• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Ортопедик палас

Опубликовано Гайнутдинова Гульназ Салихзяновна вкл 04.04.2013 - 22:45
Гайнутдинова Гульназ Салихзяновна
Автор: 
Хәмитова Язилә Илдаровна

 

Исәнмесез хөрмәтле жюри.

Мин, Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме урта мәктәбенең

10 сыйныф укучысы Хәмитова Язилә Илдар кызы, сезнең игътибарга, үземнең  

“Сәламәт бул!” дип исемләнгән проектымны тәгъдим итәм.

 

                                  Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.

                                                                       Байлык бер айлык, саулык – гомерлек.

                                                                                                    (Татар халык мәкале)

Мин бик мавыгучан кеше – мине күп нәрсә кызыксындыра һәм шөгыльләрем дә күп. Биергә яратам, чигәм, тегәм, төрле сувенирлар ясыйм. Ләкин мине борчыган бер проблемам бар. Ул энемнең сәламәтлеге. Аңа врачлар “Яссы табанлылык” диагнозы куйдылар. Авыр нагрузкалы гимнастик күнегүләр кулланмый гына яссы табанлылыкны дәвалап буламы икән? Күп эзләнүләрдән соң, врачларның киңәшләрен тыңлаганнан соң, була икән дигән фикергә килдем һәм ортапедик палас тегәргә уйладым. Бу палас уңайлы да, файдалы да, энемә ошарлык та булырга тиеш.                                             

 Проектның максаты: Яссы табанлыкны дәвалау өчен ортопедик палас эшләү

 Проектның бурычлары:

1.     Яссы табанлылыкны дәвалау буенча врачлар киңәше белән танышу.

2.      Промышленностьтә тәгъдим ителгән үрнәкләр белән танышу.

3.     Ортопедик паласның  дизайн эшләү.

4.     Кирәкле  материалны сайлау.

5.     Ортопедик паласны тегү.

 

                                  Тикшерү

 

Яссы табанлылык ул – аяк табанының формасы үзгәрүе. 

C:\Documents and Settings\007\Рабочий стол\ортопедический коврик\reflektb.jpgЯссы табанлылык  ике төрле була. Беренчесе тумыштан

була торган, икенчесе барлыкка килүче  Беренче төре тормышта бик сирәк очрый.

   Яссы табанлылык  билгеләре үзен озак вакытлардан

соң гына сиздерә. Гадәттә ул астыртын  бара.

Шуңа күрә баштагы мәлне авырту үзен сиздерми.

Белгәч тә табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Югыйсә, авырту табан астында гына калмый, аяк балтырына, ботка, тез башларына ук менә. Бил, баш сызлый башлый.

 Яссы табанны дәвалау өчен көн саен 10-15 минут

 җылы суда тотарга киңәш ителә.
    Шулай ук массаж иң файдалы дәвалау чарасы

 булып санала. Ул авыртуны баса, кан әйләнешен яхшырта, көчсезләнгән мускулларны ныгыта.  

Табиблар киңәше буенча ортопедик паласны көнгә ике тапкыр гына кулланырга кирәк.   Ортомассаж паласларының төзелеше табан астындагы рефлекторлы урыннарга тиеп кеше организымындагы башка органнарга тәэсир итә һәм дәвалый..

 

Өстәгеләрдән чыгып дизайн-спецификация төзелде.

 

ДИЗАЙН – СПЕЦИФИКАЦИЯ

 

1. Әйбернең исеме: ортопедик палас.

2. Кулланучы: бала

3. Функциональное назначение: сәламәтлекне ныгыту.

4. Якынча бәясе: 1000 сум.

5.  Бер экземплярда: автор эше. 

6. Материаллар, җайланмалар, эш кораллары:

                тукыма, кайчы, инә, төсле җепләр, линейка, бур, тегү машинасы, утюг, үтүкләү             

                тактасы, катыргы, рәсем эзкизы, төймә, мәрҗән.

 7. Эшләү техникасы: Аппликации злементлары белән тегү.

    8. Куркынычсызлык кагыйдәләре : кайчы, инә, тегү машинасы, утюг  белән эш.

 

 

                   Материал, җайланмалар, эш кораллары сайлау.

Инструментлар:

- кайчы, инә, төсле җепләр, линейка, бур.

 

Оборудование:

- тегү машинасы, утюг, үтүкләү тактасы.

    

Өстәмә материаллар:

- катыргы, рәсем эзкизы, төймә, мәрҗән.

 

 

 

                        Оптималь вариантны сайлап алу

 

 Проекны эшләгәндә төрле вариант паласлар карарга туры килде һәм                                  4 вариантта формалары төзелде.  Шуларның  №4 сайлап алынды.

 

 

 

                                      Эшләү тәртибе:

1.      Сызымы һәм шаблоннарын әзерләү.

 

 

 
 image

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


2.      Шаблоннар буенча йөрәк һәм түгәрәк формасында тукыма кисү.

 

PB240042.JPG            PB240043.JPG

 

3.       Шаблоннардан киселгән кечкенә тукымаларга төймә һәм мәрҗәннәрне беркетү.

4.      Йөрәк һәм түгәрәкләрне бер - берсенә тегеп чыгу.

 

PB240063           PB240064

 

5.      Кечкенә детальләрнең эше беткәч төп зур түгәрәкнең кырыйларын тегәбез.

6.      Барлык детальләрне берләштерәбез.

PB250119

 

Экономик исәпләү

Каралган паласлар  232 сумнан алып 1 928 сум арасында, ә мин эшкәрткән палас барлык материлларын исәпләгәннән соң 1000 сумга төште.

 

Әйберне сынап карау.

   Эш барышында яссы табанлыкны дәвалау буенча табиб киңәшләре өйрәнелде. Ортопедик палас тегү өчен сәламәтлеккә зыянсыз,  кул астында булган материаллар алынды. Эшемдә җитешсезлекле яклар юк дип уйлыйм. Бу палас энемә дә бик ошады. Ул мин теккән паласны һәрвакыттада кулланыр. Мин үз алдыма куйган максатыма ирештем дип уйлыйм.

 

image

 

 

РЕКЛАМА

                                             Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.

                                                                       Байлык бер айлык, саулык – гомерлек.

                                                                                                    (Татар халык мәкале)

 

КАБАРЫНКЫ ӨСЛЕКТӘ ЙӨРҮ – УЛ  ИҢ ЯХШЫ ДӘВА                                                       ҖӘЕГЕЗ КРОВАТЬ ЯНЫНА БЕЗНЕҢ ПАЛАСНЫ,

 НАГРУЗКАЛЫ  КҮНЕГҮЛӘР КУЛЛАНМЫЙ ГЫНА

МАССАЖЛАР УЛ ИРТӘ ҺӘМ КИЧ  СЕЗНЕҢ АЯКНЫ .

 

                                СӘЛӘМӘТ БУЛЫГЫЗ!!!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                               Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Ортопедик палас проекты буенча Хамитова Язиләнең чыгышы2.06 МБ
Предварительный просмотр:
Чтобы пользоваться предварительным просмотром создайте себе аккаунт (учетную запись) Google и войдите в него: https://accounts.google.com

Поделиться:

Глупый мальчишка

Бабочка

Сказки пластилинового ослика

По морям вокруг Земли

Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен