“Күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасының укыту- тәрбия процессында әһәмияте”

Хәзерге вакытта балаларда татар теленә мәхәббәт уяту, рухи бай һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү, милли үзаң  асылына төшендерү иң үзәктә торган проблнмаларның берсе булып тора. Моны гамәлгә ашыруда шәхсән без, укытучылар, күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, гыйлем иясе, әдип, журналист, җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, галим, педагог Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләренә таянып башкара алабыз, чөнки бу хәзинәгә тиң. Замана укытучысының максаты: баланы да, ата-ананы да югары тәрбияве дәрәҗәгә җиткерү эшчәнлеген оештыру, укыту һәм тәрбияләү. Хезмәтләрдән күренгәнчә, галим-педагог күзлегеннән караганда ул үзәккә гаилә тәрбиясен куя, чөнки һәр нәрсәгә сукмак гаиләдән салына, бигрәк тә тәрбия мәсьәләсендә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rizaeddin_fhreddin_-mogallim_hm_trbiyache.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

     Хәзерге вакытта балаларда татар теленә мәхәббәт уяту, рухи бай һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү, милли үзаң  асылына төшендерү иң үзәктә торган проблемаларның берсе булып тора. Моны гамәлгә ашыруда шәхсән без, укытучылар, күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, гыйлем иясе, әдип, журналист, җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, галим, педагог Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләренә таянып башкара алабыз, чөнки бу хәзинәгә тиң. Замана укытучысының максаты: баланы да, ата-ананы да югары тәрбияве дәрәҗәгә җиткерү эшчәнлеген оештыру, укыту һәм тәрбияләү. Хезмәтләрдән күренгәнчә, галим-педагог күзлегеннән караганда ул үзәккә гаилә тәрбиясен куя, чөнки һәр нәрсәгә сукмак гаиләдән салына, бигрәк тә тәрбия мәсьәләсендә.

     ”Мәхәббәт урнаштыруның беренче сәбәбе гаилә тәрбиясе икәнлеге мәгълүм. Бер өйдә тәрбияләнүләре, ата-ананың даими рух биреп торулары сәбәпле, туганнар вә якыннар арасында мәхәббәт орлыклары игелә, шәфкать вә мәрхәмәт игеннәре җитешә. Яшьлектә алган тәрбиянең әсәре картаю сәбәпле бетми, хәтта кабергә кадәр бара.”

      Бүгенге болгавыр заман яссылыгыннан торып карасак, мин бу хезмәтләрнең тагын да әһәмиятлерәк төс алуын да ассызыклар идем. Чөнки киләчәктә итагатьле әти һәм тәрбияле әниләр әзерләүдә аксакал галимнең хезмәтләре хәреф танырга күрсәткән әлифбага тиң. Энциклопедик галим буларак, Риза Фәхреддиннең балалар гигиенасы мәсьәләләрен яктыртуы да мине таң калдыра. Кыз һәм ир бала тәрбиясе үзенә генә хас бик күп аерымлыкларга ия. “Сөйләм культурасы”, “Чисталык-сәламәтлек нигезе”, “Һөнәр сайлау авырмы?” темаларына үткәргән класс сәгатьләренә, “Әхлакый-рухи тәрбия нигезләре”, “Тәрбия эшендә гаиләнең роле”, “Бала тәрбияләү һәм халык педагогикасы”  темаларына ата-аналар җыелышлары уздырганда, мин үземә алыштыргысыз ярдәмлек итеп Риза Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” хезмәтен кулландым.  

      “Укытучы булсагыз, шәкертләрне кагыйдә буенча тәрбия итегез. Холыкларын гүзәлләндерегез, хәлләренә яраклы гыйлемнәрне өйрәтегез, гомерләрен әрәм итмәгез, шәкертләр өчен җаваплы булачак кешеләренә иң беренче дәрәҗәдә булганнары – мөгаллимнәр белән мөдәрисләр (укытучылар белән өлкән укытучы) икәнлекне онытмагыз.”

