"А ну-ка, парни!"
методическая разработка по физкультуре (8, 9 класс) на тему
Разработка спортивного мероприятия "А ну-ка, парни!"
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 57 КБ |
Предварительный просмотр:
“Ягез әле, егетләр!” бәйгесе 19.02.2016
Уенда катнашучы егетләребез:
Бөркетләр командасының
1 Шук,хәрәкәтчән, ярдәмчел егетебез-Илдар 2 Тырыш, чибәр, спортка мөккибән китүче егетебез - Зөлфәт
3. Эш сөючән, тырыш егетебез-Марат
4. Шаян, юмор остасы егетебез- Рөстәм
Батырлар командасының
1.Тыйнак, бөтен эшне үзе белеп башкаручы егетебез – Булат
2. Бик кызу, тиз кызып китүчән ,уңган егетебез –Рәсил
3. Җавплы, ярдәмчел,тырыш егетебез-Илмаз
3. Төгәл ,чиста,пөхтә егетебез - Рамазан
Кирәкле әйберләр:хәрефләр,пычак,бәрәңге, газета,,савыт,кәгазь битләре самолет ясарга,2 кыршау ,капчык 2, 2 курчак,чүпрәк, 2кәгазь бите, 2карандаш,
алып баручы: Хәерле көн, барыгызга да! Бәйрәм белән сезне кадерле, ир-егетләр,укытучылар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезгә бәхет-шатлык, укуыгызда зур уңышлар телибез. Тормышыгызның күге февраль ае сыман карлы да, күңелле дә, йолдызлы да булсын. Буранлы көннәрегездә, сагышлы төннәрегездә күңелегез күтәренке, саулыгыгыз нык, йөрәгегез кайнар булсын.
алып баручы: Күңелегез булсын тыныч, аяз,
Якты хисләр сезне биләсен.
Өмет белән көтеп яшәгез
Яңа сөенечләр киләсен.
алып баручы : Шушы бәйрәм кебек ямьле булсын
Яшәр елларыгыз агышы.
Дәрт-дәрманлы булсын хыялыгызның
Яшәр өчен канат кагышы.
алып баручы: Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан оештырылган “Ягез әле, егетләр!” бәйгесен башлап җибәрергә һәм хөрмәтле жюри әгъзалары белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез:
1) Нәбиуллина Н.Г.
2) Сираева Л.И.
Ә хәзер бар да әзер, бүгенге бәйгедә катнашачак егетләребезне залга чакыра да алабыз. Рәхим итегез егетләр.(егетләр чыгып баса)
алып баручы: Бу бәйгедә тәүге тапкыр,
Чыктыгыз сез каршыга.
Уңганмы сез, зирәкме сез?
Сыналырсыз җыр-моңда.
алып баручы: Яратырбыз, алкышларбыз.
Хәер-фатиха бездән.
Һәркем монда җан атып,
Җиңү көтә бит сездән.
алып баручы: Яхшы,молодцы! Бәйгебезне башлап җибәрәбез. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Бүген без сезнең төрле өлкәдәге һөнәрләрегезне сынарбыз. Бәйгебезнең турлары да теге яки бу һөнәрләр белән бәйле һәм шулай исемләнә дә.
алып баручы: I турыбыз “Юмор остасы” дип атала. Бу турда сезнең шаянлыгыгыз, тапкырлыгыз сыналачак. Сезгә хәрефләр бирдек. Мин сезгә сораулар бирәчәкмен, ә сез шул хәрефкә башланган кызыклырак сүз белән җавап бирергә тиешсез.
(И, Ю, Б, М, П, Т, С,Л)
алып баручы: 1) Исемең ничек? Ул нәрсәне аңлата?
алып баручы: 2) Кайсы авылда тугансың? Ничәнче елда?
алып баручы: 3) Бүген иртә белән торгач нәрсә ашадың?
алып баручы: 4) Өйдә нинди хайван тотасың?
алып баручы: 5) Кызларга нинди матур сүз әйтеп эндәшәсең?
Алып баручы: 6)ничәнче сыйныфта укыйсың?
Алып баручы: 7) Гаиләдә ничәү?
Алып баручы: 8) яраткан чәчәгең?
Ярар, моны да башкарып чыктыгыз. Сез бик тапкыр икән.
алып баручы: II турыбыз “Галим” дип атала.
Уеңны уйдырып сал
Фикерең анык булсын.
Галимлеккә барганда,
Юлларың синең уңсын.
алып баручы: Егетләрне хәзер зирәклектә сынап карыйк. Хәрберегезгә 1 әр сорау бирелә, сорауларга тиз-тиз генә җавап бирергә кирәк. Башладык.
- Татар халкында язны каршылау бәйрәме? (Нәүрүз)
- Казан Кремле янында кемгә һәйкәл куелган? (М.Җәлилгә)
- Татар халкында ураза тоту ае ничек атала7 (Рамазан)
- “Туган тел”җырының сүзләрен Г.Тукай язган, көе кемнеке? (Халык)
- Татарстанда кайсы шәһәрдә сәгать заводы бар? (Чистай)
- “Шүрәле” әкиятенең авторы? (Тукай)
- Татар халкында җәй башында нинди бәйрәм үткәрелә, исеме кайдан алынган? (Сабантуй)
- “Рөстәм маҗаралары” повестеның авторы? (Гадел Кутуй)
- Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган татар кешесе? (Газинур Гафиятуллин)
- Татарстанда чыга торган популяр журналларны әйт. (“Мәгариф”, “Ялкын”, “Идел”, “Сөембикә”, “Салават күпере”, “Мирас”, “Казан утлары” һ.б.)
алып баручы: Егетләрне сынап карыйк
Аш-су өлкәсендә дә.
Аларга көч биреп торыйк
Бәрәңге әрчегәндә.
алып баручы: Киләсе турыбыз “Повар” дип атала. Егетләргә тиз, чиста һәм кабыгын юка итеп бәрәңге әрчергә кирәк.(Пычак, бәрәңге, газета бирү) Бер, ике, өч.. башладык.
алып баручы: Алдагы турыбызны “Нәфис сүз остасы” конкурсыбызны башлыйбыз.
Сөйләр сүзләр бик күп алар,
Иренмичә сөйләсәң;
Озын сүзнең кыскасы шул,
Күп яшәргә теләсәң:
Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.
(Ф.Кәрим)
алып баручы: Сезгә хәзер шушы матур, мәгънәле шигырьне – Ф.Кәримнең шигырен сәнгатьле итеп сөйләргә кирәк булачак. Әмма ул сез дәресләрдә күнеккән гадәти генә сөйләү булмаячак, сезгә төрле ситуацияләр бирелә. Сез шул ситуациягә яраклашып, шул вакытта кичергән халәтне мөмкин кадәр ышандырып сөйләргә тиеш буласыз (төрле ситуация язылган карточкалар сайлап алалар)
Ситуацияләр:
1) телефон аша серләшү
3) микрофон эшләмәгән зур залда сөйләү
4) нәфрәтләнеп, орышып сөйләү
5) үлем алдыннан
6) кемне дә булса бәйрәм белән котлап
7) ата-аналар җыелышында директор сөйләме
8)елаган бала кебек
Табышмаклар
- Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? (Авыз)
- Нинди савыттан эчеп булмый? (Буш)
- Кайсы ай календарьда юк? (Һавадагы ай)
- Сыер судан чыккач нишли? (Коры җиргә баса)
- Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый? (“Йоклыйсыңмы?”)
- Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма? (Имәндә алма булмый)
- Су кайда коры була? (География картасында)
- Сыер ни өчен ята? (Утыра алмаганга)
- Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли? (Йоклый)
- Бер кеше утырып тора ди. Ул торып китсә дә, син аның урынына утыра алмыйсың. Ул кеше кайда утыра? (Синең тезеңдә)
алып баручы: Чираттагы ярышыбыз
Спорт өлкәсеннән булыр.
Отжимание ясарсыз
Кызлар исеме әйтеп.
алып баручы: Сезгә хәзер отжимание ясарга кирәк булачак, кем күпме булдыра. Һәр отжимание саен кызлар исеме әйтергә кирәк, исемнәр кабатланмаска тиеш.
“Мин яхшы очучы” уены
Ә хәзер балачакның күңелле мизгелләрен искә төшереп үтәбез. Менә бу кәгазьләрдән самолетлар ясарга кирәк.
Самолетларны очыртырга һәм кыршау эченә кертергә кирәк. Кайсы команданың ничә самолеты кыршау эченә керә?
Капчык киеп йөгерү
Капчык киеп йөгереп
Җиңүче булып була. Егылмыйча йөгерсәң, Беренче булып була. Күзең белән кара син, Күңелең белән уйла син Ашыгып йөгерәм диеп, Ялгышып егылма син.
Турникта күтәрелү.
Йөгерекләр,җитезләр Кем өлгер,чыдам,елгыр Кем күбрәк күтәрелер Шул бездә алда булыр.
Мин яхшы әти булырмын.
Гаиләнең терәге- ир-ат,әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше- гаилә башлыгы.Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да.Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Якын кешеләребезне, әтиләрне 23 февраль Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Исәнлек,саулык,бәхет,шатлык телибез
Курчак киендерү
“Чемпион портреты”.
Һәрберегез спортны ярата, спортка битараф түгелдер. Телевидениедан көндәлек спортчыларыбыз белән танышып барасыздыр. Хәзер сез чемпионнарыбызның портретларын ясарга тиеш буласыз.
Һәр командага стенага бит беркетелгән. Уенчылар чиратлашып кеше фигурасының бер өлешен ясыйлар. Беренче уенчы баш өлешен(хоккеист), икенчесе гәүдә(биатлонист), өченчесе кул (теннесист), дүртенчесе аяк(футболист) өлешләрен ясыйлар. Кайсы тизрәк биремне үти ,шул җиңүче була. Рәсемнең сыйфаты исәпкә алына.
алып баручы: Изге теләк белән барыгызга
Тәмамлана бәйрәм кичәбез.
Туар көннең кадерен белеп,
Гел шатланып яшәгез.
алып баручы:
Халык телендә “кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр ватанны“, диләр.Сезнең кебек егетләр булганда ил хур булмас.
алып баручы:
Эзе калсын керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең кулыңнан.
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан!
алып баручы:
Һәр адымыңда синең туры акыл,
Көчле йөрәк эзен күрсеннәр.
Кылыч белән түгел, турылык һәм
Чынлык белән көчле кешеләр.
алып баручы:
Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең, маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга.
алып баручы:
Утта булган балчык кире купмас,
Эштә булган тимер тутыкмас.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас.
Йомгаклау өлеше.
алып баручы:М.Җәлил “Бер үгет” шигыре белән кешелеклелек, ирлек турында бик тирән мәгънәле фикерләр әйткән. Сез дә намус белән, тугрылык белән яшәрсез һәм хезмәт итәрсез дип ышанып калабыз, уңышлар сезгә. Хәзер җиңүчеләрне билгеләү өчен сүзне жюри әгъзаларына бирик.
Барыгызга да рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Знаете, каким он парнем был?
Издавна далекий и неведомый мир космоса представлялся человеку царством безмолвия. И вот апрельским днем 1961 года космос заговорил! Заговорил по-русски! Можно сказать, что тогда вся наша планета с во...
Конкурс "А ну ка, парни!"
Конкурс...

Серия презентаций логопедических упражнений по теме "Парные по глухости - звонкости согласные звуки и буквы"
Слайды презентаций в программе Power Point это удобный и результативный способ предоставить ребенку возможность с интересом выполнить то или иное логопедическое упражнение. Презентация со...
"Каким он парнем был"
Данный сценарий может использоваться для проведения классных часов по теме "Афганская война" и для проведения общешкольных мероприятий ко Дню вывода советских войск из Аф...

Спортивно-массовое мероприятие "А ну-ка, парни!"
Полная разработка спортивно-массового мероприятия, посвященное Дню защитника Отечества. В раздел включены план, положение о мероприятии, сценарий, грамоты, автоматизированные протоколы.Авторами являют...
Конкурс "А ну-ка, парни!"
Конкурс для мальчиков 5-6 класса к Дню защитников Отечества....

Внеклассное мероприятие к 23 февраля "Парни, парни - наша сила"
мероприятие спортивного характера....