рабочие программы по преподаваемому предмету
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 260.53 КБ |
Предварительный просмотр:
«Согласовано» | «Согласовано» | «Утверждено» |
Руководитель ШМО __________/Гатина С.А./ Протокол № ____ «__» _________ 2011 г. | Заместитель директора по УВР МОУ «Надеждинская СОШ» _____________ /Петрова Н.А./ «__» _______________ 2011 г.
| Директор МОУ «Надеждинская СОШ» __________/Кузнецова О.А./ Приказ №__ от «___»_______________2011 г. |
Рабочая программа
учителя
муниципального общеобразовательного учреждения
«Надеждинская средняя общеобразовательная школа
имени полного кавалера орденов Славы В.Р. Платонова
Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»
Мухиной Риммы Ринатовны
второй квалификационной категории
по татарскому языку в 10 классе
Рассмотрено на заседании
педагогического совета
протокол № 1 от
« 23 » августа 2011 г.
2011-2012 учебный год
Төп гомуми белем бирү һәм урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды
- “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
- “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
- Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
- Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
- Фәтхуллова К.С., Җәүһәрова Ф.Х. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
- Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның максатлары
- Укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү: укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү; татар теленнән системалы фәнни белем бирү; татар дөньясы, татар әдәбияты турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү.
- Сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләренә (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) үзара бәйләнештә өйрәтү.
Төп гомуми белем бирү һәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленнән системалы фәнни белем бирү белән беррәттән, татар дөньясы, татар әдәбияты турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү, ягъни укучыларныү коммуникатив компетенцияләрен үстерү гомуми максат итеп билгеләнә. Моңа ирешү өчен, татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү; сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен тирәнәйтү; бирелгән ситуация буенча диалогик һәм монологик сөйләм булдыруга ирешү; карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрлардагы текстларны аңлап уку һәм текстта күтәрелгән проблемаларны төгәл билгеләргә һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү; татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күрекнекле шәхесләре һәм әдипләре белән таныштыру юнәлешендәге эзлекле һәм нигезле эш алып бару зарур. Төп гомуми белем бирү һәм урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләренә (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) үзара бәйләнештә өйрәтү төп максатларның берсе булып тора. Укучыларда аралашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешү; укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли алу һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештыра алу күнекмәләре булдыру иң мөһим эшләрдән саналырга тиеш.
Татар телен дәүләт теле буларак укытуның төп прнциплары, методлары, эчтәлеге башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе программасында төгәл билгеләнгән. Төп гомуми белем бирү һәм урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә дә укытучы аңлы- коммуникатив методка нигезләнеп эш итәргә, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтергә тиеш.
Укучыларның фонетик күнекмәләрен тирәнәйтү өчен, сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештырырга күнектерү мөһим. Мондый күнекмәләргә ия булганда гына, укучылар татар телендә аралашу барышнда үз фикерләрен төгәл белдерә алалар. Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең мәгънәсен, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә куллану үзенчәлекләрен гамәли үзләштерүгә игътибарны арттыру зарур. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләренең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да (пешерергә - варить, готовить, печь; юарга – стирать, мыть), рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне (каз өмәсе, карга боткасы) аңлатып бирү дә, сүзләрнең антонимнары һәм синонимнары белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү дә әһәмияткә ия. Татар телендә күпмәгънәлелек күренешенең аеруча киң таралуын истә тотып, укытучы сүзнең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып аңларга өйрәтүгә аерым игътибар бирергә тиеш. Болай эшләү укучыларның сүзлек байлыгын арттыру, телдән һәм язма сөйләмне дөрес оештыру өчен нигез булып тора. Укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү төрле сүз төркемнәренең морфологик формаларын, җөмлә калыпларын, тотрыклы сөйләм гыйбарәләрен гамәли үзләштерү һәм аларны аралашуда кулланырга күнектерүдән гыйбарәт. Рус телле балаларга татар телен укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү юнәлешендә максатчан эш алып барырга кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, сөйләм барлыкка килә. Димәк, мондый күнекмәләр җөмләнең, диалогик яки монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешле текстның грамматик дөреслеген һәм төгәллеген тәэмин итәргә тиешләр. Укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибы да укытучы игътибарыннан читтә калмаска тиеш, чөнки татар һәм рус җөмләләрендә сүзләрне үзара бәйләү закончалыклары күпкә аерыла, ә бу исә укучыларның сөйләмендә интерферент хаталарга китерә.
Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә (10-11 нче сыйныфлар) укытучы төп игътибарны укучыларның лексик-грамматик белемнәрен гомумиләштерүгә һәм системалаштыруга; телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерүгә, фикер йөртү сәләтен үстерүгә; аларда мөстәкыйльлек, иҗади активлык, әхлаклылык тәрбияләүгә юнәлтергә тиеш. Санап чыккан бурычларны уңышлы хәл иткәндә генә, урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучы укучыларны татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) тапшырырга әзерләп була.
