Урок татарской литературы в 5 классе на тему "Спешите делать добро".
методическая разработка (5 класс) по теме

Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе. Дәрес "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз" темасына үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_klass_tatar_tork_b.s.u.doc164 КБ

Предварительный просмотр:

5 нче сыйныфта сөйләм үстерү дәресе.

Тема: Яхшылык эшләргә ашыгыгыз.

Максат: укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү, яхшылыкны рәхмәт өчен эшләмәүләренә төшендерү, хикәя төзи белү күнекмәләрен, фикерләү сәләтен үстерү; яхшы булу теләге, ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Җиһазлау: мәкальләр, Р. Фәхреддиннең “Җәвамигуль-кәлим шәрхе” китабы, портреты, Ш. Галиевнең “Тагын бер рәхмәт” шигыре, рәсемнәр.

                           Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  1. Исәнләшү.
  2. Дежур укучы белән әңгәмә.
  1. Актуальләштерү.

1. Яхшылык  сүзенең синонимын табу.

Яхшылык – изгелек, киң күңеллелек,югары әхлаклылык.

  1. Укучыларга дәреснең темасын әйтү һәм максатларына төшендерү.
  1. Төп өлеш.
  1. Укытучы сүзе.

Укытучы: “Халыкларны сөю һәм алар өчен теләктәш булу, тиешле эш-гамәлләрне кылып, кирәкмәгән эшләрдән тыелып тору, кешеләргә изгелек, яхшылык кылу, ярдәм итү, явызлыкларга изгелек белән каршы булу, сүздән бигрәк гамәл белән яхшылык күрсәтү кирәк.” (Р. Фәхреддин “Җәвамигуль-кәлим шәрхе”. 307 нче бит)

Укучылар, мин сезгә бөек мәгърифәтче, акыл иясе Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләрен укыдым.

Димәк, яшәүнең нигезе – изгелек.

  1. Әңгәмә.
  1. Нәрсә ул дуслык? Ул нәрсәдән гыйбарәт?
  2. Кешелекле сыйфат нинди була?
  1. Ш. Галиевнең “Тагын бер рәхмәт” шигырен уку.

Сорау: Эшләгән яхшылыкларны кычкырып сөйләп йөрү яхшымы?

        Нәтиҗә: Эшләгән яхшылыкларны санап, кычкырып кешегә сөйләп йөрсәң, кадере югала.

  1. Мәкальләр уку, мәгънәләрен аңлату.
  1. Изгелек ит тә - суга сал, балык белмәсә халык белер.
  2. Яхшылык итсәң – юлда калмас, үзеңә кайтыр.
  3. Яхшылык итәргә кулыңнан килмәсә, усаллык итмә: бу да яхшылык.
  4. Яхшылыкның кадерен белмәгән кешедән ерак булу яхшы.
  5. Яхшы кеше дип йөрерсең, эшең төшсә - белерсең.
  6. Яхшылык ташны да эретә.
  1. Үз-үзеңне тәрбияләү планын төзү.

        1) Башкаларга нинди дә булса ярдәм итә алу турында даими  уйлау һәм кирәк чагында булышу.

        2) Кешеләрне хөрмәт итү.

        3) Кешеләрдән үзеңне өстен куймау, тәкәббер булмау.

        4) Хайваннарны кыерсытмау, тәрбияләү.

        5) Табигать турында кайгыртучанлык күрсәтү: агачларга сакчыл караш, болыннарны, күлләрне пычратмау.

        6) Яшәүнең нигезе яхшылык булганын онытмау. Эшләгән яхшылык турында кычкырып йөрмәү.  

     IV. Өйгә эш бирү.

      “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз” темасына хикәя төзеп язарга.

     V. Йомгаклау.

     Укытучы: К. Насыйри “Китап әт тәрбия”нең 52 нче тәрбиясендә болай ди:  “Әй угыл, яхшылыкның кадерен белмәгән кешедән ерак булганың яхшы. Берәүгә бер яхшылыгың тисә - сөйләп йөрмә.”

     Яхшылыкның нигезе – яхшылык, изгелек дидек. Яхшылык, изгелек турында шигырьләр дә бик күп. Шуларның берсен - Энҗе Афзалованың “Изгелек догасы” шигырен - сезгә укып китәсем килә.

                Дога белмим дисең, нигә?

                Яхшылык – үзе дога!

                Бер кеше изгелек кылса,

                Яхшырыр үзе дөнья.

                Изгелек ул – беркайчан да

                Тузмый торган хәзинә.

                Яхшылык эшлик һәрвакыт,

                Ул – үзе изге дога.

    Укучылар, дөнья - гүзәллек. Шушы гүзәллектә яшәү – зур бер бәхет. Гүзәллек дигән дөньяда үз дәрәҗәгезне белегез. Бер-берегезгә ярдәм итеп, дус-тату яшәгез!

                                                                 Укытучы: Л.С. Гыйниятуллина

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок татарской литературы. 8-класс. Мамы не должны быть одинокими.

Урок татарской литературы для 8-класса по произведению А.Еники "Әйтелмәгән васыять". Предоставляется презентация к уроку....

Г.Тукай - бөек шагыйрь. Урок татарской литературы в 8 классе.

Разработка открытого урока по жизни и творчеству Г.Тукая с использованием интерактивной доски, видеофайла и видеоматериала....

классный час - размышление в 5 классе по теме "Делать добро спеши."

Это внеклассное занятие из цикла занятий о добре и зле.Мы можем и умеем в повседневной жизни делать добро и этому мы должны учить наших детей....

Урок татарской литературы в 6 классе по сингапурской методике

В Татарстане продолжается обучение по-сингапурской методике.Теория есть,а практики нет.Надеюсь,мой конспект урока поможет вам....

Презентация к уроку татарской литературы в 6 классе "Улица Баумана"

Презентация к уроку татарской литературы в 6 классе "Улица Баумана" для русскоязычных учащихся...

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"

План-конспект урока по татарской литературе, 6 класс, "Улица Баумана"для русскоязычных учащихся....