Исәнме, Яңа ел!
материал на тему
Предварительный просмотр:
Арча районы Сикертән “Карлыгач” балалар бакчасы
Тәрбияче: Солтанова Гөлүсә Сөнгатулла кызы
Убырлы чыга.Чыршы тирәсендә әйләнеп йөри.
Убыр: Нәрсә бу? Кем әле монда юлны кардан чисткрткан? Иртән генә менә мондый кар көртләре иде. Кем монда хуҗа булып йөргән? Мин – Убырлы карчык, мин аларга күрмәгәннәрен күрсәтермен! Кая соң әле башкалар? Аларга да әйтергә кирәк, Әй, килегез әле! (кул болгый) Җыен чукрак, сукыр җыелган, күрмиләр дә, ишетмиләр дә.(сызгыра). Шүрәле керә.
Шүрәле: Нәрсә, Убыр? Нигә шулай кычкырасың?
Убыр: Кара әле, кемдер юлны чистарткан. Кем өчен ачып куйганнар икән аны?
Шүрәле: Әй, аңгыра , юләр карчык, надан карчык! Кыш бабайга куйганнар битюлны ачып! (Убырлы уйланып кала)
Убыр: (моңсу) Әйе, Яңа ел җитә... Ул чыршы бәйрәменә барадыр, күп итеп бүләкләр алып киләдер. Кәнфит, прәннек, шиколатлар алып киләдер. Их, берәрсен генә авыз итеп карарга.
Шүрәле: Әй, юкка хыялланып утырма әле. Бирделәр ди сиңа, тот капчыгыңны.
Убыр: Ә мин, Кыш бабайга барам да сорыйм. Әйбәтләп сорасам бирми калмас әле.
Шүрәле: (көлә) Сине күргәч Кыш бабаң яңадан Лапландиясенә качып китәчәк бит. Үзеңне көзгедән кара ичмасам.
Убыр: Таптым, таптым! (сикереп тора)
Шүрәле: Нәрсә таптың? Нәрсәгә шулай кычкырасың?
Убыр: Т-с-с!!! Яп авызыңны , тыңла.(пышылдый)
Шүрәле: Шәп! Корсак туйганчы тәм-том ашарбыз! Туйганчы күңел ачарбыз. Рәхәтләнеп кеше кытыклармын. Шуның өчен яралган бит бу бармакларым.
Убыр: Әйдә, соңга калабыз бит! Кешечәрәк итеп киеник тә инде, юлга кузгалыйк! Бүген Кыш бабай һәм Кар кызы Сикертәннең “Карлыгач” балалар бакчасына чыршы бәйрәменә киләчәк бит.(Чыгып китәләр).
Әйдә, килегез, дуслар
Чыршы янына чыгыйк
Бергәләшеп уйнап-көлеп
Яңа елны каршылыйк.
ҖЫР:
УБЫР: Менә хәзер күрерсез
Кем икәнм белерсез
Әбиегездән башка гына
Бәйрәм итеп йөрисез.
Бик матур җырлар җырлыйлар
Кыш бабай килә дигән.
Ак сакаллы Кыш бабайның
Кай җире артык миннән?!
Исәнмесез! Кыш бабайны көтәсезме? Көтмәгез, быел яңа елны Кыш бабай түгел ә Кыш әби алып килә. Ягъни мин.
Бала. Ямь-яшел чыршыдан
Якты нур сирпелде,
Кыш әби, дус әби
Яңа ел китерде.
Бергә: Хуш киләсең, Кыш әби.
Убыр: Балалар без сезнең белән яңа ел бәйрәмен күңелле итеп үткәрербез. Сез ризамы шуңа?!
Бергә: Без риза.
Шүрәле: Дусларым сез миңа да берәр җыр җырлап күрсәтегез инде. Югыйсә мин сезне шушы бармакларым белән кети-кети итәрмен.
Җыр:
К.Б тавышы ишетелә: “Кызым, килеп җиттек бугай” – ди.
Убыр, Шүрәле: (сәгатенә карап) Ах, Кыш бабай килеп җитте бугай. Нишлик? Кая барыйк? Кая качыйк?
(Кыш бабай, Кар кызы керә)
К.Б: Исәнмесез, нәни дусларым! Озак көттегезме? Бераз соңга калдык шул. Үпкәләмәгәнсездер бит. Бераз соңга калганга. Күчтәнәч өләшеп йөрдек тиеннәр. Куяннарга.
