10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге.Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр .
план-конспект урока (10 класс) по теме

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр

Дәрес максатлары:

 

Белем бирү максаты

 - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологиксѳйләмгә чыгу;

 -дөрес киенә белү кагыйдәләре турында сөйләшү;

 -  киемгә булган таләпләрне әйтә белү.

Фикер сәләтләрен үстерү максаты:

- фикерләү операцияләреннән чагыштыра белү, үз мѳнәсәбәтеӊне әйтә һәм дәлилли  белү  күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви максат:

         - укучыларда зәвыклы киенү теләге тудыру;

         - кием киюнеӊ сәламәтлек белән бәйле булуына  игътибар итү.

  Җиһазлау: проектор, ноутбук, дәреслек, сүзлекләр, карточкаларда ситуатив      биремнәр, тактада  транскрипция үрнәкләре, кагыйдәләр.

Скачать:


Предварительный просмотр:

10 нчы рус телле укучылар өчен коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес планы үрнәге

Тема: Киенә белү – үзе бер һөнәр

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты:  

 - зәвыклы киенә белү проблемасы  буенча  диалогик һәм монологик сѳйләмгә чыгу;

 - дөрес киенә белү кагыйдәләре турында сөйләшү;

 -  киемгә булган таләпләрне әйтә белү.

Фикер сәләтләрен үстерү максаты:

- фикерләү операцияләреннән чагыштыра белү, үз мѳнәсәбәтеӊне әйтә һәм дәлилли  белү  күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви максат:

         - укучыларда зәвыклы киенү теләге тудыру;

         - кием киюнеӊ сәламәтлек белән бәйле булуына  игътибар итү.

  Җиһазлау: проектор, ноутбук, дәреслек, сүзлекләр, карточкаларда ситуатив      биремнәр, тактада  транскрипция үрнәкләре, кагыйдәләр.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты.

Укучыларныӊ хәлләрен сорашу. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Кунакларны сәламләү, хәлләрен сорашу.

  1. Теманы актуальләштерү.

Без бүгенге дәрестә  «Киенә белү – үзе бер һѳнәр» темасына аралашырбыз, диалог һәм монологлар тѳзербез, ситуатив күнегүләр эшләрбез.  Әйдәгез, дәрес башында кием тѳрләрен кабатлыйк, искә тѳшерик.

  1. Слайдтагы рәсемнәр белән эшләү.

Бу рәсемнәргә карап, түбәндәге план буенча сөйләшү:

1) Бу нинди кием тѳре?

2) Бу кием белән кая барырга мѳмкин?

3) Бу киемне кигән кеше нәрсә белән шѳгыльләнә?

Кѳтелгән җаваплар:

  1. Бу эшлекле кием. Аныӊ белән кеше эшкә   яки эшлекле очрашуга бара ала. Минемчә, бу кеше зур фирмада җитәкче яки сәркатип булып эшли.

  1. Бу эш киеме. Бу киемне шифаханәдә яки хастаханәдә эшләүче табиблар, шәфкать туташлары кияләр. Алар авыру кешеләрне дәвалый.

  1. Болар да эш киеме. Бу киемнән заводта яки тѳзелештә  эшлиләр. Һѳнәре буенча алар яки малярлар, яки  тѳзүчеләр, яки эшчеләр.

  1. Бу спорт киеме. Бу кием белән  табигатькә чыгарга мѳмкин, кышын чаӊгыда шуарга, җәен йѳгерергә була. Бу киемне кигән кешеләр спортчылар яки тренер булып эшлиләр.

  1. Бу сәхнә киеме. Бу кием белән биючеләр сәхнәдә чыгыш ясыйлар. Бу кеше -  яки биюче, яки бию түгәрәгендә шѳгыльләнүче.  

  1. Бу ѳй киеме. Аныӊ белән ѳйдә яки җәен бакчада йѳрергә уӊайлы. Мондый киемнән хатын-кызлар ѳй эшләрен эшли, ял итә.

  1. Бу укучы  малайлар һәм кызларныӊ   мәктәп формасы. Алар бу киемнән мәктәпкә йѳриләр.

  1. Бу безнеӊ лицей формасы: караӊгы тѳстә сарафан, ак блузка, шәмәхә галстук.  Аны бишенче класстан башлап    укучы кызлар кияләр.

- Кызлар, әйтегез әле, бу лицей формасы  сезгә уӊайлымы? Сезгә ошыймы?  (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр).

  1. Лексик-грамматик материалны искә тѳшерү.

1. Тактада сүзләрнеӊ транскрипциясе аша сүзләрнең дөрес әйтелеше өстендә эш:

Киенә – [кийэнә']

Кия –[кийә']

Уӊайлы –[уӊа°йлы̌']

Холык -[хо̌ло̌'қ]

   2. Фигыль формаларын искә төшерү:

- исем фигыль: киенү, кию ѳчен,  бару ѳчен, ѳйгә кайту белән, кием сатып алу.

- хәл фигыль: ѳйгә кайткач, чистартып кияргә, мәктәпкә яки эшкә киткәнче.

- сыйфат фигыль: матур киенгән кеше, зәвык белән киенүче кеше, кѳн дә кия торган кием, бәйрәмдә генә кия торган кием).

3. Ситуатив күнегүләр белән эш: 

Скажите соседу по парте что эта одежда ему:

- очень идет;

- соответствует возрасту;

- соответствует размеру;

- соответствует характеру.

4. Тѳркемнәрдә эш.

Дәреслекнең 41 нче битендәге текст аша таләпләрне искә төшерегез, төркемнәрдә җаваплар әзерләгез.

Кѳтелгән җаваплар:

- минемчә, иӊ беренче чиратта, кием уӊайлы булырга тиеш;

- әлбәттә, үземә һәм туганнарыма ошарга тиеш;

- матур, чиста, пѳхтә булырга, тѳсе  күз тѳсендә булырга тиеш;

- гади, ләкин зәвык белән булырга тиеш һ.б.

V.   Слайдлар белән эш. Ә сез ничек уйлыйсыз? Үз фикерегезне аӊлатып  бирегез.

1.  Сез киемне ничек сайлыйсыз? Тәкъдим ителгән вариантлар:

- акчага карап;

- әти-әниләр сүзләрен тыӊлап;

- дусларым киӊәшенә  «колак салып»;

- үзем теләгәнчә;

- мода журналлары буенча гына.

2. Минем киемгә карашым. Фикерне дәвам итегез.

Киемне пѳхтә  һәм саклап киям, чѳнки ….

Киемне кѳн дә үзем үтүклим яки чистартам, чѳнки …

Киемне кѳн саен миӊа әнием яки әбием әзерли, чѳнки …

……. , шуӊа күрә киемне пычратмаска, ертмаска тырышам.

3.Тѳркемнәрдә эш.

 Кешенеӊ киеме буенча кешенең характерын билгеләп буламы?

Кѳтелгән җаваплар: кешенеӊ холкын, яшен, эш урынын, кая баруын, байлыгын, зәвыгын.

VI.   Ситуатив биремнәр.

  1. После улицы не почистили обувь. Разговор между  мамой и тобой (һәр укучы аерым җавап бирә)
  2. Вы с мамой на рынке тебе покупаете одежду. Ваши мнения расходятся.                                   (парларда  2-3 репликалы диалог тѳзү)
  3. Делайте гостям комплименты.         (3-4 укучы җавабы тыӊлана).

VII.  Дәреслек белән эш. 43 нче бит.13 нче күнегү.

Нәрсә киярсез?  Фикерләрегезне әйтегез.

  1. классыгыз белән  походка барганда;
  2. сәхнәдә чыгыш ясаганда;
  3. сыйныфташыӊныӊ туган кѳненә;
  4. театрга  спектакль карарга.

VIII. Дәрескә йомгак ясау.

- Әйдәгез, дәрескә нәтиҗә ясыйк. Бүгенге дәрес темасына нинди мәкаль  яки нинди танылган  шәхеснеӊ сүзләрен сайларга мѳмкин?

Мѳмкин булган вариантлар:  Киеменә карап каршы алалар, акылына карап  озаталар (мәкаль).

А.П.Чехов: «Кешенеӊ бѳтен нәрсәсе  матур булырга тиеш: киеме дә, йѳзе дә, күӊеле дә, фикере дә».

XI. Укучыларныӊ җавапларын бәяләү. Ѳй эше бирү.

Мәкальне яки А.П.Чехов сүзләрен ничек аӊлыйсыз? Фикерегезне 6-7 җѳмлә аша мисаллар белән аӊлатып языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру принциплары

Коммуникативтехнологиянигезендәукытупроцессыноештыруөчен, бутехнологиябилгеләгәнмаксатларгаһәмпринципларгатурыкилгәнпрограммаэчтәлегенсайлауталәпителә. Димәк, коммуникативтехнологиянигезендәукытупринц...

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАРДА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫН КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯ НИГЕЗЕНДӘ УКЫТУНЫҢ ӨСТЕНЛЕГЕ

Мәкаләдә рус телле балаларны татар теленә өйрәтү проблемасы яктыртыла. Бу эшне Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясенә нигезләнеп башкару иң отышлысы дип саныйм....

9 Б сыйныфы укучылары белән эшләү өчен төзелгән тәрбия эше планы.

Тәрбия планы укучыларның яшь үзенчәлекләрен, мәктәп алдына куелган бурычларны, тәрбия системасының төп юнәлешләрен исәпкә алып төзелде....

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)

Бу дәрес планы Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча төзелгән. Дәреснең максаты коммуникатив технология нигезендә 8 нче сыйныф укучыларын  Ш.Галиевнең “Безнең урам малайлары”дигән шигыре белән таныштыр...

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес....

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес

Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәрес....

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)

Коммуникатив технология нигезендә дәрес планы үрнәге. (Хәйдәрова Р.З., “Татар теле” 8 нче сыйныф, 38-39 нчы дәресләр)...