Соңгы кыңгырау
материал (9 класс) по теме

 

  1 нче укучы

Хөрмәтле укытучылар,укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз,эшегездә зур уңышлар,тормышыгызда саулык-сәламәтлек,гаилә бәхете телибез.

Исәнме,мәктәп,исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

 

2 нче укучы

Менә бүген син каршы ал,

Ишекләрең киң ачып

Без ныклы белем алырбыз,

Дәрт,көчләр тора ташып.

 

3 нче укучы

Җәй буе без көч тупладык,

Башларны ял иттердек.

Тик ятмадык,ялкауланып,

Инештән су китердек.

 

4 нче укучы

Вакыт таптык мәктәптәге

Бакчада эшләргә дә.

Чүп утадык сирәкләдек,

Килдек су сибәргә дә.

( Җыр: “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”)

 

5 нче укучы

Мәктәп -син бит төп йортыбыз,

Күңел сиңа тартыла.

Бүген бөтен ил баласы

Мәктәпләргә агыла.

 

6 нчы укучы

Кем безнең өчен бу кадәр

Күп көчен сарыф иткән?

Без беләбез:һаман да шул

Укытучы апа икән.

 

1 нче укучы

Укытучым-кояшым син,

Нур сибүче күңелгә.

Син-үлемсез,батыр булып

Урын алдың күңелдә.

(Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”)

 

2 нче укучы

Ил карты да Сезгә башын иеп,

Мөгаллим дип, зурлап эндәшә.

Яшьләр Сездән матур үрнәк алып

Күркәмлектә Сезгә тиңләшә.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.

( Чәчәк бирү)

 

3 нче укучы

Без тәртипле, тәрбияле

Булырга тырышабыз

Класс белән,мәктәп белән

Ярыш оештырабыз.

 

4 нче укучы

Безнең илгә белемле һәм

Намуслы кеше кирәк

Туган ил өчен яшәрбез

Үсик кенә тизрәк.

 

5 нче укучы

Уку- безнең иң төп бурыч,

Тырышып уку-эшебез.

Тирән белем сорый илем,

“Бишле”дә бит көчебез.

 

6 нчы укучы

 

Хыяллар безнең канатлы,

Хыяллар шундый матур.

Киләчәктә барыбыз да

Булырбыз кыю,батыр.

 

1 нче укучы

Исәнмесез,минем шаян дуслар!

Хуш килдегез,рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын

Я,әйдәгез,түрдән үтегез.

(Ачкыч,әлифба бирү.)

1 нче классларны кабул итеп алучы укытучы Мәкъфия Фатиховнага сүз бирелә.

 

1 нче класска килүчеләр:

Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек

Аңарчы көннәр буена

Бакчада йөри идек.

 

Бик күп нәрсә белермен мин

Туган илем турында.

Мин бит инде бик зур булдым

Әлифбам бар кулымда.

 

 

 

Хәрефләр өйрәнербез дә

Сүзләр төзеп уйнарбыз

Сагынып көткән мәктәптән без

Беркайчан да туймабыз.

 

Язарга да өйрәнербез,

Ручка тотып кулларга

Хәрефләрне тезәрбез без

Тигез,туры юлларга.

 

Аннары мисал,мәсьәләне

Чишү юлын эзләрбез.

Дәфтәрләрне,көндәлекне

Бишле белән бизәрбез.

Дус,тату,матур яшәүнең

Серенә төшенербез

Бик тырышып укыганда

Уңышка ирешербез.

(Кыңгырау шалтыратабыз)

Җыр “Мин яратам сине Татарстан”

(1 нче сыйныф укучыларын беренче дәрескә классларына озатабыз)

 

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.Презентация.

"Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше" темасы буенча  презентация.4 сыйныф(татар төркеме.)...

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме өчен материал....

"Соңгы кыңгырау" бәйрәме.

Бу бәйрәм укучыларның күңелендә гөмергә онытылмаслык  булып калыр.Ул 25 майда үткәрелә.Зал бәйрәмчә әзерләнә.Мин үз сыйныф укучыларым белән үткәрелгән бәйрәм сценариен урнаштырам....

Соңгы кыңгырау - 2011.

Сценарий последнего звонка на татарском языке....

Тема: "Яңгырау һәм саңгырау тартыклар".

2 нче сыйныфның татар  төркемендә татар теле дәресе, сингапур структурасы....

фәнни-эзләнү эше Әмирхан Еникинең”Җиз кыңгырау” хикәясендә Җиз кыңгырау образы аша идея-эстетик эчтәлекнең ачылышы

      Бүген дә һәр кешенең диярлек өендә буыннан-буынга күчеп килгән, якты хатирәләр саклаган кадерле әйберләр бар: көмеш беләзекләр, җиз комганнар, суккан паласлар, чиккән сөлге...