Консультации для родителей
консультация

Салахиева Ляйля Жаудатовна

Данный раздел содержит  консультации по музыкальному воспитанию дошкольников для родителей.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Музыка шөгеле аша  балаларга экологик тәрбия бирү

76нчы балалар бакчасының

                                                                        музыка җитәкчесе

                                                                                      Салахиева Л.Җ

  Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.

     Экологик тәрбия – мәктәпкәчә педагогиканың чагыштырмача яңа юнәлеше. Дөньяга экологик мөнәсәбәт кешенең бөтен гомере дәвамында формалаша һәм үсә. Табигать белән килешеп яши белүне мөмкин кадәр иртәрәк тәрбияли башларга кирәк. Билгеле булганча, чын матурлык табигатьтә чалынган һәм шуннан чыгып балаларга моны күрергә, аның кадерен белергә өйрәтергә кирәк. Нәтиҗәдә, балаларны табигать белән таныштырганда, аларга эстетик тәрбия бирү өчен киң мөмкинлекләр ачыла. Экологик тәрбия рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне формалаштыруны тәэмин итә. Балаларга табигатьне матур итеп күрергә өйрәтү-катлаулы эш. Әгәр педагог үзе табигатьне чын күңелдән ярата һәм аңа сакчыл мөнәсәбәттә икән, ул бу хисләрне балаларга тапшыра алачак. Табигатькә мәхәббәт билгеле бер рухи халәтне генә түгел, аны аңлау, танып белү дигәнне дә аңлата.

      Шәхес үсешендә экологик-эстетик тәрбия аерым урын алып тора. Табигатькә эстетик мөнәсәбәт чынбарлыкның бер өлкәсе белән чикләнмәгән-ул кешенең нәрсәгә ия булуына кагыла.

       Музыка - әйләнә-тирә дөньяны эстетик кабул итү тәрбиясенең иң мөһим чараларыннан берсе булып тора.  Балада экологик культура формалаштыруга музыка йогынтысы бик зур. Музыка, башка сәнгать кебек үк, баланың һәрьяклы үсешенә йогынты ясый, әхлакый- эстетик кичерешләргә, әйләнә-тирә дөньяны үзгәртеп коруга этәргеч бирә, өстәвенә, аларның сәнгать тәмен һәм иҗат хыялларын гына түгел, үз Ватаныңа мәхәббәтен дә, тормышка мәхәббәтен дә, кешегә, табигатькә карата мәхәббәт, дуслык һәм башка илләр халыкларына карата үзара хөрмәт хисләрен дә тәрбияли.

     Мәктәпкәчә балачак-  ул гүзәллек дөньясы. Шуңа күрә музыка, әйләнә-тирәне өйрәтергә, аңларга һәм яратырга, күрергә, сакларга да ярдәм итә. Музыка үзе дә Бөек табигать ярдәмендә барлыкка килә. Моның бер дәлиле булып бөек немец композиторы Бетховенның сүзләре тора: “Сез үз идеяләрегезне каян алырмын дисезме ?- Мин аларны табигать кочагында, урманда, урамда йөргәндә, төн тынычлыгында, иртә таң нурлары аша көй барлыкка килүен сизми дә калам ” – дигән ул.

       Экологик тәрбия музыка эшчәнлегенең барлык өлешләренә дә кагыла: тыңлау, җырлау, музыкаль – ритмик хәрәкәтләр, музыкаль уеннар, музыка-уен коралларында уйнау. Уку елының беренче кварталыннан башлап, барлык яшь төркемнәренең музыка репертуары көзге табигать, һава торышы турында музыкаль әсәрләрдән тора, тематик бию композицияләре, инсценировкалардан тора. Балаларның экологик тәрбиясен формалаштыруга ярдәм итә торган, көзге яфраклар, кулчатырлар белән биюләр һәм башка күп кенә әсәрләр. Табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш уяту - балалар тәрбияләүдә мөһим урынны алып тора.

     Мәктәпкәчә вакыт - экологик яктан шәхес булып җитлегүнең бер чоры. Бу чорда бала әйләнә-тирә мөхиттән үз-үзен аерырга өйрәнә, тирә-юнь кешеләргә карата эмоциональ якын килү, шәхес буларак әхлакый яктан табигатьне яратырга өйрәнәләр. Матурлыкны, тереклекне, яклаучысыз калганнарны ярату хәтта иң кечкенәләргә дә таныш - бу экологик тәрбиянең иң мөһим һәм беренче баскычы булып тора. Балаларга экологик тәрбия бирүдә музыка мөһим роль уйный. Музыка - ул һәрвакыт тылсымлылык, могҗиза. Ул баланың һәрьяклап үсешенә йогынты ясый, әйләнә-тирә дөнья белән танышканда эмоциональ- образлы белем бирүнең бер чарасы булып тора. Балаларның музыкаль үсеше музыка эшчәнлегендә һәм күңел ачу чаралар барышында да чагыла.

       Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәнгати-эстетик белем бирү өлкәсендәге музыка эшчәнлегең төп формалары булып музыка эшчәнлеге, бәйрәмнәр һәм күңел   ачулар тора. Экологиягә багышланган күңел ачулар, бәйрәмнәр - иң эффектлы эшләрнең берсе, чөнки балаларда бу бәйрәмнәр эмоциональ яктан тәэсир калдыра. Музыка эшчәнлегендә экологик тәрбия аша түбәндәге бурычларны хәл итәбез: эстетик, әхлакый, патриотик, интернациональ. Музыканы кабул итү-ул музыкаль эшчәнлекнең әйдәп баручы бер төре. Дөрес һәм яхшы оештырылган музыканы тыңлау баланың күзаллауларын һәм карашларын үстерергә ярдәм итә, ишетү һәм хәтер үстерә, җырның эчтәлеген, аның характерын аңлый белергә өйрәтә. Мәсәлән, композитор П. И. Чайковский һәм Антонио Вивальдиның ел фасыллары циклыннан музыкаль әсәрләр фрагментын тыңлаганда балалар табигать аша җыр, көй барлыкка килүен аңлыйлар.  Музыка астында торналар оча һәм яңгыр ява, чәчәкләр үсә. Музыканы тыңлаганда балалар анда композиторның табигать аша нәрсә сүрәтләргә теләвен аңлыйлар. Дөньякүләм классик музыканың югары дәрәҗәле үрнәкләренә таянып, балаларның музыкаль кабул ителешен формалаштыру бик мөһим.

        Музыкаль эшчәнлекнең иң яраткан һәм иң кулай төре-ул җырлау. Җыр-ул әйләнә - тирә чынбарлык турында тирәнәйтелгән күзаллау формасы. Җырлау балаларда уңай мөнәсәбәт тудыра . Эшчәнлек барышында хайваннарга, үсемлек дөньясына мәхәббәт формалаша. Мәсәлән урманда үсә торган гөмбәләрне өйрәнеп балалар ашарга яраклы һәм яраксыз гөмбәләрне өйрәнәләр, алар турында җырларны яратып җырлыйлар. Балалар җылы якка очып киткән кошлар турында җырларны да бик яратып башкаралар. Композитор Михаил Красевның җырлары аеруча якын һәм аңлаешлы. (“Падают листья”). Көзгә багышланган чаралар аша балалар агачларга, чәчәкләргә карата сакчыл караш булырга тиеш икәнен тагын бер кат исләренә төшерәләр. Төрледән - төрле җырлар, уеннар аша экологик теманы күтәрү балаларда экологик тәрбия бирүгә ирешүнең бер юлы. Экологик күзаллау балаларда җыр табигатькә, хайваннарга, кошларга, аларга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү чарасы булып тора. Мәсәлән, балалар "кечкенә песи"җырын бик теләп башкаралар.

       Музыкаль-ритмик хәрәкәтләр аша балалар табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәнә, һәм хәрәкәтләр аша аның кәефен күрсәтә. Мәсәлән: алмагачлар ничек үсә, аның ботакларында нинди матур алмалар эленеп тора. Төрле музыкаль әсәрләр балаларда эмоциональ хисләр уята, яхшы кәеф тудыра.  Матур, кечкенә гөмбәләр урманга кунакка чакыралар, яңгыр тамчылары сикерешеп зур күлләвеккә әйләнәләр. Музыка астындагы хәрәкәтләрне үтәп, балалар теге яки бу образны күз алдына китерерәләр. Мәсәлән төрле музыкаль уеннар уйнагаеда балалар характерлы хәрәкәтләрне кулланып персонажларның кыяфәтен һәм характерын гына түгел, ә мөнәсәбәтен дә тапшыралар.

      Баланың экологик музыкаль культурасын формалаштыру чараларының берсе-музыкаль уеннар. Алар сюжет һәм формадагы бурычлар буенча бик төрле. Бу уеннарда балалар әйләнә-тирә чынбарлыкны чагылдыра, яңа хәрәкәтләрне үзләштерә. Әйтик, балаларда яраткан "Кояшкай һәм яңгыр" уены аша кояш һәм яңгыр турында предметлы күзаллау формалаштыра. Мондый уен балалар аңлавы белән генә чикләнми, балада кызыксыну һәм катнашу теләге уяна. Шул ук вакытта музыка эшчәнлегенең кирәкле күнекмәләре үсә. Мәсәлән, "яшелчәчелек" музыкаль уены иҗади активлык, игътибар, мөстәкыйльлек кебек сыйфатларны формалаштыра. Балаларда иҗади активлык тәрбиялэп без балаларның тормыш тәҗрибәсенә, аның әйләнә-тирә табигать турындагы күзаллауларына таянабыз. Ә уен балаларны кызыксындыра, әйләнә-тирә дөньяны дөрес кабул итәргә өйрәтә.

       Балалар бакчасы тормышында мөһим урынны бәйрәм һәм күңел ачу алып тора. Үткәрелгән күңел ачулар «Кошларны озату», «Кошларны каршыалу», «Чыршы бәйрәме», «Сөмбелә», «Каз өмәсе»,  «Яңа ел», «Нәүрүз» һәм башка бәйрәмнәр табигатьнең матурлыгы на сокланырга һәм аны сакларга кирәклеген өйрәтә. Бу бәйрәмнәр балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә дә гаять зур урын тота. Аларның әһәмияте балаларга экологик белем бирү процессында бәяләп бетергесез. Мәсәлән, балаларга бик ошый торган көзге бәйрәмнәр көз турында күзаллауларны ныгытырга ярдәм итә, табигатькә сакчыл карарга өйрәтә.Балалар Көзге яфраклар белән бик теләп уйныйлар һәм бииләр, ә әти-әниләр актив катнашалар. Ата-аналар белән эшләү балалар бакчасында экологик белем бирү системасында мөһим аспект булып тора. Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата- аналардан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Бәйрәм һәм күңел ачу балаларны әкият дөньясына алып керә, анда ата-аналар үз балаларына әкият геройларына әверелергә булыша. Әйтелгәннәр арасында шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, музыканы эшчәнлегендә һәм бәйрәмнәрдә экологик тәрбияне куллану искиткеч нәтиҗәләргә китерә.

    Музыка балалар алдында якты образлар ача, балалар күңелләренә кагыла, әхлакый һәм эмоциональ хисләргә зур йогынты ясый. Балаларыбызга никадәр күбрәк, «кеше – табигатьнең бер өлеше» дигән фикеребезне җиткерсәк, шул кадәр җирдә тормыш сакланачак! Музыкаль әсәрләр яратырга, кадер белергә, кызганырга өйрәтә. Шуңа күрә балаларга музыка ярдәмендә экологик тәрбия бирү - ул тагын да уңышлы һәм нәтиҗәле тәрбия бирү. Музыка мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүдә зур урын алып тора. Киләчәктә экологик 7 тәрбия бирү максатларында төрле милләт халык фольклорын киңрәк файдалану, халыкның әйләнә-тирә табигатьне өйрәнү һәм аның белән килешеп гармонияле тормыш алымнарын өйрәнү планлаштырыла. Шуңа күрә дә, табигатьне саклауда, Җир ананың лаеклы булышчыларын үстерүдә, балачактан табигатьне аңларга, аның матурлыгын һәм төрлелеген бәяләргә өйрәтүдә үзебезнең өлешне кертәбез дип ышанабыз.

