Главные вкладки
Хаертдинова Резида Хатифовна
татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты
Профессия: учитель
Профессиональные интересы: инновцион технологияләр
Увлечения: чәчәкләр үстерү, спорт
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: Яңа Шөгер авылы, Лениногорск районы
Место работы: В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта белем бирү мәктәбе
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/rezida
О себе
Мин, Хәертдинова Резидә Хәтиф кызы, 1961 нче елның 19.01.ендә Лениногорск районы Сарабиккол авылында тудым . Белемем : Минзәлә педучилищесы-1980, КГПИ-1988ел.
!980-1988еллар -Кирлегәч мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы
1988-2011еллар -Шөгер урта мәктәбе- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
2011 нче елдан В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбе- татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала", М.Мәһдиев әсәрләре

Мои достижения
2006 ел-ТР һәм ФМ ның Мактау грамотасы
2010 ел-медаль "За заслуги в проведении Всероссийской переписи населения 2010год"

Моё портфолио
Укучы үзенең остазын уздырып җибәргән очракта гына, укытучы канәгатьлек хисе кичерә, үзенең бурычы үтәлгән дип саный ала. Һәрбер мөгаллим үзенең шәкертләрен зыялы, укымышлы, кешелекле һәм намуслы шәхес итеп үстерергә тырыша. Үзенең изге теләгенә ирешсә - аннан да бәхетле кеше юк. Ә бу бәхеткә ирешер өчен күпме күз нурлары түгәргә, йокысыз төннәр үткәрергә, күргәзмә материал әзерләргә, тәрбия чаралары уздырырга кирәк.
Көн гаҗәеп матур. Күктә кояш елмая, моңлы кошлар сайрый. Язгы табигатьнең матурлыгына сокланып , дәресләргә әзерләнәм. Укучылар белән үтәчәк иртәнге көнемне күз алдымнан үткәрәм. Ә артта тәсбих төймәләре кебек 32 ел тезелеп тора. Әнә бит, укучыларым сораулы күз карашларын миңа төбәгән. Хәзер алар белән дәрес башлыйм. Аңа әзерләнгәндә төп максатым - балаларга белем бирү эшен кызыклы , мавыктыргыч итеп оештыру. Һәрберсе бала өчен могҗизалы шөгыльгә әверелсен. Моңа бары иҗади эшләгәндә генә ирешергә мөмкин. Тәрбия - белем бирү алымнарын һәрчак үзгәртеп , яңартып, төрләндереп торырга кирәк. Бертөрлелек балаларны ялыктыра , аларның кызыксынуын киметә.
Газиз туган теленнән илһам алып, халкыбызның рухи хәзнәсен күңеленә сеңдереп барган балалар киләчәктә беркайчан да кешеләргә карата тупас, рәхимсез булмас, табигатьне рәнҗетмәс, минемчә.
Мәктәпне тәмамалаучы кыз яисә яшүсмер бүген киләчәк өчен һәнәр сайлый алмый аптырый икән, мин аңа укытучы , тәрбияче һөнәрен сайларга киңәш итәм. Тик моның өчен олы җанлы, кече күңелле булу, балаларны чые күңелдән ярату кирәк . Әгәр дә син баланың ихлас күңеленә әнисе кебек үк якын кеше булып керә аласың, аның хисләрен ихтирам итәсең, эчке кичерешләрен, омтылышларын аңлый аласың икән , рәхим ит- укытучы, тәрбиче һөнәрен сайла! Үкенмәссең!
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты