внеклассное мероприятие по физкультуре (на татарском языке)
методическая разработка (физкультура и спорт) по теме

Ситдикова Равия Рафаэлевна

Внеклассное мероприятие направлено на чествование лучших спортсменов школы. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Һәр көн саен хәерле көн телим,

Аяз көннәр телим илемә.

Биек күкләр телим бөркетләргә,

Һәм иминлек телим илемә.

Хәерле көн димен һәр балага,

Кояшлы көн телим гаиләмә.

Мин матурлык телим яшь кызларга,

Сәламәтлек телим ирләргә.

Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,

Сәламәтлек телим сезгә дә.

Һодай биргән әнә шул байлыкны

Бүләк итегез сез безгә дә.

Укытучы! Синең максат изге –

Белем һәм тәрбия бирү.

Ә белемле булу өчен

Кирәк сәламәт булу.

Хөрмәтле тамашачылар! “Спорт алдынгыларына дан!” дип исемләнгән бәйрәмне башлыйбыз.

Мичән урта мәктәбе спорт алдынгыларын үстерүдә уңышлы эшли. Безнең һәр җиңү туган ягыбызның абруен  күтәрү, Саба ягын батырларга баетуга юнәлтелгән.

Районыма 80 яшь тә тулды.

Юбилеең белән, төбәгем!

Синең даның өчен тырышабыз,

“Сабам” диеп тибә йөрәгем.

        №1  “Саба турында җыр” башкара “Наз” вокал ансабле. Җитәкчесе Хадиева Г.Н.

Җилфер – җилфер итә җилдә байрак,

Сәлам әйтә ерак җирләргә.

Саба ягы, Мичән халкының да

Даны җитсен ерак илләргә.

     №2 РФ Гимны астында флаг күтәргән укучы керә.

     №3 РТ Гимны астында флаг күтәргән укучы керә.

Безнең мәктәп гөрләп тора

Һәркем дә хәрәкәттә.

Спорт белән дус булганга

Килә ул бәрәкәт тә.

Йөзебездән нур бөркелә,

Кулыбыздан һәр эш килә.

Бездәйләр сирәк.

Йөгерәбез, сикерәбез,

Ярышларда сыналабыз

Без спортны яратабыз,

Шәп шул без бигрәк!

         № 4 Спорт алдынгыларын сәламләү өчен сүз мәктәпнең спорт министры Мустафин Рамил Салиховичка бирелә.

Сәламәт бала дибез

Кем соң ул, нинди була?

Бездә менә мондыйрак,

Таныш бул ,тыңлап кара.

Вакытында торасың,

Урыныңны җыясың,

Физзарядка ясыйсың,

Иртәнге аш ашыйсың,

Һәм мәктәпкә атлыйсың.

Ә мәктәптә гел хәрәкәт,

Хәрәкәттә - бәрәкәт.

Хәрәкәтләнеп торгач.

Барыбызга да рәхәт.

 Һәркөн иртән бөтенебез

Ясыйбыз физзарядка.

Башыбыз да, кулыбыз да

Киләдер хәрәкәткә.

   №5 башлангыч сыйныфлар. Иртәнге зарядка.

   № 6  нче сыйныф укучылары, бию.

Мичән дигән бер авылда

Гүзәл җирдә, бәхет эчендә

Баһадирдай көчлеләр күп үскән

Спорт белән шөгыльләнеп гомер кичкән.

Спорт белән дуслашканнар

Читтә калмаганннар бер ярыштан

Турникларда оста күтәрелеп

Мускулларын яхшы ныгыткан.

  № 7 Сезнең каршыда Турникта тартылу осталары. Алкышлап каршы алыгыз!

№8 Җырлый Әлфис Сафин “Эх, физкультура

Сәламәтлек – иң зур байлык-

Кирәк кадерен белергә.

өйдә генә утырмыйча,

Түгәрәккә йөрергә.

Спорт белән бездә проблема юк
Без аны яратабыз.
Физкультура өчен һәрчак
мәктәп  белән җан атабыз.
Төрле кирәк- яракны без
Сумкага тутырыбыз.
Шул сумкаларны күтәреп,
Мускулны ныгытабыз.
Мәктәптә без күп язабыз
Кулларыбыз нык арый
Ял иттереп алу өчен
Түгәрәкләр  бар ярый.

Рамил Салихович җитәкләгән волейбол түгәрәге нәтиҗәле эшләп килә. Декабрь аенда Нургалиев Әсретдин мингалиевич истәлегенә багышланган район ярышында кызлар командасы 3 урынны, егетләр командасы 2 урынны яулады.

  №9  Волейбол командасын каршы алыгыз!

Герләр җиңел була алмый

Күтәрергә кирәк нык беләк.

Ярышларда җиңеп чыгар өчен

Техникасын яхшы белү кирәк.

2013 елгы Универсиадага

Әзер булыр барчабыз.

Бик тырышып әзерләнсәк,

Без дә артта калмабыз.

Дигән якты өметләр белән яши гер күтәрергә оста егетләребез.