10 нчы сыйныфта татар теле укытуның төп максатлары түбәндәгедән гыйбарәт:
1) укучыларның лексик-грамматик белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү;
2) телдән һәм язма сөйләмне лексик-грамматик яктан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан эзлекле итеп оештыруга ирешү;
3) укучыларның иҗади активлыгын, танып белү һәм мөстәкыйль эшли алу күнекмәләрен үстерү;
4) тәкъдим ителгән тема яки ситуация буенча аралашу осталыкларын камилләштерү;
5) укучыларга чит илләрдәге татарлар, Татарстанның халыкара багланышлары, татар сәнгате, татар матбугаты һәм Казанның истәлекле урыннары турында мәгълүмат бирү;
6) төрле халыклар арасында хөрмәт һәм дуслык хисе тәрбияләү.
Әлеге максатларга ирешү өчен, татар теле дәресләрендә диалогик һәм монологик формада аралашу, текстлар белән эшләү, укучыларның телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү юнәлешендә эзлекле эш алып барылырга тиеш.
1 – 9 нчы сыйныфларда гамәли үзләштергән җөмлә калыплары һәм лексик берәмлекләр, аларның грамматик формалары текстлар аша кабатлана һәм ныгытыла.
Диалогик һәм монологик сөйләмгә өйрәткәндә, төрле төзелешле җөмлә калыпларын урынлы куллануга, укылган һәм тыңланган текстларның эчтәлеге буенча фикер алышырга өйрәтүгә аерым игътибар бирү сорала. Укучылар телдән һәм язма сөйләмне мөмкин кадәр тулы һәм аңлаешлы итеп оештыра белергә тиешләр. Укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү өчен, дәреслектәге бәйләнешле текстлардан файдаланырга мөмкин. Бу очракта укучылар китапларын ябарга һәм укытучы укыганны ишетеп аңларга, аннары төрле биремнәрне эшләргә тиеш булалар.
Унынчы сыйныфта укучыларның фонетик күнекмәләрен тирәнәйтү өчен, сүзләрнең транскрипциясен язу, үзенчәлекле авазларны һәм хикәя, боеру, сорау, өндәү җөмләләрне дөрес интонация белән әйтә белү, үзенчәлекле очракларда, сүз басымын дөрес куя алуга аерым игътибар итү сорала.
Лексик-грамматик минимум өйрәнелә торган темалар беунча яңа сүзләр үзләштерелә һәм аралашуга кертелә, мөстәкыйль сүз төркемнәренең мофологик формалары кабатлана, системалаштырыла. Татар һәм рус җөмләләрендә сүз тәртибенең үзенчәлекләрен аңлап эш итүгә дә зур игътибар ителә. Рус теленнән татар теленә, татар теленнән рус теленә җөмләләрне, текстларны тәрҗемә итү, нокталар урынына кирәкле кушымчаларны яки сүзләрне өстәп язу, җөмләләрне дәвам итү һәм башка төр күнегүләр бирелә.
Укытучы укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, текстлар белән эшләүгә иҗади якын килергә тиеш. Моның өчен дәресләрдә карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләреннән файдаланып, тексттан кирәкле мәгълүмат табу, аның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү яки сораулар кую, эчтәлекне логик эзлеклелектә сөйли белү эшләренә өстенлек бирү мөһим.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару һәм бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты – укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү. Ә бу үз чиратында укучының кайсы теманы яхшы үзләштерүен яисә җитшрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмавын күрсәтә, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлеген яхшыртуга китерә. Тикшерүнең төп объекты укучыларның программа таләпләренә туры китереп үзләштерелгән белем һәм аралашу күнекмәләреннән гыйбарәт. Тикшерүне методик яктан дөрес оештыру шартлырының берсе – тикшерү вакытында укучыларгы тәкъдим ителгән эшләрнең катлаулылыгы ягыннан мөмкинкадәр бердәй булуы.
Укучыларныңбелем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек башында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә. Алар укытучыга чирек билгесен дөрес чыгарырга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк: тикшерү эшен үткәргәндә,укучылар өчен тыныч шартлар тудыру, укучыларның үз-үзләрен тыныч тотулары, җавап бирүчеләргә игътибарлы булулары да бик әһәмиятле.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү дөрес нәтиҗә бирсен өчен, сөйләм эшчәнлегенең һәр төре буенча иң уңай ысуллардан файдаланырга кирәк.
Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү биремнәре түбәндәгедән гыйбарәт: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү; тыңланган эчтәлекнең төп эчтәлеген сөйләп бирү һ.б.
Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; сорауларга җавап бирү; лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диологлар төзеп сөйләү; дәреслектәге диалогларны яттан сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.
Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: предметны (табигатьне, шәһәрне, кешеләрне) тасвирлау; лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.
Уку күнекмәләрен тикшерү биремнәре: текстны сәнгатьле итеп һәм тиешле тизлектә кычкырып уку; текстны, тулысынча аңлап, эчтән уку; төрле жанрлардагы текстларны укып, кирәкле мәгъүматны табу; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне уку һәм эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез яки үзгәрешләр кертеп күчереп язу; нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп, җөмләләрне (текстны) күчереп язу; сүзләрне хәтердән язу, диктант язу. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинение язарга өйрәтү эшләре буларак кына кулланыла.
Санап чыккан алымнардан тыш, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар куллану уңай. Тест куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алудан гыйбарәт.Тестларның уңайлыгы шунда: алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.
ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮНЕ ТИКШЕРҮ ҺӘМ БӘЯЛӘҮ
Рус телле балаларның телдән сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын тикшерү – иң мөһим эшләрнең берсе. Телдән җавап бирүне тикшергәндә, укытучы турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем һәм сөйләм күнекмәләренең ни дәрәҗәдә үсеш алуын, өйрәнелгән тел берәмлекләреннән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүен күзалларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта телдән җавап бирүне тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүе белән бәйле, чөнки укучылар белән сөйләшү үткәрү телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы, алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалына бәйләп, сораулар бирергә тиеш. Болай эшләгәндә, укучылар алда үткәннәрне кабатларга өйрәнәләр.
Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, сораудагы һәр сүзнең укучыга аңлаешлы булуы мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра, шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан ук уйланылырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.
Укучыларның җавабын тыңлый белү – телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы озын паузалар ясап җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы була.
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылар белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә; тикшерү эше тагын да җанлана төшә.
Укычыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:
1) сөйләмнең орфоэпик, лексик һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәллеге;
2) сөйләмнең эчтәлек ягыннан тулылыгы һәм эзлеклелеге;
3) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.
Укычының җавабын бәяләгәндә, укытучы, аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә ассызыкларга тиеш.
Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул беренче чиратта укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.
ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ҺӘМ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:
№ | Эш төрләре | Сыйныфлар |
X - XI | ||
1. | Тыңлап аңлау (минутларда) | 4 |
2. | Диалогик сөйләм (репликалар саны) | 14 |
3. | Монологик сөйләм (фразалар саны) | 16 |
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү
Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле хатасы булган эшкә “5” ле куела.
Тыңланган текстның эчтшлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктацион яки эчтәлеккә бәөле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм өчен “5”ле куела.
Өйрәнеләгн яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хаталы монологик сөйләм өчен “4”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хаталы монологик сөйләм өчен “3”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.
Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү
Укучыларның тел һәм сөйләм материалынүзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.
Төп гомуми белем бирү мәктәбендә язма эшләр ике төркемгә бүленә:
1) өйрәтү характерындагы (изложение, сочинение);
2) контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).
Диктантлар яздыру өчен, төрле характердагы материал ( аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга тиеш. Сайланган бәйләнешле текст уртача авырлыкта, лексикасы, эчтәлеге һәм грамматик төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш, ә инде үзләштерелмәгән сүзләр очраса, укытучы аны тактага яза һәм аңлата. Диктант яздырганчы, укытучы текстны тиешле интонация белән һәм укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән темпта укып чыгарга, ә диктантны язып бетергәч, аны тикшереп чыгу өчен, балаларга мөмкинлек бирелергә тиеш. Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, укучыларның орфографик һәм пунктацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.
Язма контроль эшләр өчен барлык укучыларның билгеләре сыйныф журналына куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләргә килгәндә, бары тик уңай билгеләрне генә сыйныф журналына куярга мөмкин.
Уку елы дәвамында язма эшләрнең саны һәм төрләре укучыларның лексик-грамматик һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан чыгып билгеләнә.
Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү
Сыйныфлар | Сүзләр саны |
X | 28-33 |
Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле куела.
Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Диктантның күләме һәм аны бәяләү
Сыйныфлар | Уку елы башында (сүзләр саны) | Уку елы ахырында (сүзләр саны) |
X | 95 – 105 | 105 – 115 |
Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктацион хаталы диктантка «5»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктацион хаталы диктантка “4”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктацион хаталы диктантка “3”ле куела.
Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктацион хаталы диктантка “2”ле куела.
Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү
Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшерелә. Алар белән беррәттән, башка язма эшләр дә кулланыла: сорауларга язмача җавап бирү; рус теленнән татар теленә текстларны язмача тәрҗемә итү;укыган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү (изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү (сочинение) һ.б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела:беренчесе эшнең эятәлеге өчен, икенчесе – грамоталы язуга.
Сочинениеләрне бәяләү
Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 2-3 пунктацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктацион хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктацион һәм җөмлә төзелешендә хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктацион һәм грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Изложениеләрне бәяләү
Изложение яздыру өчен, хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына.Алар рус телендә сөйләшүче балаларгааңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.
Укылган яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып нәтиҗәләр ясый белүләренә, сүз байлыгыннан һәм җөмлә калыпларыннан урынлы файдалана алуларына төп игътибар бирелә.
Сыйныфлар | Уку елы башында (сүзләр саны) | Уку елы ахырында (сүзләр саны) |
X | 150 – 160 | 165 – 175 |
Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес, 1 орфографик, 1 пунктацион яки 1 грамматик хаталы эшкә “5”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктацион яки 2-3 грамматик хаталы эшкә “4”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктацион яки 4-5 грамматик хаталы эшкә “3”ле куела.
Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктацион яки 6 дан артык грамматик хаталы эшкә “2”ле куела.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.
- укучыларның төп белем бирү мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;
- тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;
- татар телен халыкның рухи, әхмакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;
- татар әдәбиятыннан алган белемне сөйләм телендә куллана белү;
- алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;
- укучыларның орфографик, пунктацион грамоталылык дәрәҗәсен камилләштерү;
- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;
- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.
Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр
Тыңлап аңлау
Җанлы сөйләмне тыңлап аңлап, сөйләшүдә катнаша алу;
тыңланган мәгълүматны аңлатып бирә алу һәм, эчтәлегенә таянып, сорауларга җавап бирә алу.
Диалогик сөйләм
Аралашканда төрле репликалардан (сораштыру, кабатлап сорау, тәкъдим итү, риза булу һ.б.) урынлы файдалана алу;
әңгәмәдәшнең социаль хәлен исәпкә алып, сөйләшү оештыра алу;
аралашу барышында фикерне төгәл җиткерә алу;
киңәйтелгән репликаларны кулланып, сөйләшү үткәрә алу;
укылган текстларның эчтәлеге буенча бәхәсләрдә катнашканда, оппонетларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслый һәм дәлилли алу;
укылган әдәби әсәрләрнең эчтәлеге буенча әңгәмә кора алу.
Монологик сөйләм
Төрле җөмлә калыпларын урынлы кулланып, мөһим вакыйгалар, дөнья яңалыклары турында хәбәр итә алу һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне белдерә алу;
сөйләм нормаларына нигезләнеп, кирәкле темега телдән бәйләнешле текст төзи алу, сөйләмне эзлекле һәм аңлаешлы итеп оештыра белү;
татар классик әдипләренең тормышы һәм иҗаты турында сөйли алу;
әдәби әсәрләрдә күтәрелгән проблемаларны аңлый һәм аларга карата үз фикерләреңне дәлилләп әйтә белү;
әсәрдәге геройларны характерлап, алар турында фикер әйтә белү.
Уку
Уку төрләреннән файдаланып, тексттан кирәкле мәгълъматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача белдерә алу;
текст белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләренә ия булу;
шигъри текстларны яттан сөйли белү;
әдәби текстның төрен һәм жанрын билгели белү;
автор позициясен, геройларның теге яки бу эш гамәленә нигез булган мотивларны һәм конфликтның асылын ачыклый алу;
татар һәм рус телләрендәге әдәби әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгели, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяли алу;
татар әдәбияты классикларын һәм аларның танылган әсәрләрен атый белү;
аерым автор һәм аның әсәрләре, татар әдәбияты турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, Интернет аша таба белү.
Язу һәм язма сөйләм
Аралашу ситуациясенә карата фикерләрне язмача белдерә алу;
өйрәнелгән темага яки укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, сочинение яза алу;
укылган яки тыңланган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген язмача сөйләп бирә алу;
тәкъдим ителгән темага реферат яза алу.
10 нчы сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешлебелем-күнекмәләр
- татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;
- авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;
- сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;
- коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу;
- төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү;
- тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;
- тиешле (1200 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.
Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү
1. Дәреслектәге «Белемегезне тикшерегез» биремнәре
2. Н.С.Гыймадиева, Г.Н.Закирова, З.В.Шәйхетдинова
“Диктантлар һәм изложениеләр” (Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5-11 нче сыйныфлары өчен)
Казан “Яңалиф” нәшрияты, 2006
3. Н.С.Гыймадиева, Р.А.Баһавиева
“Контроль диктантлар һәм изложениеләр” (үзгәртелгән икенче басма)
Казан “Яңалиф” нәшрияты, 2006
Кулланылучы методлар һәм алымнар, технологияләр.
Аңлы-коммуникатив, репродуктив методлар, эзләнү методы. Мәгълүмати технологияләр, проблемалы укыту технологиясе.
Класстан тыш эшләр
- Татар теле һәм әдәбияты атналыгында катнашу;
- олимпиадаларда катнашу;
- тематик конкурсларда катнашу;
- «Зирәк тиен” конкурсы
- «Татар телен иң яхшы белүче укучы» конкурсы.
Укыту-методик комплекты
- Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (К.С.Фәтхуллова, З.Ф.Җәүһәрова Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010)
- Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты;
- Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
- Сәлимов Х.Х. Татар теленең орфографик-орфоэпик сүзлеге. – Казан: “Яңалиф”, 2004.
Укыту планында 10 нчы сыйныфта татар теленнән атнага 1 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик планны “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (К.С.Фәтхуллова, З.Ф.Җәүһәрова Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) нигезләнеп төзедем. Программада 35 сәгать каралган.
№ | Сәгать саны | Тема | Лексика | Грамматика |
1 | 5 | Татарстан Республикасының халыкара мөнәсәбәтләре | Хөкүмәтара, тулы вәкаләтле вәкиллек, мәгълүмат, бер дәрәҗәдә, мөнәсәбәт, элемтә, илчелек, иҗтимагый, тормышка ашыру, махсус, рәсми, нык үскән, әверелергә, бертавыштан, шартнамә, игълан итәргә, вәкаләт, бүлешү, хакимият, үткен, калкан, кашкарый, мизгел | Исем Исемнәрнең килеш белән төрләнүе Изафә бәйләнеше Исемнең тартым белән төрләнүе Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе |
2 | 5 | Чит илләрдәге татарлар | Язмыш, тараткан, хокук, истәлек, югалмаганнар, исәпләнә, яшелчәлелек, сөйләм, тырышлык, шатлык, кайгы, уртаклаша, гадәт, хезмәт сөючән, дәү әни, миһербанлы, һәммәсе, сокланып туя алмыйсың, мәрхәмәтле, таяныч | Сан төркемчәләре Бүлем, чама, җыю саннары Саннарның төзелеше Ирен гармониясе |
3 | 5 | Россиядә татар теле укыту | Рухани, хәрби, сөйләүлек, үзөйрәткеч, нәшер ителә, камилләшә барган, хас, үзенчәлек, аерылып тора, торак, ялганлык, төтен, энә, ялкын, мал, җеп, сәяхәтче, басма, поход уңае белән, китапчык, тышлык, мәгълүмат, тылмач, тәрҗемәче, хәзерләү, тәҗрибә, рухи хәзинә, мәгърифәтче | Сыйфат Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар Сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләре |
4 | 5 | Татарстан Республикасының Милли китапханәсе | Битараф, әверелгән, бу нисбәттән, зыялы, мирас, шәһәр идарәсе, тыгыз, сыйдыра, басып, алмашу, аждаһа, урнаштырылган, шул исәптән, басма чыганаклар, фикер ияләре, төпләм, тикшеренү, нөсхә, йомгак ясарга | Алмашлыклар Күрсәтү алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Билгесезлек алмашлыкларының килеш белән төрләнүе Алмашлыкларның ясалышы ягыннан төрләре |
5 | 5 | Татар матбугаты | Төп, елъязма, тугрылык, шәхес, киңәш, мәртәбәле, нәшир, әдәби-нәфис, рәсми, этәргеч, эшчәнлек | Фигыль Хәзерге заман хикәя фигыль Үткән заман хикәя фигыль Билгесез (нәтиҗәле) үткән заман хикәя фигыль Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль Күптән үткән заман фигыль Кабатлаулы үткән заман |
6 | 5 | Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары | Дәртле, моңлы, нурлы, олуг, әверелә, пулат, кодрәтле, зирәк, ханбикә, идарә иткән, Черек күл, канат, янгын, әкренләп, күркәм, өлеш, тәшкил итә, йөзек кашы, остаз, дистәләрчә, һөнәрче, гайрәтле, иңли, мәһабәт, караш, җансыз шаһиты, давыллы үткәне, күздзн кичерергә, әверелде, кабер, күзәтү, кисек, катлам-катлам, тәхет, җәннәт | Киләчәк заман хикәя фигыль Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль Киләчәк үткән заман |
7 | 5 | Сынлы сәнгать | Чиркәү кирәк-яраклары, шаулый, энҗе, мавыккан, сәйлән, күз явын алырга, саклаучы, тәэсирле, гәүдәләнеш, моңсу, омтыла, эчке гүзәллек, тәвәккәл төстә, әңгәмә-бәхәс, чак кына, мөлаем, хас, мәрхәмәтлелек, ныклык, нечкә күңеллелек, чыдамлылык, игътибар үзәгендә, очраклылык, гаҗәпләнде, шәхси, вафатыннан соң, таянып, хәзмәттәшлек, чагыла, дога, канатлы сүзләр, кабар ташлары, гореф-гадәтләр, бәяләп бетергесез, җәүһәр, фәлсәфи үгет-нәсыйхәт, камилләшә барган, хасил иткән, бизәкләр, уратып алырга, искәрмә, йогынты, үзенчәлек, булган мөмкинлекләрдән чыгып | Теләк фигыль Боерык фигыль Шарт фигыль Кире шарт фигыль Фигыль юнәлешләре Ярдәмче фигыльләр Фигыльнең ясалышы ягыннан төрләре |
8 | 5 | Асылташлар дөньясында | Таҗ, зөбәрҗәт, тылсым, муенса, энҗе, беләзек, кәгъбә, якут, хаҗ, кызыл якут, башлыча, гәрәбә, камиллек, нәфислек, колак яфрагы, хәтерләтергә, акча сугарга, бакыр, каракош, тамга, җәя | Затланышсыз фигыльләр Үткән заман сыйфат фигыль Киләчәк заман сыйфат фигыль Хәл фигыль Инфинитив |
9 | 5 | Эш кәгазьләре | Өстендә, янында, яныннан, янына, астыннан, астында, астына, өстеннән, өстенә | Исем фигыль Бәйлекләр Бәйлек сүзләр Рәвеш |
10 | 5 | Халыкка багышланган гомер | Мәгърифәтче, мәхәллә, дөньяви, җәмәгатьчелек, гамәлгә кертелә, кабер ташлары, тел гыйлеме, нәсел, ирешә, ядкарь, мәгариф, тынгысыз, мәгърифәтчелек, тирән эз, сарыф итә, киң колачлы, аерымлыклар, үзенчәлекләр, нигез салучы, сүз төркемнәре, алым, дәвер, фикер иясе, ысул, юнәлеш, тармак, өлешчә, рәсми эш кәгазьләре, өлеш кертәләр, гыйльми эшкәртү, тәҗрибә, төзү | Аналитик фигыльләр Эшнең башлануын белдерә торган аналитик фигыльләр Эшнең дәвам итүен белдерә торган аналитик фигыльләр Эшнең тәмамлануын белдерә торган аналлитик фигыльләр Теләк белдерүче аналитик фигыльләр Мөмкинлекне белдерүче аналитик фигыльләр Кирәклекне белдерүче аналитик фигыльләр Теркәгечләр Кисәкчәләр |
Татар теленнән тематик план
Сыйныф: 10
Укытучы: Мухина Римма Ринатовна
Тикшерү төре | 1 нче чирек | 2 нче чирек | 3 нче чирек | 4 нче чирек | Барысы |
Диктантлар | 2 | 1 | 1 | 2 | 6 |
Изложение | 1 | - | 1 | - | 2 |
Сүзлек диктанты | 3 | 2 | 2 | 1 | 8 |
Контроль эшләр | 1 | 1 | 1 | 1 | 6 |
Индикатив тикшерү | - | - | - | 1 | 1 |
Барысы | 8 | 4 | 5 | 5 | 23 |
Планлаштыру “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (К.С.Фәтхуллова, З.Ф.Җәүһәрова Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010) нигезендә төзелде.
