Главные вкладки
Салихова Алсу Тимергалиевна
сайт педагога -организатора
Профессия: учитель
Профессиональные интересы: Работа с детьми
Увлечения: пение
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: Нижнекамск
Место работы: МБОУ гимназия №2 имени Баки Урманче НМР РТ
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/salihova-alsu-timergalievna
О себе
Я Салихова Алсу Тимергалиевна работаю в гимназии №2 имени Баки Урманче города Нижнекамска педагогом организатором.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Габдулла Тукай эсэрлэре.

Моё портфолио
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре Бакый Урманче исемендэге 2 гимназия
И сөекле туган телем! (Халыкара туган телләр көненә багышланган сыйныфтан тыш чара)
Салихова Алсу Тимергали кызы
Түбән Кама шәһәре Бакый Урманче исемендэге 2 гимназия
21нче февраль 2023ел
Чараның максаты:
-Татар теленә бөек язучылар шигырьләре аша кызыксыну тудыру;
-Балаларда телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту,сәнгатьле сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү,укуга һәм иҗат итүгә кызыксындыру уяту;
-Җырлар шигырьләр аша телебез белән горурлану хисе тәрбияләү.
1а.б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучыларыбыз, укучылар! Без бүгенге кичәбезне Халыкара туган телләр көненә багышладык.. “Теле юкның – иле юк”, - ди халык. Ә безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз, бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар.
2а.б. Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр була. Шуларның берсе- аның туган теле. Ул- кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр озата бара. Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый.Кеше үзенең иң саф, иң изге хисләрен дә бары тик туган телендә генә белдерә ала. (Җыр 10сыйныф укучысы)
1а.б. Инде мин ничәнче мәртәбә
Гасырлар китабын актардым.
Күпме яу, сугышлар аркылы
Син җиңеп чыккансың ,Ватаным.
Сез кайсы халыктан? – дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр
Тик исән булсын дип Ватаным.
2а.б. Татарстан дигән Ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын.
1укучы Туган җирем - Идел буе, Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
2 укучы Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине,
Дөньяда күп нәрсә күрдең , И мөкатдәс Тукай теле.
3укучы Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
4укучы Кабатланмас үткәннәрең –
Гасырларның яман чире.
Кабатлар сине гасырлар
Татар теле, дуслык теле.
1а.б. - Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз, татар теле. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган? Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй –хисләрен башкаларга сөйләмәгән.
(Җыр, 6 сыйныф укучысы)
2а.б Мин -татарның теле, сине эзләп Канга батып беткән хәтере. Бәлки сезгә : “ Үлде”,- дигәннәрдер, Мин- исән –сау, мин- бар, мин-тере!
Нигә, балам, юллар уртасында, Башмагыңа карап ,баш идең? Югалмадыңмәле? Җиде бабаң Васыятен тапшырыр идем.
1укучы Үз телемдә шигырь укыйм,
Үз телемдә сөйли алам.
Туган җирем, туган илем.
Мин бит синнән илһам алам.
Яшә мәңгегә,и, туган телем,
Былбыл моңыдай, и, матур телем.
2 укучы Туган телем син - йөрәк җылысы,
Туган телем син -күңел тойгысы,
Туган телем син -тарих баскычы,
Туган телем син- белем ачкычы.
3 укучы Дөньяда иң -иң матур ил –
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел –
Ул минем туган телем.
4укучы «Балам» диеп туган телдә
Әндәшә миңа әткәм,
“Әнием”, дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
5укучы Туган телемнән аерма, Ходай!
Туган телемә табынам шулай.
Сихри моңнарын туган телемнең
Җиткергән безгә сөекле Тукай.
(2сыйныф укучысы(Г.Тукай шигыре “Иртә” ) (Татар биюе)
1а.б. Ана теле –тою, сизү,йөрәк теле, рухи тамыр .Шуңа күрә аны ана теле, туган тел дип йөртәләр. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – үзенең милли көе,иң матур, иң кадерле тел- туган теле.Безнең өчен татар теле- әнә шундый.
2 а.б.Туган телебез - борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Бик борынгы чорлардан бирле илчелек вазыйфаларын башкарган. Татар теле - һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел. ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе. Җир йөзендәге хәзерге утыздан артык төрки телдән мондый югары бәягә, күркәм дәрәҗәгә ия булган бердәнбер тел. (Җыр, 11 сыйныф укучысы) 1-2 а.б Тел турында шигырьләр.(6куплет)
1укучы Без – татарлар! Татар исемен без горур йөртә торган бер халык. 2 укучы Без – татарлар! Татар исемен без иң-иң озак йөрткән бер халык 3 укучы Без – татарлар! Шулай диеп белә безне бөтен дөнья илләре. 4 укучы Без – татарлар ! Батыр халык дигән зур даныбыз әле сүнмәде. 5 укучы Без – татарлар! Шушы исем белән җирдә яшәү үзе бер бәхет. 6 укучы Без – татарлар! Яшибез без җирдә бар халыклар белән берләшеп. 7 укучы Без – татарлар: 1.Болгар татарлары,
2.Себер татарлары,
3.Нугай татарлары,
4.Типтәр татарлары,
5.Нократ татарлары,
6.Керәшен татарлары...
7.Тагын бик күп, бик күп татарлар.
Төрле-төрле исем йөртсәк тә без,
Төрле-төрле җирдә яшәсәк тә,
Тик бер генә туган телебез,
Тик бер генә туган илебез.
( Җыр “Мин яратам сине ,Татарстан!” 9сыйныф укучысы)
Килгән кунаклар сүзе.(“Туган тел”җыры белән кичә тәмамлана).