К.К: Туктале, бабакай. Балалар бер дә көтә-көтә арып беткәнгә ошамыйлар. Алар күңел ачып утырганнар, ахрысы.
К.Б: Кем икән соң ул шундый бәйрәмне оештыручы? Я, әйтегез, балалар, кемгә рәхмәт әйтергә?
1 бала: Кыш бабай алар әнә чыршы төбендә.
К.Б: Я, Убырлы, Шүрәле нишләп болай качып утырасыз?
Убыр:(елый) Кыш бабай, балалар, зинһар кичерегез безне, башка болай эшләмәбез.
К.Б.: Я, булды, еламагыз. Бәйрәмнең ямен җибәрмәгез әле.
К.К.: Без килгәнче балаларның күңелен күреп бәйрәм ясаган өчен без сезгә рәхмәт әйтәбез.
Убыр-Шүрәле: Сез безне ачуланмыйсызмы? Гафу итәсезме?
К.Б.: Итәбез, итәбез. Без сезне үзебез белән башка чыршы бәйрәмнәренә дә алып барачакбыз әле. Ягез, балалар, Яңа елны каршыларга нинди һөнәрләр өйрәнеп килдегез? Шигырьләр, җырлар, биюләр белән бәйрәмебезне дәвам итик инде.(һөнәр күрсәтү)
1.Бүген бездә зур бәйрәм!
Бүген Яңа ел килә!
Безнең күңелләр җырга
Һәм биюгә җилкенә.
2.Бераз гына моңсу да,
Ник икәнен мин беләм
Хушлашабыз чөнки без,
Бүген иске ел белән.
3.Күрегез бу чыршыны!
Чыршының да чып-чыны
Нинди төз, матур, биек,
Тора түшәмгә тиеп.
4.Бүлмәдә чыршы агачы,
Ул яшелдән киенгән.
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
5.Җырлыйбыз да биибез
Зурлыйбыз Яңа елны
Яңа елда-яңа утлар,
Яктыртсын Яңа елны!
6.Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
7. Нинди матур безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,
Котлы булсын яңа ел!
8. Исәнме, чыршы исәнме
Яңа ел килеп җитте
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
9. Син килдең бүген киенеп
Бизәнеп матурланып,
Безгә нәни дусларыңа
Күңелле җырлар алып.
10. Кулны кулга тотынып
Җырлыйбыз да, биибез
Яңа елда һәркемгә
Бәхет-шатлык телибез.
11. Кыш бабабыз килмәгәнгә
Елкада утлар янмый
Кыш бабабыздан башка
Бәйрәм күңелле булмый.
12. Әй, Кыш бабай, Кыш бабай
Хуш киләсең уз бире
Кунак булып килер дип
Күптән көттек без сине.
13. Ак мендәрен салды да
Кыш бабай җиргә ятты.
Елгаларга бозлар япты,
Агачка мамык атты.
Төнлә килеп тәрәзәнең
Пыяласын үбә дә
Бүрәнәләрне шартлатып
Менеп китә түбәгә.
Ыжгырта да, сызгырта да
Чабып йөри Кыш бабай
Әллә быел бабай түгел
Килде микән Кыш малай!?
14. Ак туныңны кигәнсең
Безне котлап килгәнсең.
Сине көтеп торганны
Әллә каян белгәнсең.
15. Тук- тук тукыран
Тукылдатып утырам.
Кыш бабайның капчыгыннан
Конфет көтеп утырам.
К.Б.: Бик күп һөнәрләр беләсез икән, дусларым. Минем Кар кызым да сезгә биеп күрсәтәм ди әле.
К.К.: Бабакай. Мин үзем генә түгел, дусларым-кар бөртекләре белән биим.(Вальс снежинки)
К.Б.: Күңелле булды бәйрәм,
Уйнадык әйлән-бәйлән
Матур җырлар җырладык
Кунак булып туймадык.
Тик китәр вакыт җитте
Көтә безне янә юл.
Рәхмәт сезгә, балакайлар
Котлы булсын Яңа ел!
1 бала: Рәхмәт, бабай, сүзләреңә
Бик матур теләкләрең.
Алып килдем дигән идең,
Кайда соң бүләкләрең?
К.Б.: Ай, кызым, оятлы булдык бит. Әйдә әле, бүләкләребезне балаларга өләшик (Өләшә)
Балалар: Рәхмәт сезгә Кыш бабай, Кар кызы.
Җыр: “Кыш бабай” (агачларга бәсләр)