Дәреслек Сафиуллина Ф.С. Фәтхуллова К.С. Татар теле: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) . – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
.
Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары
Укытучы өчен методик һәм өстәмә әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
Интернет материаллары: mon.tatar.ru, www.edurt.ru, lib.tatar.ru, edu.tatar.ru һәм башкалар. | Сафиуллина Ф.С. Татарча – русча, русча – татарча сүзлек. - Казан: “Мәгариф”, 2007. |
Татар теленнән календарь - тематик план 10 нчы сыйныф (рус группасы)
№ | Дәрес темасы | Сәгать саны | Дәрес тибы | Коммуникатив максат | Контроль төре | Үзләштерергә яки камилләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр | Җиһазлау | Дата | ||
Лексика | Грамматика | |||||||||
I чирек 9 дәрес | План | Факт | ||||||||
1. | Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау. | 1 | Катнаш дәрес | Исемнәрнең килеш белән төрләнешен гомумиләштереп кабатлау | Хөкүмәтара, тулы вәкаләтле вәкиллек, мәгълүмат | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен искә төшерү | Дәр, 6-7 бит | 3.09. | ||
2. | Изафә бәйләнеше. | 1 | Яңа теманы аңлату дәресе | Изафә бәйлә неше турында аңлатма бирү, кулланылыш үзенчәлекләрен үзләштерүгә ирешү | Бе дәрәҗәдә, мөнәсәбәт, элемтә, илчелек, иҗтимагый | Уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү | Дәр, 8 -9 бит | 10.09. | ||
3. | Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. | 1 | Катнаш дәрес | Исемнең тар тым белән төр ләнүен искә төшерү, яңа сүзләрне тел дән сөйләм дә активлаш тыру | Тормышка ашыру, махсус, рәсми, нык үскән, әверелергә, бертавыштан | Дөрес язу һәм язма күнекмә ләрен үстерү | Дәр, 10-11 бит күнегүләр | 17.09. | ||
4. | Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. | 1 | Катнаш дәрес | Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүен кабатлау | Шартнамә, игълан итәргә, вәкаләт, бүлешү | Диалогик сөйләм күнекмәләрен активлаштыру | Дәр, 12-13 бит күнегүләр | 24.09. | ||
5. | Рус, татар телендәге род, тартым төшенчәләрен чагыштыру. | 1 | Катнаш дәрес | Татар һәм рус телләрендәге тартым, род төшенчәләрен чагыштыру | Хакимият, үткен, калкан, кашкарый, мизгел, әверелергә | Лексик белемнәрне киңәйтү, фразеологизмнарны сөйләмдә кулланырга өйрәтү | Дәр, 13-14 бит күнегү | |||
6. | Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре. | 1 | Катнаш дәрес | Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләрен аңлату | Бертавыштан, үткен, калкан, кашкарый, мизгел | Лексик тема белән бәйле яңа мәгълүмат җиткерү | Дәр, 16-17 бит | 6.10. | ||
7. | Исемнәрнең грамматик формаларын сөйләмдә куллану. | 1 | Кабатлау дәресе | Исемнәрнең төрле грам матик форма ларын сөйләм дә куллануга ирешү | Миһербанлы, һәммәсе, сокланып туя алмыйсың, мәрхәмәтле, таяныч | Дәүләт сим- волларына хөрмәт хисе тәрбияләү | Дәр, 19-20 бит | 13.10. | ||
8. | Контроль эш. | 1 | Тикшерү дәресе | Диктант | Язма эш дәфтәрләре | 20.10. | ||||
9. | Хаталар өстендә эш. Сан төркемчәләре. | 1 | Белемнәрне системалаштыру дәресе | Сан төркем чәләре турын дагы белемнә рне тулылан дыру, телдән сөйләм аша куллануга кертү | Хаталар өстендә эш | Язмыш, тараткан, хокук, истәлек, югалмаганнар | Танышу максаты белән уку күнекмә ләрен үстерү | Дәр, 20-21 бит Табл. | 27.10. | |
10. | Ирен гармониясе. | 1 | Катнаш дәрес | Сан төркем чәләре турын дагы белем нәрне тулылан дыру, телдән сөйләм аша куллануга кертү | Исәпләнә, яшелчәлелек, сөйләм, тырышлык, шатлык, кайгы | Диалогик сөйләм күнек мәләрен камил ләштерү, дөрес язу күнекмәләрен тирәнәйтү | Дәр, 33-34 бит күнегүләр | 3.11. | ||
II чирек 7 дәрес | ||||||||||