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Салихова Алсу Тимергали кызы
2023-2024уку елы
Матур итеп бизәлгән сәхнә. Бер ягы авыл өе күренешен сурәтли: челтәрле япма белән капланган бишек, самовар һәм чәй кирәк-ярагы куелган түгәрәк өстәл, урындыклар, стенада чигешләр,идәндә сугылган палас һ.б. Сәхнәнең икенче ягында әниләргә багышланган рәсемнәр эленгән(укучыларның әниләренә бүләге дә булырга мөмкин), балаларның әниләре кулы белән эшләнгән чиккән һәм бәйләгән әйберләре күргәзмәсе урнаштырылган.
Талгын гына көй ишетелә.
Алып баручы
Галибанә яктырып
Ал таң аткан чагында,
Сандугачлар җиһанга
Моң тараткан чагында,
Зилзиләләр куптарып
Үзе яткан карында,
Җанлыдан җан яралды.
Чәчәкләр баш калкытып,
Нурга күмелгән мәлдә,
Бар табигать җанланып,
Җырга төренгән мәлдә,
Бәгырьне парә-парә
Җан ачысы телде дә,
Җанлыдан җан яралды.
Җиргә, күккә, тирә- юньгә
Яңа аваз таралды.
Шабыр тиргә төшкән ана
Бер рәхәт сулыш алды...
Бар матурдан матурырак,
Кыйммәтледән кыйммәтлерәк,
Үз җаныннан газизерәк
Бала тудырды Ана.
Бүген таңда дөньяга
Кеше тудырды Ана.(Э.Шәрифуллина “Бала тудырды ана”)
Сәхнә артыннан бала елаган тавыш ишетелә.
Бишек янында ана булып киенгән укучы кыз бала яки укытучы басып тора һәм бишекне тирбәтә-тирбәтә “Бишек җыры” башкара.
Сәхнәдә укучылар.
1 укучы
Изрәп йоклый сабый. Бит очлары
Кояш кебек балкып яналар.
Көйләр көйләп бишек тирбәткәндә
Нәрсә уйлый икән аналар?
Баласының якты киләчәген
Уйлыйлардыр безнең аналар.
2 укучы
Тәмле төшләр күреп йоклый сабый
Әнисенең җылы кочагында.
Күз яшьләре балкый сөенечтән
Әнисенең керфек очларында.
3 укучы
Дөньбызның якты җыры булып,
Җир йөзендә мәңге балкысын.
Илебезнең гүзәл хатын-кызы-
Яшь баласын тоткан якты сын!
4 укучы
Дөньяларын онытып уйнап йөргән
Сабыеннан күзен алмый Ана.
Аны алда зур бер тормыш көтә,
Зур көрәшләр көтә аны анда.
5 укучы
Сабыйларның татлы авазлары
Бәхет өсти туган илебезгә.
Ана белән сабый елмайганда
Гел тынычлык булыр җиребездә.
6укучы
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә:
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
7укучы
Бәхетле яшәсен Идел-йорт,
Хәвефсез йокласын бәбиләр,
Язларны, назларны дөньяга
Сез бүләк итәсез,әниләр.
Әниләргә багышлап җыр башкарыла.
1алып баручы:
Бүген кадерле әниләребезнең якты, илаһи зур бәйрәме. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәрхәмәтле, әнидән дәолы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен,тормышның кирәген , күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче ул Әни. Әни булмаса , без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
2 алып баручы
Әни!
Әни җирдә иң кирәкле кеше,
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давылдан саклап үстергән ул,
Кызганмыйча бөтен гомерен.
1а.б.
Бу җырыбызны да әниләргә багышлыйбыз
2 а.б.
Ә хәзер үзебезнең әниләребезгә багышлап язган шигырьләребезне укып китик.( Берничә укучы сәхнәгә чыга)
1а.б.
Кемнең әнисе иң уңган дигән сорауга җавап бирү өчен .әниләребез турында сойләшүне дәвам итәбез.Күргәзмә-өстәл янына килеп һәркем үз әнисенең кул эше турында сөйли.
2а.б.
Әниләргә татар кызлары биюен бүләк итәбез.
1а.б.
Һәрвакыт тырыш булганга ,
Әниләр, рәхмәт сезгә!
Бөтен әниләргә кояш
Тигез өләшсен нурын.
Таңыбыз нурлы булсын!
Таңыбыз тыныч булсын!
Җырым бүләк итәм,әнием,сиңа,
Онытылмас гомер-гомергә.
Бу җырымны сиңа багышладым,
Җырлыйм аны сиңа бүген дә.
.Җыр
2а.б.
Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә-
Һәр чәчәкнең аның төсе бар.
Сөйкемсез сөяк буламы?-
Һәркемнең әнисе бар.
Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә-
Һәр җимешнең аның төше бар.
Кеше бәләкәй буламы?-
Кешенең әнисе бар.
Баласына сүз тидермәс өчен,
Газиз җанын бирер кеше бар.
Бер бәләкәй генә адәмгә дә
Берәүләрнең таудай хисе бар!..
“Мәрхәмәтле бул балама”- диеп,
Дога укып торыр кеше бар.
Кимсетә күрмә кешене –
Кешенең әнисе бар.
(Н.Измайлова “Кеше турында кешегә”)
1а.б.
Бәйрәмебез ахырына якынлаша.Әниләребезгә үзебез әзерләгән бүләкләребезне тапшырыйк.
2а.б..Кадерле әниләр! Зур уңышлар телибез сезгә. Күкләрегез гел аяз булсын.Исәнлек- саулык белән озын- озак гомер итәргә язсын сезгә.Сез булганда без бик бәхетле.
(Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итә.)
Мое портфолио
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты