Информационные технологии обучения на уроках английского языка
статья по английскому языку на тему

Садыкова Гульнур Галимзяновна

Алфавит, төсләр, саннар, балалар җырларына караган төрле ресурслар- видеоязмалар дәрескә яңа төсмер бирә, белем алуны шатлыклы итә.  Шулай ук, “Enjoy English “ дәреслеге(авторы Биболетова) өчен махсус төзелгән комьютер программалары тел өйрәнүдә зур ярдәмлек булып тора.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Информационные технологии обучения на уроках английского языка

Садыкова Г.Г., учитель английского языка

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново – Арышская СОШ» Рыбно - Слободского муниципального района РТ       

   Бүгенге уку-укыту процессы укытучылар алдында яңа педагогик технологияләргә таянып эшләү, уку-укыту эшендә аларның барысын да теге яки бу дәрәҗәдә куллану максатлары куя. Шулар белән бергә, заман алга барган саен,  иң әһәмиятле урынны заманча технологияләрнең берсе булган компьютер алып тора.Аны дәресләрдә куллану торган саен үсә, камилләшә бара.

   Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәресләребездә инновацион технологияләр кулларнып эшләргэ тиеш. Нәрсә соң ул инновация? Инновация- латин сүзе. Безнең телгә тәрҗемә итсәк, “яңарту, яңалык, үзгәртү” дигәнне аңлата.Педагогик инновация-ул укучыны укыту һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдергән үзгәрешләр.

   Мәгариф оешмаларын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендәге өстенлекле юнәлешләрнен берсе. Шунлыктан мәктәпләр интерактив такталар, мультимедия проектларыбелән җиһазлана, дәресләрдә копьютер кулланыла.

   Төрле фән дәресләрендә, шул исәптән инглизтеле дәресләрендә дә мөгаллимнәр әлеге технологияләрне торган саен киңрәк һәм нәтиҗәлерәк кулланалар. Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый, һәм, әлбәттә , аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Компьютер куллану дәресләрне кызыклырак, җанлырак итә.  Информацион технологияләрне куллану , баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә.

   Инглиз теле дәресләрендә мәгълүмати тенологияләр куллануның өстенлеге бәхәссез. Бу ярдәмлекләр дәреснең төрле этапларында кулланылып, яңа материалны өйрәнү, алган белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү, тикшерү, тыңлап аңлау, укучыларның монологик һәм диалогик сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерүдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.  Мәсьәлән, башлангыч сыйныфлар өчен Алфавит, төсләр, саннар, балалар җырларына караган төрле ресурслар- видеоязмалар дәрескә яңа төсмер бирә, белем алуны шатлыклы итә.  Шулай ук, “Enjoy English “ дәреслеге(авторы Биболетова) өчен махсус төзелгән комьютер программалары тел өйрәнүдә зур ярдәмлек булып тора. Һәр дәрес материалының сөйләм телен үстерү һәм авазларны дөрес әйтергә өйрәтүне үз эченә алган, матур бизәкле рәсемле видео һәм аудио язмалар кече яшьтәге мәктәп укучыларның игътибарын тупларга, активлыгын, кызыксынуларын арттырып, программа материалын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итәләр.

   Урта һәм югары сыйныфлар өчен дәресләрне нәтиҗәле итүдә дә материалларны күп табарга мөмкин. Яңа сүзләрне өйрәнү, белемнәрне ныгыту һәм кабатлау өлешендә аудиоязмалар, монологик һәм диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерүдә төрле тематикага караган рәсем, картиналар һәм ситуацияләрне кулланып була.

   Белемнәрне үзләштерү яки гомумиләштерү, камилләштерү  дәресләрендә презентацияләр куллану уңайлы. Презентацияләрдән шулай ук,  мероприятиеләр, кичәләр, өстәмә белем бирү дәресләрендә (түгәрәкләр) дә файдалану отышлы. Мондый чараларга ул җанлылык һәм төгәллек өсти. Шул ук вакытта, бу эшләрне укучыларның үзләренә өй эшләре, иҗади эшләр буларак та тәкъдим итәргә була. Укучылар аларны кызыксынып һәм яратып башкаралар. Мәсьәлән, темалары: “Seasons”, “Animals in our life”, “My family”.

   Белемнәрне тикшерү өлешендә тестлар куллану уңайлы. Аларны укучылар да яратып башкара.  Интернет челтәрендә аларның төрлесен (артикль, саннар, сүз ясалышы, сыйфат дәрәҗәләре, фигыль формалары темасына караганнарын) табарга була. Тикшерү эшләрен он- лайн режимда эшләү мөмкинлеге дә бар.  

   Укучыларның белем алуга омтылышын, тел өйрәнүгә теләкләрен арттыру максатыннан төрле уеннар файдалану кызыклы. Мәсьәлән, “Охшаш мәгънәле сүзне тап”, “Вакыт күпме”, “Кибеттә” уеннары мавыктыргыч һәм кызыклы. Тиешле лексиканы кабатлау белән беррәттән, укучылар орфография күнекмәләрен дә ныгыталар, билгеле бер вакыт эчендә күбрәк балл җыярга да тырышалар.

   Дәрестә кулланылган теләсә нинди визуаль мәгълүматның уңай нәтиҗәсе бар. Һәрбер укыту чарасы дәрес материалын үзләштерүгә этәргеч бирә. Шулай да мондый чаралар кулланып үткәрелгән дәресләр гадәти, укучы өчен дә, укытучы өчен дә кулай  булырга, тышкы бизәкләре белән укучы дикъкатен читкә юнәлдермәскә тиеш.

   Дәрестә комьпютердан файдалану максатчан һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Укытуның башка нәтиҗәлерәк чараларын эшкә җигү мөмкин булганда, компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел. Башка укыту ысуллары белән чагыштырганда югарырак нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге булганда гына мәгълүмати технологияләргә мөрәҗәгать итү мөһим .

   Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен  оештырырга мөмкинлек бирә. Инглиз теле укытучысы буларак, мин үзем укыта торган дәресләрне мавыктыргыч, нәтиҗәле итүдә, уку сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда, Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Современные интерактивные педагогические технологии обучения на уроках английского языка

Данная презентация показывает взаимосвязь современных задач образования и интерактивных методов работы на уроках иностранного языка...

Информационные технологии обучения на уроках английского языка.

В данной статье автор рассматривает влияние компьютерных технологий в образовательном процессе. Использование компьютерных технологий способствует развитию познавательных, информационных и коммуникати...

Современные интерактивные педагогические технологии обучения на уроках английского языка. Технология «Ролевая игра».

Существует несколько интерактивных педагогических технологий, реализуемых на уроках английского языка, например технология "ролевая игра"...

Инновационные технологии обучения на уроках английского языка

Требования к выпускнику колледжа-будущему молодому специалистуПроектная деятельность и деловая игра...

Использование современных технологий обучения на уроках английского языка. Проектное обучение

Использование современных технологий обучения на уроках английского языка. Проектное обучение...

Интеграция педагогических и информационных технологий в проектировании урока английского языка

Применение контекстного обучения, основы для интеграции различных видов деятельности на уроке английского языка...

Конспект урока по теме «Использование современных технологий обучения на уроке английского языка по теме Хобби»

Конспект урока по теме «Использование современных технологий обучения на уроке английского языка по теме Хобби» Rainbow English 5 класс...