Внеклассная работа
материал по теме

Внеклассная работа "Болгар радиосы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon maksatbolgar_radiosy.doc78 КБ

Предварительный просмотр:

Кичәне  алып баручы укучылар: Илназ, Рәмилә

Исәнмесез, хөрмәтле радио тыңлаучылар! Бүген турыдан - туры эфирда "Күке" радиосы. Сезнең белән иртәдән алып кичкә кадәр, әтәч кычкырганнан башлап, кыскасы, үзегез арып йоклаганга кадәр мин, Ильназ булам. Шулай ук минем ярдәмчем – Рәмилә Без сездән килгән котлау хатларын укып Күке радиосы аша тапшырырбыз. Бүгенге программа иң кадерле, газиз кешеләребез -әниләргә багышлана. Сорауларыгыз, котлауларыгыз булса кү-кү-тю-тю-ру телефоны аша шалтырата аласыз. Шулай итеп, тагын бер кат хәерле иртәләр, шатлыклы көннәр теләп, турыдан-туры эфирда "Күке" радиосы.

Рәмилә Исәнмесез, мәрхәмәтле әниләребез, укытучы апаларыбыз, йомшак куллы әбиләребез, нечкә күңелле, зифа буйлы сеңелләребез. Хәерле көн, хөрмәтле радио тыңлаучылар, кунаклар, укытучылар, укучылар.

        Әни, әнкәй... Нинди зур, нинди тирән мәгънәгә ия бу сүзләр.

Әни,өнкәй... Бишектә яткан чакта ук без аның йөзен күреп елмайганбыз, бишек җырын тыңлап татлы йокыга талганбыз.

           Хөрмәтле "Күке" радиосын тыңлаучы әниләр! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котларга 1- 3 сыйныф укучылары килгәннәр. Рәхим итеп тыңлагыз.

1ук. Әни...
Нинди гүзәл исем!
Нәрсә җитә өни булуга.
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Горурлыгы өни булуда.

2.Кояш көлә, мин елмаям

8нче Март бүген

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем

3ук..

   Миңа башлап "гүзәлем",-дип,

   "Йом кадерлем күзләрең", - дип,

     Бишек җыры көйлеген,

Куенына алып ятып,

Төннәр буе матур-матур

Әкиятләр сөйләгән

Әнием.

5 ук.Гомерне бит еллар билгеләми

Яшәү дәрте булса күңелдә

Без телибез: бәхет сәламәтлек

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

6ук. Үчти - үчти, чәчәгем, - дип,
Ефәк кебек чәчләрең, - дип,
Туя алмыйча үбүче,

Орчык кадәр чагымда да

"Дәү кызым син"- дип сөюче Әнием.

7 ук. Куанычлар белән шат яшәгез,

Йөзегездә нурлар балкысын

Таң җилләре таңда бәхет юллап

Әкрен генә тәрәз шакысын

8 ук. Әнкәйнең әле яшь чагын,
Чибәр чагын беләм мин.
Картаюын теләмим!
Әнкәй, чибәр килеш тор син
Яшь килеш кал, түз яме.

9 ук.Без  сезне бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз

                                                    Җыр: Әниләр бәйрәме

         10.Сегодня на целом свете

Праздник большой и светлый,

Слушайте, мамы, слушайте

Вас поздравляют дети!

               11.Хотим поздравить вас сердечно

С веселым праздником весны,

И солнца свет и взгляд ваш ясный

Нам одинаково нужны

          13 С днем  8 Марта!

Спраздником весенним!

Срадостным волненьем!

 В этот светлый час!

Дорогие наши,

 Добрые хорошие,

Сднем 8 марта

Поздравляем Вас

             14 Люблю тебя, мама

За что, я не знаю, Наверно, за то,

Что дышу и мечтаю,

И радуюсь солнцу,

И светлому дню-

За это тебя я

Родная люблю

  1. Что пожелать вам 8 Марта

От жизни  каждый хочет своего

А мы вам желаем просто счастья,

Чтоб было по немного, но всего! От жизни

16.Сегодня в день 8 Марта

Пусть солнышко сияет ярко

Пусть радость, счастье принесет,

И пусть успех не обойдет

Здоровья крепкого желаю,

С весной пришедший поздравляю

1.Почему 8 Марта                                            2.  Потому что наши мамы

Солнце ярко светит?                                        Лучше всех на свете!

3.Потому что мамин праздник

 Самый лучший день

4.Потому что мамин праздник-

Праздник всех людей

(Дарим подарки)

Мы вас сегодня поздравляем

СМеждународным Женским днем,

Свои стихи Вам посвящаем, Статьи в газетах помещаем

 И песни о любви поем

Песня «Мамочка моя милая» -№5

.

Турыдан - туры эфирда "Күке" радиосы үзенең эшен дәвам ите. Котлауларыгызны кү-кү-тю-тю-ру-ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең саитка и/үүи/ күке нокта ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

И. Хәзер без сезгә "Күке" радиосына килгән беренче котлау хатын укып китәбез. Аны безгә Адав – Толымбай авылының урта мәктәбе 1 нче сыйныф укучылары язып җибәргән

"Исәнмесез, хөрмәтле "Күке" радиосы.

 Без  Адав- Толымбай авылының урта мәктәбендә эшләүче укытучы апаларны 8 Март хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Эшегездә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне телибез, һәм шулай ук  үзебезне язарга, укырга,.санарга, хәрефләрне танырга өйрәтүче  Эльмира Наильевнага да бик зур рәхмтебезне белдерәбез

Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе телибез.

Хәзер яңгыраячак җыр сезнең өчен.

Җыр башкаралар 3 нче сыйныф укучылары Арланова Екатерина һәм Николаева Ксения -№8

      Турыдан - туры эфирда "Күке" радиосы үзенең эшен дәвам итә. Котлауларыгызны кү-кү-тю-тю-ру-ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең саитка  күке нокта ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

     . Чираттагы хатны укыйбыз. "Хөрмәтле "Күке" радиосы! Без, 5 нче сыйныф укучылары, башлангыч мәктәп белән саубуллашып, өлкән сыйныфта укый башладык. 5 нче сыйныфка килгәндә бездә бераз курку хисләре бар иде. Шикләнүләребез юкка гына булган икән, анда да укытучы апалар түзем, ярдәмчел, усал түгелләр, барысы да яхшы, ачык күңелле, әниләребез кебек, безне яраталар. Без үзебезнең укытучы апаларыбызны бәйрәм белен котлыйбыз. Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,

Йөрәктә сез кичен-иртәсен.

Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык

Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.

А.:Суза Адилә моңнарын,

Адилә  җырлый тагын да

Кирәк түгел безгә артистлар да

Үзебезнең кызлар барында.

Хөрмәтле укытучылар, сезнең өчен 1 сыйныф укучысы Хайбуллина Адилә  җыр башкара.

1.Җыр «Әнием җаным син»

2.Бас, бас, Вәсилә

Идәннәрең бөгелсен

Вәсиләнең биегәнен

Барлык укучы күрсен

А.: Турыдан-туры эфирда "Күке" радиосы үзенең эшен дәвам итә. Кот-лауларыгызны кү-кү-тю-тю-ру-ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең саидка далда күке нокта ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

  Ә хәзер безнең программада һава торышы. Бүген алмашучан йә болытлы, йә болытсыз һава, атмосфера басымы бик югары, яныгыздан берәрсе йөгереп үтсә каты җил чыгуы ихтимал, каршыгызга пеләш башлы кеше очраса, бозлавык булырга мөмкин, өй эшләрен эшләмичә йөрүчеләргә "2"ле алучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк, көндәлегегезне әниегез карарга мөмкин. Кыска вакытлы бураннан соң өстегезгә җылы  киемнәр киенегез, чөнки мәктәп өчендә салкын булуы ихтимал.

И.: Алдагы котлау хатын укып китәбез. Аны безгә Безнең  2һәм 4сыйныф укучылары язып җибәргән. Хәзерге вакытта без Адав-Толымбай авылы урта мәктәбендә белем алабыз. Кильдураз  санаториясеннән безне кире каксалар да, без бердә борчылмыйбыз, киресенчә без бик  шат,чөнки бездә күке радиосында үзебезнең әниләребезне, укытучы апаларыбызны котлый алганыбызга  " Хөрмәтле "Күке" радиосы! Бездә әниләребезне, бәйрәм белән котлап китәбез

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Сез булганга без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

Кадерлә әниләребез! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз.

Ә хәзер сүзне 3 нче сыйныф уквучыларына бирәбез. Көлдергечләр

А.:Турыдан - туры эфирда "Күке" радиосы үзенең эшен дәвам итә. Кот-лауларыгызны кү-кү-тю-тю-ру-ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең саидка чыт күке нокта ру электрон почтасы аша хәбәр итә апасыз.

Хәзер безнең программада укучылар өчен киңәшләр.

Кем өй эшләрен эшләп килми, дәфтәрен онытып калдырдым дип җавап бирсә яхшы булыр.

И.: Алмаз,  тукта әле, син әллә нәрсә сөйли башладың. Әйдә, бүләк турында сөйләшик. Менә син бәйрәмгә әниеңә нинди бүлек алыр идең?

А.: Минме, мин берәр көн компьютер клубына барырга дип акча сорамыйча торыр идем.

И.: Илҗназ син минем соравымны аңламыйсың. Әйдә, алайса менә бу сорауга җавап биреп кара. Ирләрнең хатын-кызларга булышуын ничек күз алдына китерәсең?

А.: Әгәр хатын-кыз идән юганда ирләр аякларын күтәреп торсалар бик зур тырышлык инде ул.

И.: Ринат, синең белен сөйләшеп тә булмый. Әллә син мине, әллә мин сине аңламыйм. Әйдә бер уен уйнап алыйк «Булсаң зирәк - әйт тизрәк» Табышмакларның җавапларын телефон аша шалтыратыгыз , безнең телефон номеры кү-кү-тю-тю-ру-ру

1. Һәркемдә дә бар (исем)

2.Күңелсезгә-юаныч, уүңеллегә куаныч(җыр)

3.Ялгыз гына ашалмый, аннан башка эш бармый (тоз)

4.Үзе су , үзе каты (боз)

5.Борынгы заман сәгате (әтәч)

6.Нәрсә өстәл янында бик кирәк ?(АВЫЗ)

7.Нинди савыттан эчеп булмый (буш)

8. Сыер ни өчен ята? ( утыра белмәгәнгә)

9. Кара мәче нинди ишектән керә? (ачык)

  10.Нәрсәне әзерләп булмый, ашап булмый (өстәлне)

11.Күлмәкне урталай яргач, нәрсә булла. (күл-мәк)

12.Казанның уртасында ни бар (з аваэзы)

Уен;

А.: Рәмилә, минем дә дөньядагы барлык әниләрне бәйрәм белән котлап "Сөекле аналарга" исемле шигырь юлларын укып үтәсем килә. Аны Заһирә Гомөрова язган.

Аналарга дан җырлыйк без,

Аналарны гел зурлыйк без,

Аналарны ялгыз өйдә

Ятим итеп калдырмыйк без.

Аналарга рәхмәт укыйк

Түр башында гына тотыйк.

Кадерлик аналарны.

Бабай киемендә киенгән кеше керә.

И.: Бабай, исәнмесез, ни эш бетереп йөрисез?

Бабай: Менә Гайниямал әбиеңне бәйрәм белән котлап "Күке" радиосы аша биеп алмакчы идем.

И.: Соң, бабай, синең биегәнеңне Гайниямал әби радиодан ничек

күрсен соң?   

Бабай:   И-и   кызым,    көен ишетсә җитә аңа, барыбер күзе начар күрә.

И.: Бабай, нинди көйгә биисең соң?

Бабай: Яшьләрчәне инде, яшьләрчәне.

(Көй ишетелә. Бабай киемнәрен салып ташлый һем бер егет бии башлый)

Шигырь. "Әниләрне ташлап китмәгез" Габидә Хөйретдинова сүзләре.

Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,

Әниләрне ташлап китмәгез.

Ташлап китеп, картлык көннәрендә

Сез аларны ятим итмәгез.

Әниләрнең бөтен мәхәббәте,

Бөтен мәрхәмәте балада.

Аналарга дигән җан җылысы

Адашып йөрмәсен далада.

Безнең өчен күргән кайгылардан,

Әниләребез яшен түкмәсен.

Әниләрнең түккән күз яшьләре

Каргыш булып безгә төшмәсен.

И.:  - Кадерле әбиләр, өниләр, апалар, сеңелөр, укытучылар, укучылар! Хәзергә "Күке" радиосы сезнең белән хушлаша. Сезнең барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе, эшегездә уңышлар, чиксез шатлык-куа-нычлар телибез. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты бусын!

Сау булыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Методы и приемы работы по развитию речи младших школьников на уроках и во внеклассной работе» (из опыта работы)

В начальных классах работа по развитию речи приобретает развернутый и объемный характер. Ведь научить ребенка ясно и грамматически правильно говорить, излагать собственн...

Исследовательская работа «Здоровьесбережение младших школьников на уроках и внеклассной работе»

Здоровье человека — тема для разговора достаточно актуаль­ная для всех времен и народов, а в XXIвеке она становится первостепенной. Состояние здоровья российских школьников вызывает серьезную тр...

Применение здоровьесберегающих технологий в учебной деятельности и внеклассной работе ( из опыта работы)

В работе описала, как применяю здоровьесберегающие технологии на практике в процессе учебной деятельности и внеклассной работе....

Отчет о работе классного руководителя 2 класса по внеклассной работе

отчет по  воспитательной  работе за 1 полугодие...

"Воспитание творческой личности ребёнка через внеклассную работу" работа по самообразованию классного руководителя

Как через внеклассную деятельность развивать и воспитывать личность ребёнка, способную к самостоятельной творческой деятельности...

Доклад на педагогическом совете "Роль внеклассной работы в работе с трудными детьми.Из опыта работы."

Доклад на педагогическом совете "Роль внеклассной работы в работе с трудными детьми.Из опыта работы."...

«Развитие читательской культуры младших школьников через систему внеклассной работы. Приём «Фишбон» как одна из форм работы с текстом в начальной школе» - мастер-класс для педагогов.

Мастер-класс для педагогов  на секции «Развитие читательской культуры младших школьников через систему внеклассной работы. Приём «Фишбон» как одна из форм работы с текстом в начальной школе» ...