Кәрим Әмири "Безнең авыл"
план-конспект по теме

Аглиева Гульназ Фоатовна

Рус мәктәпләренең татар төркемендә 2нче сыйныф өчен укудан дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon k.miri_beznen_avyl.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

2-нче сыйныфның татар төркемендә укудан

дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Кәрим Әмири «Безнең авыл»

Укытучы: Әһлиева Гөлназ Фоат кызы

Үткәрү урыны: Әлмәт шәһәре

Түбән Мактама 2-нче урта мәктәбе


ТЕМА: К. Әмири "Безнең авыл" шигыре

ТИП: Яңа материалны өйрәнү

МАКСАТ: 1. Олуг шагыйребез иҗатына күз салу, шигырьне аңлап уку аша укучыларда шагыйрьнең үз авылына карата мәхәббәтен ачыкларга булышу,шигырьдә салынган күренешне күз алдына китерергә өйрәтү;

  1. Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, ана телебездә үз фикерләрен төгәл, дөрес әйтүне камилләштерү;
  2. Укучыларда үз авылларына карата мәхәббәт хисе тәрбияләргә булышу, аның матурлыгына соклану хисе уяту.

ҖИҺАЗ:   Р.Х.Ягъфәрова -  2 нче сыйныф өчен “Уку китабы”, авыл күренеше төшерелгән рәсемнәр, ребуслар, Мактама турында видеоязма, К.Әмиринең фотосы, Мактама турында стенгазета (фотокүзәтү), мәкальләр язылган плакатлар, компьютер, проектор, тема буенча презентация өчен материал.


ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ

  • Хәерле көн укучылар!
  • Бүген бездә кунаклар. Кунак килү-зур шатлык ул, сөенеч ул. Өйгә кунак килгәч , күңелле була. Димәк, бүгенге дәресебезне матур итеп, күңелле уздырырбыз.

II. ӨЙ ЭШЕН ТИКШЕРҮ

  • Узган дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?
  • Сез туган ягыгызны ничек күз алдына китерәсез?

(өй эше "Туган ягым" темасына хикәя яки шигырь язып килергә иде)

-        Фонетик зарядка. Сүзлекне кабатлау (туплар белән)

III. АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ

  • Туган ягым, туган илем , җирем, өем дибез
  • Туган сүзе нәрсәне аңлата? (туган-йөрәккә якын кеше, бер гаиләдә яшәгән кешеләр)
  • Ә туган ил, туган җир нәрсә ул?
  • Әйе , туган җир, туган ил, туган өй һәркемгә газиз, якын, кадерле ул. Кеше беренче адымнарын шунда атлап китә, беренче сүзләрен туган нигездә әйтә. Шагыйрьләр, язучылар да беренче әсәрләрен туган җиргә багышлый.
  • Әйдәгез, хәзер бергәләп туган җиргә багышланган җыр тыңлап китик. Сез игътибар белән тыңлап утырыгыз, җыр нәрсә турында?
  • "Туган авыл"( Е.Тукай сүзләре )җырын тыңлау.
  • Җыр нәрсә турында?(тутан авыл турында).
  • Туган авыл дип әйтү белән сезнең алдыгызга нәрсәләр килеп баса?(өй, урамнар, бабай, әби)
  • Ә сез торган җир, безнең авылыбызның исеме ничек? Ул нинди районда урнашкан?(Түбән Мактама, Әлмәт районы)
  • Ә кем әби-бабасының торган авылын әйтә ала?

  • Сез торган җирегез турында матур рәсемнәр ясаган идегез. Кайсыгыз үзенең рәсеме турында сөйли?
  • Менә Гөлназ үзенең рәсемендә туган авылының матурлыгын, аны ничек яратуын күрсәткән. Ул аны нәрсәләр ярдәмендә белдергән?(буяулар ярдәмендә)
  • Бүген Гөлназ белән Айназ үзләренең туган яклары турында бик матур шигырь сөйләделәр. Алар үзлеренең ярату хисләрен нәрсәләр ярдәмендә күрсәттеләр?(сүзләр ярдәмендә)

IV. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН КУЮ

-        Менә бүген бездә сезнең белән туган якка багышлап язылган
шундый бер әсәр белән танышырбыз. Кәрим Әмиринең

"Безнең авыл" шигырен укырбыз. Шагыйрь туган авыл образын тудыру өчен нәрсәләргә игътибар итә икән, шуны белербез.

1-нче слайд

V. УКУ МӘСЬӘЛӘСЕН ЧИШҮ

1.        К.Әмиринең тормыш юлы турында кыскача мәгълүмат бирү.

2.        Фонетик зарядка.ЬГ  Э авазларын кабатлау (безнең,  белән,
челтер-челтер, кырлар, тау башында)

3.        Сүзлек эше.

2-нче слайд

Чолганып алынган - уратып алынган,окружен

Балкып тора - сверкает, блестит

Дулкын - волна

Сер - тайна

Күренеш - вид, картина

  1. Шигырьне үрнәк уку.
  2. Эчтән уку күнегүләре.
  3. Чылбыр тәртибендә уку.
  4. Шигырь өстендә эш.

Сорау: Шигырьдә авыл ничек сурәтләнгән? Авыл янында нәрсәләр бар? Шигырьдән катнашучыларны табыйк әле?

  • Парларда эшләү(фикер алышу)
  • Авыл янында урнашкан таулар, урманнар, кырлар, сулар һ.б. әйберләрне бер сүз белән ничек әйтеп булыр икән?

Термин: авыл күренеше

Күренеш- дип бер-берсе белән янәшә торучы әйберләргә әйтәләр. Шагыйрьләр, язучылар әдәби әсәрләр язганда нинди дә булса күренешләрне еш кулланалар. Табигать күренешләре, авыл күренешләре, урман, су буе күренешләре һ,б.

Сорау. Рәсемгә карап әйтегез инде, шигырь нәрсә турында дип әйтеп була? (авылның бер күренеше)

Авыл күренеше

3-нче слайд

Сорау. Авыл үзен чолгап алган урман, кырлар, юллар белән нәрсә эшли? Шул турыды хәбәр итүче сүзләрне табыгыз әле? Парларда эш.(сер алмашып тора, хәл сорап тора, дулкынланып тора)

Сорау. Авыл үзе шулай эшли аламы? Әллә шагыйрь аны нәрсәгә булсада охшатамы? Чагыштырамы? Димәк, шагыйрь нишләткән? (җанландырган).

Сорау. Шагыйрь ни өчен авылны җанландырды икән? Ул аңа нигә кирәк? (ул аны ярата, авылның матурлыгы белән горурлана, соклана).

Сорау. Шигырьдә шагыйрьнең авылына карата нинди хисләр күренә?(ярату, соклану, горурлану)

Сорау. Без авторны эзләп карыйк, ул кайда яшеренде икән?(безнең авыл юлында)

Сорау. Димәк шигырьдә кемнәр катнаша инде? Катнашучылар кем?

Катнашучылар
4 –нче слайд


-        Шигырь дә тагын кем бар?

-        Шигырьне шагыйрь кем өчен яза? Ни өчен яза?(без укысын
өчен. Димәк, шигырьдә без бар.)

Сорау. Ә без нәрсә эшлибез соң? (укыйбыз, шигырьгә бәя бирәбез)

Сорау. Шагыйрьнең табышы нәрсәдә? Ул бу шигыре аша безгә нәрсә әйтергә теләгән? Шагыйрь туган авылын җанландырган, шулай итеп аны яратуын , авылының матурлыгы белән соклануын белдергән.

Нәтиҗә. Кеше өчен туган җире , туган авылы , шәһәре иң кадерле, газиз урын. Ул безнең туган йортыбыз, авылыбыз, районыбыз, республикабыз,. Ул гомер-гомергә кешеләргә илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче булган. Шагыйрьләр, язучылар һәрбер кешенең хисен берләштереп матур-матур әсәрләр иҗат итәләр. Бүген без сезнең белән шуның берсе белән таныштык.

VI.        ЯЛ МИНУТЫ (күзләр өчен)

VII.        БЕЛЕМНӘРНЕ НЫГЫТУ

  1. Без сезнең белән туган ил, туган җир турында бик күп шигырьләр, хикәяләр укыдык. Әйдәгез шуларны искә төшерик, (берничә шигырьне яттан сөйләү).
  2. Без бүген К.Әмиринең туган авылы турында бик матур шигырь укыдык. Ә безнең туган ягыбыз да аннан ким түгел бит. Әйдәгез үзебезнең туган якның гүзәллегенә күз салыйк.

"Мактамам - туган авылым" - видеоязма карау.

3.        "Сүз төзү" уены.
Төркемнәрдә эш.

Мактама сүзеннән кайсы төркем күбрәк сүз ясый.

4. Ребуслар чишү.


  1. Мәкальләр белән танышу.

5 нче слайд

Үз илем - алтын бишек.

 Үз илем үземә кадерле.

VIII.   РЕФЛЕКСИЯ

  • Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?
  • Нинди яңа белемнәр алдык?
  • Дәреснең кайсы өлеше бигрәктә сезгә ошады?

IX .ЙОМГАКЛАУ. БИЛГЕ КУЮ.

X. ӨЙ ЭШЕ,

  1. шигырь буенча рәсем ясагыз.
  2. туган жир, туган як буенча мәкальләр өйрәнегез.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дэрес: "Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән тәэмин итүче тармак".

1. Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау...

"Авыл мәктәбендә сыйфатлы белемгә ия булуны тәэмин итүдә-класстан тыш эш

Укытуның сыйфатын күтәрүдә класстан тыш эшчәнлекнең мөһимлеге. Бу- төрле дистанцион олимпиада һәм конкурсларда катнашу....

Конспект открытого урока в 9 классе " Шагыйрь күңеле авыл күркендә".

Якташ шагыйрь Шәрәф Мөдәриснең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү дәресе....

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

"Безнең авыл" тексты буенча эш. ( 3 нче сыйныф-рус төркеме)

Р.З. Хәйдарова дәреслеге буенча 3 нче сыйныфларда ( рус төркеме)  "Безнең авыл" тексты буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....