Открытый урок по биологии в 8 классе по теме "Строение кости"
план-конспект занятия по биологии (8 класс) на тему

Открытый урок по биологии в 8 классе по теме "Строение кости"

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon stroenie_kosti_zip_-_winrar.zip1.55 МБ

Предварительный просмотр:

1.Дәреснең темасы: “Сөякләрнең төзелеше, составы һәм үзлекләре.”

2. Дәреснең максаты: Сөякләрнең химик составын, төзелешен, үзлекләрен, үсүен өйрәнү.

3. Дәреснең мәсьәләләре:

1)Укыту:

Кешенең терәк-хәрәкәт системасы, функөияләре; сөякләрнең төзелеше, үзлекләре, химик составы, аларның буйга һәм юанлыкка үсү үзенчәлекләре турында белемнәр формалаштыру.

2)Үстерү:

Анализлау, чагыштыру, нәтиҗәләр чыгару, логик фикерләү осталыкларын үстерү.

3)Тәрбия:

Үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү, гәүдәне дөрес тотуның мөһимлеген аңлату.

4. Җиһазлау: таблицалар:” Кеше скелеты” , “Сөяк төзелеше” , презентация.

                                                   Дәреснең планы:

1.Оештыру моменты.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

3.Яңа материалны өйрәнү.

                     Группалап эшләү:

3.1. Сөякләрнең формасы.

3.2. Сөякләрнең химик составы.

                       Тәҗрибә үткәрү.

3.3. Сөякләрнең эчке төзелеше.

    4. Үткән материалны ныгыту.

4.1. Биологик диктант.

4.2. Синквейн төзү.

     5. Өй эше.

                                                 Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.
  2. Белемнәрне актуалҗләштерү.

Дәресне инглиз табибы Тревор Уэнстонның сүзләреннән башлыйсым килә “ Без шундый дөньяда яшибез, кеше үзенең эчке төзелешенә караганда, автомобиль төзелеше, компьютерның ничек эшләве турында күбрәк белә”. Бу сүзләр чынбарлыкка туры килә микән? Мәсәлән, сез кешенең скелеты бар икәнлеген беләсез. Алдагы елларда сез хайван скелетлары турында белдегез. Сез ничек уйлыйсыз кеше скелеты хайваннарныкыннан аерыламы, я булмаса алар бертөрле төзелешкә ияме? (Яки һәр кешенең скелеты үзенә генә хасмы?)

Әйдәгез хайваннарның скелетларын исебезгә төшерик:

Нәрсә ул скелет? Аның нинди типлары бар?

Скелет ул – хайваннарда терәк, хәрәкәт, һәм саклау функциясен үтәүче, каты тукымалар җыелмасы. Скелетның ике тибы бар: тышкы һәм эчке. Тышкы скелет умырткасыз хайваннарга, ә эчке скелет кайбер умырткасыз хайваннарга һәм барлык умырткалы хайваннарга хас. Тышкы скелетка мисал булып: моллюсканың кабырчыгы, елга кысласының панциры тора.

Шулай итеп , хайваннарда Эволюция барышында скелет системасы катлаулана һәм камилләшә бара.

Кеше скелеты һәм имезүче хайваннарның скелеты арасында уртаклык күп, ләкин кеше скелеты төзелешендә аермалы яклар да күп. Алар туры басып йөрү, баш миенең зурлыгы һәм хезмәт эшчәнлеге белән бәйле.

Әлбәттә һәр кешенең скелет төзелешендә үзенә генә хас үзенчәлекләр дә бар ( ул гәүдәне ничек тотуга, массага, һ.б. бәйле).

Кешенң матурлыгын билгеләүдә дә гәүдәне дөрес тоту зур әһәмияткә ия. Гәүдә төз, матур булмаса, кеше турында да матур дип әйтеп булмый.

  1. Яңа материалны өйрәнү. Укучыларны төркемләп бүлү.

1 нче төркем. Галимуллин Ильнур, Нурисламов Рәсим, Мөхәммәдиев Ильмир, Сәмигуллин Ильмир.

2 нче төркем. Гайнетдинова Илүзә, Шакирова Фирүзә.

3 нче төркем. Мөхәммәдиева Хәния, Гыйлметдинова Илүзә, Гафурова Гөльназ, Сәләхова Фәнүзә.

1төркем: сөякнең формалары(типлары)

2 төркем: сөякнең химик составы

3 төркем:  сөякнең эчке төзелеше.

  1. Сөякләрнең формасы.

Төркем чыгышы.

  1. Сөякнең химик составы.

Укытучы: Сөяк (русча кость сүзе) борынгы славян сүзе “кощь” (“кошть”) сүзеннән тәрҗемә иткәндә коры( сухой) мәгънәсендә. Әлеге сүз рус әкиятләренең персонажы Кощей Бессмертный исеме белән бәйле. Әлеге исем аңа юкка гына бирелми, чөнки кешенең сөякләре кешенең үзенә караганда озынрак гомерле һәм җирдә үзгәрмичә диярлек меңәр ел саклана.

Таблицаны анализлау.

Нәтиҗә: Ничек кенә сәер тоелмасын сөяк ныклыгы буенча бары тик корычның каты сортларыннан гына калыша һәм өлгесе булган гранит бетоннардан күпкә ныграк икән.

Төркем чыгышы.

Тәҗрибә.

Сөякнең химик составын ачыклау өчен түбәндәге тәҗрибәне үткәрергә мөмкин. Сөякне яндырабыз . Органик матдәләр күмергә әйләнә ( Яну, күмерләнү органик матдәләргә хас!) Укучылар сөяк нинди үзлекләрен югалтты? Ул каты , ләкин уалучан. Димәк органик матдәләр сөяккә сыгылмалылык һәм ныклык бирәләр.

Сөякне берничә көн алдан 10 % лы хлорид кислотасында тотсаң, аннан кальций чыгып бетә. Ул җиңел бөгелә, тартыла, кысыла. Димәк , (Са һәм Мg –ның эремәүчән тозлары) неорганик матдәләр сөяккә катылык бирә.

Сорау: 1) Укучылар ни өчен өлкән яшьтәге кешеләрнең сөякләре сынучан була?

Җавап: - Балаларның сөякләрендә органик матдәләр күбрәк. Аларның сыгылмалырак һәм эластикрак. Шуңа күрә алар ешрак егылса да сөякләр сынмый. Яшь барган саен сөякләрдә тозлар утыра (неорганик матдә күбәя) Сөякләрдә органик матдәләр кими . Шуңа күрә олы кешенең сөяге тиз сынучан була.

Сорау: Ни өчен сезнең яшьтә һәрдаим гәүдәне дөрес тотуга игътибар юнәлтергә кирәк?

Җавап: Сөякләр бик сыгылмалы, эластик гәүдәне дөрес тотмасаң ( кәкерәеп, бөкерәеп йөрсәң) ул шул халәткә бик тиз кереп , шул килеш сакланырга мөмкин.

Сөякләр нык булсын өчен көндәлек туклануга кальций, фосфор җитәрлек керергә тиеш. Моның өчен рационда творог, сөт, диңгез продуктлары булу бик мөһим. Ә кальций үзләштерелсен өчен Д витамины булуы мөһим. Ул йомырка сарысы , балык мае составында күп.

3.3 Сөякнең эчке төзелеше.

А) Төркем чыгышы

Б) Видео

Укытучы: Сөякләрнең юанлыкка үсүе турында тәҗрибә сөйли. Яшь әтәчнең бот сөяген тулысынча кисеп алалар , ләкин сөяк өслеген калдыралар. Берникадәр вакыттан соң сөяк тулысынча үсә. Моннан нинди нәтиҗә ясарга була? Сөяк сөяк өслегенең эчке күзәнәкләре бүлешү хисабына үсә. Сөякләр сынганда да шулай була. Буйга сөякләр сөяк очларында урнашкан кимерчәк хисабына үсә.

  1. Белемнәрне ныгыту.

а) Биологик диктант.

Таблицада сөякләрне күрсәтәсең укучылар аның формасын яза.

  1. маңгай сөяге
  2. кабырга
  3. бот сөяге
  4. беләк сөяге
  5. калак сөяге

      б) Кайсы фикер дөрес рубрикасы буенча эшләү (дәреслек буенча)

      в) Синквейн төзү. (Кыскача теманы ачу)

1. Үткән теманы бер сүз белән генә әйтергә. (сөяк)

2. Сөяк нинди сыйфатларга ия? ике сүз (сыгылучан, каты)

3. Сөяк нишли? 3 сүз (үсә, йөртә, сына)

4. Мәкәл әйтемнәр. (сөяге булса, ите булыр)

5. Сөяккә синоним. (скелет)

        5. Өй эше. (п. 10,46- 47 бит. 1-4 сорауларга җавап)

         6. Билгеләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый урок по биологии 8 класс по теме "Дыхание"

разработка открытого урока в 8 классе по теме "Дыхание" с использованием презентации...

Конспект открытого урока по биологии 9 класс на тему: "Дигибридное скрещивание"

Конспект открытого урока по биологии 9 класс на тему: "Дигибридное скрещивание"...

Конспект открытого урока по биологии 9 класс на тему: "Дигибридное скрещивание"

Конспект открытого урока по биологии 9 класс на тему: "Дигибридное скрещивание"...

Открытый урок по биологии 7 класс: "Береги свою планету- ведь другой на свете нету!"

Урок КВН по зоологи, приурочен году окружающей среды и к неделе экологии в городе....