Табигать
план-конспект занятия по окружающему миру на тему

Табигатьне сакла!!!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigat.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

                                     Сикертән  “Карлыгач”   балалар бакчасы

Табигатьнең матурлыгын саклыйк!

Үткәрде:

Тәрбияче Солтанова Гөлүсә

Сөнгатулла кызы.

Табигать! Нәрсәләрне генә үз эчеңә алмыйсың син! Серле дә син, гүзәл дә син! Миңа калса, табигатьнең иң гүзәл почмагы — урмандыр. Чыннан да, елның кайсы гына вакыты булмасын, урман безне һәрчак үзенә тарта. Менә бүген дә без урманга килдек. Исәнме, урманым!Урман! Нинди матур һәм һәрчак яшь! Һәрвакыт кешенең дусты булган һәм булачак. Урманга кайчан гына керсәң дә, тынлыкны һәм кошлар җырын тыңлыйсы килә. Ә җәйге урманда булу, күкрәгеңне тутырып саф, хуш исле үлән һәм чәчәк исләре килеп торган һаваны сулау ничек рәхәт!Урман — шатлык һәм сәламәтлек чыганагы.  

- Әйдәгез, хәзер минем табышмакларыма җавап табыгыз:

1.         Җәен киенә, кышын чишенә. (Агач)

2.          Алгы тәпие кыска,

             Чабарга ул бик оста.

 Соры тунын сала да

 Ак тунын кия кышка. (Куян)

3.        Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

4.        Энәсенең күзе юк.

Тегәр өчен җебе юк,

Яшерсә башын, аягын,

Ул нәни генә бер туп. (Керпе)

5.        Кош түгел, оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

6.        Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын.

Кетәклеккә кереп мин

Тавык-чеби аламын. (Төлке)

7.        Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)

8.        Кыш көне дә, җәй көне дә яшел. (Чыршы)

Ә хәзер әйдәгез, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик. «Ярый-ярамый» дигән уен уйнап алыйк.

• Агачларны һәм ботакларны сындырырга (ярамый).

• Күбрәк агачлар утыртырга (ярый).

• Болында чәчәкләрне таптарга (ярамый).

• Сукмактан гына йөрергә (ярый).

•  Күп итеп чәчсәк бәйләме җыярга (ярамый).

• Чәчәкләрне өзмичә генә аларга сокланырга (ярый).

• Урманда чүп калдырырга (ярамый).

• Чүпне чокыр казып күмәргә (ярый).

• Урманда учак ягарга (ярамый).

• Урманда шауларга (ярамый)

Урманны «яшел фабрика» дип атыйлар. Агач яфраклары зарарлы газларны йоталар һәм сулау өчен кирәкле кислород бүлеп чыгаралар. Урман — кешеләргә ял итү өчен иң чиста урын. Безнең илебез — бөек урман державасы. Аның 1/3 өлешен урманнар алып тора.Җәй көне урман аланнары бик матур була. Анда матур аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Чәчәкләргә кунып күбәләкләр уйный.Әйе, кошлар — урман санитарлары. Алар агачтагы кортларны чүплиләр, аларны корудан саклыйлар.Безнең илебез — дөньяда урманга иң бай илләрдән санала. Урман — сәламәтлек чыганагы да. Ләкин урманның кыйммәте аның матурлыгында һәм кеше сәламәтлеге өчен файдалы булуда гына тугел. Сез беләсезме? Урман безгә нәрсәләр бирә? Кешеләр аннан ничек файдалана?

Әйдәгез, урманда Аюның агачлар белән ниләр сөйләшүе турында әкият тыңлап китик.

«Аю агачлар белән сөйләшә» әкияте.

— Яшем инде йөзгә якынлашып килә, ләкин гомер буе шушы урманда сакчы булып яшәп тә, нинди агачларның кешеләргә нинди файда китергәнен рәтләп белә алмадым. Инде үләр вакытым җитеп килә, миңа исән чагымда бу агачлар белән ничек тә якынрак танышырга һәм алар турында белгәннәремне язып калдырырга кирәк.

Яфрак җыеп дәфтәр ясый, карандаш ала. Каен янына килә.

