Рабочая программа по татарскому языку и литературы для 9 класса, автор учебника Р.З. Хайдарова
методическая разработка (9 класс) на тему

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1.Программа:

“Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар,Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел

2.Дәреслек:Р.З.Хәйдарова ,Р.Л.Малафеева , Р.З.  Шагалиева “Татар теле" 9 нчы сыйныф, Казан, 2008 ел.

 

1992елның 8 нче июлендә “Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле Мәгариф министрлыгында расланган махсус программа буенча укытыла. “Татар теле”-9 кл шушы программага нигезләнеп төзелгән. Татар теле дәресе атнага 2 тапкыр, әдәбият 2 тапкыр үткәрелә. Телгә өйрәтүдә коммуникатив методка өстенлек бирелә.

   Татар теленә өйрәтүнең төп максатыгамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

 

Бурычлар:

Гамәли мксатка ирешү өчен,укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру; татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.

     Гомумдидактик һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен булдыру; татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү; татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү.

     Коммуникатив нигездә татар теленә өйрәтү гомумдидактик принципларга ( фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, белемне ныклы үзләштерү); психологик принципларга ( мотивация булдыру,

укучыларның шәхси-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу); лингвометодик принципларга ( коммуникативлык, комплекслылык, укытуны телдән алып бару, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтү, тел һәм сөйләм күренешләрен сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү, тел күренешләрен концентрик рәвештә урнаштыру һәм этапларын өйрәтү, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу) таянып оештырыла.

     Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә.Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. 9 нчы класста грамматик материал элек өйрәнелгәннәрне кабатлауга корылган, ләкин тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: геграфия, тарих. рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon anlatma_yazuy_9_klass.doc259 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1.Программа:

“Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар,Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел

2.Дәреслек:Р.З.Хәйдарова ,Р.Л.Малафеева , Р.З.  Шагалиева “Татар теле" 9 нчы сыйныф, Казан, 2008 ел.

 

1992елның 8 нче июлендә “Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле Мәгариф министрлыгында расланган махсус программа буенча укытыла. “Татар теле”-9 кл шушы программага нигезләнеп төзелгән. Татар теле дәресе атнага 2 тапкыр, әдәбият 2 тапкыр үткәрелә. Телгә өйрәтүдә коммуникатив методка өстенлек бирелә.

   Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Бурычлар:

Гамәли мксатка ирешү өчен,укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру; татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.

     Гомумдидактик һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен булдыру; татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү; татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү.

     Коммуникатив нигездә татар теленә өйрәтү гомумдидактик принципларга ( фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, белемне ныклы үзләштерү); психологик принципларга ( мотивация булдыру,

укучыларның шәхси-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу); лингвометодик принципларга ( коммуникативлык, комплекслылык, укытуны телдән алып бару, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтү, тел һәм сөйләм күренешләрен сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү, тел күренешләрен концентрик рәвештә урнаштыру һәм этапларын өйрәтү, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу) таянып оештырыла.

     Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә.Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. 9 нчы класста грамматик материал элек өйрәнелгәннәрне кабатлауга корылган, ләкин тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: геграфия, тарих. рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1

Мөстәкыйль сүз төркемнәре: сыйфат, исем

6

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре. Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре.

2

Исем фигыль

3

Исем фигыль кушымчалары төрләнеше

3

Теләк белдерү формалары

2

Барасым килә,эшлисем килә төзелмәләре.

4

Сүз төркемнәре

14

Сан һәм сан төркемчәләре.Алмашлык, алмашлык төркемчәләре.Теркәгечләр.Бәйлекләр.  

5

Кушма җөмләләр

15

Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр турында мәгълүмат бирү.

6

                        Җөмлә кисәкләре.

2

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

7

Фигыльләр.

14

Затланышсыз фигыльләрне аера белү. Ясалышын, төрләнешен ныгыту.

8

Иярченле кушма җөмләләр.

12

Иярченле кушма җөмлә төрләрен дөрес куллануга ирешү.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр (лексик-грамматик минимум яки үзләштерүне тәэмин итү)

                                  Фонетика.

     Аңлый/ белә. Татар теленә генәхас авазларның әйтелешен үзләштерү, татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү, басымның урынын белү, орфоэпик һәм орфографик кагыйдәләрне белү, иҗек калыпларын, иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне белү.

     Куллана белә. Авазларны сүзләрдә,сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү; басымны дөрес кую, гади һәм кушма, хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләрне дөрес интонация белән әйтү.

Актив үзләштерелгән лексик берәмлекләренеңязылышын истә калдыру, иҗек ахырындагы фонетик үзгәрешләрне истә тотып, сөйләү һәм язу. Кушма, парлы, тезмә һәм кыскартылма сүзләрне дөрес яза белү.

                                 Лексика.

   Аңлый / белә.Аралашу темаларына караган лексиканы, алынма сүзләрне, фразеологик берәмлекләр турында төшенчәне антоним, синоним, омонимнарны аера белү. Татар телендә еш кулланыла торган фразеологизмнарның татарча эквивалентын белү.

Куллана белә. Аралашу темаларына караган сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү, сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясый белү, омоним, синоним, антонимнарны, фразеологик берәмлекләрне сөйләмдә урынлы куллану, русча-татарча, татарча-русча һәм башка төр сүзлекләрдән файдалана белү. Фразеологизмнарны дөрес тәрҗемә итү, җөмләләр төзү.

                                Морфология.

Исем.

  Аңлый / белә. Исемнең сорауларын, тартым һәм килеш белән төрләнүен, исем ясалышының төп ысулларын белү. Тартымлы исемнәрне килешләрдә төрләндерә белү, 3төр изафәне тану, аера белү.

  Куллана белү. Текстта һәм сөйләмдә исенәрне табып, килешен әйтә алу, кушымчаларның ялгану тәртибен белү, аңлап уку, кушымчаларын дөрес ялгап, сүзтезмәләр төзү. Тартымлы исемнәрне, изафәне сөйләмдә аңлап куллана белү, тәрҗемә итү.

Сан. Сан төркемчәләре.

  Аңлый / белә. Микъдар, тәртип, җыю, бүлү саннарын таный һәм аера белү. Сан+ исем конструкциясе.

  Куллана белә. Сан+ исем конструкциясен сүзтезмәләрдә, җөәләрдә, сөйләмдә дөрес куллану

Сыйфат.Сыйфат төркемчәләре.

   Аңлый / белә.Сыйфатның сорауларын, дәрәҗә кушымчаларын, иятүче сүз белән килгәндә төрләнмәвен, исемләшүен белү.

    Куллана белә. Текстта һәм сөйләмдә сыйфатны дөрес тәрҗемә итү, сыйфат дәрәҗәләрен ясый белү, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү, сөйләмдә урынлы куллану

 

Алмашлык. Алмашлык төркемчәләре.

    Аңлый / белә. Алмашлык төркемчәләрен танып белү.

    Куллана белә. Зат алмашлыкларын дөрес тәрҗемә итү, килешләрдә төрләнешен белү, фигыль формалары белән яраклаштыра белү, алмашлык төркемчәләрен сөйләмдә, язуда дөрес куллану.

Фигыль.

   Аңлый / белә. Боерык фигыльне, хикәя фигыль формаларын, шарт фигыльне, инфинитив, сыйфат фигыльнең заман формаларын, хәл фигыль төрләрен тану, аеру, төрләндерү.

   Куллана белә. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне тәрҗемә итү, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү, барлык-юклыкка кую, сөйләмдә урынлы куллана белү.

Рәвеш.Аңлый  белү. Рәвеш мәгънәләрен аңлау.Куллана белү. Рәвешләрне исемнәр, сыйфатлар, фигыльләр янында куллана белү.  

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы _Шаһиева Гүзәл Нәшәт кызы татар теленнән 2011-2012 нче уку елына

Календарь-тематик планы

План Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы» нигезендә төзелде. Казан, «Мәгариф»нәшрияты, 2003 .

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны

Өйрәтү характерында мөстәкыйль эшләр саны

БСҮ дәресләре саны

Дәреслекнең авторы, елы

Татар теле

9

68

2

5

7

5

Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, З.М. Шагалиева, Казан-2008 ел

 

Өйрәнелә торган бүлек,

материалның темасы.

Сәг.

саны

Дәрес

номеры

Үткәрү вакыты

Көтелгән нәтиҗәләр

КИМ

Махсус белем һәм күнекмәләр

Гомум күнекмәләр һәм уку эшчәнлегенең ысуллары

Аңлый

Куллана

1 бүлек-Мөстәкыйль сүз төркемнәре(сыйфат, исем)-6 сәг.

1-2.

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләрен кабатлау

2

2-3

Татар телендә сыйфат дәрәҗәләрен аеру

Предметның билгесен

 Белдереп, нинди, кайсы, кайдагы сорауларга җавап бирүе.4 дәрәҗәсе булуы. Яңа лексика.  

Дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап, аралаша белү үтәү барышына һәм нәтиҗәсенә карап биремнәрнең үтәлешен тикшерү.

3-4.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

2

6-8

Тартым кушымчаларын куллану, үзенчәлекләрен истә калдыру

Б.с.: 1 зат        -ым,-ем,-м

2зат –ың,-ең,-ң

3зат –ы,-е, -сы,-се; к.с.:

1зат-ыбыз, -ебез, -быз,-без, 2зат –ыгыз,-егез,-гыз,-гез, 3зат –лары,-ләре кушымчаларын, яңа лексиканы куллану

Кагыйдәләрне кулланып, эзлекле яза белү. Чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү

5.

Кереш  контроль эш,яки диктант.

1

К. эш

6.

Хаталар өстендә эш

1

2 бүлек-Исем фигыль-3 сәг.

7-8.

Исем фигыль

2

10-12

Сыйфат фигыль формаларын. Кушымчаларын куллану үзенчәлекләрен истә калдыру

Сыйфат фигыль формаларын кулланып җөмлә төзү

Дөрес һәм төгәл җавап бирүне камилләштерү

9.

БСҮ “Татар театры”хикәя язу.

1

13

3 бүлек-Теләк белдерү формалары-2сәг.

10-11.

Теләк белдерү формалары

2

15-16

Теләк белдерү формаларын б.с. һәм к.с. кушымчаларын барлык һәм юклык формаларын истә калдыру

Теләк белдерү формаларын яңа лексиканы сөйләмдә дөрес куллану

Дәреслек белән эшли белү. Биремнәрне үтәгәндә үз эшчәнлегеңне планнаштыра белү

4 бүлек-Сүз төркемнәре-6сәг.

12-13.

Алмашлык һәм алмашлык төркемчәләре

2

17-18

Алмашлык төркемчәләрен аеру

Алмашлыкларны, яңа лексиканы сөйләмдә дөрес куллану

Тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү

14-15.

Сан һәм сан төркемчәләре

2

21-22

Сан төркемчәләрен аеру

Саннарны дөрес әйтү һәм язу

Саный белү күнекмәләрен үстерү

16.

Контроль эш. “Алмашлык һәм сан төркемчәләре”

1

К. эш

17.

Хаталар өстендә эш.

1

5 бүлек-Җөмлә кисәкләре-2сәг.

18.

Җөмләнең баш кисәкләре

1

25

Җөмләнең баш иярчен кисәкләрен русчага тәрҗемә итү, кулланылышын гамәли үзләштерү

Җөмләнең баш кисәкләрен язма сөйләмдә дөрес куллану

Биремнәрне, күнегүләрне дөрес куллану

19.

Җөмләнең иярчен кисәкләре

1

26

Җөмләнең иярчен кисәкләренең сорауларын истә калдыру

Җөмләнең иярчен кисәкләрен җөмләдә дөрес куллану

6 бүлек-Кушма җөмлә-3сәг.

20-21.

Кушма җөмлә һәм аның төрләре

2

27-28

Гади һәм кушма җөмләләрне аеру

Кушма җөмләләрне, яңа лексиканы сөйләмдә дөрес куллану

Тыңлап аңлау күнекмәләрен, диалогик, монологик сөйләмне дөрес куллану  

22.

БСҮ “Минем яраткан китабым” хикәя язу.

1

29

7 бүлек-Фигыльләр-8сәг.

23-24.

Хикәя фигыль

2

31-32

Хикәя фигыльнең заман формаларын, яңа лексиканы сөйләмдә, язуда дөрес кулланылашын истә калдыру

Хикәя фигыльнең заман формаларының сорауларын барлык һәм юклык формасын, зат-сан белән төрләнешен дөрес куллану  

Дәреслек белән эшли белү. Игътибарлы-лык һәм кызыксынучан-

лылыкны үстерү

25.

Сүзлек диктанты

1

34

Сүзлек диктанты

26-27.

Сыйфат фигыль

2

35-36

Сыйфат фигыльнең заман формаларын истә калдыру

Сыйфат фигыльнең заман формаларын сөйләмдә дөрес куллану

Дөрес һәм төгәл җавап бирүне камилләштерү

28.

Тезмә фигыль

1

40

Тезмә фигыльләрне аеру

Тезмә фигыльләрне телдән һәм язма рәвештә дөрес куллану

29.

Контроль диктант “Яз билгеләре”.

1

К./ д.

30.

Хаталар өстендә эш

1

8 бүлек-Кушма җөмләләр-6сәг

31-32.

Тезмә кушма җөмләләр

2

44-45

Теркәгечле һәм теркәгечсез җөмләләрне аеру, сөйләмгә чыгару

Җыючы, каршы куючы, бүлүче, теркәгечле кушма җөмләләрне  танып белү һәм сөйләмдә дөрес куллану    

33-34

Иярчен җөмлә

2

49,52

Иярчен кушма җөмләләрнең сөйләмдә актив аналитик һәм синтетик төрләрен өйрәнү,аларга хас бәйләүче чараларны һәм рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү.

Иярченле кушма җөмләләрне мәгънәләре ягыннан төрләрен аңлап төзи белү.

Таблица белән эшләүне камилләштерү.

35.

Контроль сүзлек диктанты.

1

Үз-үзеңә контроль

К.

сүзлек диктанты.

36.

Хаталар өстендә эш.

1

9 бүлек-Фигыльләр-2 сәг.

37.

Шарт фигыль

1

55

Шарт фигыльләрне аеру,зат-сан кушымчаларын истә калдыру.

Шарт фигыльнең

-са,-сә кушымчалары ярдәмендә ясалуы.Нишләсә?

Нишләмәсә? соравына җавап бирүе.Зат-сан белән төрләнүе.Яңа лексика.

Шарт фигыльне дөрес кулланып телдән һәм язма сөйләм оештыра белү күнекмәсен булдыру.

38.

БСҮ “Минем яраткан һөнәрем” инша язу.

1

56

Инша язу

10 бүлек-Иярчен җөмләләр-4сәг.

39-40.

Иярчен җөмлә төрләре

2

57,61

41-42.

42.

Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләләр

Контроль эш “иярчен вакыт җөмләләр”

1

1

64-65

Иярчен вакыт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен аҗлау

Иярчен вакыт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен урынлы куллануга ирешү

К. эш

11 бүлек-Сүз төркемнәре-8сәг.

43.

Хаталар өстендә эш. Сан төркемчәләрен кабатлау.

1

68

44.

Бәйлекләр

1

69

Бәйлекләрне аеру

Бәйлекләрне, яңа лексиканы сөйләмдә дөрес куллану

Тыңлап аңлау күнекмәләрен, диалогик, монологик сөйләмне камилләштерү

45.

Фигыльләрне кабатлау

1

73

46.

Ярдәмлек сүз төркемнәре(ымлыклар, аваз ияртемнәре)

1

76

Ымлыклар һәм аваз ияртемнәрен истә калдыру

Сөйләмдә дөрес куллану

47.

Теркәгечләр

1

77

Теркәгечләрнең мәгънәсен русчага тәрҗемә итү, үзенчәлекләрен һәм кулланышын гамәли үзләштерү

Теркәгечләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану, яңа лексика

Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү

48-49.

Изложение”Батырлык һәм тыйнаклык”

2

Изложение

50.

Хаталар өстендә эш

1

12 бүлек-Иярчен җөмләләр-8сәг.

51

52.

Иярчен урын җөмләләр

Сүзлек диктанты.        

1

1

81

82

Иярчен урын җөмләнең аналитик һәм синтетик төрләрен аңлап аера белү

Иярчен урын җөмләләрне мисалларда куллану

Схема буенча эшләүне камилләштерү

С/д

53-54.

Ирчен максат җөмләле кушма җөмләләр

2

83-84

Иярчен максат җөмләле кушма җөмләнең аналитик һәм синтетик төрләрен аңлап аера белү

Иярчен максат җөмләле кушма җөмләләрне мисалларда куллану

Сүзлек белән эшләүне камилләштерү

55.

Иярчен сәбәп җөмләле

кушма җөмләләр.

1

85

Иярчен сәбәп җөмләләрнең синтетик (аналитик)төрләрен

аеру.

Иярчен сәбәп җөмләләрнең

синтетик(аналитик)

төрләрен урынлы

куллану.

Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү.

56.

Контроль эш”Иярчен урын,максат, сәбәп җөмләләр”.

1

К. эш.

57.

Хаталар өстендә эш.

1

58.

Кушма җөмләләрне кабатлау.

1

89

13 бүлек-Фигыльләр-4 сәг.

59.

61.

Фигыль юнәлешләре.

Сүзлек диктанты

3

91-93

Фигыль юнәлешләрен аеру.

Фигыль юнәлешләренең мәгънәләрен аңлап,

сөйләмдә дөрес куллану.

Грамматик материалны ныгыту өчен таблица куллануны камилләштерү.

С/д

62.

Хәл фигыль.

1

96

Хәл фигыль төрләре һәм рус теленә тәрҗемә итү,

үзенчәлекләрен үзләштерү.

Хәл фигыльләрне кулланып,җөмләләр

төзү.

14 бүлек-Кушма җөмләләр-6сәг.

63-64.

Иярчен шарт җөмләле

кушма җөмләләр.

2

97-98

Иярчен шарт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен аңлау

Иярчен шарт җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен урынлы куллануга ирешү

65.

Еллык контроль эш

1

 к/эш

66.

Хаталар өстендә эш.

1

67.

Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр.

1

123

Иярчен кире җөмләләрнең синтетик һәм аналитик төрләрен аңлау

Иярчен кире җөмләләрнең  синтетик һәм аналитик төрләрен урынлы куллануга  ирешү

68.

Кабатлау.Йомгаклау.

1

128

 

Татар теленнән  практик эшләр

                                             Эш төре

             Сәгать саны

1

Контроль эш

5

2

Диктант

Сүзлек диктанты

1

4

3

Бәйләнешле сөйләм үстерү:

-сочинение

-изложение

-күчереп язу

-тыңлап аңлау

-тәрҗемә итү

-эш кәгазьләре язу

-диалогик сөйләм

-монологик сөйләм

           14:

1

1

1

1

3

1

2

2

4

Тест биремнәре

2

 

 

Мәгълумат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа:Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту программасы». Казан, «Мәгариф»  нәшрияты, 2003

Дәреслек:Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева «Татар теле

9 сыйныф» Казан,  2008

1.Р.Р.Нигъматуллина «Лингва-1» Учебное пособие и фонохрестоматия для ускоренного изучения татарского языка.

Набережные Челны, 1999

4.Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе

«Төп һәм урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче бабаларны татар теленә өйрәтүдә көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны бәяләү»

 Яр Чаллы, 2004

1.А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты,1998

2.Д.Ф.Заһидуллина «Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы»

3. Р.З.Хайдарова «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны, 20

3. Ф.Ф.Харисов «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, “Мәгариф”, 2002.

4. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1.Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк»  Яр Чаллы, 2003

2.Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2007

3.Н.М..Хәсәнова  «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар җыентыгы» Яр Чаллы, 2000

4.Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре

5. «Татарстан яшьләре» , «Шәһри Чаллы» газеталары, «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары

   

 

Программаның эчтәлеге

       Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

 1

Без Татарстанда яшибез.

  11

Актив лексиканы кулланып, Татарстан турындагы хикәяләрнең эчтәлеген эзлекле сөйли белү.

 2

Белем һәм китап

  10

Алмашлыкларны дөрес кулланып, текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, әңгәмә төзи белү.

 3

Һөнәр сайлау

  8

Хикәядән төп фикерне аерып күрсәтү, диалогик-монологик сөйләм оештыру.

 4

Ата-анага хөрмәт мәңгелек

  9

Иярченле кушма җөмләләрне дөрес кулланып, текстның эчтәлеге буенча

сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү.

 5

Тирәбездә яхшы кешеләр

  6

Тексттан төп фикерне ачыклау, лексик-грамматик нормаларны саклап, диалогик-монологик сөйләм оештыру.

 6

Кеше һәм мохит

  9

Хикәядән төп фикерне аерып күрсәтү,әйтә белү,геройларга бәя бирергә өйрәнү.

 7

Беренче хисләр

  15

Сәнгатьле уку, текст белән мөстәкыйль эшләү, эзлекле сөйләм оештыру.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шаһиева Гүзәл Нәшәт кызы татар әдәбиятыннан 2011-2012 нчы уку елына

                                                                 

Календарь - тематик планы

План Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының “ Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту буенча сынап карау программалары” нигезендә төзелде. Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел

 Предмет

      Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны      

Атнага сәгатьләр саны

БСҮ дәресләре

Дәреслекнең авторы, елы

Татар әдәбияты

     9

     68

          2

    15

Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М. Шагалиева, Казан, 2006ел

Өйрәнелә торган бүлек, материалның темасы

Сәг.

саны

Дәрес номеры

Үткәрү вакыты

Көтелгән нәтиҗәләр

КИМ

Махсус белем һәм күнекмәләр

Гомум күнекмәләр эшчәнлегенең ысуллары

Аңлый

Куллана

1 бүлек-Без Татарстанда яшибез-11 сәг.

1.

Татарстан Республикасы.

1

1

Текстның эчтәлеген белү.

Өйрәнелгән актив

лексик берәмлекләрне

куллану.

Текстны укыганда төп мәгънәсенә төшенү.

2-3

Казан-тарихи башкала.

2

4-5

Текстның эчтәлеген аңлау,тәрҗемә итү, төп фикерне

аерып чыгара алу.

Язма сөйләмдә актив лексиканы куллану.Текст буенча диалогик сөйләм төзү.

Сораулар буенча тексттан тыш материаллар белән мөстәкыйль эшләргә өйрәнү.

Диалогик сөйләм

4-5

Татар музыка сәнгате.

2

6-7

Татар телендә сүз тәртибен аеру.

Кирәкле өлешне

сайлап уку.

Текстның эчтәлеге буенча план төзи белү.

6-7

Композитор А.Ключарев биографиясе буенча мәгълүмат. Контроль монолог

2

8-9

Куелган сорауларны,текстны

аңлау,эчтәлеген сөйләп бирә алу.

Контроль монолог

8-9

Композитор С.Гобәйдуллинаның биографиясе турында мәгълүмат

2

11-12

Сүзлекләр белән эшли белү.

10-11

Татар театры.

2

13-14

Төп фикерне әйтә алу.

Язма сөйләмдә

актив лексиканы куллану.

Тексттан тыш материаллар белән мөстәкыйль эшләргә өйрәнү

Сочинение язу

2 бүлек-Белем һәм китап-10 сәг.

12

Разил Вәлиев “Саумы китап” әсәре.

1

19

Текстның эчтәлеген, ситуатив биремнәрне аңлау

Мәктәп темасына кагылышлы лексиканы иркен куллану

Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү

13-14

К.Насыйри биографиясен кабатлау. “Әбүгалисина” (“Мәгарәдә”) хикәясе.

2

23-24

Бөек шәхеснең күп кырлы эшчәнлеген истә калдыру

Текст буенча план төзү, сөйләү

Мөһим мәгълүматне аерырга өйрәтү

15-16

М.Мәһдиев биографиясе буенча мәгълүмат “Колаямбу плантациядә эшли” хикәясе.

2

29-30

Хикәянең төп эчтәлеген аңлауга ирешү

Эчтәлекне план буенча сөйли белү

17-18

М.Мәһдиев “Колаямбу плантациядә эшли” хикәясенең 2 кисәге.

Контроль монолог.

2

33-34

Сөйләм яңалыгын дөрес җиткерү

Контроль

монолог

19-20

Л.Ихсанованың биографиясе турында

мәгълүмат.”Бер маҗара”хикәясе.

2

37-38

Дәреснең темасын, куелган максатларын дөрес аңлау

Сүзлекләр белән эшли белү

21

“Бер маҗара” хикәясенең 2нче кисәге буенча сорауларга җавап бирү.

1

41

Лексик- грамматик нормаларны саклап аралашу

3 бүлек-Һөнәр сайлау-8 сәг.

22-24

Г.Әпсәләмов биографиясе турында

мәгълүмат.”Ак чәчәкләр”әсәре.

БСҮ.”Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле” дигән темага сочинение язу.

3

46-47

Сочинение язу.

25-26

Г.Ахунов биографиясе. “Хәзинә” әсәре.

2

50-51

Кешенең уңай холык сыйфатларын күрсәтә белү

Мөстәкыйль тәрҗемә итүне оештыру

27-28

Шагыйрь И.Юзеев

 ”Таныш моңнар” поэмасы.

2

53-54

Куелган сорауларны аңлау

Җавап бирү, язма сөйләмдә актив лексиканы куллану

Сәнгатьле итеп сөйли белү

Поэмадан өзекне ятлау

29

Р. Вәлиева биографиясе буенча мәгълүмат. “Гомәр һәм һөнәр” шигыре.

1

55

Шигырь буенча диалогик сөйләм төзү

Сүзлекләр белән эшли белү

Диалогик сөйләм

4 бүлек-Ата-анага хөрмәт мәңгелек-9 сәг.

30

Татар халык әкияте “Алтын алмалар”

1

58

Текстның эчтәлеген белү.

31

Татар халык әкияте “Зирәк карт”.

1

63

Хәл һәм аның төрләрен аера белү, сөйләмдә куллану

Сәнгатьле укуны камилләштерү

32

С.Хәкимнең “Әнкәй” шигыре.

1

66

Төп геройның әнисенә булган кичерешләрен дөрес бәяләү

Әниләргә карата шигырьләр язу

Шигырь ятлау

33-34

А.Шамов “Госпитальдә” әсәре( 1 өлеш).

2

70-71

Ана белән баланың эчке кичерешләре турында әйтә алу

35-36

“Госпитальдә” әсәре (2 өлеш)

2

74-75

Сүзлек белән эшләүне камилләштерү

37-38

Н.Әхмәдиевнең “Ана” әсәре.

2

78-79

Ришатка характеристика бирергә әзерләнү

Әсәр буенча әңгәмә оештыру

5 бүлек-Тирәбездә яхшы кешеләр- 6 сәг.

39-40

Г. Шәрәфинең “Күңелләрдә гөл үсә” хикәясе.

2

86-87

Иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмләләрнең төрләрен аера белү

41

Ш.Галиевнең “Урам ул нинди?” шигыре.

1

90

Кешенең уңай сыйфатларын үзеңдә дә күрсәтә белү

Сәнгатьле укуны камилләштерү

Шигырьне ятлау

42

Р.Миңнуллинның биографиясе буенча мәгълүмат, “Ә ни өчен?” шигыре.

1

94

Фигыль юнәлешләрен дөрес куллану

Шигырьне ятлау

43-44

Ш.Еникеев “Солтангәрәйнең язмышы” әсәре.

2

99-100

Сүзлек белән эшләүне камилләштерү

6 бүлек-Кеше һәм мохит-9 сәг.

45

46-48

Минем дустым темасы буенча сөйләшү үткәрү

Р.Мөхәммәдиев биографиясе буенча мәгълүмат, “Беренче умырзая” әсәре.

1

3

102

103-105

Хикәянең төп эчтәлеген аңлауга ирешү

Дусты турында сөйли белү.

Табигатькә карата сак караш тәрбияләү

49-51

М.Гафури биографиясе буенча мәгълүмат, “Кыр казы” хикәясе.

3

109-111

Куелган сорауларына текстны аңлау, эчтәлеген сөйләп бирә алу

Эчтәлекне план буенча сөйли белү

52-53

Р.Бәшәрнең “Авыру урман” шигерен сәнгатьле уку

2

112-113

Урманнарга сак караш тәрбияләзү

7 бүлек-Беренче хисләр-15 сәг.

54-56

И.Гази биографиясе буенча мәгълүмат, “Ак сирень” хикәясе (1 өлеш)

3

116-118

Сыйфат дәрәҗәләрен, фигыль төркемчәләрен дөрес куллану

57-59

“Ак сирень” әсәре ( 2 өлеш)

3

120-122

Сүзлек кулланып тәрҗемә итүне күзәтү

60-62

Ф.Яруллин “2 кояшым бар, Илсөя” әсәре.

3

125-127

Язучының тормыш юлын истә калдыру

Лексик-грамматик нормаларны саклап аралашк

 

63-64

“Минем героем” хикәясе.

2

128-129

Текстның эчтәлеген аңлау

Сүзлек белән эшли белү

65-68

Үткәннәрне кабатлау. Йомгаклау.

4

130

ҮЗЛӘШТЕРҮ  ДӘРӘҖӘСЕНӘ  КОНТРОЛЬ

                                          Инша язу:

                                                           

                                                                    1. “Татар театры”. (октябрь)

                                                                    2.”Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле” (ноябрь)

                                          Ятлау өчен:  

                                                                             1.С.Хәким “Әнкәй” шигыре.

                                                                             2.Ш.Галиев “Урам ул нинди ?” шигыре.

                                                                             3.И.Юзеев “Таныш моңнар.” шигыре.

                                                                             4.Р.Миңнуллин “Ә ни өчен? “шигыре.

                                             

                                          Диологик сөйләм:

                                                         

                                                                    1.”Казан-тарихи башкала”.

                                                                             2.Р.Вәлиева”Гомәр һәм һөнәр”әсәре буенча.

         

                                          Монологик сөйләм:

                                                                             

                                                                            1.Композитор А. Ключарев биографиясе буенча.

        2.Ш.Еникеев”Солтангәрәйнең язмышы” әсәре буенча.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа:Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту бенча сыныап карау программалары».Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева.Казан, «Мәгариф»  нәшрияты, 2003

Дәреслек:Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева «Татар әдәбияты

9 сыйныф» Казан,  2008

1.Р.Р.Нигъматуллина «Лингва-1» Учебное пособие и фонохрестоматия для ускоренного изучения татарского языка.

Набережные Челны, 1999

4.Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе

«Төп һәм урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче бабаларны татар теленә өйрәтүдә көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны бәяләү»

 Яр Чаллы, 2004

1.А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты,1998

2.Д.Ф.Заһидуллина «Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы»

3. Р.З.Хайдарова «Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан» Набережные Челны, 20

3. Ф.Ф.Харисов «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре» Казан, “Мәгариф”, 2002.

4. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф»  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1.Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк»  Яр Чаллы, 2003

2.Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2007

3.Н.М..Хәсәнова  «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар җыентыгы» Яр Чаллы, 2000

4.Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре

5. «Татарстан яшьләре» , «Шәһри Чаллы» газеталары, «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1.Программа:

“Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту буенча сынап карау программалары ” 1-11 нче сыйныфлар,Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы, Казан, “ Мәгариф” нәшрияты, 2003ел

2.Дәреслек: Татар теле  9 кл, Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Р.З. Шагалиева, Казан, 2008 ел

    1992елның 8 нче июлендә “Татарстан Республикасы халыклары турында”гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды.Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле Мәгариф министрлыгында расланган махсус программа буенча укытыла. “Татар теле”-9 кл шушы программага нигезләнеп төзелгән. Татар әдәбияты дәресе атнага 2тапкыр, әдәбият 2 тапкыр үткәрелә. Телгә өйрәтүдә коммуникатив методикага өстенлек бирелә.

   Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Бурычлар:

Гамәли максатка ирешү өчен,укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен

булдыру; татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.

Гомумдидактик һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен булдыру; татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү; татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү.

     Коммуникатив нигездә татар теленә өйрәтү гомумдидактик принципларга ( фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, белемне ныклы үзләштерү); психологик принципларга ( мотивация булдыру, укучыларның шәхси-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу); лингвометодик принципларга ( коммуникативлык, комплекслылык, укытуны телдән алып бару, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтү, тел һәм сөйләм күренешләрен сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү, тел күренешләрен концентрик рәвештә урнаштыру һәм этапларын өйрәтү, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу) таянып оештырыла.

     Курс телдән һәм язмача аралашу темаларына бүлеп өйрәнелә.Программада сөйләмнең орфоэпик, интонацион, орфографик ягын, лексик ягын, грамматик ягын үзләштерүгә таләпләр куелган. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл һәм ачык билгеләнгән. 9  нчы класста 3 минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге буенча әңгәмә корыла, әдәби әсәрләрне укып эчтәлеген аңлау, сораулар ярдәмендә һәм мөстәкыйль рәвештә эчтәлеген сөйләү карала, сәнгатьле укуга игътибар бирелә,  материал тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар теленә өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: география, тарих. рус теле һәм башка фәннәрне кулланып укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

     

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты:

  • матур әдәбият текстларын кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү, әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;
  • гомумхалык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбиятына һәм татар халкының мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү;
  • әдәби зәвыкны, телдән һәм язма сөйләмне үстерү;
  • татар классик әдәбияты, балалар әдәбиятының, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү;
  • татар халкының әдәбияты, тарихы, мәдәнияты буенча мәгълүматлы булу;
  • бүгенге татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу.

Төп эшчәнлек төрләре:

  • тарихи – иҗтимагый, мәдәни вакыйгаларның әдәбиятка йогынтысы. Реалистик әдәбият үсеше.
  • тема-мотивларның, жанрның төрлелеге;
  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку.
  • сәнгатьле уку; кабатлап сөйләүнең төрләре
  • шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне яттан өйрәнү.;
  • укыган әдәби текстның төрен һәм жанрын билгеләү; автор позициясен, геройларның теге яки бу гамәленә нигез булган мотивларны      
  • һәм конфликтның асылын ачыклау;
  • бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз  карашларын раслау һәм дәлилләү;
  • рус һәм татар телендәге әсәрләрне чагыштырып бәяләү
  • рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү

9 нчы сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.

  • татар әдәбиятының дөньякүләм тоткан урыны, татар әдәбияты классиклары, аларның әсәрләре турында мәгълүмат;
  • сүз сәнгатенең образлы табигате турында;
  • өйрәгән әдәби әсәрләрнең эчтәлеге;
  • классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп факторы;
  • әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләп аңлату;
  • әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләү;
  • автор позициясен ачыклау;
  • әдәби бәйләнеш таләпләрен саклаган хәлдэ өйрәнелгән әсәрләрне (яки өзекләрне) сәнгатьле итеп уку;
  • әдәби әсәргә  дәлилли рәвештә үз мөнәсәбәтен белдерү.
  • Рус һәм татар телендәге әсәрләрнең уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрне чагыштырып бәяләү;
  • татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикерен белдерү, аларга бәя бирү;
  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән яки язмача бәйләнешле текст төзү;
  • диалогта яисә бәхәстә катнашып, үз фикерен исбатлый белү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 6 класс

Рабочая программа по татарскому языку и литературе за 6 класс. Количество часов в неделю: татарский язык - 3 часа, татарская литература - 1 час. Учебник:  "Татарский язык" (Н.В.Максимов, М.З.Хам...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ 6 КЛАСС

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ И ЛИТЕРАТУРЕ 6 КЛАСС...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 11 класса

Рабочая программа по татарскому языку и литературе для 11 класса...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 8 класс.

Рабочая программа по татарскому языку и литературе. 8 класс....

Рабочие программы по английскому языку для 6-9 классов (Автор учебника :Биболетова М.З)

Рабочие программы по английскому языку для 6-9 классов (Автор учебника :Биболетова М.З)...

Рабочие программы по английскому языку для 10-11 классов (Автор учебника :Биболетова М.З)

Рабочие программы по английскому языку для 10-11 классов (Автор учебника :Биболетова М.З)...

Рабочая программа по татарскому языку и литературе 9 класс

Рабочая программа составлена с учетом следующих документов:«Программа  учебного предмета «Татарская литература» для общеобразовательных организаций с обучением на русском языке ...