Герой- шагыйрь М. Җәлилнең тормышына багышланган викторина.
методическая разработка (8 класс) по теме

Умнова Лилия Ивановна

Герой- шагыйрь М. Җәлилнең тормышына багышланган викторина.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon viktorina_dzhalil.doc66.5 КБ

Предварительный просмотр:

Герой- шагыйрь М. Җәлилнең тормышына багышланган викторина.

Тукай районы Мәләкәс урта

 мәктәбенең татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Умнова Л.И.

тел-89061249647 e-mail  lili-umnova@mail.ru

1.    М.Җәлил кайда туа?   М. Җәлил 1906 елны Оренбург губернасы Шарлык районы Мостафа авылында туа.

2.       Беренче шигыре? М. Җәлил 13 яшендә чын халыкчан пафос белән янып «Бәхет» исемле шигырен яза. Бу шигырь 1919 елда Оренбургта чыга торган «Кызыл йолдыз» гасетасының 65 санының беренче битендә «Кечкенә Җәлил» имзасы белән басылып чыга.

3.     М. Җәлил кайларда белем ала? М. Җәлил 6 яшеннән авыл мәктәбендә, аннан соң Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсендә белеем ала. 1921-1922 елларда партия хәрби мәктәбендә һәм Татар халык мәгариф институтында укый. 1925 елда Казанда рабфак бетерә. Герой югары белемне 1921-1931 елларда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетында ала. Сугышка китәр алдыннан 1941 елда Минзәләдә политруклар курсында укый.

4.      М. Җәлилнең беренче җыентыгы кайчан чыга? Җәлилнең беренче җыентыгы 1925 елда «Барабыз» исеме астында чыга.

5.       М. Җәлил кайларда эшли?М. Җәлил 1935-1938 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар дәүләт опера студиясенең әдәбият бүлеге мөдире булып эшли. 1938 елда Казанда «Татар дәүләт опера театры оештыру турында» карар кабул ителә. М. Җәлил1939 елны опера театрының әдәби бүлек мөдире булып Казанга күчә.

6.      Җәлил гомерендә Минзәлә?1941 елны Минзәлә шәһәренең педучиллищесында политруклар курсында укый.

7.     Сугышта М. Җәлил көрәшкән фронт М.Җәлил 1942 елның январенда Волхов фронтының икенче удар армиясенә эләгә. «Отвага» газетасының корреспонденты булла.

8.      Сугыш елларында нинди  җыентыклары чыга?1942 елда Казанда «Тупчы анты», 1944 елны «Окоптан хат» җыентыгы чыга.

9-10. М.Җәлилнең әсирлеккә эләккәннән соң героик тормышы үткән урыннар?  1942 ел азагында кулга алынгач та, аны Холм янындагы лагерьга алып киләләр. Аннан соң Прибалтикадагы Дамблин крепосте төрмәсенә ябалар.1943 елның язында аларны Берлин янындагы Вустрау лагеренә алып китәләр. Шул ук елның җәендә Тегель төрмәсенә (Берлин) күчерәләр. 1943 елның декабреннән алып Лертерштрасседагы хәрби төрмәдә утыра. Җәлилчеләр анда Дерздендагы судка кадәр булалар.

           Аннан шагыйрьне Берлинның Моабит төрмәменә күчерәләр.

        М. Җәлил бу төрмәдә 1944 елның 5 июненә кадәр утыра. Шуннан соң җәлилчеләрне Берлиндагы Плетцензее төрмәсенә күчерәләр. 25.08.1944 елны Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерәләр.

11.    Муса Җәлилнең тоткынлыкта язылган шигырьләре?  Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган 125 әсәренең безгә «Моабит дәфтәре» рәвешендә 93 шигыре һәи ике өзеге килеп иреште. 1946 елның язында илгә ике дәфтәр кайта. (Берсе-кулдан ясалган, 5 яшьлек баланың кул яссуы кадәрлек дәфтәр. Анда гарәп хәрефләре белән язылган 60 шигырь була.)

              Бу шигырьләр Моабит төрмәсендә утырганда тупланып язылганга «Моабит дәфтәрләре» исеме астына кертелә.

12.   «Моабит группасы» шаныйрьләре?  М. Җәлил, А. Алиш, Х. Мөҗәй, Р. Саттар, Ә. Симаев, Г. Кормаш, А. Баттал һ.б.

