Главные вкладки
Самигуллина Резеда Хамбаловна
Сайт учителя начальных классов
Профессия: Учитель
Профессиональные интересы: Стремление повысить уровень образованности
Увлечения: Вязание, кулинария
Страна: Россия
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: С.Кошар,Атнинский район, РТ
Место работы: МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/rezeda-samigullina-hambalovnaВоспитателем и учителем надо родиться; им руководит прирожденный такт.
Бу дөньяга без килгәнбез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер!
Наҗар Нәҗми
Хыялым һич тә укытучы булу түгел иде.Әти шәфкать туташы булуыма каршы төште.Төпчек кызын укытучы булып күрәсе килә иде аның. Әни дә укытучылыкка укысаң,төрле җирдә эшли аласың, дип әтинең сүзен хуплады.
Керү имтиханнарын уңышлы тапшырып,Арча педучилищесына укырга кердем. Начар укымадым. Шулай да, ел саен тизрәк укып бетереп, бүтән эштә эшләү хыялы белән яндым.
Ул вакытта уку йортын тәмамлагач ,сайлаган һөнәр буенча өч ел эшләү мәҗбүри иде.
Мине Арча районы Күшәр сигезъеллык мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп эшкә билгеләделәр. Ул вакыттагы мәктәп директоры Фомина Лилия апа бик җылы каршылады.
Янәшәдә урнашкан балалар бакчасына беренчегә керүче балалар белән танышырга кертеп җибәрде. Тәрбияче минем каршыма унбиш баланы тезеп бастырды.
И Ходаем, берсеннән- берсе кечкенә,берсеннән-берсе матур, өмет тулы күзләре миңа төбәлгән.
Күңелемнең әллә кай җирендә шушы балаларны укытасы килү теләге уянды. Түземсезлек белән беренче сентябрь иртәсен көттем. Ак алъяпкыч кигән,кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан балаларны күргәч, бүтән эштә эшли алмаячагымны аңладым.
Шулай итеп мин укытучы булып киттем. Көн саен дәресләр укытам, кичәләр оештырам, Лилия апа караган дәресләремне ошатып,рухландырып тора. Класс бик шук, гел шаяралар .Мин инде үземчә кисәтүләр ясыйм. Шулай да нәрсәнедер дөрес эшләмим кебек тоела. Шунда педучилищеда татар теле һәм әдәбияты укыткан Мөнирә Ахметова сөйләгән гыйбрәтле хикәя искә килеп төште.
Әти-әнисе улына яхшы мәктәп эзләгән. Нихаять, үзләренә яраклысын тапканнар. Бабасы иртән үзенең кечкенә оныгын укырга илтергә киткән. Бик матур бер мәктәпнең ишегалдына кергәч, боларны балалар чорнап алган. Берсе оныгының колагын тартып киткән,икечесе бабайны үртәп тел күрсәткән.Бабай оныгын җитәкләп өенә кайтарган да башка мәктәпләргә юнәлгән. Мәктәп ишегалдына керә дә балаларны күзәтә. Балалар аны күргәч я көлә,я үртәп кала.Йөри торгач шәһәр читендәге бер иске генә мәктәпнең коймасына терәлеп,балаларның тәнәфескә чыгуларын көтә башлаган. Урамга чыгуга бер бала бабай янына ашыккан.
-Бабай,кәефең юк мәллә? Су китеримме? Калган балалар да бабайны чорнап алды.Кайсыдыр урындык тәкъдим итте ,кайсыдыр укытучыны ук чакырып чыкты.
-Менә шушы мәктәп иң әйбәте.Оныгым шушында укыячак.
-Бабай ,сез ялгышасыз,безнең мәктәп бик иске,кысан-ди яшь укытучы.
Кич кайткач килене:
-Әткәй,син укымышсыз бит, яхшы мәктәп дип каян чыгып әйтәсең?- ди.
-Укытучының ниндилеге укучыларыннан күренә- дип ,җавап бирә карт.
Шул вакыта мин үземнең миссиям нидән гыйбәрәт булуын аңлый башладым.Укытучы һөнәрен сайлаган кеше үзе өчен генә яши алмый ,аның бурычы кеше балаларын тормышка әзерләү,авырлыкларга каршы торырга өйрәтү,нәни күңелләренә шәфкатьлелек орлыклары салу, яшәешне алга этәрү, дөньяга матурлык өстәү, кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерү һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы икән.
Утызынчы хезмәт елымны шул ук мәктәптә,шул ук башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт итәм. Укытучы хезмәте авыр. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Илдә, җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр укытучыга яңа таләпләр куя. Һәрбер дәрес, укучыга белем бирүдән тыш, тәрбия чыганагы да булырга тиеш. Күктә шул ук кояш көлә,ел саен язлар килә,заман җилләре үзгәрә . Мин һаман яраткан хезмәтемдә.
Һәр көн саен иртән
Сөенеп эшкә киләм.
Каршы ала мине балалар.
Төрле сорау биреп,
Җавап таләп итеп,
Өстәлемне чолгап алалар.
Күзләренә карыйм.
Карашларын таныйм,
Җанын аңлыйм һәрбер баламның.
Күз алдыма китереп,
Киләчәген күреп.
Төптән уйлап бирәм җавабын.
Өметемне аклап,
Әдәп-әхлак саклап,
Кеше булып алар үссеннәр.
Киләчәкне гөлгә.
Хыялларын чынга
Ашырырдай көчле булсыннар.

О себе
Я,Самигуллина Резеда Хамбаловна,родилась в небольшой деревне Дусюм Арского района ТАССР. Окончила АПУ в 1985 году. Трудовую деятельность начала в Кушарской восьмилетней школе .До сих пор работаю в этой школе учителем начальных классов.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Н.А.Островский. "Как закалялась сталь",Ф.Яруллин."Җилкәннәр җилдә сынала"

Моё портфолио
Я учитель начальных классов. Это мое электронное портфолио.Здесь я планирую публиковать свои разработки.
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты