"Тамчы-шоу" Интеллектуаль бәйге
методическая разработка (6 класс) по теме

Шакирова Лейсан Мансуровна

Г.Тукайның тормышы,иҗаты буенча

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamchy-shou__dokument_microsoft_office_word.docx21.18 КБ

Предварительный просмотр:

“Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә”

Г. Тукай юбилеен каршылап...

 (интеллектуаль  бәйге)

Ләйсән Шакирова

Арча районы Өчиле урта гомуми белем мәктәбенең 2 нче категорияле  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

“Еллар үткән...Ләкин син  һаман яшь,

Син Һаман сау безнең күңелдә...”

                                                      (Хәсән Туфан)

Максат:Г.Тукайның 125  еллыгын искә алу,аның тормышы,иҗаты  турындагы белемнәрне                                                          системага салу;

фикерләү сәләтен,хәтерне үстерү;

 шагыйрнең тормыш юлы һәм  иҗатына   кызыксыну уяту.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты ,китапларыннан төзелгән күргәзмә; Тукай турында истәлекләр,презентация.

Хәерле көн, кадерле укучылар,хөрмәтле укытучылар.Без бүген , язның иң матур бер көнендә,

сөекле шагыйребез,авылдашыбыз Г. Тукайның туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.

Быел аның 125 еллыгы!

 Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы,яшәү көче бөркеп ,җирне , күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның  шигырьләре,моңлы бер җыр кебек,  гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә,еларга,да,көләргә дә,уйланырга да мәҗбүр итә.

Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе,Су анасы,Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә.”Туган тел”е  ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә,”Туган авыл”ы  газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.

Без бүгенге бәйгебездә  шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты  турындагы  белемнәребезне искә төшерербез һәм ныгытырбыз.

Бәйгедә 7 сыйныф укучылары үзара көч сынашачак.

   (Жюри билгеләү)

Бәйгебезне башлыйбыз

1 тур. “Хәерле көн!”

Шарты: командалар  бер-берсен сәламлиләр .

(Командаларга  , үзләренә исем итеп , Тукай әсәрләрендәге  геройларны сайларга мөмкин. Жюрига бу  турда укучыларның сәнгатьле сөйләмен,артистлык сәләтен исәпкә алырга кирәк булачак)

2 тур. “Кем беренче”

Шарты: сорауларга кайсы команда беренче һәм дөрес  җавап бирә.

Сораулар:

1.Г.Тукай ничәнче елда һәм кайсы числода туган?   (1886ел,26 апрель.)

2.Г.Тукайның туган авылы.   (Арча районы Кушлавыч авылы.)

3. .Казанда Габдулла кемнәр гаиләсендә тәрбияләнә? (Мөхәммәтвәли,Газизә гаиләсендә.)

4.Өчиле авылы белән шагыйрьне  нинди җепләр бәйли? (Әнисе Өчиле авылыннан.)

5.”Дөньяга күзем ачылган урын “ дип,Габдулла кайсы авылны атый? (Кырлай авылын атый.)

6. Кырлайда Габдулла кемнәр гаиләсендә тәрбияләнә?  (Сәгъди,Зөһрә гаиләсендә тәрбияләнә.)

7.Г.Тукайны Җаекка кемнәр алдыра? (Апасы Газизә һәм җизнәсе Галиасгар алдыра.)

8.Җаек мәдрәсәсе ничек атала? (“Мотыйгия”)

9.Г.Тукай Казанда кайсы кунакханәдә яши? (“Болгар”)

10.Шагыйрьнең кабере кайда? (Казанда Яңа Бистә зиратында)

11.Тукай премиясе ничәнче елда бирелә башлый? (1965 елда)

12.Ул кемнәргә бирелә? (әдәбиятта,музыкада,сынлы сәнгатьтә идея эчтәлеге һәм художество дәрәҗәсе ягыннан иң күренекле әсәрләр һәм иң яхшы башкаручыга бирелә.)

Милли әдәбиятларның сүз осталары арасында портретларга,рәсемнәргә иң бай булган зат-Г.Тукайдыр.Татар һәм башка милләт рәссамнары тарафыннан аның 5 дистәдән артык портреты эшләнгән.

Тукайга булган мәхәббәт 50 дән артык рәссамны аның балачак ,яшьлек елларын ,иҗатташлары белән булган бәйләнешен,иҗади мирасын һ.б. темаларны яктырткан рәсемнәрен иҗат итәргә рухландырды. Аның берничәсе сезнең алдыгызда.

3 тур. “Картиналар галлереясында”

Шарты: экрандагы картинаны тану. 

1.”Г.Тукай 1908 елда”

2.”Г.Тукайның лирика дәфтәреннән”

3.”Бәләкәй Тукай”

4. “Бәләкәй Апуш һәм Сәгъди абзый”

5.”Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай”

6.”Г.Тукай истәлегенә”

1.Сорау. Картиналар арасында В.Куделькинның сезгә бик таныш булган  картинасы да урын алган.Ул ничәнче сан астында һәм ничек атала?  (4 сан астында  “Нәни Апуш бабасы Зиннәтулла карт белән” дип атала)

2.Әлеге картиналарның берсе “Г.Тукайның лирика дәфтәреннән ” дип атала.Ул ничәнче сан астында  һәм авторы кем?   ( 2 сан астында .Авторы Р.Килдебәков)

Экранда 4 рәссам фамилиясе чыга:

Б.Урманче

Ф.Әминев

Е.Симбирин

Х-М. Казаков

Сорау.  Әлеге фамилияләр арасында Кырлай музей-комплексының авторы да бар.Ул кем?   (Б.Урманче)

4 тур.”Тукай истәлекләре” (Командаларга өй эше итеп бирелде)

Өчиле авылы инде күпме еллар үзендә Тукай рухын , аның истәлекләрен күз карасы кебек саклый.

Алар күп түгел.Шулай да шактый кызыклы һәм әһәмиятле. Чираттагы турның шарты белән укучылар  алдан ук таныштылар.Командаларга  өй эшенә ,әлеге истәлекләр турында кыска һәм аңлаешлы итеп аларның тарихын  язып килергә кушылган иде.Сүзне бәйгечеләребезгә бирәбез.

Экранда фотолар:  ( бу фотолар укучылар сөйләгәндә аерым  күрсәтелә)

Зиннәтулла бабай гаиләсе  яшәгән нигез;

Зиннәтулла бабай  мәчете;

Тукай чишмәсе;

Тукай лампасы;

5 тур. “Блиц-турнир”

Капитаннар ярышы.

1 капитанга.

Шагыйрь Өчиледә соңгы тапкыр ничәнче елларда була? (1911-1912 еллар, кышын)

Шунда язылган 2 шигырен атагыз. (М-н,”Буран”,”Авылда авырып яту”)

Рус шагыйрьләреннән кемнәрне яратып укый?   (А.С.Пушкин ,М.Ю.Лермонтов , Н.А. Некрасов)

Мәдрәсәне тәмамлагач,кайда кем булып эшли башлый? (“ Әлгасрелҗәдит”,”Уклар” журналлары һәм “Фикер” газетасында журналистлык хезмәте башлана)

Ничәнче елда Казанга кайта?   (1907)

Тукайның кайсы шигыре гимн урынына кулланыла?   (“Туган тел”)

“Туган тел”нең 2 че куплетын сөйләгез.

Халык авыз иҗатын файдаланып язылган әсәрләренең берничәсен  атарга.  (“Су анасы”,”Шүрәле”)

 “Шүрәле” балетының авторы кем?   (Ф.Яруллин)                        

2 капитанга

Тукай Өчилегә соңыннан нинди максат белән кайта?    (Дәвалану максаты белән)

Ул кемнәрдә дәвалана?    (Кәшфелкәбир абыйсында)

Рус шагыйрьләреннән кемнәрне үзенең остазлары дип атый? (Лермонтов , Пушкин)

Казанга кайту хыялы тасвирланган шигырьне атарга.   (“Пар ат”)

Казандагы иң якын дусты кем?             (Ф.Әмирхан)

Г.Камал белән нинди журнал чыгара? (“Яшен”)

Балалар өчен язылган ,үзегезгә иң охшаган 2 шигырен әйтегез.

“Бала белән күбәләк” шигыренең 1 куплетын сөйләргә.

 “Тукай маршы”ның авторы кем?           (З.Яруллин)

6 тур- Хәтергә

Экранда Л.Ә.Фәттаховның “Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай” дип исемләнгән картинасы урын алган.

Бирем: игътибар белән карагыз.

Экран каплана.

Сорау: әлеге  картина фонында нинди чәчәкләр бар иде? (Көнбагышлар)

7 тур.” Шигъри мизгелләр”

1.И туган тел,синдә булган....                                                                  

Бирем: Дәвам итәргә.

Җавап:..иң элек кыйлган догам.

                  Ярлыкагыл дип үзем

                   һәм әткәм-әнкәмне ходам.

2.Кылт итеп искә төшәдер намнары , дәүләтләре

Карт бабайларның , моны күрсәң , бөтен сауләтләре.

Ачыла алдыңда тарихтан  театр пәрдәсе:

Аһ!дисең , без ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе.

Сорау:  бу  юллар кайсы әсәрдән?        

Җавап:  “Шүрәле”   

3.Мин әле аурыйм авылда ,

Монда кайттым кыш көне ;

Ял итә монда агайлар,

Җәйдә калган эш көне.

Сорау: кайсы авыл турында сүз бара.?   

Җавап:  Өчиле

4.Мин дә чаптым шунда мөэминнәр  белән.

Мәскәүски якка күз салсам,күрәм:

Сорау: нәрсә күрә?   

Җавап:тәгәрәп юл уртасыннан таш килә-

Таш түгел лә- бер киселгән баш килә.

5.Җил бәрә йөзгә рәхимсез,

Күз ачып булмый карап.

Һәр кара нәрсә бүре,

Һәм һәр   маяк   булды карак.

Сорау:нинди табигать күренеше турында сүз бара?    

   Җавап:буран

Шулай итеп бәйгебез  ахырына якынлашты. Нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез.

(Бәйгегә нәтиҗә ясала,грамоталар тапшырыла.)

3 укучы Хәсән Туфанның “Чәчәкләр китерегез Тукайга” шигырен сөйли.

Кичә “Туган тел”җыры белән тәмамлана.

Кулланылган әдәбият:

1.Рәсүлева З. Тукай эзләреннән .- Казан : Тат.кит. нәшр.,1985.

2.Нуруллин И. Габдулла Тукай.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1979.

3.Габдулла Тукай. Альбом.  Казан.Тат.кит.нәшр. , 1977.

4.Мәгариф.-2006.-№ 4

5.Тукай турында истәлекләр(Төз. Һәм искәрмәләр: И.Нуруллин.)- Казан:Татар.кит.нәшр.,1986.

6.Нуруллин И.,Якупов Р.Тукай турында хатирәләр.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1976.

7.Тукай Г.Әсәрләр.5 томда.1-5 томнар.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1986.

8.Минһаҗева Л.И.,Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты.-Казан-ТаРИХ,2003.

9.Татар әдәбияты тарихы.6 томда. 3т.-Казан:Татар.кит.нәшр.,1986.

10.Тукай Г.Сайланма әсәрләр.- 2 томда.-Казан:татар.кит.нәшр.,2006.-т.2.



 

Комментарии

Гимранова Ләйлә Мидхәт кызы

Миңа бик ошады Сезнең төзегән уеныгыз,башлангычлар өчен дә бик файдалы әйбер бит бу! Бик зур рәхмәт...