Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау
методическая разработка (6 класс) по теме

Шакирова Лейсан Мансуровна

6 класста сыйфат темасын кабатлау

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syyfat_tema.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

(6 сыйныфта татар теле дәресе)

Ләйсән Шакирова.

Арча районы Өчиле урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат: сыйфат темасы буенча белемнәрне искә төшерү, системага салу,практик куллана алуларына ирешү;компьютер технологиясе кулланып,укучыларның белемнәрен бәяләү;

сәнгатьле уку, грамоталы матур язу  күнекмәләрен үстерү;

Г.Тукай иҗатына карата кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Тукай портреты,”Шүрәле” поэмасына иллюстрацияләр,презентация,сүзлекләр,перфокарталар, компьютер  өчен   тест.

Кулланылган методлар һәм алымнар: эзләнү,күзәтү,әңгәмә,дәреслек белән эшләү.

Кереш  өлеш.

Хәерле көн , укучылар.Без бүгенге  дәрестә сыйфат темасы буенча алган белемнәребезне искә төшерербез һәм ныгытырбыз.

Төп өлеш.Белемнәрне ныгыту.

(Аудиоязма).

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл –Кырлай диләр;

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр,- дип башланып китә сөекле шагыйребез Г.Тукайның  без бик яратып укыган  поэмасы. Ул  нинди поэма, укучылар?

-“Шүрәле” поэмасы.

-Бик дөрес.Без бүген сезнең белән “Шүрәле” әкияте  буйлап сәяхәткә чыгарбыз.Дөресрәге,поэмадагы  сыйфатларны табып,аларны анализларбыз,төрле биремнәр үтәрбез.

Сез әзерме?Хәерле сәгатьтә!

Экранга карыйбыз.

1 слайд.

Ул авылның,- һич онытмыйм,-һәр ягы урман иде,

Ул болын,яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы? Дисәң,зур түгелдер,бу авыл бик кечкенә,

Халкының эчкән суы бик кечкенә –инеш кенә.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы,һичшиксез,җыярсың бер чиләк.

1 бирем.  Өзекне сәнгатьле укырга, сыйфатларны табып әйтергә.

2 бирем. Аларны сыйфатланмышлары белән дәфтәрләргә язып алырга.

2 слайд.

Ак, кызыл, ал,кара, сары.

3 бирем.Әлеге сыйфатларны дәрәҗәләргә куеп языгыз.

4 бирем.Шушы  сыйфатларны кулланып, урман турында кечкенә текст төзегез.

(Берничә укучыдан сөйләтү)

5 бирем.Перфокарталар белән эш.

Айлы

Кара кашлы

Калын

Кәп-кәкре

Җәйге

Карт

Нәп-нәзек

Тамыр

Ясалма

Парлы

Тезмә

Кушма

3 слайд

6 бирем. Тиешле сыйфатларны куеп күчереп язарга.

Бик ... булганга,монда җен-пәриләр бар диләр. ...  ... ...  кичтә бу авылның бер Җегет киткән урманга утынга ялгызы,бер ат җигеп. .... төннең  гадәтенчә төн бераз ... икән. Тукта,чү! ..  .. әллә нәрсә кычкыра. Гадәтем:...кешеләрне кытыклап үтерәм.Шунда бар ич ... ... һәм .. ...бер бүрәнә.

Сыйфатлар: ямьсез тавышлы, бик юан, куе, ялгыз,җәйге, бик озын,бик матур бер айлы,салкын.

7 бирем. Сыйфатларның антонимнарын табарга.

4 слайд.

Нәрсә бу? Качкынмы,җенме? Йә өрәкме,нәрсә бу!

Кот очарлык,бик килешсез,әллә нинди нәрсә бу!

Борыны кәп-кәкре-бөгелгәндер тәмам кармак кеби;

Төз түгел куллар,аяклар да-ботак-тармак кеби. 

 8 бирем.Өзекне сәнгатьле укырга,сыйфатларны табып,аларның синонимнарын әйтергә.

5 слайд.

Кариэм,күрдеңме инде яшь Җегетнең кармагын!

9 бирем. Яшь сыйфатына морфологик анализ ясарга.

10 бирем

 Компьютерда ТЕСТ  эшләү

1.Сыйфат предметның.... белдерә.

а) исәбен; ә) исемен; б) билгесен.

2.Сораулары:

а) нинди,кайсы? ә) нишли? б) кем? нәрсә?

3.Бик төз сыйфатының дәрәҗәсе

а) кимлек;ә) артыклык; б)гади.

4.Мәрхәмәтсез ясалышы ягыннан нинди сыйфат?

а) ясалма; ә) тамыр;б)парлы.

5.Явыз сүзенең синонимы

а) усал; ә) яхшы.

6.Җүләр сүзенең  антонимы

а) тиле; ә) акыллы.

(Тестларны компьютер бәяли)

Йомгаклау.

Укучылар,менә без сезнең белән иге-чиге булмаган Кырлай урманнарын күреп, Шүрәле,Былтыр белән очрашып кайттык.Бик күп эшләр башкардык,белемнәребезне тикшердек. Тукай бабабыз безгә искиткеч матур һәм мавыктыргыч әсәр бүләк итеп калдырган.Күреп торасыз,поэма сыйфатларга бик бай.Без әле аны тирәнтен тикшереп бетермәдек.Шушы биремнәрне үтәгәндә игътибар иттегез микән,ясалышлары ягыннан нинди сыйфатлар очрамады?

-Кушма сыйфатлар очрамады.

Бик дөрес.Кушма сыйфатлар юлын перфокартада буш калдырдык.

Дәресебез тәмамланып килә.Хәзер әдәби әсәрләр укыган вакытта үзебез өйрәнгән җөмлә төрләрен күзәтеп барырсыз дигән өметтә калам.

Өйгә эш бирү.

“Шүрәле” поэмасыннан сыйфатларның исемләшү күренешенә мисаллар язып килергә.

Кулланылган әдәбият:

1.Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе.-Казан: “Мәгариф”нәшрияты,2006.

2.Харисова Ч.М. Татар теле анализ үрнәкләре.-Казан:”Мәгариф” нәшрияты,2009.

3.Галиуллин К.Р.,Раскулова Р.И. Татар теленең орфографик сүзлеге.-Казан:”Мәгариф”,2010.

4.Гыймадиева Н.,Галләмова Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы.-Казан.”Гыйлем” нәшрияты,2008.

5.Тукай Г. Шүрәле.-Казан.”Мәгариф” нәшрияты,2001.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Сан темасын гомумиләштереп кабатлау

Татар төркемендә үткәрелгән дәрес....

"Сан" темасын гомумиләштереп кабатлау.

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе "Сан" сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау....

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау (дәрес-уен)

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау(дәрес-уен)...

ачык дәрес план-конспекты "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау"

Сыйфат темасын үткәннән соң үткәрелгән, "Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау" дәрес план-конспекты...

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау....