Разработка урока татарского языка
методическая разработка по теме

Могомедова Альфира Фасхутдиновна

Урок развития связной речи на татарском языке для 4 класса по учебнику Р.З.Хайдаровой

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan_uroka_alfira.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре

Мәскәү районы 9нчы гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мөхәмәдова Әлфирә Фәсхетдин кызы

4нче сыйныф (рус телле төркем)

Тема: Минем дустым (бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)

Дәреснең төре. Белемнәрне камилләштерү, ныгыту.

Максат.

  1. Тема буенча лексик – грамматик белемнәрен системалаштыруга ирешү.
  2. Телдән сөйләмне грамматик яктан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан эзлекле итеп оештыру, укучыларның эзлекле фикерләү сәләтен үстерү.
  3. Балаларны татарча актив аралашуга тарту һәм аралашуга омтылышны арттыру, монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.
  4. Дуслыкка карата ихтирам хисе тәрбияләү, укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту.

Максатларга ирешү өчен түбәндәге метод һәм алымнар кулланылды:

  1. Фонетик күнекмәләрне формалаштыру өчен билгеле  бер сүзләргә транскрипция ясатылды. Сөйләмне орфоэпик яктан дөрес оештыру өчен, авазларның  әйтелешенә игътибар ителде.
  2. Лексик күнекмәләрне формалаштыру өчен,  дәреслек белән эшләү, телдән сорау – җавап алымнары кулланылды.
  3. Грамматик күнекмәләрне формалаштыру өчен, сөйләп аңлату, мөстәкыйль һәм фронталь эш алымнары, дәреслек һәм дәфтәр белән эшләү, тестлар алынды.
  4. Фикерләү сәләтен үстерү өчен, дәреслектән, төркемләрдә эшләү, монологик сөйләм алымнары кулланылды.
  5. Бәйләнешле сөйләм үстерү максатыннан, укучыларның диалогик, монологик сөйләм күнекмәләре тагын да ныгытылды.

Җиһазлау һәм материал.

  1.  “Дуслык” темасына ясалган рәсемнәр (такта ябык).
  2. Укытучы һәм укучылар алып килгән фотосурәтләр.
  3. Интерактив такта һәм компьютер.
  4. Укучыларга тарату өчен компьютерда җыелган тестлар.
  5. Телевизор, видеоаппаратура һәм дуслык турында җырлар (“Дуслык турында җыр” (МР 3 диск “Сабыйларга бүләк – 2”); “Чын дустым” (DVD диск “Булачак йолдызга! Иң шәп җырлар!”); “Икегә ике – дүрт” (МР 3 диск “Зәңгәрсу вагон”).
  6. Дәреслек (Р.З.Хәйдәрова “Татар теле һәм уку китабы” II кисәк, 2005 ел)

Дәрес планы. 

I. Оештыру.

II. Үткән материалны актуальләштерү.

      III. Материалны ныгыту. Укучыларның мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

 IV. Йомгаклау.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Дәрес җыр тыңлаудан башлана.

Укытучы. Исәнмесез укучылар! Әле тыңлаган җыр нәрсә турында иде?

Укучылар. Дуслык турында.

     II. Үткән материалны актуальләштерү.

Укытучы. Әйдәгез, бергәләп бу темага караган сүзләрне искә төшереп китик.

(Сүзләр: дустым, авылга, күршеләр, ныграк, бию түгәрәге, пешерергә, заманча, Айгөл, кайвакыт, биюче, җыештырырга. Укытучы укый – балалар кабатлый – бер укучы тәрҗемә итә). Бу сүзләрне мин кайдан алдым?

Укучылар. “Минем дустым” текстыннан.

Укытучы. Алдагы дәресләрдә дуслык турында сөйләштек, дус кеше турында әңгәмә төзедек, “Минем дустым” дигән текстны укыдык, сорауларга җавап бирдек, сүзлек диктанты уздырдык. Бүген эшебезне дәвам итәбез.

Телдән сөйләмне оештыру.

Укытучы. Кем бу текстның эчтәлеген сөйләп күрсәтер? (2-3 укучы бүлеп – бүлеп сөйлиләр).

III. Материалны ныгыту. Укучыларның мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

Укытучы. Алга таба минем сезнең  ничек аңлаганыгызны беләсем килә. Моның өчен без берничә бирем эшләрбез.

Тестларны үтәү (тестлар интерактив тактада яктыртыла)

Тест “Кайсы раслау дөрес?” 

1нче слайд - а) Без Айгөл белән шәһәрдә таныштык.

                      б) Без Айгөл белән авылда таныштык.

                      в) Без Айгөл белән Казанда таныштык.

2нче слайд - а) Мин җәйге каникулда авылга кайттым.

                      б) Икебез дә  җәйге каникулда авылга кайттык.

                      в) Айгөл авылга кайтмады.

3нче слайд - а) Минем әби белән Айгөлнең әбисе- күршеләр.

                      б) Айгөлнең әбисе Казанда яши.

                      в) Минем әбием Казанда яши.

4нче слайд - а) Каникулдан соң без Айгөл белән очрашмадык.

                      б) Каникулдан соң без Айгөл белән ныграк дуслаштык.

                      в) Каникулдан соң Айгөл авылда калды.

5нче слайд - а) Айгөл – биюче, ләкин ул яхшы укымый.

                      б) Айгөл бии белми.

                      в) Айгөл яхшы укучы да, оста биюче дә.

Битләрдә тест “Кайсы тәрҗемә туры килә?”

1) Я хочу ходить в танцевальный кружок.

     а) Мин бию түгәрәгенә йөрергә телим.

     б) Мин бию түгәрәгенә йөрим.

     в) Мин телим бию түгәрәгенә йөрергә.

2) Я хочу рассказать о моём друге.

     а) Мин дустым турында сөйләргә теләмим.

     б) Мин дустым турында сөйләргә телим.

     в) Мин дустыма сөйлим.

3) Без авылда бергә уйнадык, әбиләргә булыштык.

     а) Мы в деревне отдыхали.

     б) Мы в деревне бабушкам помогали

     в) Мы в деревне вместе играли, бабушкам помогли.

 4) Дустым шәһәрдә яши.

     а) Его друг в городе живёт.

     б) Мой друг в деревне живёт.

     в) Мой друг в городе живёт.

5) Кайвакытта бергә дәресләр әзерлибез.

     а) Вместе уроки делаем.

     б) Иногда вместе уроки делаем.

     в) Вместе мы не делаем уроки.

Битләрдә тест “Кайсы транскрипция дөрес?”

      1) авылга

а) [а° w ы л ғ а]

б) [а w ы л г а]

    в) [а° w ы л ғ а]

2) бию

     а) [б и й ү]

     б) [б и ю]

     в) [б и ү]

3) яшим

     а) [й ә ш и м ь]

     б) [я ш и м]

     в) [й ә ш и м]

4) күршеләр

     а) [к ү р ш э л ә р]

     б) [к ү р ш э л э р]

     в) [қ ү р ш э л ә р]

     Физкультминут (пассив) “Чын дустым” (1нче – 2нче куплет) караоке, җырлау.

Иҗади характердагы өй эшен тикшерү.

Такта ачыла һәм тактада бар балаларның да дусларының фото сурәтләре. Укытучының да дустының фотосурәте шунда (укытучы үзе өй эшен әйтә).

Укытучы. Өй эше  үз дустың турында сөйләргә өйрәнеп килергә кушылган иде (укытучы үзе сөйли башлый).

Укытучы. Укучылар, минем дә дустым бар (фото сурәтенә күрсәтә). Аның исеме... (4 – 5 укучыдан сорый һәм алдагы дәресләрдә бу эш дәвам ителүе турында әйтә).

Дәреслек белән эш.

Дәреслектә 10нчы биттәге 7нче күнегүне эшләү. Парлап уку, сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итү.

     Физкультминут (актив). Музыкага ияреп күнегүләр эшләү (“Икегә ике - дүрт”1нче куплет һәм кушымта).

IV. Йомгаклау.

Укытучы. Балалар, карагыз әле (тактага күрсәтә)  безнең төркемдә күпме дуслар. Әйдәгез без бер - беребезне хөрмәт итик һәм барыбыз да дус булыйк .

(Укучыларның белемнәре бәяләнә, өйгә эш бирелә. Дуслык турында үз диалогларын төзеп килергә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең яшел дусларыбыз". Разработка урока татарского языка в 7 кл. для русскоязычных учащихся.

Данная разработка урока будет полезна учителям, преподающим татарский язык в 7 классах русской школы по учебнику Р.Р. Нигматуллиной "Татарча да яхшы бел..."...

разработка урока татарского языка ( 4 класс Р.З Хайдарова).

Методическая разработка урока татарского языка для учащихся 4 класса обучающихся по программе Р.З.Хайдаровой...

Разработка урока татарского языка с презентацией в 6 классе для русскоязычной группы

Дәреснең темасы : "Игелекле,бул бала!"  Дәрес эшкәртмәсе 6 нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен төзелгән . Дәрестә Р.Р. Нигъмәтуллина дәреслеге , презентация кулланыла....

Разработка урока татарского языка в 6 классе "Остров дружбы"

Тема.      Дуслык утравы.  Максат. Укучыларны Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең...

Разработка урока татарского языка в 7 классе по теме "Повторение словосочетания"

Максат: 1) сүзтезмәләр турында алган белемнәрне ныгыту; 2) логик фикер йөртү сәләтен үстерү; 3)сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү; 4)Г.Тукай, М.Җәлилнең шигырьләре белән таныштыру; 5) Г....

Разработка урока татарского языка в 7 классе по теме "Повторение словосочетания"

Максат: 1) сүзтезмәләр турында алган белемнәрне ныгыту; 2) логик фикер йөртү сәләтен үстерү; 3)сөйләм телен һәм сәнгатьле сөйләмне камилләштерү; 4)Г.Тукай, М.Җәлилнең шигырьләре белән таныштыру; 5) Г....