“Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма бел...”
методическая разработка (7 класс) по теме

Буыннар тарихы,нәсел шәҗәрәләрен  өйрәнүгә багышланган музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon farrahova.zip27.07 КБ

Предварительный просмотр:

Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма бел...”

Буыннар тарихы,нәсел шәҗәрәләрен

өйрәнүгә багышланган музыкаль кичә.

                                Оештыручы: татар теле һәм                        әдәбияты укытучысы

Фаррахова Рузилә Рәсим кызы

            Максат: 

          Гаиләләрдәге үзара татулыкны арттыру; балаларның

 туган төбәгебез турындагы белемнәрен баету, игелекле гамәлләре белән халык хәтерендә калган нәселләребез турындагы мәгълүматларны киңәйтү, алар үрнәгендә телебезгә, динебезгә тугърылыклы, намуслы, тырыш булырга омтылыш, әхлаклылык сыйфатларын тәрбияләү.

            Җиһазлау:

       Нәсел тарихын, шәҗәрәне һәм гаилә тормышын, мәктәптәге эш барышын яктырткан фотокарточкалар; “Мирас”, “Ялкын” журналлары, шәҗәрәләр, әби-бабайлардан калган истәлекләр, чиккән, бәйләгән әйберләр, дини китаплар, милли киемнәр,DVD, музыкаль үзәк.

Кичә барышы

      Сәхнәдә авыл өе күренеше. Әби табын әзерли. Бабай радио тыңлый. Җыр ишетелә”Туганнарның кадерен бел” Г.Мингалиев сүзләре һәм көе.

Әби. Әйдә ,картым, бер булмаса чәйләп алыйк. Менә килен яңа бал да кертеп чыккан иде. (Малай керә)

Малай. Исәнме, әбием. Исәнме ,бабакай. Ни хәлләрегез бар?

 Бабай.И-и, минем  улым килгән икән бит ,әйдә әле ,әйдә чәй эчәргә

утыр.(малай утыра) Я  улым, ни эшләр бетереп йөрисең? Укулар ничек бара? “5”ләр аласыңмы соң? Мәктәбебезгездә нинди яңалыклар бар?

 Малай.Бабай, апа безгә үз туганнарыгызны, нәсел-нәсәбегезне белегез, шәҗәрәгезне язып килегез дигән иде. Әтидән сораган идем дә, ул авылның теге очыннан алып бу очына кадәр барысы да туган инде безгә, диде.

Бабай.Әтиең дөрес әйтә,улым, барысы белән дә аралашып яшәү генә җитеп бетми.  Әби.Улым, чәй тәмле булдымы?

 Малай.Әйе,әбекәй, бигрәк тәмле.Рәхмәт.

Әби.Әйдәгез, бер дога кылыйк.(дога кылалар) Кил әле ,улым, актарып карыйк әле менә бу сандыкны.(Әби сандыкны ача,  фотоаль бом ала. Әби малайга карточка күрсәтә.)

 Әби. Әби – бабаңны таныйсыңмы, улым?

  Малай. Сезнең дә яшь чак бар идемени ул?

  Әби. Әллә син безне гел шулай карт, ямьсез булганнар дисеңме? И-и, безнең яшь чакларда бигрәк күңелле иде ул. Хәзер генә картайдык, авылыбызда да ямь бетеп бара.

 Малай. Юк, юк, әби. Сез дөньядагы иң матур, иң әйбәт әби белән бабай.

 Әби.Шулайдыр шул, улым,шулайдыр.(Малай сандыктан каеш ала )    

Малай. Кемнең каешы бу,бабай?

 Бабай. Патша заманыннан ук калган каеш бу, улым. Гади каеш түгел, әтиемнең каешы. Ул аны миңа истәлек итеп сакларга кушкан иде. Хәзер инде мин карт, үзем исән чагындасиңа тапшырып каласым килә. Ядкарь итеп сакларсың, дәвам итеп балаларыңа тапшырырсың . (Малай каешны биленә буып карый.)

 Малай.Рәхмәт,бабай.

 Әби.(әби сандыктан кәгазьгә ясалган шәҗәрәне ала.)Ә менә монысы инде сиңа кирәкле шәҗәрә. Аны да сиңа тапшырырга вакыт җиткәндер. Менә син –тугызынчы буын, монысы әтиең, аның атасы Солтан. . . Бабай, син миннән әйбәтрәк беләсең. Мә әле, аңлатып бир әле.(бабайга шәҗәрәне бирә)

Бабай.Минем әтием бик укыган кеше булган.Ул хәтта нәсел шәҗәрәсен дә язып калдырган, мин дә дәвам итеп, саклап тоттым. Әтиемнең әтисе- Ситдыйк,аның атасы  Солтан булган.  Алар шушы төбәктә яшәп килгән нәселнең бер буыны. Гомер-гомергә иген иккәннәр, умарта белән шөгыльләнгәннәр. Минем әти- бабайлар бик көчле, горур, тәвәккәл булганнар.