Кулланылган материал: 

  • Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы.  Васильева, Гербова, Комарова, 2006 ел. –
  • Табигатьнең сафлыгы – күңелнең пакълеге. Л.Әюпова,2003 ел.
  • Туган як табигате белән таныштыру. Борһанова, 1997 ел. Мәгариф №9, 1996 ел.
  • Туган тел – очар канат. Исмәгыйлева. 2010 ел.



Предварительный просмотр:

Балага эстетик  тәрбия бирүдә музыканың роле

76 нчы балалар бакчасының

                                                                        музыка җитәкчесе :

                                                                Салахиева Л.Җ.

       «Музыка тәрбиясе – ул чын музыка шәхесен тәрбияләү белән генә чикләнми, ул иң беренче чиратта кеше сыйфатларын тәрбияли»  бу сүзләр бөек укытучы В.А.Сухомлинский әйткән сүзләр бүгенге вакытта да бик актуаль. Җыр - музыка- кешенең гомерлек юлдашы. Шуның белән бергә ул- бик яхшы тәрбия чарасы да. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән тыгыз бәйләнештә уза. Ул иң элек бишек җыры тыңлап үсә, аннары кеше тормышында уен, хезмәт, мәхәббәт һәм көнкүреш җырлары киңрәк урын ала.Музыка аралашуга, иҗади эшкә этәргеч ясый, эстетик хисләрне уята. Тыңлаучының хисләренә һәм акылына тәэсир итеп аны уйландырырга мәҗбүр итә. "Җырсыз кеше-канатсыз кош"- ди халкыбыз. Кеше үзенең кичерешләрен, ниләр уйлавын, сагышын һәм куанычын җырга салып көйли.

         Музыка шөгыле баланы шәхес итеп тәрбияләргә, үзенең сәләтләрен ачып бетерергә ярдәм итә. Балаларны бердәм, дус , тату мөнәсәбәттә булырга, бер-берсенә ярдәм итеп, килешеп эшләргә этәрә. Борынгы заманнарда ук музыка  тәрбия чарасы итеп каралган. Греклар кече яшьтән үк музыка белән шөгыльләнгән, кызыксынган, музыканы яраткан яшьләрне әдәпле, инсафлы, шәфкатьле була һәм алар күңелендә начарлыкка, вөҗдансызлыкка урын калмый дип  исәпләгәннәр. Безнең балалар бакчасында да музыка, җыр һәм бию дәресләрен нәниләр яратып, зур кызыксыну белән көтеп алалар.

       Кешенең эстетик зәвыгына бала чакта ук нигез салына. Балалар бакчасында инде ул шактый формалаша. Бу очракта балалар бакчасын йортның фундаменты белән чагыштырып була. Дөрестән дә , хәзерге музыка педагогикасы һәм психологиясе өч яшьтән җиде яшькә кадәрге чорны баланың сәләтләрен үстерүдә иң мөһим һәм нәтиҗәле еллар дип саный. Җыр- музыка балаларда шатлык, гаҗәпләнү, күңел күтәренкелеге яки моңлану кебек төрле хисләр уята. Музыкаль сәнгать тормышның төрле ягын сурәтләп баланың рухи дөньясын баета.Нәниләр һәр нәрсәне йотылып, тирән кызыксынып өйрәнәләр һәм тиз үзләштерәләр. Максатыбыз – туган җирне, туган илне, туган табигатьне, туган телне ярату, аларны өйрәнү һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын белү, аларга ихтирам тәрбияләү. Музыка сәнгате элек-электән үк татар халкында шәхес тәрбияләүдә зур көчкә ия булган. Мондый тәрбия баланың физик һәм рухи үсешенә дә уңай йогынты ясый. Музыка ритмнары астында атлау адымнарының җиңел һәм дөрес булуына, гәүдәне дөрес тотуга уңай тәэсир итә. Җырлаганда балаларның сулыш юллары кинәя, тавышы ныгый.

