• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Әни кулы нигә йомшак икән?

Опубликовано Шакурова Фаниса Тагировна вкл 18.10.2013 - 21:15
Шакурова Фаниса Тагировна
Автор: 
Мансурова Миләүшә, Гарипов Ринат

Укучыларның "Әни кулы нигә йомшак икән?" темасына багышлап язылган шигырьләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ni_kuly_nig_yomshak_ikn_shigyrlr.doc25 КБ

Предварительный просмотр:

“Әни кулы нигә йомшак икән?” (Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 В сыйныфы укучылары иҗаты. Укытучылары: Шәкүрова Ф. Т.)

Әни кулы нигә йомшак икән?

Кулың белән назлап юатасың,

Баштан сыйпап.

Ничек шул кадәр,әнием,

Синең кулың йомшак?

       

         Кулларыңда бармы әллә

         Берәр серләр?

         Күзләреңә карыймын мин

          Җавап эзләп.

        

                 Миңа карап елмаясың

                 Серле итеп.

                 Эреп китәм,әнием,

                 Шуны күреп.

                         

                        Сүзсез аңлыйм, әнием,

                         Синең назларыңны.

                         Тоям йомшак итеп

        Шул чак кулларыңны.

        Язды: Гарипов Ринат 4 в класс укучысы,

        Актаныш 1 нче урта мәктәбе.

Укытучысы: Шәкүрова Фәнисә Таһир кызы,

Актаныш 1 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы

Әни кулы нигә йомшак икән?

Әниемне мин бик яратам

Кая китсәм дә һәрчак сагынам.

Әни диюе үзе бер рәхәт,

Әни димичә булмыйдыр яшәп.

         

         Әниләрнең куллары бик,

         Назлы һәм йомшак була.

         Ул куллар эшләгән эш

         Чиста һәм пөхтә була.

                 

                    Әниемнең куллары

                   Бик күп эшкә сәләтле.

                   Ул куллар назлап үстерде,

                    Энемне дә,мине дә.

Язды: Мансурова Миләүшә 4 в класс укучысы,

        Актаныш 1 нче урта мәктәбе.

Укытучысы: Шәкүрова Фәнисә Таһир кызы,

Актаныш 1 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы


Поделиться:

Сказочные цветы за 15 минут

Как нарисовать лимон акварелью

Хризантема и Луковица

Рисуем "Ночь в лесу"

Как я избавился от обидчивости