Әби.И-и, бабай, соң син үзең дә басудан кайтып кермәдең. Сиңа охшап малаең да көн-төн икмәк дип чаба.

Бабай. Нәрсәсе начар инде аның? Чапсын, карчык, чапсын, Һәр эшне үз вакытында эшләсә яхшы. Миңа охшаса начармы? Сиңа охшап күп сөйләнә торган булса, бер генә капчык та икмәк суктыра алмас иде. (көлә)

Әби. Ярар, ярар, бабасы. Мин дә бит начар димим. Аллага шөкер,улым  да, оныгым да  менә дигән.(әби оныгының аркасыннан сөя)

Әби. Бик күркәм эш башлап җибәргәнсез, улым, мәктәбегездә. Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, дигән борынгылар. Әтиең белән син дә шәҗәрәбезне саклап тотыгыз, дәвам итегез.

Малай. Рәхмәт сезгә, әбекәй, бабакай. Әле дә сез бар. Сез дә мәктәпкә килегез, бәйрәмебезне карарсыз, яшь вакытларгызны искә төшереп, бер шатланырсыз.

Әби. Рәхмәт, улым, зурлап чакыруыңа.

Малай. Мин китим инде. Сау булыгыз.

 (Талгын гына музыка куела, сәхнәгә шигырь сөйләүче укучылар чыга.)

1ук. Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма бел.

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен.

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

2 ук.Исеңдә тот аларның син

Сугышларда кан түккәнен,

Туган җирнең иреге өчен

Зинданнарда интеккәнен.

3ук.Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар.

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар...

4 ук. Горур сүз әйт сорасалар

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Җыр: “Туганнарның кадерен бел” Г.Мингалиев сүзе һәм көе.

А.б. “Илен белмәгән- игелексез, халкын белмәгән- исәпсез.”- дип юкка гына әйтмәгән халкыбыз. . Адәм баласына үзенең җиде буын бабасын белү фарыз, дигән борынгылар.Шул вакытта гына кеше туган илен,туган төбәгенең,туган йортыңның үткәнен,үз халкының чыгышын белә.Шуның өчен дә без  үз шәҗәрәләребезне – нәсел агачыбызны өйрәнеп,туганнарыбызны  барладык.

      Мәктәбебездә ике нәселнең дәвамчылары булган балалар укый.Алар бертуганнар, аралашып күңелле яшиләр. Хезер аларны сәхнәгә чакырабыз. Рәхим итегез.(сәхнәнең ике ягына ике нәселнең дәвамчылары булган укучылар чыга.)

А.б. Без бүген бу нәселләрнең туганлык җепләре ныклыгын, нәселләренең бердәмлеген, татулыгын сынап карарбыз.

1.Танышу.

А.б.Әйдәгез алар белән танышып китик.(һәр ике команда үзләренең шәҗәрәләре белән таныштыралар. Бәхтегәрәй һәм Солтан нәселләре турында әкият,шигырь формасында таныштырырга мөмкин.)

2.Гаилә тугърасы ясау,мәгънәсен аңлату.

А.б.Гаилә ул- үзе кечкенә бер туган ил.Туган илебез Татарстанның тугърасында  ак канатлы барс рәсеме төшерелгән.Канатлы ак барс уңдырышлылык билгесе,үз халкының яклаучысы дигәнне аңлата.Әйдәгез,сез дә үз гаиләгезнең тугъраларын ясап карагыз. (гаилә тугърасына имән, акошлар,су,аяз күк йөзе, чишмә рәсемнәре ясарга мөмкин.)

          Җыр: “Туган җиремә” Г.Зәйнәшева сүзләре, З.Гыйбадуллин көе.

А.б. Тугъраларыгызның нәрсә аңлатуы турында безне дә таныштырып китегез. Рәхим итегез.

3. Исемең ниләр сөйли?

А.б. Нәсел дәвамы булып балалар тора. Бала туа,  дөньяга яңа кеше килә. Нәсел агачында тагын бер тармак барлыкка килә, туганнар саны арта.

 Гаиләгә яңа бәхет, куаныч өстәлә. Шуның белән бергә ата- анага яңа мәшәкатьләр  дә туа. Аларның иң беренчесе – балага исем кушу. Татар  халкы элек- электән балага исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Исеме җисеменә туры килә торган матур, аһәңле, мәгънәле исемнәр сайлаган. Ә сезнең исемнәрегез ни сөйли, рәхим итегез. (ике командадагы һәр укучы  үз исемнәренең мәгънәләре турында аңлаталар)

А.б. Ә нәсел башлангычыгызның исеме нинди мәгънә аңлата?

