"Песи, песи, пескәем" дигән темага проект эше
творческая работа учащихся по чтению (3 класс) на тему
Йорт песие 5 мең елдан артык инде кеше белән бергә яши. Грек язучысы Геродот язмаларына караганда, Мисырда песиләрне 3 мең ел элек асрый башлаганнар
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 658.49 КБ | |
| 607.81 КБ |
Предварительный просмотр:
ЯҢА ЧИШМӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
Чертуш башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы
"Песи, песи, пескәем”
ДИГӘН ТЕМАГА
ПРОЕКТ ЭШЕ
Башкарды: 3 нче сыйныф укучылары: Абдуллина Алсинә, Абдуллина Илүсә, Газизова Ләйлә, Гыйлметдинова Илүзә.
Фәнни җитәкче: Хайруллина Гөлсинә Әсәдулла кызы.
2012нче ел
Эчтәлек:
Презентация...... ......... ..................................................................3-4........................................
Әз-мәз тарих........................................................................................5......................................
Галим мәче...........................................................................................5....................................
Әйдәгез уйныйбыз..............................................................................5-8.........................................
Табышмак әйтәм.................................................................................8........................................
Мәзәк....................................................................................................8.......................................
Шигырьләр , хикәяләр........................................................................8-11...........................................
Укучылар ясаган рәсемнәр................................................................12...........................................
Без теккән уенчыклар………………………………………………………………………12…………………………………………
Тема: Песи, песи, пескәем.
Презентация
1.
Укытучыбыз дәрестә
Сөйләде песи турында
Безнең песи беркайчан да
Утырмый бер урында.
2.
Песием минем ап-ак төстә
Мыеклары бик озын.
Аның эше билгеле –
Тычкан тота көнозын.
3.
Иртә торгач, Йомшаккаем
Ыспай гына юына.
Койрык болгап уйлап ята:
“Тычкан чыксын юлыма!”
4.
Йортта йөреп тыныч кына
Ул бит аларны күзли.
Сөт белән сыйлап торсак та,
Тычкан эзли ул – түзми.
5.
Табышына шатланып
Тотына күңел ачарга.
Уйный-уйный онытып
Тычканын да качыра.
6.
Койма башына утырып
Бу дөньяны күзәтә.
Холкы бик тә әйбәт аның
Этләрне дә үз итә.
7.
Сөйкемле йорт хайваны ул –
Минем яраткан песием.
Өстендәге туны да
Менә дигән аңа кием.
8.
Песиләрне рәнҗетмәскә
Өйрәтә безне апабыз:
“Тимәгез сез аларга,-ди
Яратыгыз, сыйпагыз!”
9.
Песиләр кирәкле икән
Ул бик файдалы хайван.
Минеке кебек песине
Аласың әле кайдан?
Илүсә Абдуллина, 3нче сыйныф укучысы.
1. Әз-мәз тарих.
Йорт песие 5 мең елдан артык инде кеше белән бергә яши. Грек язучысы Геродот язмаларына караганда, Мисырда песиләрне 3 мең ел элек асрый башлаганнар
Һәм алар анда изге җан иясе булып саналганнар.
Борынгы заманда песие үлгән мисырлылар, хәсрәт билгесе итеп, кашларын кырка торган булганнар.
Дөньяда песинең алтмышлап төре бар. Унлап токымы безнең илдә яши.
2. Галим мәче.
1811 ел. Француз галиме, химик Бернар Куртуаның үзенең эш өстәлендә төрле тәҗрибәләр үткәргән мәле. Өстәлдә – ике савыт: берсендә – спиртлы диңгез суүсемнәре төнәтмәсе, икечесендә – тимер һәм күкерт кслотасы кушылмасы.
Галимнең иңбашына “кунаклаган” мәче, кинәт, өстәлгә сикерә. Савытлар ватыла. Алардан түгелгән сыекчалар бергә кушылып, көчле реакция хасил итәләр. Реакция тәмамлангач, галим өстәлдәге кайбер әсбапларга сәер кунык төшүенә игътибар итә.
Шулай итеп, яңа элемент – йод табыла...
Кызганыч ки, әлеге мәченең исеме тарихта сакланмаган.
3. Әйдәгез уйныйбыз!
а) Песи уены
Песи, песи пес итәр,
Ана песи сөт эчәр,
Ана песи сөт эчкәндә,
Ата песи күз кысар.
Ал дигәндә алмасаң,
Лап итәр дә шап итәр!
Мыяу-мыяу: чи-чи.
Мыяу-мыяу мәчем бар,
Колак кисәр кайчым бар.
Кач-кач, чи-чи ябалак.
Мәче куа сагалап!
ә ) Песием-песием
Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, тиз-тиз түбәндәгечә такмак әйтә:
Песи, песи пес итәр,
Ана песи сөт эчәр,
Ана песи сөт эчкәндә,
Ата песи күз кысар.