1. | Сыйфат. Асыл сыйфатлар, нисби сыйфатлар. | 1 | Яңа теманы кабатлау дәресе | Сыйфат турын дагы белем нәрне система лаштыру, сөй ләмдә кулла нырга күнек терү | Уртаклаша, гадәт, хезмәт сөючән, дәү әни | Лексик-грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү | Дәр, 36- 39 бит
| |||
2. | Чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар. | 1 | Катнаш дәрес | Сыйфатның чагыштыру, артыклык дәрәҗәсе турындагы белемнәрне ныгыту | Миһербанлы, һәммәсе, сокланып туя алмыйсың | Танышу максаты белән уку күнекмә- ләрен камил- ләштерү | Дәр, 40-45 бит Күнегүләр җыентыгы | |||
3. | Сыйфатларның ясалышы ягыннан төрләре. Сөйләмдә кулланылышы. | 1 | Катнаш дәрес | Сыйфатларның ясалышы турында мәгъ лүмат бирү, сөйләмдә куллануга ирешү | Шатлык, кай гы, уртакла ша, гадәт, ру хани, хәрби, сөйләүлек, үзөйрәткеч, нәшер ителә | Аңлап уку һәм тәрҗемә итү күнекмәләрен тикшерү | Дәр, 46 - 50 бит | |||
14. | Йомгаклау контроль тесты. | 1 | Тикшерү дәресе | Диктант | Язма эш дәфтәрләре Диктантлар җыентыгы | |||||
4. | Алмашлыкларның төркемчәләре, сөйләмдә куллану. | 1 | Катнаш дәрес | Телдән арала шу күнекмә ләрен үстерү, алмашлыкларны сөйләмдә дө рес куллануга ирешү | Битараф, әве релгән, зыял ы, мирас, ты гыз, сыйдыра, басып, алма шу, бу нисбәт тән, урнашты рылган | Китаплар дөньсына карата кызыксыну уяту | Дәр, 53-57 бит | |||
5. | Күрсәтү, билгесезлек алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. | Катнаш дәрес | Күрсәтү, билгесезлек алмашлыкларының килеш формаларын сөйләмдә кулланырга күнектерү | Шул исәптән, басма чыга наклар, фикер ияләре, төп ләм, нөсхә, тикшеренү | Лексик күнекмәләрен үстерү | Дәр, 58 -61 бит | ||||
6. | Билгесезлек алмашлыкларының килеш белән төрләнеше. Алмашлыкларның ясалышы ягыннан төрләре. | 1 | Катнаш дәрес | Алмашлыкларның килеш формаларын сөйләмдә куллану, ясалышы ягыннан төрләрен үзләштерү | Йомгак ясарга, алмашу, битараф, әверелгән, бу нисбәттән, зыялы | Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерүуку күнекмәләрен активлаштыру | Дәр, 62-68 бит | |||
7. | Йомгаклау контроль тесты. | 1 | Тикшерү дәресе | Диктант | Язма эш дәфтәрләре Диктантлар җыентыгы | |||||
III чирек 10 дәрес | ||||||||||
1. | Фигыль. Хәзерге заман хикәя фигыль. | 1 | Катнаш дәрес | Хәзерге заман хикәя фигыль нең төрләне шен кабатлау | Төп, елъязма, тугрылык, шәхес | Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү | Дәр, 69 -70 бит | |||
2. | Билгеле, билгесез үткән заман хикәя фигыль. | 1 | Катнаш дәрес | Билгеле, билге сез үткән за ман хикәя фи гыльсөйләмдә куллануга ирешү | Киңәш, мәртәбәле, нәшир, әдәби-нәфис, рәсми | Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү | Дәр, 71 -76 бит | |||
3-4. | Тәмамланмаган, күптән үткән, кабатлаулы үткән заман хикәя фигыль. | 2 | Катнаш дәрес | Тәмамланмаган, күптән үт кән, кабатлау лы үткән за ман хикәя фи гыль форма ларын сөй ләмдә кулла нуга күнектерү | Өлеш, тәш кил итә, йөзек кашы, остаз, дистәләрчә, һөнәрче, гай рәтле, иңли | Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзлек байлыгын фразеологик синонимнар исәбенә баету | Дәр, 77-85 бит | |||
5. | Киләчәк заман хикәя фигыль | 1 | Катнаш дәрес | Киләчәк заман хикәя фигыль формаларын кабатлау, сөйләмдә куллану | Мәһабәт, ка раш, җансыз шаһиты, да выллы үткә не, күздән ки черергә, әверелде | Сүзлек байлыгын арттыру, уку йәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү | Дәр, 87-97 бит | |||
6. | Теләк фигыль. Боерык фигыль. | 1 | Катнаш дәрес | Теләк фигыль, боерык фигыльләрнең кулланылышын кабатлау | Чиркәү кирәк-яраклары, шаулый, энҗе, мавыккан, сәйлән, күз явын алырга | Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру | Дәр, 99-103 бит | |||