     Халык педагогикасы тарафдары булып яңгыравы да бик актуаль Риза Фәхреддиннең. Буыннан-буынга килгән әби-бабайларыбызның җәүһәрләре белән беррәттән, Риза Фәхреддин язып калдырган үгет-нәсыйхәтләрне тотсак, матур, бербөтен тәрбия чылбыры да үз нәтиҗәсен бирәчәк дип әйтү һич тә арттыру булмас, чөнки аның һәр нәсихәте күңел түренә урнаша.

     Мин үзем күбесенчә югары сыйныфларда татар әдәбияты дәресләрен укытам. Ә анда игътибар ил һәм милләт язмышына, тарихка, халкымның үткәненә юнәлдерелә. Тарих укытучысы булмасам да, бу төшенчәләр турында уйланырга, сорауларга җаваплар эзләргә туры килә. Иң мөһиме: мин моны укучыларыма җиткерергә, аларда милли үзаң тәрбияләргә тиешмен. Ә бит заманга лаеклы шәхес әзерләүне һичничек тә тәрбиядән башка күзаллау мөмкин тугел. Монда да миңа бөек педагогыбыз Риза Фәхреддиннең: “Укытучы – кешеләргә гыйлем өйрәтүче, дәрес аңлатучы, балаларның җаннарын тәрбияләүче”, - дигән юлларын искә төшерәм.

Мәктәпләрдә тел-әдәбият дәресләре укучыларын әдәп-әхлакка өйрәтү, матур әдәбият белән кызыксындыру кебек бурычларны куйса, Риза Фәхреддин әдәбиятны укучының әхлагын төзәтү коралы, фикер үсеше, тәрбия чарасы итеп бәяли.

    “Әдәбият ... бер милләтнең холкы, сафлыгын күрсәтүче үлчәү булырга тиеш”,- дигән җөмләсе дә уйландыра. Риза Фәхреддиннең фикерләреннән, яхшы сыйфатлы матур әдәбият тәрбияви әһәмиятле булуы аңлашыла.

“Гүзәл китаплар – гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, ... фикерләрне нурландыручы...”

     Мәктәптә әдәбият программасында язучының “Сәлимә, яки Гыйффәт”, “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрләре каралган. Һәр икесендә дә кешенең  күркәм сыйфатлары мактала, ә  тискәреләре тәнкыйтьләнә. Тәрбия, белем, мәхәббәт төшенчәләрен тормыштагы роле җанлы образлар, хәлиткеч ситуацияләр аша чагылдырыла, публицистик уйланулары педагогик борчылуларының нәтиҗәләре аның геройларының авызыннан әйттерелә.

Йомгак ясап шуны әйтәсем килә: киләчәктә милләт язмышы, үсеше өчен һәрберебез яхшы укырга,үз өстебездә  эшләргә, Риза Фәхреддин киңәшләренә һәрдаим колак салырга тиешбез. Ә иң изге бурычыбыз дип  галимебезнең бай һәм файдалы мирасын  бүгенге буын яшьләренә җиткерү дип алыр идем. Бу  хәзинәне күңел түренә урнаштыра алган кеше һәрчак туры һәм тугъры гамәлләр кылыр, намус белән яшәү рәвеше алып барыр. Чөнки “...милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле”.  Бу да- остазымның алтын белән язылган сүзләре.

     Язмамны милләтемнең мәшһүр каһарманына багышланган шигъри тәлгәшем белән тәмамлыйм.

                             Бөтен гомерең, уй-теләгең, хыялларың-

                             Милләтемә үрнәк, олуг хезмәт.

                             Алтын бөртекләргә тиң бу хәзинәңнең

                             Бөек мәгьнәсен иттең зур гыйбрәт.

                             Без бәхетле: саф чишмәдәй пакьлек,

                             Бары сафлык ташый күңелеңнән

                             Сүнмәс маяк кебек ирешсен бу хөрмәт

                             Миннән сиңа күңел түремнән.

VII республикакүләм педагогик укулар

“Күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасының укыту- тәрбия процессында әһәмияте”

           

                                                       Башкарды: Гыйззәтуллина Земфира  

                                                       Фәрит кызы Мамадыш шәһәре

                                                       2 нче номерлы  лицейның I категорияле

                                                       татар теле һәм әдәбияты укытучысы .                    

2010 ел