                Музыкаль тәрбия, беренче чиратта, рухи, әхлакый, эмоциональ тәрбия һәм, иң мөһиме, милли материаллар нигезендә тәрбия бирү. Туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, милли үз аң үсеп җиткәч кенә тумый, ул беренче сүз, беренче адым, беренче җыр һәм беренче уеннардан башланырга тиеш.

          Билгеле, балаларга музыкаль тәрбия бирүне милли материаллар нигезендә алып барырга кирәклеген барыбыз да беләбез. Балалар тыңлый  белергә, ә барыннан да бигрәк, үзләренә аңлаешлы, уңайлы һәм кызыклы булган материалны башкара белергә тиеш. Җыр, бию, уеннар балаларның яшь үзенчәлекләрен, мөмкинлекләрен исәпкә алып сайлау мәҗбүри.

        Мәрхәмәтлелек, әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт тәрбияләүне мин музыкаль тәрбия бирүнең нигезе дип саныйм, чөнки музыкаль тәрбия ул эстетик тәрбия бирү, төрле хисләр уяту. Музыкаль тәрбия бирү – бик катлаулы процесс, чөнки үз эченә күп яклы һәм төрле аспектларны ала.

        Музыка тыңлау балаларның рухи дөньясын  гына баетып калмый, ул аларның акылына да тәэсир итә: бала уйлана, сорауларга җавап бирә, чагыштыра. Болардан тыш, балаларның музыкаль сәләтләре үсә.

        Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып минем шуны әйтәсем килә: ике яшьтәге балалар хәрәкәтләр ясап җырлый торган җырларны бик яраталар. Бу очракта беренче урында әйлән-бәйлән җырлары тора. Балалар нинди дә булса персонажны тасвирлап биергә яраталар. Мәсәлән: «куяннар», «күбәләкләр» булып бииләр. Балаларга төрле әйберләр белән хәрәкәтләр ясап бию бик ошый,  мондый биюләр балаларны бигрәк тә мавыктыра. Сөйләү, аңлату, күрсәтү, башкару табышмаклар, шаян шигырьләр, юаткычлар-боларның бырысы да дәрестә кулланылырга тиеш.

        Балалар белән эш итү тулысынча аларның кызыксынучанлыкары аркылы төзелә. Матур, мавыктыргыч итеп оештырылган музыка дәресләре балаларга шатлык, җылы хисләр бүләк итә, эмоциональ хисләр уята.

          Балалар бакчасында   нәниләр   кече  яшьтән үк төрле бәйрәм, кичәләрдә катнаша. Нәкь шушы чорда баланың музыка һәм җыр  белән якыннан, оешкан төстә танышуы башлана. Кайвакытта бу  чорда алган матур тәэсирләр гомер буена күңелдә саклана. Укытучы, әти-әниләр баланың музыкага сәләтен үз вакытында ачыклый алса, аның киләчәк тормышының бу өлкәдә дөрес юнәлеш алуы бик мөмкин.

        Музыка тәрбиясе балаларны эстетик яктан да тәрбияли һәм шәхес буларак формалашырга ярдәм итә. Эстетик тәрбия дигәндә, ул халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тоту. Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде бакча, мәктәп һәм гаиләнең бер булып эшләве мөһим.



Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында музыкаль тәрбиянең әһәмияте.

76нчы балалар бакчасының

                                                                     музыка җитәкчесе

                                                                                  Салахиева Л.Җ

  Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә музыкаль кичәләр, бәйрәм иртәләре зур һәм әһәмиятле урын алып тора.

    Балаларга музыкаль тәрбия бирү, музыка җитәкчесенең төп эше. Ләкин, бу чаралар гади күңел ачу гына түгел, ә әти-әниләр каршысында сынау тоту; музыка җитәкчесенең,  тәрбияченең, балаларның эшенә йомгак ясау  булып та тора бит. Әти-әниләр, күп вакыт, шушы ачык мероприятиеләрдә генә бакча тормышы, андагы эшнең эчтәлеге һәм ни дәрәҗәдә катлаулы, җавплы икәнен күрәләр. Бәйрәм иртәләрендә балаларның белеме, үз-үзләрен тота белүләре, сөйләме, сәләтләре, җаваплылыклары, җитезлек, кыюлыклары, активлыклары күренә. Ә боларның барысы да, музыка җитәкчесе, тәрбиячеләр Һәм тәрбияче ярдәмчеләренең бер юнәлештә, максатчан, эзлекле, даими тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Уңышларга, бары тик,  бердәм, аңлашып, ярдәмләшеп эшләп  кенә ирешеп була.

     Бәйрәм кичәләрен планлаштырганда ук бергәлек кирәк; нинди җыр, биюләр, уеннар, сюрприз моментлары, нинди персонажлар кертергә кирәклеген, нинди киемнәр, маскалар әзерләргә икәнлеген сөйләшеп, кем кайсысына җаваплы булуын билгеләү мөһим.  Бу исә, музыка җитәкчесе балалар белән генә түгел, тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчеләре белән дә эш алып бара дигән сүз.

  Кичәгә әзерлек чорында тәрбяче ярдәмчесенә дә эш күп. Иң беренче чиратта, музыка залына балаларны бергәләп алып бару, бүлмәгә кайтканда каршылау. Тәрбияче шөгыль барышында балалардан аерылырга тиеш түгел икәнен барыбыз да яхшы белә. Шулай булгач ,тәрбияче ярдәмчесенең  шөгыль барышында да, бигрәк тә кечкенәләр төркемендә , балалар янында булуы кирәк. Кечкенәләр төркемендә узган кичәләрдә өзеклек, пауза булмау шарт, чөнки бу яшьтәге балалар тиз ялыгалар, игътибарлары кыска вакытлы бит. Баланы, кайвакыт, музыка залыннан алып чыгып китәргә, киемен алмаштырырга, алып кереп үз урынына утыртырга кирәк була; менә шул чакта кече тәрбияченең игътибарлылыгы, җитезлеге, бала белән якын мөнәсәбәттә булуы сорала .

    Бәйрәмнәргә әзерлек чорында, тәрбияче ярдәмчесе  балалар өйрәнгән җырлар  белән дә  танышып бара, бергәләп өйрәнә.     Балалар буш вакытларында да өйрәнгән җырларны кабатларга, яки җырлап уйнарга яраталар, кайвакытта тәрбияче ярдәмчесен дә үзләре янына чакыралар, бергәләп җырлавын сорыйлар.                                   Биюләр өйрәтүне  алыйк; балаларны түгәрәктә йөрергә, үз урыннарына басырга, парлы хәрәкәтләр ясарга ,  урыннарын табып дөрес утырырга өйрәткәндә,  билгеле, тәрбияче үзе генә җитешә алмый, ә музыка җитәкчесенә уен кораланда уйнарга кирәк. Димәк,  бу очракта да, кече тәрбияче ярдәмгә килә.    Ә әкиятләр сәхнәләштергәндә - андагы геройлар , сюрприз момент-ларындагы персонажлар өчен костюмнар, маскалар әзерләү, билгеле, тәрбияче ярдәмчесе белән бергәләп башкарыла.  

   Безнең бакчада эш нәкъ менә шулай алып барыла.( Кече тәрбияче кулы белән эшләнгән эшләр күрсәтелә)

    Бәйрәмгә музыка залын әзерләү, уеннарга атрибутлар ясау да күп вакыт һәм тырышлык сорый.  Бу эштә дә тәрбияче ярдәмчеләренең актив булуы кирәк. Алдагы көнне үк зал бергәләп бизәлеп, кирәкле бар әйберләр дә әзерләнеп, билгеле урынга куела.

     Бәйрәм үтәсе көнне балалар аеруча шау-шулы, хәрәкәтчән, таркау, кайберләре ярсу  була , чөнки алар дулкынланалар. Кайбер балалар әти-әниләрен күргәч елый, киреләнә башлый. Балаларны тынычландыруга, юатырга киемнәрен әзерләүгә һәм киендерешүгә тәрбияче ярдәмчеләре дә алына.

Балалар бакчасында эшләгән һәр кеше  сәләтле артист булырга мәҗбүр, һәм бу шулай да. Балалар күңелен аңлаган, үзе дә балаларча уйный шаяра, җырлый, бии, рәсем ясый  белгән кешеләр генә балалар бакчасында эшләүгә алына бит.

  Безнең бакчада нәкъ менә шундый тәрбияче ярдәмчеләре эшли. Алар кирәк булса, “әби” дә, “бабай” да “урман җәнлекләре” дә. Кирәк булса җырлыйлар да ,бииләр дә.

     Бәйрәм иртәләредә төшерелгә менә бу фотолар шул турыда сөйли. (Экранда фотолар күрсәтелә, тәрбияче аңлатма бирә)

  Әкиятләрне сәхнәләштергәндә , сюрприз моментларында роль-ләр башкарырга кирәк булганда, һәрчак тәрбияче ярдәмчеләре алына.  Аларның сөйләмнәре ачык, аңлаешлы, сәнгатьле булырга тиеш. Моңа өйрәтү  музыка җитәкчесенең,  төркем тәрбия-чесенең бурычы.

  Тәрбияче ярдәмчесе бәйрәм сценариесе белән алдан таныша. Бәйрәм барышында өзеклек булмасын өчен кайда нәрсә кертергә, бирергә кирәклеген яттан белә һәм кертә, урнаштыра. Ә моның өчен,  кичәгә әзерлек барганда бергәләп эшләү шарт.

    Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясарга мөмкн; балалар бакчасына эшкә килгән һәр кеше, ул гади җыештыручы, ашатучы, яки пешекче генә түгел. Ул бала тәрбияләүче дә. Ә тәрбияче ярдәмчесе ул – турыдан – туры тәрбияче, музыка белгече, әти-әниләр һәм балалар белән тыгыз элемтәдә торып эшләүче. Димәк ул педагокларга хас сыйфатларга ия булырга; культуралы, әдәпле, ягымлы,  мәрхәмәтле, сәләтле, сабыр, җитез, эшчән, күпкырлы үсеш алган шәхес булырга тиеш.

Бакчада үткән бәйрәм кичәләре, музыкаль иртәләрнең күңелле, матур, уңышлы үтүе, балаларыбызның бу мероприятиеләрне көтеп алуы, теләп ктнашуы һәм әти-әниләребезнең  кәефе яхшы булып, безгә рәхмәтле булулары барыбыздан да: тәрбияче, музыка җитәкчесе, тәрбияче ярдәмчесеннән  тора.

  Безнең бакчада эшләүче кече тәрбиячеләр югарыда әйтелгән таләпләргә бар яклап та  туры килә, күбесенең эш тәҗрибәләре зур, тиешле белемнәре дә бар.Без кулга-кул тотынып,аңлашып эшлибез.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей на тему "Трудности с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения". Консультация для родителей на тему "Игры и упражнения зимой".

Материал в первой консультации рассказывает родителям о трудностях с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения, при освоении предметного мира.Материал во второй консультации подскажет родителям ,...

Консультация для родителей на тему: "Речевая готовность ребёнка к школе — консультация для родителей"

Школьное обучение предъявляет ребенку новые требования к его речи, вниманию, памяти.Наиболее значимым для ребенка 7 лет является переход в новый социальный статус: дошкольник становится школьником. Пе...

Консультация для родителей «Театрализованная деятельность в детском саду. Театр и родители». Консультация для родителей

«Театрализованная деятельность в детском саду. Театр и родители».Важнейшей предпосылкой совершенствования речевой деятельности дошкольников является создание эмоционально благоприятной ситуации, ...

Консультация для родителей «Кризис трёх лет» во второй младшей группе. Консультация для родителей «Родитель-пример поведения на улице и дороге»

Консультация для родителей «Кризис трёх лет» во второй младшей группе.Консультация для родителей «Родитель-пример поведения на улице и дороге»...

Консультация для родителей «Зачем читать детям книги?» Консультация для родителей Особенности речевого развития детей 2–3 лет. Консультация для родителей«Понимаем ли мы друг друга?»

Консультация для родителей «Зачем читать детям книги?»Зачем читать детям книги?Дети имеют огромную потребность, чтобы родители читали им вслух. Для благополучного развития ребенка семейное...