7. | Шарт фигыль. Кире шарт фигыль. | 1 | Катнаш дәрес | Шарт фигыль, кире шарт фиг ыльләрнең сөй ләмдә куллану үзнчәлекләре белән таныш тыру | Саклаучы, тәэ сирле, гәүдә ләнеш, моңсу, омтыла, эчке гүзәллек, тәвә ккәл төстә, әңгәмә-бәхәс | Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү | Дәр, 104 -107 бит | |||
8. | Фигыль юнәлешләре. | 1 | Катнаш дәрес | Фигыль юнә лешләре турын дагы белемнә рен система лаштыру | Мөлаем, хас, мәрхәмәтлелек, ныклык, нечкә күңел лелек, чыдам лылык | Татар сынлы сәнгатенә кызыксыну уяту | Дәр, 108 -110 бит | |||
9. | Ярдәмче фигыльләр. Фигыльнең ясалышы ягыннан төрләре. | 1 | Яңа материалны аңлату | иде, ит-, бул-, икән ярдәмче фигыльләрен сөйләмдә кул лана белүгә ирешү;фигыль нең ясалышы ягыннан төрлә рен кабатлау | Игътибар үзә гендә, очрак лылык, гаҗәп ләнде, шәхси, вафатыннан соң, таянып, хәзмәттәшлекчагыла, кана лы сүзләр | Сорау җөмлә төзү күнекмә- ләрен үстерү; лексик тема буенча белемнәрне тикшерү, гомумиләштерү | Дәр, 111-112 бит | |||
10. | Контроль эш | 1 | Белемнәрне системалаш тыру дәресе | Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү | Контроль эш | Язма эш дәфтәрләре Күнегүләр җыентыгы | ||||
IV чирек 8 дәрес | ||||||||||
1. | Затланышсыз фигыльләр. Сыйфат фигыль. | 1 | Катнаш дәрес | Сыйфат фи гыльнең заман формаларын кабатлау, сөй ләмдә урынлы куллануга ире шү | Таҗ, зөбәрҗәт, тылсым, муенса, энҗе, беләзек, кәгъбә, якут | Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен, тәрҗемә итү күнекмәләрен камилләштерү | Дәр, 115-120 бит Күнегүләр җыентыгы | |||
2. | Хәл фигыль. | 1 | Катнаш дәрес | Хәл фигыль турындагы белемнәрен гомумиләш терү | Хаҗ, кызыл якут, башлы ча, гәрәбә, ка миллек,нәфис лек, колак яфрагы | Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү | Дәр, 121-126 бит | |||
3. | Инфинитив. Исем фигыль. | 1 | Катнаш дәрес | Инфинитив, исем фигыль турындагы бе лемнәрне сис темалаштыру | Хәтерләтергә, акча сугарга, бакыр, каракош, тамга, җәя | Язма сөйләм күнекмәләрен үстерү | Дәр, 127-132 бит | |||
4. | Бәйлекләр. Бәйлек сүзләр. Рәвеш. | 1 | Катнаш дәрес | Бәйлекләр, бәй лек сүзләр, рә вешләр турын дагы белемнә рен тулылан дыру,сөйләмдә кулланылышын кабатлау | Өстендә,янын да, яныннан, янына, астын нан, астында, астына, өстен нән, өстенә | Аңлап уку күнекмәләрен тирәнәйтү | Дәр, 133 - 138 бит Табл. | |||
5. | Эшнең башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын белдерүче аналитик фигыльләр. | 1 | Катнаш дәрес | Эшнең башла нуын, дәвам итүен, тәмам лануын белде рүче аналитик фигыльләр ту рындагы бе лемнәрен сис темалаштыру | Мәгърифәтче, мәхәллә, дөнь яви, җәмәгать челек,гамәл гә кертелә, ка бер ташлары, тел гыйлеме | Танышу максаты белән уку күнекмә- ләрен үстерү | Дәр, 142 -146 бит
| |||
6. | Теләк, мөмкинлекне, кирәклекне белдерүче аналитик фигыльләр. | 1 | Бсү | Теләк, мөмкин лекне, кирәк лекне белдерү че аналитик фигыльләрне сөйләмдә кул лануга ирешү | Нәсел, ирешә, ядкарь, мәга риф, тынгы сыз, мәгъри фәтчелек, ти рән эз, сарыф итә | Монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү | Дәр, 147 -155 бит | |||
7. | Теркәгечләр. Кисәкчәләр. | 1 | Катнаш дәрес | Теркәгечләр, кисәкчәләр турындагы белемнәрне тирәнәйтү, сөйләмдә кулланырга күнектерү | Аерымлык лар, үзенчә лекләр,ни гез салучы, сүз төркем нәре, алым, дәвер, фикер иясе, ысул | Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү | Дәр, 156 бит Табл. | |||
8. | Ел буе узганнарны кабатлау. Контроль эш. | 1 | Йомгаклау, белемнәрне ныгыту дәресе | Җөмлә кисәк ләре турында белемнәрен системалаштыру Йомгаклау | Контроль эш | Ел буе узганнарны кабатлау Контроль эш | Кагыйдәләр не кабатларга |