Яз бәйрәме (1кеч.төрк.)
материал по сценарий праздника (младшая группа) по теме
Сценарий праздника Весны на татарском языке в 1 младшей группе. Он включает в себя стихи, песни, танцы, игры, кукольный театр, сюрпризный момент.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 32.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Яз бәйрәме (1 мл. гр.)
Салмак кына музыка астында балалар залга керәләр. Алып бпручы балаларың игътибарың залның бизәлешенә юнәлдерә.
Алып баручы. Нур, нинди кояшлы иртәләр,
Көннәре күңеллә ай килде.
Халыклар зур бәйрем итәләр –
Чәчәкле һәм гөлле май килдә.
Тәрбиячеләр башкаруында җыр: “Яз җитте”
Тышта кояш кыздыра
Ә бүлмәдә бүген безнең бәйрәм
Әйдәгез әле балалар
Тиз генә түгәрәккә басыйк.
Бию: “Түгәрәк уен”, Р.Сәлмәнов
Без җырлыйбыз да, биибез дә
Ә хәзер шигырьләр сөйләп күрсәтик.
Балаларның шигырьләре (уенчыклар, яз турында)
Яз. Б.Рәхмәт
Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә,
Горләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
Беренче май. Нур Гайсин
Яшел яз килде,
Җитте ямьле ай
Байрак җилферди,
Бу – Беренче Май!
Яз. Резеда Валиева
Яз килде, кояш көлде,
Дөньяга нур бөркелде,
Уянды бар агачлар,
Куанды алмагачлар.
Куян.А.Барто
Тышта яҗгыр ява коен,
Утыра куян боегып –
Өйгә кермичә калган,
Бөтен җире чыланган.
Май. В.Берестов
Май, май,
Осыпает яркими цветками
Мы по улице идём
С красными флажками.
Май, май, золотой
Небо голубое.
Май, май, с нами пой
Весело с тобою.
Бию: “Биик бергәләп”, Л.Хисмәтуллина
Курчак театры “Петрушка балаларда кунакта”.
Алып баручы. Балалар бүген бәйрәмгә безгә кунакка. Петрушка килергә җыела. Сез аны күрмәдегезме?
Балалар. Юк!
Алып баручы. Онытты микән эллә? Әйдәгез әле музыка астында кул чабыйк. Ул безне ишетеп килер.
(Петрушка килә).
Петрушка. Исәнмесез, балалар!
Балалар Петрушка белән исәнләшәләр.
Петрушка. Мин сезгә үзем генә килмәдем (үземнең дусларым белән килдем). Әйтеп карагыз әле балалар мин нәрсәдә уйныйм.
Муз.дид. уен “Әтеп кара нәрсәдә уйныйм”.
(Балалар кыңгырауның, шалтравыкның, курай, барабанның тавышларын танырга тиешләп, аералар).
Петрушка. Кечкенә булсагыз да, бик күп беләсез икән.
Алып баручы. Безнең балалар җырлый матур итеп беләләр.
Җыр: “Безнең нәни Әнисә”, Л.Хисмәтуллина
Петрушка җыр өчен балаларны мактый.
Петрушка. Ой, безгә кемдер килә бугай..
(Акбай тавыш ишетелә балалар тавышны таныйлар.
Ширма артыннан без көчек килеп чыга.)
Акбай. Исәнмесез, балалар. Карагыз әле минем нинди матур күзләрем, кара борын, озын койрыгым. Мин сөт әчәргә җырларга яратам. Ә сез балалар сөт яратасызмы? Молодцы.Телисезме мин сезгә җыр җырлыйм.
Көчек җыр җырлый “Акбай”, Т.Вафина
Көчек. Балалар минем җырлавым сезгә охшадымы? Алайса мина кул чабыгыз (төрле якка баш ия һәм йөгереп китә).
Петпрушка. Көчек. Ой минем көчекны качты. Ә мин сезгә матур кулъяулык алып килдем.Әйдәгез бергә биибез,уйныйбыз.
Бию: “Шөлтыравык белән уен”, Л.Хисмәтуллина муз.
Петрушка. Мактый.
Карагыз әле минем тагы нәрсәм бар. Без минем бүләгем. (шарлар ыргыта).
Бию: “Шарики”, Т.Суворова
(Музыка астында шарлар бигән йөрәләр әйләнәләр).
Петрушка. Саубулыгыз балалар.
Балалар саубуллашалар. Алып баручы бәйрәмнең тәммамлаунып әйтә.
Шарлар белән группада уйнарга.