13.   Җәлилчеләр?

        1Гайнан Кормаш

        2 Фоат Сәйфелмөлеков

        3 Абдулла Алиш

        4 Фоат Булатов

        5 Муса Җәлил

        6 Гариф Шабаев

        7 Әхмәт Симай

        8 Абдулла Баттал

          9 Зиннәт Хәсәнов (Хөснуллин)

        10 Әхмәт Атнашев

        11 Галләнур Бохаров (Сәлим Бохаров)

14.     Исән калган җәлилчеләр?

        1 Фәрит Солтанбеков (Үзбәкстан)

        2 Рушад  Хисаметдинов (1992 елның 24 августында Кыргызстанның Ош шәһәрендә йөрәк чиреннән үлә)

        3 Гарәф Фәхретдинов (Ташкент)

        4 Әмир Үтәшев (Казан)

        5 Ибраһим Айтуганов (Буа)

        6 Гомәр Әсибәков (Азнакай)

        7 Галимҗан Әхмәтҗанов (Кукмара)

        8 Әлмөхәммәт Низаметдинов (Башкортстан)

        9 Фәйзерахман Закиров (Туймазы)

15.    Моабит дәфтәренең туган илгә юлы?  Беренче дәфтәрен 1946 елның язында Нигъмәт Терегулов Язучылар Союзына китерә. Соңыннан аны репрессиялиләр. Икенче дәфтәрен 1947 елны  бельгияле Андре Тиммерманс консуллык аша җибәрә. 40 тан артык шигырь – җырларын Гарәф Фәхретдинов алып кайта. Ул 1989нчы елны гына аклана. Шул Сәбәпле шигырьләре вакытында басылып чыкмый. Шулай да 1957 елда Гази Кашшаф «Совет әдәбияты» һәм «Кругозор» журналында берничәсен чыгара.

16.    Беренче дәфтәре 1946 елда, икенче дәфтәре 1947 елда чыга. 40 тан артык шигырь – җырларын Гарәф Фәхретдинов алып кайта. Ул 1989нчы елны гына аклана. Шул Сәбәпле шигырьләре вакытында басылып чыкмый. Шулай да 1957 елда Гази Кашшаф «Совет әдәбияты» һәм «Кругозор» журналында берничәсен чыгара.

17.  1947 елны Җәлилне «Ватанга хыянәттә» гаеплиләр. 1953 елның 25 апрелендә «Литературная газета битләрендә Моабит циклыннан шигырьләре басылып чыга.

18.     Сугыштан соң М. Җәлилнең шигырьләре беренче тапкыр кайда басыла.1953 елның 25 апрелендә «Литературная газета битләрендә Моабит циклыннан 6 шигыре басылып чыга, аны И. Френкель тәрҗемә итә. 1954 елны Мәскәүдә «Советский писатель»дә рус телендә «Моабит дәфтәре « басыла. Бу вакытта К. Симонов язучылар союзы председателе була hәм ул М. Җәлилнең исемен аклау өчен зур тырышлык куя.

19.   «Моабит дәфтәренең» төп нөсхәләре кайда саклана? Атаклы «Моабит дәфтәренең» төп нөсхәләре 1983 елданКазанда М. Җәлилнең музей – квартирасында саклана.

20.     Акланганнан соң М. Җәлилне ничек зурлыйлар. Ватан герой  - шагыйрьгә тиешле хөрмәтен күрсәтә: 1956 елны аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме, 1957 елны Моабит дәфтәрләре өчен Ленин премиясе лауреаты исеме бирелә.

21.    М.  Җәлилнең Казандагы  hәйкәле авторы hәм ачылу елы.1966 елны М. Җәлилнең 60 еллыгына Казанда һәйкәл ачыла. Авторы-Цигаль.

22.    Әлеге hәйкәлгә өстәмәләр кем тарафыннан кертелә?Бу һәйкәлгә өстәмәләр Голубский тарафыннан кертелә.

23.   Ни өчен Казандагы опера hәм балет татры М. Җәлил исемен йөртә? 1956 елны, Җәлилнең 50 еллыгы уңаеннан опре һәм балет театрына М. Җәлил исеме бирелә. Чөнки М. Җәлил 1938-1941 елларда Татар дәүләт опера театрында редактор – консультант булып эшли һәм татар опере сәнгатенең чишмәбашында тора. Ул – бу театрны оештыручыларның берсе.