— Исем, фамилияң ничек?

— Каен Каюмов

— Сиңа ничә яшь инде хәзер?

— Җитмешенче белән барам

— Шактый карт икәнсең икән инде, Каен туганкай.

— Карт буламы соң! Безнең арабызда 100, хәтта 120 ел яшәүчеләр дә бар.

— Алайса, син һаман үсәчәксең икән әле, буең хәзер үк 25 м чамасы бардыр. Ә 100 яшькә җиткәндә, белмим, ничә метр булырсың...

— Мин бит 60 яшькә җитү белән буйга үсүдән туктыйм, Аю агай. Юаная гына барам.

— Алай. Я, сөйлә, нәрсәләр яратасың, нинди файда китерәсең?

— Минем исемем — каен.

Үсәм һәр урман саен.

Буем үсә бик озын,

Ак кәгазь кебек тузым.

Кешеләргә мин бик күп файда китерәм. 3 — 4 яшемдә үк урман полосаларымда кар тотам. Мин — каты агач, минем бүрәнәләремнән өйләр салалар, такталарымнан идән-түшәм сайгаклары җәяләр. Миннән чаңгылар, мылтык яңаклары, балта саплары ясыйлар. Минем кайрыларым астыннан тәмле ширбәтләр суырып алалар. Минем матурлыгыма карап, кешеләр җырлар чыгаралар.

-Балалар, ә сез каен турында нинди җырлар беләсез?

(Балалар «Ак каен» (З.Ярмәки сүзләре, татар халык көе) җырын башкаралар)

Аю усак янына килә.

— Исем-фамилияң ничек?

— Усак Усманов

— Я сөйлә, нәрсә әйтергә телисең?

— Әлбәттә, мин каен кебек озак яши алмыйм, минем гомерем 40 — 50 ел. Мин йомшак агачлардан саналам. Миннән улак, көрәк шикелле әйберләр ясыйлар. Аннары шырпы нәрсәдән эшләнә дип беләсез? Миннән!

— Минем яныма килсәгезче, Аю агай! Мин Юкә Юнусов булам.

— Синең ниндидер әйтәсе сүзләрең бар, ахры. Ярый, тыңлап карыйк.

— Минем күршеләрем Каен белән Усак үзләрен дөньяда иң файдалы агач дип уйлыйлар булса кирәк. Монда мин дә бар әле. Мин 3 — 4 йөз ел яшим. Яшьрәк вакытта кешеләр минем кайрыларымнан мунчала ясыйлар. Кәүсәмнән класс такталары, умарталар, сандыклар ясыйлар. Кешеләр: «Бер төп юкә агачының чәчәге 1 гектар карабодай чәчүлеге биргән кадәр бал бирә», — диләр. Чәчәкләремне кешеләр дару итеп тә кулланалар.

Артык күп мактанасың, күрше. Сүзең бетәме инде, юкмы?

Бетте, башка сүзем юк.

Аю агай, монда кил әле. Мин Имән Ибәтов булам. Мин ерак океаннарда йөрим. Бер үк вакытта әнә шундый ерак юлларга чыгучыларны рәхәтләндереп ял да иттерәм әле. Теплоходларның, корабльләрнең бортларын да миннән башка ясый алмыйлар.

Мин игенчеләргә дә кирәк. Чөнки арба тәгәрмәчләренең тырнакларын, чананың табаннарын миннән ясыйлар.

Чыршы. Аю агай, минем янга рәхим ит!

Ә мин — чыршы, беләсез,

Чыршы булмый энәсез.

Җәен, кышын яшел мин,

Арттырам урман ямен.

Нәни кызлар, малайлар —

Дусларым, якыннарым.

Яңа елда аларга

Кунак булып барырмын.

Мине теләсә нинди төзелештә файдаланалар. Балалар минем турында да бик күп җырлар беләләрдер.

— Әйе, беләбез.

— Әйдәгез, берсен җырлап күрсәтегез әле. (Балалар чыршы турында җыр җырлыйлар)

Ярый, агачлар, сезнең турында бик күп нәрсәләр белдем. Рәхмәт. Инде өемә кайтырга вакыт. Хушыгыз.

Хуш, сау бул, Аю агай.

 Әйе, агачтан ниләр генә эшләмиләр. Ул безгә ягулык булып та хезмәт итә. Агач промышленностьта да кулланыла. Аннан тукыма, скипидар, спирт та алалар. 1 кубометр агачтан 680 метр тукыма алырга була.Агач шулай ук кәгазь эшләү өчен дә кирәк. Кәгазь ясау өчен көн саен бик күп урманнар киселә. Урманны саклауда без үзебездән өлеш кертергә тырышабыз. Моның өчен без тотылган кәгазь җыябыз. Чөнки әгәр 120 кг макулатура тапшырсаң, 2 төп агачны кисүдән саклап калырга мөмкин. Бу уку елында безнең класссыбыз җыйган кәгазь 3 төп агачны киселүдән саклап калды.Урман тагын нәрсәсе белән файдалы соң? Ул безнең туендыручыбыз да. Урманнан без җәй буе күпме җиләк, гөмбә, чикләвек җыябыз.Урман әле ул безне дәвалаучы доктор да. Чөнки урманда күпме файдалы дару үләннәре үсә.Каен һәм нарат бөреләре дә бик файдалы. Каен бөресе халык медицинасында үт, сидек, тир кудыргыч чара буларак һәм ашказаны авыртканда, үпкә авыруларын дәвалау өчен кулланыла. Ә нарат бөресендә В, К, С витаминнары бар.Аннан ясалган дару ревматизм, бронх, тире авыруларын дәвалау өчен кулланыла.Каен һәм нарат бөресе җыюдан без дә читтә калмадык. Шулай итеп, кешеләрне сәламәтләндерүгә өлешебезне керттек.Әйе, менә безнең яшел докторларыбыз күпме икән. Урманның күпме байлыгын файдаланабыз икән. Ә кешеләр урманның бөтен байлыгын җыеп, үзләре 1 төп агач та утыртмасалар ни булыр иде икән? Алар үз-үзләрен талаган булырлар иде. Агачны үстерү өчен бик озак вакыт кирәк. Халык та юкка гына «Агачны кисү — биш минут, үстерүе — йөз ел» дип әйтми.Урман өчен иң куркынычы — янгын. Сүндерелмичә ташланган шырпы, тәмәке төпчеге, сүндерелмәгән учак — болар янгынның төп сәбәпләре. Әйе, кайбер кешеләрнең саксыз эш итүләре аркасында урманнарда янгыннар чыгарга да, күпләп җыю һәм аулау нәтиҗәсендә күп кенә үсемлекләр юкка чыгарга да мөмкин. Әйдәгез, мондый күңелсезлекләрне булдырмыйк. Урманнарыбызны күз карасы күк саклыйк.

Балалар.

Агачлар, зур үсегез

Һәм күп булып үрчегез.

Ямь бирегез урамга,

Ямь бирегез урманга.

Агачлар.

Без үсәбез һәркайда,

Без кешеләргә файда.

Шуңа күрә агачларны

Сындырмагыз, саклагыз!

Безнең дуслар булыгыз.

Үзегез дә бакчаларга,

Аланнарга,

Урманнарга

Агачлар утыртыгыз.

Балалар.

Ярый, ярый, без һәрвакыт

Сезгә дуслар булырбыз.

Үзебез дә матур-матур

Агачлар утыртырбыз.

-Балалар, урман бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы безнең кулда. Әйдәгез, бергәләп урманнарны саклыйк!

Урман күп икән — бетермә,

Урман аз икән — сакла,

Урман юк икән — утырт!

Бу сүзләрне берегез дә онытмагыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

занятие по теме "Без табигать балалары"

Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы...

"Табигать-тиңсез хәзинә" итоговая деятельность по экологическому воспитанию детей в подготовительной группе

Экологическая деятельность на татарском языке для детей подготовительного возроста ДОУ. Песни, стихи, игры о природе. ...

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

"Табигать һәм сәламәтлек"

Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....

Занятие:"Әйдәгез урманга һәм кырга - табигать китабын укырга.”

Занятие по обучению родному языку+слайды к нему...