Тема: Хәят – татар яшьләре тормышы (Фатих Әмирхан “Хәят” повесте)
план-конспект урока (10 класс) на тему

Фазылзянова Лейсан Дамировна

Максат:

1.     Әсәрне  образлар  системасы  ягыннан  тикшерү;

2.     Повесть  исеменә  салынган  төп  мәгънәне  билгеләү;

3.     Авторның  героена  мөнәсәбәтен  ачыклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konsp1.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

                           

                       

                           

                                       Дәрес  барышы

  • Исәнмесез  укучылар.  Утырыгыз. Әдәбият  дәресен  башлыйбыз. Үткән  дәрестә  кем  иҗатына  тукталган  идек?(Ф. Әмирхан)
  • Ф. Әмирхан  нинди  әсәрләр  авторы  әле  ул?(“Фәтхулла  хәзрәт”, “Гарәфә  кич  төшемдә”, “Урталыкта”романы)
  • Бүген  без  сезнең  белән  Ф. Әмирханның “Хәят”повестенә  тукталырбыз.Сезгә  ул  өй  эшенә  укырга  бирелгән  иде, укыдыгызмы?(Әйе)
  • “Хәят”(1911). Бу  әсәр  бер  ничә кисәктән  торучы  повесть  яки  роман  итеп  уйланылган.  1911 елның  уртасында  Ф.Әмирхан  аның  бер ничә  кисәген  язып  тәмамлый  һәм  ул  басылып  чыга. Повестьнең  икенче  кисәгедә  төгәлләнү  алдында  булганлыгы  билгеле. Әмма  ул  ни  өчендер  басылмаган  һәм  кулъязма  өлешдә  каядыр  югалган. Повестьне  безгә  таныш  булган  беренче  кисәген  тәмамланган  әсәр  итеп  карарга  мөмкин. Чөнки  төп  образ - Хәят  билгеле  бер  шәхес  буларак  күз алдына  килеп  баса. Һәм  бу  образга  салынган  фикер  ачык  бер  сюжет  хасил  иткән  һәм  төгәлләнеп  җиткән.  Ә  хәзер  бергәләп  анализга  керешик.
  • Укучылар  повесть  кем  тарафыннан  сөйләнелә, бәян  ителә?Һәм  ул  үз  героинясын  ничек  итеп  тасвирлый?(хикәяләүче  исеменнән  бәян  ителә, ул  Хәятне  сокланып  тасвирлый, аның  эчке  халәтенә, борчуларына  битарф  түгел)
  • Әйе, укучылар  бик  дөрес. Төп  герой – Хәят повестьтә  характер  буларак  ачылган. Әсәрнең  күп  өлеше  шушы  образны  төрле  яклап  тудыруга  хезмәт  итә. Хәят  образының  бирелеше  бер  ничә яссылыкта  күзәтелә. Ягез  әле  әйтеп  карагыз, нинди  яссылыклар  икән?(1- кызның  портреты  әсәр  буенча  сибелеп  бара; 2- әсәрдәге  башка  геройлар  бәясе; 3 – иң  әһәмиятлесе – хикәяләүе  аңлатмалары, аның  психологизм  алымнары  кулланып, Хәят күңелендә  туган  хис – кичерешләрне, аңында  бер-берсен алыштырып  килгән  фикерләрне  укучыга  сөйләве)
  • Дөрес  әйттегез  укучылар. Хәятнең  бар  ягында  без  хикәяләүче  бәяләмәсе  аша  беләбез. Укучылар, ничек  уйлыйсыз, Хәят  тәрбияләнгән  тирәлек  аның  характерын  ачыклауда  роль  уйныймы? (уйный.мисал)
  • Әсәрдә  төп  образ  Хәят  булды. Ә хәзер  ярдәмче  образларны  ачыклап  китик. Повестьта  нинди  ярдәмче  геройлар  бар?(1 -  Лиза - Хәятнең  капма - каршы  мөхит  кешесе;2 -  Әминә  Хәят белән  янәшәлектә  сурәтләнә)
  • Бик  дөрес! Укучылар  әсәрдә  Хәят  тормышны  ничек  күзаллый?(2 төрле: мөселман  тормышы – үзләренеке  кебек; урыс  тормышы – Лизаларныкы кебек )
  • Дөрес! Ә менә  эпизодик  геройлар  кемнәр  алар? Әсәрдә  нинди  роль  уйныйлар?(Михаил һәм  Гали, Газизә  абыстай, Рәхимә  абыстай, Рөкыя, Борхан  абзый. Хәятнең  характерын  ачалар, искелектән  айнып  җитә  алмаган  татар  тормышын  күрсәтәләр)
  • Менә ике  егеттә  аңа  бик  ошый. Ни  өчен  соң  Хәят  алар  белән  дуслашып  китә  алмый?(беренчесе  урыс; икенчесе  мөселман шуңа  күрә  аралашу  тоелган)
  • Бик  әйбәт! Аталучы  образларны  атап  китегез  әле!(фотодагы  Салих, шадра  Варя, күрше  Маруся  һ.б)
  • Алар  ни  өчен  кирәк?(язучы  сурәтләгән  2  тормыш  моделен  бирү  өчен)
  • Укучылар  менә  әсәр  исеменә  игътибар  итик  әле, ул  ник  алай  аталган?(хәят – татар  яшьләре  тормышы  дигән  мәгънәдә)
  • Сезнеңчә  бу нинди  образ?(җыелма)
  • Әсәрдә  тагын  җыелма  образлар  юкмы.? Булса  ул  ни  өчен  кирәк?(бар  йорт, ул  татар  яшьләре  тормышына  каршы  куела)
  • Бәлки  аның  мәгънәләре дә  бардыр.(бар: 1 – тәрбия, 2 – традицияләр, 3 – гореф – гадәтләр  рамкасы, 4 – татар көн - күреше)
  • Дөрес  фикерлиез.Әсәрдә  нинди  символлар  бар? Алар  нәрсәне  аңлаталар?(хәят – тормыш, роза  чәчәге  һәм  сандугач – мәхәббәт)
  • Укучылар автор  безгә  бу  әсәре  белән  нәрсә  әйтергә  тели?(һәркем  үз  фикерен  әйтә)
  • Әсәрдә  төп  геройга  автор  мөнәсәбәте  нинди?(үз  фикерләрен  әйтү)
  • Сезнеңчә  язучы  татар  тормышының  нинди  җитешсезлекләре  турында  яза?(үз  фикерләрен  әйтү)
  • Шулай  итеп  укучылар  әсәр  нәрсә  турында  инде?(Татар яшьләре  тормышы  турында)
  • Укучылар  без  “Хәятне” анализлап  чыктык.  “Хәят – яңа  заман  кешесе  темасына”  сочинение  язу  сезгә  өй  эше. Аңлашылдымы? Миңа  сорауларыгыз  бармы?(юк)
  • (Билгеләр кую)
  • Дәрес  тәмам. Чыгарга  мөкин.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты по экологии с контрольными вопросами по темам: Тема № 4: « Понятие мониторинга окружающей среды». Тема № 5: Источники загрязнения и основные группы загрязняющих веществ в природных средах. Тема урока № 6: Организация рационального природопо

Конспекты по экологии по темам:4.Понятие мониторинга окружающей среды,5. Источники загрязнения и основные группы загрязняющих веществ в природных средах, 6.Организация рационального природопользования...

Контрольный диктант по теме "Глагол"-5кл,К.Р.для 5кл. по теме "Прилагательное".К.Р.для 5кл. по теме"Существительное"К.Р.для 5кл. по теме"Фонетика"К.Р. для 7 кл. за 1 и 2 полугодие.

Контрольный диктант по русскому языку 7 класс по теме "Глагол" помогает проверить качество усвоения основных орфограмм по теме, разработан в соответствии стандарта ФГОСДанная конторльная работа по рус...

Фатих Әмирхан "Хәят" повесте

Фатих Әмирханның "Хәят" повесте буенча дәрес 10нчы сыйныфта үткәрелде....