24.      М.Җәлил шигырьләренә язылган җырлар?М. Җәлил шигырләренә язылган җырлар: «Беренче дәрес», «Бишек җыры», «Карак песи», «Кызыл йолдыз», «Күке», «Май», «Маэмай», «Әтәч», «Парашютсыз курчак», «Сәгать» - Җ. Фәйзи; «Гөлләрем» -  З. Хәбибуллин; «Куян», «Күрсәт әле», «Күңелле яшьләр», «Кө җитте», «Ленин бабай турында җыр», «Октябрь иртәсе» - Л. Хәмиди; «Дулкыннар» - Җ. Фәйзи, Р. Яхин.

25.      М. Җәлилнең либреттолары? «Алтынчәч», «Илдар», «Җик Мәргән» либретталары сәхнәдә уйнала. «Чегән егете» либреттосын язарга уйлаган була.

26.  «Алтынчәч» либреттосы кайчан языла hәм аңа кем көй яза.   М. Җәлил «Алтынчәч» либреттосын 1936 елда яза. Бу әсәргә көйне беренче Б. Асафьев яза. 1939 елда Н. Җиһанов икенче вариантын эшли һәм ул Госполитиздат тарафыннан 1941 елда бастырыла.

27.    Шагыйрьгә багышланган опера ? «Җәлил» операсы Н. Җиһанов музыкасы, Ә. Фәйзи либреттосы.

28.    Муса Җәлил турындагы кинофильмнар. «Кызыл ромашкалар» -

 Телевизион фильм, Эрих Мильшта (Мюллер) сценарие; «Моабит дәфтәре» - нәфис фильм, «Ленфильм».  Сценарий авторлары – Владимир Григорье, Эдгар Дубровский, Сергей Махмудбеков; «Тормыш – җыр» - Казан киностудиясе.

   29.     Муса Җәлил турындагы әсәрләр.

               Р. Ишморат «Үлмәс җыр» 1955

                Г. Хужиев «Безнең Муса» Казан 1957

                Р. Бикмухаметов «Муса Джалиль» Мәскәү 1957

                Ж. Молдагалиев « Җыр турында җыр» Казан 1959

                Юр. Корольков «Через сорок смертей» Москва 1960

                Н. Исәнбәт «Муса Җәлил» Казан 1963

                А. Рошка «Безнең Муса» Казан 1968

                Ш. Маннур «Муса» Казан 1975, 2005

                Г. Әпсәләмов «Агыла да болыт агыла».

30.    Җәлил турында сәхнә әсәрләре – «Муса Җәлил» (Н. Исәнбәт); Үлмәс җыр» (Р. Ишморат); «Җәлил» операсы. (Н. Җиһанов мызыкасы, Ә. Фәйзи либреттасы).

31.    М. Җәлилнең музей квартирасы кайда кайчан ачыла. М. Җәлилнең музей квартирасы 1983 елның 15нче февралендә Горький урамы 17 йорт адресы буенча ачыла. Бу М. Җәлилнең сугышка киткәнче яшәгән урыны булла. Әлеге музей шагыйрьнең героик тормышы турында сөйли.

32.    «Хөкем алдыннан» картинасының авторы – Х. Якупов.

33.    «Муса Җәлилнең лирик портреты», авторы – Валерий Скобев 1980 ел.

34.   Шагыйрь эзеннән баручылар Р. Мостафин, Г. Кашшаф, Н.Юзеев, Юр. Королько, К. Симонов, Леон Небенцаль.

35.     М. Җәлил тормышының эпиграфы - «Җырларым» шигыре М. Җәлилнең бөтен иҗатының эпиграфы булып тора.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тамчы-шоу.

Тамчы-шоу герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салуны күз алдында тота. Бу уен 7 турдан тора....

Герой- шагыйрь М. Җәлилнең тормышына багышланган викторина.

Исәнмесез балалар! Хәерле көннәр сезгә! . Бүген без Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичәгә җыелдык. М.Жәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның ижатын белмәгән, анын...

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)...

Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә (2 нче сыйныфта укучыларның рус төркемнәре катнаша)

"Герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә" 2 нче сыйныф укучыларының рус төркемнәре....

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә...