мероприятии в начальных классах

ТАПКЫРЛАР ҺӘМ ШАЯННАР КЛУБЫ Максат: 1.Өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 2.Үз сүзләре белән җөмләләр төзеп сөйләргә өйрәтү. 3.Хәтерләрен үстерү. 4.Уен, җыр, биюләрдә катнашу.Үз-үзеңне тәрбияле, инсафлы итеп күрсәтү. Җиһазлау: магнитофон, магнитофон тасмасы, яшелчәләр һәм җиләк- җимешләр рәсемнәре, язылган сүзләр, хәрефләр, сыйфатлар, кәрзин һәм ваза рәсемнәре, яшелчә муляжлары, яшелчә һәм җиләк-җимеш маскалары. Кичә барышы: Укытучы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар һәм укучылар. Бүген без сезнең белән тапкырлар һәм шаяннар клубына җыелдык. Әйдәгез әле, командаларны каршы алыйк. (Музыка уйный, балалар керәләр, басалар) Укытучы.Исәнмесез, балалар! Бүген “Тапкырлар һәм шаяннар клубы”нда 3 нче сыйныф укучылары катнаша. Әйдәгез, алар белән танышып китик әле. - Минем исемем Антон. - Минем исемем Вероника.... Укытучы. Бик әйбәт, балалар. Бүген безнең клубта ике команда уйный: “Яшелчәләр” һәм “Җиләк-җимеш” командалары. - Балалар, әйдәгез, үзебезне яшелчә бакчасында дип күз алдына китерик әле. Шуңа күрә 1 нче команда капитаны – Антон, ул “кәбестә” була. 2 нче команда капитаны – Таня, ул бүген “алма” була. Вероника бүген “кыяр” , Андрей – “Слива”, Алеша – “виноград”, Андрей – “бәрәңге” булалар. Утырыгыз, балалар. Ә хәзер командалар арасындагы көрәшне башлыйбыз. Безнең 1 нче конкурс - Өй эше конкурсы. Командалардан һәрбер кеше табышмак уйлап килгән. Әйдәгез, без дә тыңлап карыйк әле. Мәсәлән: Кечкенә генә йорт, эче тулы корт.(кыяр)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vneklassnoe_meropriyatie_v_3_klasse_po_tat._yazyku.rar300.49 КБ

Предварительный просмотр:

   Класстан тыш чара

ТАПКЫРЛАР ҺӘМ ШАЯННАР КЛУБЫ

Максат:

          1.Өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

          2.Үз сүзләре белән җөмләләр төзеп сөйләргә өйрәтү.

          3.Хәтерләрен үстерү.

          4.Уен, җыр, биюләрдә катнашу.Үз-үзеңне тәрбияле, инсафлы итеп күрсәтү.

Җиһазлау: магнитофон, магнитофон тасмасы, яшелчәләр һәм җиләк- җимешләр рәсемнәре, язылган сүзләр, хәрефләр, сыйфатлар, кәрзин һәм ваза рәсемнәре, яшелчә муляжлары, яшелчә һәм җиләк-җимеш маскалары.

                                        Кичә барышы:

Укытучы. Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар һәм укучылар. Бүген без сезнең белән тапкырлар һәм шаяннар клубына җыелдык. Әйдәгез әле, командаларны каршы алыйк.

                              (Музыка уйный, балалар керәләр, басалар)

    Укытучы.Исәнмесез, балалар! Бүген “Тапкырлар һәм шаяннар клубы”нда 3 нче сыйныф укучылары катнаша. Әйдәгез, алар белән танышып китик әле.

  1. Минем исемем Антон.
  2. Минем исемем Вероника....

  Укытучы. Бик әйбәт, балалар. Бүген безнең клубта ике команда уйный: “Яшелчәләр” һәм “Җиләк-җимеш” командалары.

  1. Балалар, әйдәгез, үзебезне яшелчә бакчасында дип күз алдына китерик әле. Шуңа күрә 1 нче команда капитаны – Антон, ул “кәбестә” була. 2 нче команда капитаны – Таня, ул бүген “алма” була. Вероника бүген “кыяр” , Андрей – “Слива”, Алеша – “виноград”, Андрей – “бәрәңге” булалар.

Утырыгыз, балалар. Ә хәзер командалар арасындагы көрәшне башлыйбыз. Безнең 1 нче конкурс - Өй эше конкурсы.

   Командалардан һәрбер кеше табышмак уйлап килгән. Әйдәгез, без дә тыңлап карыйк әле.

Мәсәлән: Кечкенә генә йорт, эче тулы корт.(кыяр)

                     Үзе кып-кызыл, күлмәге яшел.. (карбыз)

                      Кат-кат тунлы карыш буйлы.(кәбестә)

                     Койрыгы бар-тычкан түгел.(шалкан)

                     Әрчи башласаң аны,

               Күздән яшьләр чыгара,

               Кыйнамыйчада елата,

               Нәрсә ул әйтеп кара?(суган)

              Җир астында җиз бүкән.(бәрәңге)

 Укытучы. Бик әйбәт, балалар, һәрбер кеше өй эшен әйбәт эшләп килгән. Ә хәзер без сезнең белән 2 нче конкурска күчәбез. Безнең 2 нче конкурс – “Сүзләр” конкурсы. Карагыз әле, балалар, карточкаларда сүзләр язылган, шул хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк. Сүзнең беренче хәрефе кызыл белән язылган. Башладык! (Бер командага – кишер, икенчесенә - шалкан.Команданың бөтен кешесе дәкатнаша. Музыка уйный).

  Укытучы. Бик әйбәт, балалар. Ә хәзер жюрига сүз биргәнче, без сезнең белән бер шигырь сөйләп китик әле.

                              Җил исә, исә, исә,

                             Агачларны селкетә.

                              Җил тына, тына, тына,

                             Агачлар үсә-үсә.

  Укытучы. Ә хәзер, балалар, 3 нче конкурска күчәбез. Җавап бирегез әле, балалар:

  1. Бу – нәрсә? /Бу – кәрзин./
  2. Ә бу – нәрсә? /Бу – ваза./
  3. Кәрзингә без нәрсәләр салабыз? /Яшечәләр./
  4. Ә вазага нәрсәләр салабыз? /Җиләк-җимешләр./
  5. Бик әйбәт. Менә бу конвертларда яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр бар.Сез кирәклесен аласыз, кәрзингә яки вазага саласыз. Бу конкурста икешәр кеше катнаша. Берсе сала, икенчесе булыша. Кем тизрәк тутыра. Башладык! (Музыка уйный)

Укытучы. Бик әйбәт әйдәгез карыйк әле.

  1. Антон, кәрзиндә нәрсәләр бар? Алар нәрсәләр?
  2. Таня, вазада нәрсәләр бар? Алар нәрсәләр?
  3. Утырыгыз, балалар, бик әйбәт. Хәзер без сезнең белән бер шигырь тыңлап үтик әле.

                      Аю шатлана, аю шатлана.

                      Аю селкетә башкаен.

                      Курчак шатлана, курчак шатлана,

                      Курчак сикерә башлады.

        Жюрига сүз бирелә.

  Укытучы. Ә хәзер, балалар, без сезнең белән 4 нче конкурка күчәбез. Безнең 4 нче конкурс – Кирәкле сүзләрне тап..

  1. Командадан 1 кеше чыга һәм, рәсемгә карап, кирәкле сүәләрне таба. Башладык, кем тизрәк! (Музыка уйный)

            /Рәсемнәр: виноград, суган, кыяр, алма, кабак,/

  Укытучы.Бик әйбәт, балалар. Жюрины көтеп торган арада, без сезнең белән биеп алыйк әле. /”Әпипә”/

                   Бас кызым, Әпипә,

                   Син басмасаң, мин басам.

                   Синең басан эзләреңә

                   Мин дә китереп басам.

                  Жюрига сүз бирелә.

  Укытучы. Ә хәзер, балалар, безнең 4 нче конкурс – Капитаннар конкурсы. Капитаннар бергә үзләренең бакчалары турында сөйлиләр.

  1. Әйдәгез, “Яшелчә” командасын тыңлыйк әле.

Капитан сөйли. – Бу – бакча. Бакча зур һәм матур. Бакчада яшелчәләр үсә. Мин кыяр яратам. Кыяр зур, озынча, яшел тәмле, файдалы.

Укытучы. Бик әйбәт. Ә хәзер “Җиләк-җимешләр” командасын тыңлыйк әле.

Капитан сөйли. Бу – бакча. Бакча зур һәм матур. Бакчада җиләк-җимешләр үсә. Бу агачта чия үсә. Бу агачта лимон үсә...  Мин алма яратам. Алма зур, кызыл, түгәрәк, баллы, тәмле, файдалы.

Укытучы. Бик әйбәт, балалар. Ә хәзер  безнең соңгы конкурсыбыз – Кем күбрәк сүз уйлап таба. 1 нче командага – кузгалак, 2 нче командага – тузганак.

Кузгалак – кул, ал, уз, ала, куа, калак, лак, зал, ук.

Тузганак – ак, уз, таз, куна(к), куа, аз.

Жюрины көтеп торган арада, без сезнең белән тагын бер шигырь сөйләп китик әле.

       Чәп, чәп ит,                                   Чәп, чәп ит тә

     Чәп, чәп, чәп ит,                            Йөреп кит,

     Чәп, чәп ит тә                                Белгәнеңне сөйләп кит.

     Үсеп кит,

        Жюрига сүз бирелә.

  Укытучы. Бик әйбәт, балалар.”Тапкырлар һәм шаяннар клубы”нда катнашкан өчен, мин сезгә кечкенә бүләкләр бирәм.

   Бүләкләр тапшырыла. Кичә шуның белән тәмамлана.



               Кечкенә генә йорт, эче тулы корт.(кыяр)

 

                     Үзе кып-кызыл, күлмәге яшел.. (карбыз)

 

                      Кат-кат тунлы карыш буйлы.(кәбестә)

                     Койрыгы бар-тычкан түгел.(шалкан)

                     Әрчи башласаң аны,

                      Күздән яшьләр чыгара,

               Кыйнамыйчада елата,

               Нәрсә ул әйтеп кара?(суган)

                     Җир астында җиз бүкән.(бәрәңге)

Бу – бакча. Бакча зур һәм матур. Бакчада яшелчәләр үсә. Мин кыяр яратам. Кыяр зур, озынча, яшел тәмле, файдалы.

. Бу – бакча. Бакча зур һәм матур. Бакчада җиләк-җимешләр үсә. Бу агачта чия үсә. Бу агачта лимон үсә...  Мин алма яратам. Алма зур, кызыл, түгәрәк, баллы, тәмле, файдалы.