1 команада:

Бабаларыгыз кем дип сорасагыз,

Җир кешеләре булган.

Типсә, тимер өзгән.

Сукса, ташны изгән.

Кирәк икән борган Иделне.

Кечеләрне бер дә кечерәйтмәгән,

Олыларны олы итә белгән.

Нинди генә йортка аяк атласа да,

Саумысыз дип,

Сәлам биреп кергән.

   Бабамның исеме – Бәхтегәрәй. Ул бәхетле Гәрәй дигән мәгънәне аңлата. Бабам чыннан да, бик бәхетле, чөнки аның менә никадәр эшчән, булган оныклары бар.

2 команда:

 Чукмар тотып,

Чит җирләргә басып кермәгән.

Килсә дошман аның үз өстенә

Мәйдан тоткан,

Курку белмәгән.

Эшләгән ул бөтен гомере буе.

Җырга гашыйк булып яшәгән.

Кайгыларын җиңсә,

Шатлык килсә,

Төбе- тамыры белән яңарган.

    Бабамның исеме – Солтан. Андый исем белән патшаларны гына атаганнар. Бабам нәселебезнең башлангычы- патшасы. Аның патшалыгында менә ничә буын чәчәк ата.

4. Буыннан- буынга килгән хезмәт һәм гадәтләр.

А.б. Бүгенге кичәгә һәр ике яктан да өлкән буынны кунакка чакырдык. Хәзер аларга сүз бирәбез.

- Фәния апа, Сезнең нәселдә нинди гореф- гадәтләр сакланган? Сезнең нәсел нәрсәләр белән шөгыльләнә? (Фәния апа Солтан нәселендә буыннан- буынга килгән хезмәт- киез итек басу турында сөйләп китә)

 - Фәнисә апа, Сезнең нәселдә нинди гореф- гадәтләр сакланган? Сезнең нәсел нәрсә белән шөгыльләнә? (Фәнисә апа Бәхтегәрәй нәселендә буыннан- буынга килгән хезмәт- умарта корты үрчетү турында сөйли) 

А.б. Ә хәзер һәр нәселнең иң кечкенә дәвамчыларына сүз бирик әле. (һәр командадан иң кечкенә бала өлкәннәргә багышлап шигырь укый.)

6. Гаилә ядькарләре тапшыру.

А.б. Һәр гаиләдә буыннан- буынга саклана торган бик истәлекле, бик кадерле әйберләр бар. Алар күңелдәге хатирәләрне яңарта, җылыта, уйландыра. Кечкенәләр, сезгә өлкән буынның әйтер сүзе бар. (Фәнисә апа белән Фәния апа гаилә ядкәрләрен оныкларына тапшыралар.)

1 команда(Солтан нәселе) :

Әбекәем,

Ашыкма син картаерга

Йөрәккәең тынмасын.

Сагыш моңнарны таратып,

Безнең җыр яңгырасын.

Җыр: “Юкка түгел, юкка түгелдер” Н.Нәҗми сүзләре, Р.Хәсәнов көе.

2 команда(Бәхтегәрәй нәселе) :

Әбиемә бүләк өчен

Гөлләр чәчтем  бакчабызга.

Кояш гомерләре бирсен

Бер Ходаем барчабызга.

Җыр: “Әбием догалары”

А.б. Әйтем сүзнең бизәге, мәкаль сүзнең җиләге, - дигән борынгылар. Сез дә туганлык турында нинди мәкальләр беләсез? (алып баручы һәр командага мәкальнең башын әйтә, алар ахырын табалар)

  1. Аталы- аналы-( алтын канатлы)
  2. Атадан ул күреп үсә-( анадан күреп кыз үсә)
  3. Әнкәм йорты- ( алтын бишек)
  4. Ата- ана күркәм булса,( балалар бердәм була)
  5. Улының ояты атага, ( кызның ояты анага.)
  6. Балалар өчен ананың йөрәге,( атаның беләге авырта.)

(сәхнәләштерелгән күренеш дәвам итә, беренче күренештә уйнаган әби керә)

Әби: Исәнмесез, балалар. Оныгым  бәйрәмгә чакыргач килгән идем.И- и, кызым, сезгә карап кызыгып та куям, нәсел- нәсәбегез турында бик күп беләсез. Ә менә монысын берегез дә белмидер әле. Юк, юк белмисез.

Малай (әбинең оныгы): Нәрсәне әби, әйт инде?

Әби: Кушаматларыгызны.

