И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен анализлау.
план-конспект урока (10 класс) на тему

Галиева  Миляуша  Мирфаезовна

10нчы сыйныфта укучы  рус телле балалар  белән  үткәрелгән ачык  дәрес конспектын тәкъдим итәм. Дәрес бик тирән эчтәлекле һәм кызыклы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.mine_telim_duslarga.analiz.docx45.36 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: 1)И.Юзеевның  “Мин телим дусларга” шигырен анализлау.

              2) Укучыларның сөйләм телен үстерү һәм сәнгатьле уку  күнекмәләрен камилләштерү

              3) Шигырь үрнәгендә укучыларда дуслыкка хөрмәт, тормышка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Укытучы    эшчәнлеге

Укучы   эшчәнлеге

Анализ

Дәрес барышы.

Оештыру.Һава торышына күзәтү,март  ае турында фикерләр.

Эпиграф.Кешенең иң зур дәүләте-чын  дусты.

Белемнәрен  актуальләштерү

А) әңгәмә.

Укучылар, алдагы дәрестә кайсы шагыйрьнең  иҗат  биографиясе  белән танышкан  идек?

б)И.Юзеев турында нәрсәләр белдегез

  3)Өй эшен тикшерү

Хәзер кайсыгыз аның тормышы һәм иҗаты турында сөйли?

Сез аның шундый танылган шагыйрь  икәнен  ничек  дәлилли  аласыз?

Ул нинди бүләкләргә  лаек  булган  кеше?И.Юзеев нинди жанрларда иҗат иткән?

Уку мәсьәләсен кую.

Бер укучы эпиграфны укый

Бу шигырь  нинди темага язылган?

Димәк, без нинди темага сөйләшәчәкбез?

Карточка белән эш.

1)Нинди  кешеләр  белән  дуслашмаска?

2)Дуслар белән сине  нинди сыйфатлар  берләштерә?

3)Нинди кешене  “дуслар” дип атыйбыз?

4)Дуслыкны  саклау  өчен  нинди сыйфатларга  ия  булырга  кирәк?

5)Ялган дус нинди була?

 

Нәтиҗә.

Әйе,дуслык һәркемнең күңеленә якын сүз.Дуслык кайда  башлана?

Без дуслар белән нишлибез?

Безгә дуслар ни өчен кирәк?

Без сезнең белән дуслык турында нинди хикәяләр укыдык?

Дуслык кемнәр арасында була?

Яңа темага кереш.Укучылар,без сезнең белән бүген И.Юзеевның “Мин телим дусларга” дигән шигырен укып анализ бирәбез.

Сүзлек эше. Лексика.

Сүзләр белән сүзтезмәләр төзегез.

Шигырь  өстендә  эш.

Укытучы укый, укучылар чиратлашып укыйлар.

Лирик герой кемгә мөрәҗәгать итә?Һәрбер строфаны табыгыз. Строфалар. 

Нинди сүзләргә логик басым төшә?

Нәтиҗә.Тормыш сүзе ничә тапкыр кабатлана?Тормыш нинди?

Укучылар,  шагыйрь дусларга  хисләрен  нинди  сурәтләү   чаралары белән күрсәткән.

Сурәтләү чаралары (средства изображения)

Кабатлау (повторение)

Эпитетлар (определение)

Метафоралар:

Чагыштыру (сравнение)

Фразеологизмнар

Ныгыту 1

Дәреслек  белән  эш. 3нче күнегү телдән.

4нче күнегү.Дуслыкны саклау өчен нишләргә кирәк?

Тактада төрле халык мәкальләре язылган иде.

“Дуслык авырлык килгәндә  таныла”(рус халык мәкале)

“Кешене беләсең килсә,аның дустына кара”(адыгей халык мәкале)

татар халык мәкале:

Ныгыту 2

Дәреслектәге 5-нче күнегүне үтәү өчен әзерлек.

“Дустыңа  котлау открыткасы язу”

Бәйләнешле  сөйләм  үстерү  өстендә  эш.

Өй эше бирү..Шигырьне  ятларга бирде.

Нәтиҗә ясау. Укучыларга билге кую

Укучылар  җавабы

И.Юзеевның биографисен   өйрәндек

Бер укучы И.Юзеевның биографиясен сөйли.

Укучылар җавап бирә.

Җавап бирделәр.

Эпиграф.Кешенең иң зур дәүләте-чын  дусы.

Дуслык  турында.

-усал,начар  телле, кешелексез, икейөзле, тугрылыксыз кешеләр белән дуслашмаска.

-мине дуслар белән  эшлекле  мөнәсәбәтләр, уртак фикерләр, аралашу, уку, эшләр берләштерә

-кешегә шатлыклы һәм кайгылы вакытларында  таяна торган (опирается), файда күреп, файда күрсәтә торган кешеләр -  узенең  дусларыдыр.

-түземле, тугрылыклы, ачык күңелле, ярдәмчел, кызыклы һәм башкалар.

- алдакчы, вакытлы бер файда күрү өчен генә дус булып йөргән кеше ялган дус була.

Укучылар  җавабы

“Дус булу серләре”, “Тугрылыклы дуслык” , “Өч дус”хикәяләре.

Ялгызлык – одиночество. Хәсрәт – горе. Кайгы – беда. Үпкә – обида. Шик – подозрение. Үтенеч – просьба. Газаплы – мучительное. Үкенеч – сожаление.

Имәннәр – дубы. Ныклык – крепость,выдержка. Каеннар аклыгы – белизна берёз.

Кичерик – простим. Үтик – пройдём. Телмәсен  йөрәкне – пусть не терзает сердце.

Укучылар сүзтезмәләр төзиләр.

1)Лирик герой дусларга тыныч, якты, айлы төннәр тели;

 2)Ул дусларга ялгызлык хәсрәтен, балалар кайгысын теләми.

3) Ул лирик геройның үтенече: ялгышны, үпкәне, шикләрне кичерергә кирәк, ди.

4) кешенең  йөрәген газаплы үкенеч телмәсен, ди.

5) Лирик герой дусларга сәламәтлек, саф хисләр тели.

6) Без тормышны ирләрчә үтәргә тиеш, ди.

Телим,дусларга,тормыш

үтик без ирләрчә – пройдём мужественно эту жизнь

Телим,дусларга,тормыш

Газаплы үкенеч,айлы  төннәр,якты көннәр.имәннәр ныклыгы, каеннар аклыгы

“Ирләрчә”  сүзен тәрҗемә иттеләр, аңлатма бирделәр.

- күрмәсен башыгыз – пусть вам не приходиться терпеть, телмәсен  йөрәкне – пусть не терзает сердце, тормыш зурлыгы – величие жизни, тормыш ваклыгы – мелочи жизни

Дуслыкны саклап калу өчен, кичерә белергә кирәк.

Дуслыкны саклап калу өчен, кичерә белергә кирәк.

Дуслыкны саклап калу өчен,  кешене сизә белергә кирәк.  

Дуслыкны саклап калу өчен, кайгыны.бәхетсезлекне тоя белергә кирәк.

Дуслыкны саклап калу өчен, дустың турында уйлый белергә кирәк.

Дуслыкны саклап калу өчен, дусларга авырлык китерергә ярамый.

Дуслыкны саклап калу өчен, дусларда  борчу, күңелсезлек тудырырга ярамый.

Дуслыкны саклап калу өчен, дусның  кайгысын  уртаклашырга кирәк.

Дуслыкны саклап калу өчен, авыр чакта ярдәм итәргә кирәк.

Дуслыкны саклап калу өчен, дусларга битараф булырга ярамый.

 Ф.Вәлиәхмәтов  башкаруында  видеокассета  карала. Анда  “Мин телим  дусларга” җыры  башкарыла.

Дәрес этаплары сакланды,бер берсенә ияреп барды.Татарча барды

Эпиграф бик уңышлы чыкты.Дәрес максатын ачты.

Сүрәтләү чараларын табу рус балалары өчен бик авыр,ләкин бик тиз әйтеп  чыктылар.

И.Юзеевнең  мактаулы исемнәрен атадылар.

Жанрларны атадылар.Шигырь  жанрын  атадылар.

Сорауларга оста җавап бирделәр.

Эпиграф мәгънәсен аҗлаттылар.

Максатны  укучылар әйттеләр.

Һәр укучының фикере тыңланылды.

Һәр укучы кул күтәреп уз фикерен әйтергә тырышты.

Укучылар өйрәнгән әсәрләрен  искә төшерделәр.

Балалар бик күп сүзләрне һәм сыйфатларны беләләр.

Укытучы  укучыларны җанлы аралашуга җәлеп итте.

Тактада язылган сурәтләү чараларын  кабатладылар

Шигырь аша шагыйрь әйтергә теләгән фикерне ачтылар.

Тәрбияви максат тулайм ачылды, дәрес башынна азагын хәтле.

Татарча –русча  эквивалентын  әйтергә тырыштылар.

Мәкальләр татарныкы гына түгел,ә башка халыкларныкы да.

тел ара бәйләнеш бара.Мәкальләргә  укучылар татарча аңлатма  бирделәр.

Открытка язганда башта әзерлек эше булды.

Кирәкле сыйфатлар кабатланды.

Һәр укучы,бер-ике сүзне кулланып, дустына котлау сүзләре әйтте.

Аннан соң укучылар дәфтәрдә 3-4 минут  открытка  эчтәлеге яздылар,кул күтәреп,язганнарын   укудылар.

Хаталары бергәләп төзәтелде.

Һәрбер  сорауга  укучылар  үзләре  нәтиҗә  ясап  бардылар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

И.Юзеевның "Өчәү чыктык ерак юлга" поэмасы буенча ачык дәрес планы

Илдар Юзеевның  “Өчәү чыктык ерак юлга” әсәре буенча ачык дәрес планы   Тема:  Илдар Юзеев“Өчәү чыктык ерак юлга”  Максат: И.Юзеевның поэма язу остасы икәнлеген ачыклау, укучыла...

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.

Илдар Юзеевның “Бакчачы турында баллада” әсәрен өйрәнү.6нчы сыйныфта әдәбият дәресенең план-конспекты...

Илдар Юзеевның "Унике аккош" шигыренә презентация

Илдар Юзеевның "Унике аккош"шигыренә презентация. Төрле шигырь конкурсларында катнашу өчен, файдалы булыр....

И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сын анализлау

В ходе урока демонстрировались слайды в программе MicrosoftPowerPoint. Использование данной технологии позволяет  значительно сэкономить время на уроке. Использование информационно-коммуникационн...

2нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе. Тема. Мин дусларга хат язам.

2нче сыйныфның  рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе.Тема. Мин дусларга хат язам....

Дусларга

Шигырь...