Ал дигәндә алмасаң,
Лап итәр дә шап итәр !
Лап итәр дигәндә,сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап иттереп суга . Тегесе кулын тартып алып өлгермәсә, отылган була. Отылмаса, хәзер икенчесе сыйпап, сугучы ул булып, уен яңадан башлана.
б) Мияу-мияу, нинди төс?
Балалар санамыш ярдәмендә бер песи сайлыйлар. Калганнары бер сафка тезелә. Песи алга баса һәм: “Мияу-мияу!”- ди. Балалар: “Нинди төс?” – дип сорыйлар. Песи берәр төсне атый. Мәсәлән, сары булсын, ди. Балалар шунда ук тирә-юньдә сары төсттәге әйберне тотарга тырышалар (сары күлмәк, салам һ. б. ). Андый әйбер тапмаган кеше тиз генә йөгереп китә. Песи аны тотарга тырыша. Тота алса, ул бала песи булып, тота алмаса үз урынында калып, уен дәвам итә.
в) Песи белән тычканнар
Бу да почмак алыш уеннарының бер төре. Уенда биш бала катнаша. Уйнаучыларның
берсе - “песи”, калган дүртесе “тычкан” булып, дүрт почмакта урын алалар. Песи уртада кала. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашып йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тиеш. Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар бер-берсенә күз, яки кул белән ымлап, я булмаса йөткереп, урын алыштыру серен белдерәләр. Ә песи башын аска иеп, күзен йомган булып астан гына аларны күзәтеп тора. Тычканнар, аннан көлеп, як-яктан такмаклыйлар:
Мияу-мияу мышнаган,
Мич башында кышлаган.
Бүген тычкан тотмаган,
Тотар иде, йоклаган.
Песи-песи поскан,
Ике күзен кыскан,
Кысса безне тоталмый,
Тотар иде, җиталмый...
Шулай дип җырлашкан арада, алдан ымлашкан буенча, берсе икенчесенең почмагына таба чаба башлый. Шул чагында песинең “күзләре ачыла”, почмакка җиткәнче тычканнарның берсен тотып ала. Песи кулына төшкән тычкан песи булып, уен элеккечә дәвам итә.
в) Такмаза
Мыяу-мыяу мышнаган,
Мич башында кышлаган,
Бүген тычкан тотмаган,
Тоттар иде, йоклаган.
Песи-песи поскан,
Ике күзен кыскан.
Кысса безне тоталмый,
Тотар иде, җиталмый...
4. Табышмак әйтәм...
а) Нинди аучы коралсыз
Җәнлек аулый төн буе,
Аннан мыек селкетеп,
Йоклап ята көн буе.
5. Мәзәк
- Әнкәй, сөт чиләгенә тычкан төште,- дип бер кечкенә бала кычкыра.
Әнисе әйтә:
- Төшсә ни. Аннан тычканны тотып алып ташлагансыңдыр бит?
- Юк. Үзем тотарга курыктым. Тычканны тотсын дип, чиләккә мәчене салдым.
6. Шигырьләр
Мәхмүт Хөсәен
Пескәем
Бар кечкенә пескәем,
Бик акыллы дускаем.
Ап-ак йонлач күлмәге...
Бизи безнең бүлмәне.
Күзләре ялт-йолт итә,
Мыегы җиргә җитә.
Үзен бик яратам мин,
Аннан алда ятам мин.
Тик ул бик иртә тора,
Битен юып утыра.
“Мияу, мияу, мияу, - ди,
- Мин күптәннән уяу”, - ди.
Мөнир Мазунов
Ялкау песи
- Йоклыйсың да йоклыйсың,
Нигә тычкан тотмыйсың
- Онытттыңмы, үзең бит
Пычранырга кушмыйсың...
7. Укучылар иҗаты
Песием
Песием минем – Алисә
Ай үсәсен көн үсә.
Ашамый ул сөт кенә,
Сорап тора ит кенә.
Тәмле тамак Алисә,
Шуңа да ул тиз үсә.
Песием
Песи диләр, ялкау диләр,
Ашый да йоклый диләр.
Безнең песи ялкау түгел.
Менә шуны белмиләр.
Безнең песи иртүк тора.
Тора да тычкан куа.
Башта ялый тәпиләрен,
Аннары юа битен.
Мәче дә чыкмый урамга
Урамда буран котыра,
Ә мин өйдә утырам.
Ничек буран улаганын
Тәрәзәдән карап торам.
Мәче дә чыкмый урамга,
Ахры, ул да туңадыр.
Тычканнар да тота алмый
Күңеле боек шуңадыр.
Песием
Песи “ мияу, мияу”,-ди
“Мин һәрвакыт уяу”, –ди
“Тычкан тотам, май ашамыйм.
