмәтен җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен , алдан ук өч вариантлы мәгълүмат әзерләнгән . Беренчесе – танта­налы , уңышлы. Икенчесе – орбитага чыга алмыйча , тайга яки океанга төшкән очрак өчен , ан­да хөкүмәттән космонавтны эзләүдә ярдәм сорау да теркәлгән . Ә инде өченчесе – космонавтның үлемен хәбәр итүче мәгълүмат булган . Бәхеткә, икенче , өченче вариантларны кулланырга туры килми .

Слайд 10

“Без дөньяда ялгызмы?” “Күктә ни булмас дисең, очсыз –кырыйсыз күк бит ул ”,-дигән бөек Тукаебыз. Борынгы заманнардан ук кешкләр күктәге йолдызларны күзәтеп, аларга исемнәр биреп, аларны төрле фигураларга охшатып легендалар чыгарганнар. Моннан300 еллар элек Римдагы Чәчәкләр мәйданында Джордано Бруноны инквизиция утта яндырып үтерә. Җәзалау алдыннан инквизитор Бруноны үгетли: “Джордано, бәлки, син хаклыдыр, безгә охшаш кешеләр чит йолдызларда да яшидер, ләкин халык мондый белемнәргә әлегә ия түгел. Чиркәү халыкны котыртмаска һәм үз фикерләреңнән кире кайтырга чакыра. Үз фикереңнән баш тарт,алай эшләмәсәң –сиңа үлем!” Джордано үз фикереннән кире кайтмый, ялкын аша үзенә сузылган тәрене кире кага һәм янып үлә. Хәзерге вакытта бары тик безнең Җирдә генә җан ияләре бар дип тәкърарлаучы галимне табу мөмкин түгел.Галимнәр бары тик безнең Галактикада ничә цивилизация барлыгын ачыклаганда гына бәхәскә керә. Эфирда “акыл буенча безгә иш” җан ияләренең сигналларын эзләү бара. Хәтта Бөтендөнья астронавтика академиясендә махсус комиссия эшли, әгәр чит планетаныкылар безгә мөрәҗәгать итсәләр,нишләргә дигән сорауга җавап эзлиләр. Кеше космоска оча башлагач,чит планетадагылар белән аралашу туар дигән фикер дә әлегә чынга ашмады. Ә кайбер галимнәр фикеренчә, Җиргә чит планета вәкилләре аз дигәндә 10 мең тапкыр килгән. Бу күктән уйлап чыгарылган саннар түгел, нәкъ менә фәнни дәлилләргә нигезләнгән саннар.

Слайд 11

Без дөньяда ялгызмы “ К үктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул ” , - дигән бөек Тукаебыз

Слайд 12

Бразилиядә фермага НЛО төшә Крымда НЛО НЛО ны күрүчеләрнең фотолары Кытай шахтерлары НЛО калдыкларын казып табалар

Слайд 13

Алексей Леонов – ачык космоска чыгучы беренче космонавт

Слайд 14

Валентина Терешкова - беренче хатын-кыз космонавт

Слайд 15

Балаларга космонавтика турында Электрон китап

Слайд 16

Космонавтика турында җырлар Музыка : Гр. Земляне «Земля в иллюминаторе» Ундервуд «Гагарин, я Вас любила…» ATB Л.Зыкина «По космосу пешком»: http://www.sovmusic.ru/download.php?fname=pokosmos «Земля, Земля»: http://www.sovmusic.ru/download.php?fname=zemlyaze «Я – Земля» ("...ты ушел со звездною ракетой...": http://www.sovmusic.ru/download.php?fname=yazemly1 «Я - Земля, я своих провожаю питомцев, сыновей, дочерей...», исп : Ольга Воронец: http://www.sovmusic.ru/download.php?fname=iamearth «Космонавты»: http://www.sovmusic.ru/sam_download.php?fname=s6974 А.Пугачева «Расскажите птицы»: нашла только ссылку на клип - http://www.youtube.com/watch?v=KMAP2wK8amA

Слайд 17

Балаларга мультфильмнар : Мультик про букашку, которая хотела летать: http://video.oboz.ua/movie.php?dmE9MSZp ... QmdnQ9MA== “ Союзмультфильм ” показывает: “Новеллы о космосе”: (Новелла первая: “Космонавт, который вылетел с опозданием или Земная девочка”, Новелла вторая: “Космическая девочка”) http://hochu.vkosmos.ru/?p=196