   Алар юкка гына өметләнмиләр. 2011 елда гер күтәрү спартакиадасының район турыннан зур җиңүләр яуладылар.

9 класстан

   Ш. Булат – 1 урын

   Н. Венер – 1 урын

   З.Дамир – 2 урын

   Ш. Искәндәр – 2 урын

8 класстан

   М. Фирзәр – 2 урын

7 класстан

   А.Айнур – 2 урын

11 класстан

   Г.Алмаз – 3 урынга лаек булды.

№ 10 Гер спорты алдынгыларын каршы алыгыз.

№ 11 Җыр  

Ишеткән бар – чын егетләр

Спорт белән чыныга.

Ни кызганыч, кайберәүләр

Аңламыйлар шуны да.

Менә безнең укучылар

Спорт белән дуслашты.

Укуда да сынатмыйлар –

Мактала һәрбер кеше.

Егетләр җирдән этелә,

Кызлары да бик җитез.

Алар эшләп күрсәтерләр

Ә сез санап торыгыз.

№ 12 Оджимание һәм скакалка

 Безнең якта көчлеләр дә,

Көрәшчеләр бихисап.

Шулай булмый, Мичән ягы –

Спортка тартылган як.

Анда көрәш түгәрәген

Җитәкли Инсаф абый.

Өч авылда өч түгәрәк

Малайлар арттан калмый.

Чын көрәшче булу өчен

Сәламәт булу кирәк.

Көндәшеңне егар өчен

Шактый тырышырга кирәк.

Хезмәт яратырга кирәк,

Чыныгу кирәк безгә.

Спорт белән дус булыйк без,

Бер ел түгел, гомергә.

Көрәш түгәрәгенең озак еллар эшләве куанычлы нәтиҗәләргә китерде. Мәктәптән татарча көрәш буенча ___ Республика чемпионы чыкты. Укучыларыбыз район,  районара ,республика ярышларның , Сабан туйларның батыры.

 №13  Мичән көрәшчеләрен каршы алыгыз.

Яшәр өчен бәхет кирәк.

Сабырлык, әдәп, сәләт.

Дөньяң гел түгәрәк булыр,

Булсаң әгәр сау – сәламәт.

Аякларың йөгереп торса,

Күрсә күңелең күзе.

Башың бик яхшы эшләсә,

Бу – бәхетнең нәкъ үзе.

Шахмат – кызык уен,

Уйный белеп уйнасаң.

Җиңеп була, көндәшеңнән

Алданрак уйласаң.

 Шахмат түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз районыбызның  Икшермә базасында оештырылган лагерьдан призлы урыннар яулап кайттылар.

М. Назыйф -     урын

К.Венера -    урын

С. Илмир -   - урын

П: Шах һәм Мат! Уен тәмам1 Ниһаять – беренче җиңү.

Г: Әфәндем, сез инде шактый уйнарга өйрәндегез.

Рөхсәт итсәгез, мин китәр идем. Сез хәзр үзегез теләгән кеше белән уйный аласыз.

П: Ә нигә, монда күңелсезмени?

Г: Минем бүтән илләр күрәсем, башкаларга да бу уенның серен ачасым килә.

Зинһар. Мине җибәрегез! (баш ия)

П: Ярый алайса, китә аласыз. Ә бүләккә ни телисез, шуны сорагыз.

Г: ярый, әфәндем. Менә шахмат тактасына карагыз әле. Анда 64 шакмак бар. Сез шуның бер шакмагына – 1, икенчеченә - 2, өченчесенә 4 бодай бөртеге бирерсез

П: Мин риза, бар, казначейга әйт, кирәк кадәр бодайны тутырып бирсен. Тагын бер капчыкны өстәп тә тутырсын.

Кызлар башкаруында гимнастик күнегүләр, бию.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие по физкультуре "Моей Елабуге 1000лет"

Основная цель этого мероприятия- это популяризация различных видов спорта, вовлечение учащихся в регулярные занятия спортом, реклама оздоровительных центров и комплексов, спортивных школ с целью вовле...

Внеклассное мероприятие по физике на татарском языке "Большие гонки"

Внеклассное мероприятие по физике на татарском языке "Большие гонки"...

Разработка внеклассного мероприятия по физике на татарском языке "Эрудитлар конкурсы"

Разработка для внеклассного мероприятия на татарском языке...

Внеклассное мероприятие по физкультуре "Мама, папа, я спортивная семья"

Внеклассное мероприятие по физкультуре для студентов и их родителей...

Сценарий внеклассного мероприятия по технологии на татарском языке

Сценарий  внеклассного мероприятия на татарском языке...

Внеклассное мероприятие по ОРКСЭ на татарском языке на тему: «Исем туе, бәби мунчасы, бәбинең беренче чәчен алу йолалары һәм алар белән бәйле ырымнар» («Традиции имянаречения, первой бани для младенца, первой стрижки волос и связанные с ними ритуалы и пре

Методическая разработка внеклассного мероприятия по ОРКСЭ с привлечением родителей на татарском языке «Традиции имянаречения, первой бани для младенца, первой стрижки волос и связанные с ни...