"Туган як табигатен тасвирлау"
презентация к уроку (6 класс) на тему

Рахматуллина Гюзелия Исламовна

"Туган як табигатен тасвирлау" дәрес эшкәртмәсенең презентациясе. Серверга сыймау сәбәпле, күләмен бик күпкә кечерәйтергә туры килде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon tugan_yak_tabigaten_tasvirlau_temasyna_prezentaciya.ppt1.66 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туган ягым – гөлләр иле Дәреснең барышы: Н ә фкать Нигъ мәтуллин башкаруында “Мине юллар чакыра” дигән җырны тыңлап, дәресебезне башлыйбыз. Укучылар, дәресебезне юкка гына шушы җырдан башламадык. Бүген без сезнең белән туган як буйлап сәяхәткә чыгабыз.Туган як һәркем өчен изге, кадерле. Ул кешегә яшәү өчен көч, куәт бирсә, язучыларга, шагыйр ь ләргә илһам, дәрт өсти. Һәр язучының, шагыйр ь нең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан – буена сузыла. Без дә бүген сезнең белән туган як матурлыгын күрергә омтылып, сәяхәткә чыгабыз. Иҗат максатыбыз исә - туган як табигатенең матурлыгы белән горурлану, илһам алу, аны күзәтеп, үзебезнең иҗади эшләребез өчен материал туплау. Шулар нигезендә без сезнең белән сочинение язачакбыз. Бүгенге дәрестә план төзербез, сочинение язарга әзерләнербез. Һәр сәяхәтченең кулында кәгаз ь –каләм була. Аннары маршрутны билгелик. Алар сезнең өстәлегездә ята. Туган ягым – яшел бишек Туган як бизәкләре Туган тел дәр ь ясында Халык әйтсә, хак әйтә. Шигыр ь юлларында туган як матурлыгы Туган як моңнары

Слайд 2

Туган як- әни. Туган як – яшел бишек Туган як – алтын Туган як Һәркемгә газиз Халкыбыз Туган якны Нәрсәгә Тиңли? Халык Әйтсә, Хак Әйтер

Слайд 3

Шигыр ь юлларында туган як матурлыгы Укучылар, хәзер беренче тукталышка туктыйк. Монда без киләсен белепме, ниндидер язулар калдырганнар (ШИГЫР Ь ЛӘР сүзенең хәрефләре буташтырып бирелә. Сүзне җыярга). Шигыр ь ләр икән ләбаса, тыңлагыз әле, бу исемнәр сезгә берәр нәрсә турында сөйләмиме? Ш. Маннапов Н. Д әү ли С. Маннапов

Слайд 4

_ Әйе, болар безнең районыбызда туып – үскән шагыйр ь ләребез. Сезгә аларның кайсылары күбрәк таныш? Н. Дәүли исеме, дисез. Шулай, бу исем сезгә таныш. Без аның белән кайчан танышкан идек? Татар теле дәресендә күп мәг ъ нәле һәм күчерелмә мәг ъ нәле сүзләрне үткәндә (“Икмәк”) Әйе, укучылар, Н. Дәүли - ул безнең горурлыгыбыз, йөзек кашыбыз. Аның тормыш юлы, иҗаты турында без киләчәктә сөйләшербез.Ә хәзер мин сезгә менә бу язманы укып китмәкче булам. (Өзек. Н. Дәүли. Сайланма әсәрләр. Ике томда. 1 том. Шигыр ь ләр һәм поэмалар. Тат. кит . нәшер.1969 ел, 3 бит). Бер укучы Н. Дәүлинең “Әллием, бәллием” шигырен укып күрсәтә. ( Магнитафоннан Кәтиев Ә. М. Уйнап яздырган көй җибәрелә). Тагын кемне аерып әйтә аласыз? Ш. Маннаповны. (Бер укучы “Әлкием чишмәләре” шигырен укый). Автор нәрсә әйтергә тели? Кайсы юллары ныграк ошады? Укучылар үзләре язган шигыр ьләрен укыйлар, иллюстрац ияләрен яклыйлар.

Слайд 5

Туган як бизәкләре Укучы. Без дә туган якны яратуыбызны үзебезнең рәсемнәрдә күрсәтергә тырыштык. Әгәр мөмкин булса, менә бу аланга туктар идек. (Берничә укучы үзләренең рәсемнәре турында сөйлиләр). - Әйе, укучылар, сезнең рәсемнәрегездә дә пейза ж сурәтләнгән. Ә шигыр ь белән рәсем арасында нинди аерма бар соң? (Беренчесендә сүзләр сурәт ясый, ә икенчесендә буяулар, төсләр телгә килә). - Укучылар, сезне шулай матур ясарга кем өйрәтте соң? Шулай, Гөлнур Госмановна – үз эшенең остасы.

Слайд 6

Туган як моңнары Юлыбызны алга таба дәвам итәбез. Безне телеграф баганалары озата.Чыбыкларына кунып, кошлар сайрый. Безгә әйтер сүзләре бар, ахыры. (Конверттан диск алына). Аннары туган як турында җырлар тыңланыла. (Р. Шиһапов башкаруында “Алпарым”, “Әлкием, әллием, бәллием”.) Укучылар, без беренче тукталышта туган як турындагы шигыр ь ләр белән танышкан идек инде, ә монысында җырлар тыңладык. Җыр белән шигыр ь арасында нинди аерма бар? Җырның 2 авторы була: шагыйр ь һәм композитор. Туган як кырларында үскән матур чәчәкләр дә, ап – ак каеннар да, таулар да, гомумән, барча табигат ь күңелгә бик якын. Шагыйр ь ләр аны сүзләр белән, композиторлар моң аша чагылдыралар. Ткуталышыбызга, шулай итеп, “Туган як моңнары” дигән исем бирәбез.

Слайд 7

Укучылар, безнең юлыбыз дәр ь ягә килеп җитте – тел дигән дәр ь яга. Иң элек искә төшерик әле: дәр ь я безнең сөйләмдә нинди мәг ъ нә белдерә?(Зур су, елга, диңгез) Әйдәгез әле шул урында “Туган тел” җырының бер куплетын җырлыйк. Туган телебезне ничек беләсез икән? Туган ягыбыз турында сочинение язганда нинди сүзтезмәләрдән файдаланырсыз икән? (Дәфтәрләренә язалар). (Олы шагыйр ь , бөек шәхес, изге җирем, сихри урман, гүзәл җир, назлы гөлем һ. б.). Тукталышыбызга нинди исем бирәбез? Туган тел дәр ь ясында.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

"Туган як табигатен тасвирлау" темасына ачык дәрес - сәяхәт эшкәртмәсе һәм презентациясе

Хәзерге заманда укучыларыбыз күбрәк компьютер, телевизор артында утыралар, кесә телефонында казыналар. Әйләнә - тирә мохит , табигать белән бик аз кызыксыналар. Җитмәсә, урам тәрбиясе балаларыбы...

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган телем - иркә гөлем (Туган тел бәйрәме)

21нче февраль- халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган тел бәйрәме үткәрелде. Кунакка балаларның яраткан газетасы "Сабантуй"ның әдәби бүлек мөдире, шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованы да чак...

Туган тел көненә сценарий. "Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем"

Әлеге сценариның беренче өлешендә милләтебезнең мәдәнияте, милли уеннары, мәшһүр кешеләре турында кыскача күзәтү бирелә. Икенче өллешендә укучылар арасында телебез белән тирәнтен кызыксынучы, тарихыбы...