Хуҗам җыеп куя!”-ди
Алсинә Абдуллина, 3 сыйныф укучысы.
Өйдә песи булса, өй тыныч була, ничектер күңелгә рәхәт булып китә. Яңа йортка күчкәндә, без йортка иң беренче песи керттек, чөнки песи йортка тынычлык, муллык алып килә, бәрәкәт китерә.
Безнең өйдә, песи бик кадерле хайван. Без песине үзебезнең гаилә кешеләреннән ким күрмибез. Песиләр әле тычкан да тота. Песи белән уйнавы да күңелле. Песиләр бит бик ягымлы хайваннар. Алар сыйпаганны, тәмле ашатканны ярата. Песиебезнең өч баласы да бар. Ул үз балаларын ашата, саклый һәм ярата да. Песине бервакытта да рәнҗетергә ярамый. Алар яхшы әйткән сүзне дә, кычкырганны да аңлыйлар.
Хайваннарны рәнҗетмәгән, ә киресенчә яраткан, кадерләгән, тәрбияләп тоткан кеше үзе дә тәрбияле булып үсә, ул бервакытта да көчсезләрне кыерсытырга гадәтләнми. Песиләр бик матур, йомшак булсалар да көчсез хайваннар, алар яклауга мохтаҗ. Мин песиебезне кадерләп кенә торам.
Илүзә Гыйлметдинова, 3 сыйныф укучысы.
Безнең Сарыкай исемле песиебез бар. Ул бик акыллы. Мин аны бик яратам. Һәр көнне, мәктәпкә китәр алдыннан, аңа сөт бирәм. Ул миңа “ Рәхмәт, дустым, бишле алып, кайт”,-дип мырылдый. Безнең песиебез телевизор да карарга ярата. Абзарда тычкан тота. Ул безнең якын дустыбыз. Бер-ике көн күренми торса, аны юксынабыз. Ә сезнең песиләрегез, нинди?
Ләйлә Газизова, 3 сыйныф укучысы.
8. Укучылар ясаган рәсемнәр.
9.Без ясаган йомшак уенчыклар.
Предварительный просмотр:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес.
"Әдәп төбе-матур гадәт" дигән темага класстан тыш уткәрелгән дәрес....
Ак песи
4 в сыйныфында үткәрелгән татар теле дәресе. Дәрес кызыклы, мавыктыргыч....

Творческая работа в 3 классе по теме "Песи, песи, пескәем".
Башлангыч сыйныфта проект методы. Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстә...

Татар теленнән изложение "Песи"( презентация)
Данная презентация можно использовать как на уроке, так и на внеклассных занятиях по татаскому языку для развития речи...
Изложение "Песи"
3 сыйныфта татар теленнән изложение язу ....

Урок мокшень кяльса 3 класса «Ляпе тяштенясь (ь) валть песа и валть кучкаса».
урок по родному языку в 3 классе«Ляпе тяштенясь (ь) валть песа и валть кучкаса»....


Комментарии
"Песи, песи, пескәем" дигән темага проект эше
Балаларда хайваннарга карата ярату хисе тәрбияләү. Хайваннарны рәнҗетмәгән, ә киресенчә яраткан, кадерләгән, тәрбияләп тоткан кеше үзе дә тәрбияле булып үсә, ул бервакытта да көчсезләрне кыерсытырга гадәтләнми. Песиләр бик матур, йомшак булсалар да көчсез хайваннар, алар яклауга мохтаҗ. Мин песиебезне кадерләп кенә торам.
"Песи, песи, пескәем" дигән темага проект эше
Балаларда хайваннарга карата ярату хисе тәрбияләү. Хайваннарны рәнҗетмәгән, ә киресенчә яраткан, кадерләгән, тәрбияләп тоткан кеше үзе дә тәрбияле булып үсә, ул бервакытта да көчсезләрне кыерсытырга гадәтләнми. Песиләр бик матур, йомшак булсалар да көчсез хайваннар, алар яклауга мохтаҗ. Мин песиебезне кадерләп кенә торам.
"Песи, песи, пескәем" дигән темага проект эше
Өйдә песи булса, өй тыныч була, ничектер күңелгә рәхәт булып китә. Яңа йортка күчкәндә, без йортка иң беренче песи керттек, чөнки песи йортка тынычлык, муллык алып килә, бәрәкәт китерә.
Здравствуйте! Мы с Вами
Здравствуйте! Мы с Вами участвуем в одном конкурсе. Давайте поддержим друг друга. Я проголосовала за Вашу работу. Вот моя ссылка http://nsportal.ru/node/649052
Спасибо и удачи Вам!
Отличная работа! Голосую с
Отличная работа! Голосую с удовольствием! Зайдите и ко мне на страничку!
Буду рада узнать Ваше мнение! http://nsportal.ru/node/667020