 Малай: Һи- и, кушамат барыбызныкы да бар инде ул. Аны безгә көн дә берне тагалар. (Иптәшләренең кушаматларын санап китә) Төлке, пәри, тавык... Үземне дә тик тормаган өчен чыпчык дип йөртәләр әле.

Әби: Юк инде, балам. Кушаматларны көн дә такмыйлар, алар бөтен нәселгә бер генә була. Ул кешенең холкына, эшенә, гамәлләренә, сүзенә, хәтта үзенә карап та кушыла. Ә сез үзегезнең нәселләрегезнең нинди кушамат йөрткәнен беләсезме соң?

Малай: Беләбез әби, беләбез. (һәр команда үзләренең нәсел кушаматлары турында шаян күренеш сәхнәләштереп күрсәтәләр. Кушаматлары турында әби- бабайларыннан алдан сорап белергә мөмкин)

Әби: Авыл җирендә кушаматсыз кешеләр сирәк инде. Шулай да кешегә кушамат белән эндәшергә ярамый, гөнаһалы булырсың ди ,бер хәдис тә.

  Җырладыгыз да, шигырьләр дә укыдыгыз, мәкальләр дә әйтештегез. Ягез, бер уйнап та алыйк. Без абый-апалар белән гел уйный торган идек аны. Сезнең дә уйнаганыгыз бардыр. Кая әле бабагыз бүләк иткән йөзегем?

Уен: “Йөзек салышлы”.

(Музыка куела, әби биюче кызга йөзек сала. Әбигә  мөнәҗәт көйләү җәзасы бирелә. Уен парлы татар биюе белән тамамлана.)

Талгын гына музыка куела, сәхнәгә шигырь сөйләүче укучылар чыга.

1 ук. Бәхет эзләп, син чит җирдә йөргәндә,

Бәхет көтә сине газиз өеңдә...

Бәхет ул- сине сөеп баккан анаң,

Бәхет ул- кайтып керер бусагаң.

Бәхет ул- әбиең- бабаң нигезе.

Бәхет ул- хәләл көчеңнең җимеше.

2 ук. Барыбыз да бертуган без,

Бер гаилә өебез!

Барыбыз да бертуган без,

Бер гаилә илебез!

Бертуган без,

Бер гаилә

Булсын иде Җиребез!

А.б. Кадерле балалар! Бүгенге кичәбезне йомгаклап, сезгә шуны телим: нәсел җепләрегез өзелмәсен, туганнарыгызның кадерен белегез, бер- берегез белән аралашып, бер гаилә булып яшәгез.

    Ә хөрмәтле өлкәннәребезгә, бу кичәгә килеп, безне сөендергәннәре, бик күп киңәшләре өчен рәхмәт әйтәбез. Балаларыгызның кадерләре, оныкларыгызның яраткан әбиләре булып, сау- сәламәт яшәргә язсын Сезгә. (өлкәннәргә чәчәк бирелә).

 Кичә  К.Булатова сүзләренә  Ф.Хатыйпов көенә язылган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән җыры белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәтерләрдә тарих яңара

15-октябрь- халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Бу көнне Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалткан. Халкыбыз бу дәһшәтле вакыйганы бик авыр кичергән. Ул гасырлар буе сыкранган, әр...

Син яхшы бел рус телен, һәм онытма үз телең!

Туган оясыннан аерылган Канатына мәңге ял тапмый. Туган телен яратмаган кеше,Башкаларның телен яратмый.Халкым теле миңа – хаклык теле. Аннан башка минең телем юк Илен сөймәс кенә т...

Хәтерләрдә мәңге сакларбыз!

Хәтерләрдә мәңге сакларбыз! Бөек Ватан сугышына карата дәрестән тыш чара....

Хәтерләүдән курыкма син

Хәтерләүдән курыкма син...

Р. Фәйзуллинның "Онытма син!" шигырендәге сүзләрне сөйләмдә куллану.

8 нче сыйныфның рус төркемндә үткәрелгән ачык дәрес фрагменты эшкәртмәсе....

Муса Җәлил батырлыгын халык мәңге онытмый.

Максат.1.Муса Җәлил тормыш юлын, иҗатын искә төшерү.2.Укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади сәләтен үстерү өстендә эшне дәвам итү.3.Туган телебезгә, мәдәниятебезгә, аның талантлы шәхесләренә мәхәббәт тә...

Шәҗәрәңне онытма, тамырыңны корытма

...Далада дүңгәләк дигән үлән очрый көчле җил чыгу белән, урыннан куптарылып, тәгәри дә китә, чөнки аның тамырлары нәзек һәм өстә. ватанына тирән  сөю  хисе  булмаган  Кеше,  ...