Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичә.
методическая разработка (6 класс) по теме

 

 Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем – туган телем!

Рәхмәт сиңа, туган телем,

Киңдер сиңа күңелем түре!

(Бергәләп “Туган тел” җыры башкарыла)

  Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

Әйе, сөекле Тукаебызның беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл farrahova_r.rar17.83 КБ

Предварительный просмотр:

Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичә.

1нче укучы. Җыр булырлык сүзләр биргән

Матур телем – туган телем!

Рәхмәт сиңа, туган телем,

Киңдер сиңа күңелем түре!

(Бергәләп “Туган тел” җыры башкарыла)

А.Б. Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

Әйе, сөекле Тукаебызның беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

1нче укучы. Мөҗәһитнең “Бүген шигырь бәйрәме” шигырен укый.

(Сәхнәгә Күбәләк булып киенгән кыз бала керә. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан нәни кызчык күренә һәм күбәләкне куа. Күбәләк чәчәкләр арасында оча. Кыз аны куып тота.)

Кыз. Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп!

(“Бала белән күбәләк” җыры башкарыла. Г.Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе)

Кыз. Монда нинди күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә (күрсәтеп) күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.

(Нәни кыз музыка астында, җырлый-җырлый, җиләк җыя).

Кыз. Җиләк җыям чиләккә,

Дәү әнигә бүләккә.

Ул бүләккә шатлана,

Мине бик тә ярата.

Йөгереп җиләк җыям,

Берәмләп салып куям.

Чиләгем тиздән тулыр,

Дәү әнием шат булыр.

(“Шүрәле” җыры башкарыла. Җыр тәмамланганда залга, үкереп, Шүрәле керә. Кыз, куркып, агачлар артына кача, карап тора. Шүрәле кызны күреп ала, янына килә).

Шүрәле. Әй, сылу кыз, кил әле!

Бер биеп күрсәт әле!

Кыз. Була ул.

(“Кыз биюе”. Татар халык көе “Әпипә”гә биелә. Соңрак биюгә Шүрәле һәм күбәләк тә кушыла).

Шүрәле. Ә хәзер, килче бире, уйныйк бераз кети-кети.

Бер дә шикләнмә, кызый син,

Мин карак, угъры түгел.

Юл да кисмимен, шулай да

Мин бк үк тугры түгел.

Кыз.Әйдә соң, уйныйк бергә. Ә соңыннан икәү бергә мәктәпкә Тукай абыйның туган көненә барырбыз.

Шүрәле. Нинди Тукай? Кем соң ул?

Кыз. Сине халыкка чыгарган һәм мәңге яшәткән Тукай абыебыз.

Шүрәле.Нәрсә соң ул туган көн? Нәрсә соң ул бәйрәм?

Кыз. Баргач, барысын да күрерсең.

Шүрәле. Әйдә, тизрәк, барыйк алайса.

(Агачлар арасыннан йөриләр, мәктәпкә килеп җитәләр)

Кыз. Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез, балалар! Бәйрәм белән сезне!

Шүрәле. Мин дә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз!Зыян салмам. Үзем белән сезгә дип бер әйбер алып килдем.

А.Б. Нәрсә икән ул, балалар?

Шүрәле. Уңда кесә, сулда кесә (күрсәтә)

Алдымда да кесәләр.

Артымда да кесәләр.

Бик күңелле булыр иде

Нәрсә икәнен белсәләр.

Ә-ә-ә! Белмисезме? Менә алар – китаплар!

Шул китапның геройлары үзләре дә киләләр!

Ишектән Гали, Кәҗә, Сарык керәләр)

Кәҗә. Килдек сезгә кунакка,

Меңнәрдәге мәктәпкә.

Тукай китаплары алдык

Галинең акчасына.

А.б. Рәхмәт инде, Кәҗә дус!

Әйдә, түргә үтегез!

Безнең белән бергә-бергә

Бераз бәйрәм итегез!

Шүрәле. Ә минем бер рәхәтләнеп

Китап укыйсым килә.

Китаптагы сорауларны

Сезгә бирәсем килә.

А.б. Рәхим ит, Шүрәле дус!

(Шүрәле китаптан сораулар укый)

  1. Нинди савыттан эчеп булмый? (буш савыттан)
  2. Сыер ни өчен ята? (утырып тора алмаганга)
  3. Төн ни өчен караңгы? (кояш булмаганга)

(Шүрәле балаларны зирәк җаваплары өчен мактый)

Гали. Минем дә бер соравым бар:

Нәкъ Кеше кебек үзе,

Ә шулай да шаккаттыра.

-Былтыр кыс-ты-ы! – дип кычкыра,

Туганнарын чакыра. Кем ул?

Балалар. Шүрәле!

Шүрәле. Кычкырганымны да ишеткәннәр икән.

Кәҗә. Мин дә әйтәм, тыңлагыз.

Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы аның ярык,

Исеме аның... Сарык.

Сарык. Әйе, мин ул, дуслар.

Тоягым ярык булса да,

Серле ул, сизәрсез сез.

Түгәрәктә уйнаканда

Җиңәрсезме икән сез?

(“Кем җитезрәк?” уены).

Шүрәле. Уен уен инде ул. Ә менә минем җырлап уйныйсым килә.

А.Б. Уйныйк, җырлыйк булмаса.

(“Чума үрдәк, чума каз” җырлы уены уйнала).

Шүрәле. Балалар, ә сез беләсезме, Габдулла Тукайның иң яраткан уены нинди булган?

Балалар. Ачык авыз!

А.б. Әйдәгез, бергәләшеп уйнап алабыз.

(Ачык авыз уены. Балалар, икешәрләп, аллы-артлы, түгәрәккә басалар. Бер бала парсыз кала. Музыка уйный башлагач, артта басып торган балалар түгәрәк буйлап биеп йөриләр. Көй туктагач, тиз генә парлашып басалар. Парсыз калган бала “ачык авыз” була.)

А.б. Дуслар, нишлибез? Су анасы килә!

Шүрәле. Уйныйк бергәләп.Әй, син, Су анасы! Кил бирегә. Утырыйк. Сөйләшик бераз.

Су анасы. Юк! Юк! Чәчләремне татарга тарагымны эзлисем бар. Таралмаган чәчләр белән ничек Тукай бәйрәменә барыйм?

А.б. Бәйрәм тәмамланып килә инде.

С.а. Их! Ә мин бер рәхәтләнеп шигырьләр тыңлармын дигән идем.

А.б. Тыңла, Су анасы! Безнең балалар бик күп шигырьләр беләләр!

Кәҗә. Мә-ә! Күрәсезме капчыкны, балалар шигырьләр сөйләгәндә мин аларны капчыгыма тутырып барырмын һәм, өемә кайткач, үземнең нәни бәтиләремә сөйләрмен. Башлыйк булмаса.

(Балалар Г.Тукайның “Кызыклы шәкерт”, Ш.Галиевнең “Минем абый шигырь ятлый шигырьләрен сәхнәләштерәләр).

Сарык. Кәҗә дус, мин дә калмыйм синнән. Мин дә шигырьләр җыям. Минем турыда әкиятләр дә күп. Тукай абый да миңа бер әкиятен багышлаган. Ә сез беләсезме, балалар.ю ул әкият ничек дип атала?

Балалар. (бергә) “Кәҗә белән сарык” әкияте.

А.Б. Әсин, сарык дус, үзең берәр әкият белмисеңме?

Сарык. Әкиятләр беләм. Ә шигырьләрне бик аз беләм. Шуңа, өйрәнергә дип, капчыкка җыйдым мин аларны.

А.Б. Ә шулай да, сөйлә әле бер генә шигырь булса да.

Сарык. Борын-борын заманда

Ерак кара урманда

Яшәгәннәр җәнлекләр

Ай күргәч йоклаганнар.

Кояш күргәч, уянганнар,

Ашарга эзләгәннәр.

Тик азык табу серләрен

Нигәдер белмәгәннәр.

Ә Тукайның китаплары бар серләрне өйрәтә. Әнә! Теге өстәл өстендә бер яхшы китап ята. Бар әле, Кәҗә дус, алып кил әле шул китапны. Без аны балаларга бүләк итик. Алар ул китапны өйрәнсеннәр, укысыннар, Тукай абыйларын онытмасыннар.

 А.Б.  Ак кирәк, -дип, пакъ кирәк, дип

  Хор.Җырлады, язды Тукай

    А.б.Дәрт уятырга кешедә

     Хор.Уянды, янды Тукай.

А.Б.   Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

    Хор.Җырлары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

А.б.    Иң матур моңлы җырларын

Халкына бирде Тукай

Азатлык, дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай

Хор.  һәрчак безнең белән бергә

 Безның замандаш Тукай.

(Бәйрәм “Тукайга” җыры белән тәмамлана. М.Разов сүзләре, В.Әхмәтшин көе).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Габдулла Тукайның туган көнен каршы алу һәм үткәрү буенча эш планы

Бу  планга  шагыйрьнең туган көнен каршы алуга карата чара төрләре кертелгән...

Габдулла Тукай туган көненә багышланган кичә

Габдулла Тукайның татар халкы өчен роле әйтеп бетергесез. Инде менә ничә буын аның әкият-шигырьләрендә тәрбияләнә .Киләчәк буынны тәрбияләү- безнең кулларда, шуңа күрә дә Тукайның бөеклеген, аны...

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА 125 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢТУУЫНА 125 ЕЛ ТУЛУГА БАГЫШЛАНГАН КИЧӘ...

Габдулла Тукайның 128 еллыгына багышланган әдәби уку дәресе.

Балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам , шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү....

Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Башлангыч сыйныфларда Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә. Кичәнең максаты: Г.Тукай турында белемнәрне тулылындыру,сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм логик фикерләү сәләтен үстерү. Г....

Габдулла Тукайның 130 еллыгына, туган көненә багышланган декада көннәрендә үткәреләчәк чараларның эш планы.

Габдулла Тукайның 130 еллыгына ,туган көненә багышланган декада көннәрендә үткәреләчәк чараларның эш планы....