Туган як җырчысы (Сибгат Хәким иҗаты). Презентация.
презентация к уроку (7 класс) на тему

7 нче сыйныфта Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм итәрлек презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_yak_zhyrchysysibgat_khkim_izhaty.prezentatsiya.pptx1.11 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ТУГАН ЯК ҖЫРЧЫСЫ (СИБГАТ Х ӘКИМ ИҖАТЫ)

Слайд 2

Татарстанны ң халык шагыйре, публи ц ист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хә ким 1911 елны ң 4 декабрендә Татарстанның хәзерге Әтнә районы Күлле Киме авылында туа. 1931 елдан Казанда. 1941-1946 елларда фронтта була. 1950 елдан язучылык эше белән генә шөгыл ь ләнә. С.Хәким 1960 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, ә 1970 елда М.Гор ь кий исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1986 елда аңа, беренчеләрдән булып, “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән исем бирелә.

Слайд 3

Сибгат Хәким - халык иҗаты һәм Тукай поэзиясе тради ц ияләре җирлегендә яза башлаган шагыйр ь . Аның иг ъ тибарын даими биләп торган мөһим темаларның берсе- туган җир темасы.Үзе туып үскән Казан арты төбәгенә, аның табигатенә, кешеләренә мәхәббәт хисе шагыйр ь нең бөтен иҗатын озатып бара. Аның иҗатында туган як темасы туган йорт, газиз әнкәй, сөйгән яр темалары белән тыгыз бәйләнгән. Боларның барысын да мәхәббәт, сүнми дә, сүрелми дә торган ярату һәм юксыну хисе берләштерә.

Слайд 4

Туган як-сандык, зәңгәр күк- Өстендәге сырмасы ... Сандыкта яткан сөлгеләр- Һәркайсы бер җыр башы.

Слайд 5

Сибгат Хәким бала чактан ук Йосыф китабын укып үсә, соңыннан кат- кат укый. “Дуга” поэмасында да яктырта ул аны: Ям ь керде өйгә,ә тышта Җиһанның тоташ кары, Эштән соң китап тыңларга Әтинең чордашлары Җыелды ничек, җан керде. Шунда бер читкә посып, Тыңладым, кайда Зөләйха? Кайда, дип, хәзер Йосыф?

Слайд 6

Таудан төшкән сулар котырып ага , Юар юлын,юар таш-комын. Килгән шагыйрь халкы исеменнән Җиткерергә чиксез шатлыгын.

Слайд 7

Мин геолог түгел,тик шулай да Катлаулы һәм нечкә эшем бар, Йөрәкләрдә яткан энҗелэрне Эзләп таба торган көчем бар.

Слайд 8

Үрләреңне менгәч, туган ягым, Рәшәң белән битем юдың син; Һәрвакытта бергә уртаклаштың, Уртаклаштың барын-югын син. Үрләреңне менгәч, туган ягым, Җилфердәде яшел күлмәгем... Ни өчендер, башка төштә түгел, Үрләреңдә яшем түгәмен...

Слайд 9

Чылтырап аккан чишмәгә Суга дип килгән идем Тиз генә әйләнеп өйгә Кайтырмын дигән идем. Өздереп нигә карадың- Ник тоттың чиләгемнән? Суларым түгел, ялкыным Түгелде йөрәгемнән.

Слайд 10

Бакчабызда шомырт агачлары Җәй буена сине көттеләр. Син килмәдең, көзге җилләр инде Яфракларын җиргә сиптеләр

Слайд 11

Уяна иркен болыннар, Ачыла гөл керфекләре; Тибрәнеп яфрак өстендә Уйный чык бөртекләре

Слайд 12

Яратам мин авыл кешесенең Күңелле итеп шигырь сөйләвен. Әкият кебек матур-Казан арты, Бала чагым үткән җирләрем .

Слайд 13

Яхшы шигырь кешене яңадан тудыра, моңга батыра, йөрәккә, күңелгә, җанга тәэсир итә. Сибгат Хәким тудырган образлар ихлас гадилеге белән, чын халыкчан булуы белән бик кадерле. Ул- дистәләгән җырлар авторы да. Сибгат Хәким шигыр ь ләренә язылган “Юксыну”, “Фазыл чишмәсе”, “Таң атканда”, “Башка берни дә кирәкми”, “Кайда да йөрәктә”, “Өзелгәнсең сирен ь нән”, “Бу кырлар, бу үзәннәрдә”, “”Кем уйлаган”, “Бер тауда ун чишмә” кебек җырлар халык арасында зур популярлык казанды.

Слайд 14

ИГЪТИБАРЫГЫЗ Ө ЧЕН РӘХМӘТ!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фатих Кәрим - мәхәббәт һәм җиңү җырчысы

о жизни творчестве Фатиха Карима, вечер встречи с дочерью поэта Лейлой Каримовой...

Туган як- мәңгелек моңым (Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән класс сәгате)

Әлеге тәрбия сәгате эшкәртмәсе  сыйныф җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм буларак тәкъдим ителә....

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

“Минем өчен Сибгат Хәким иҗаты – ул...”

“С.Хәким иҗатында әниләргә мәхәббәт хисләренең чагылышы”темасына С.Хәкимнең тууына 100 ел һәм Әниләр көне уңаеннан 6  сыйныфта уздырылган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе...

Сибгат Хаким. Родной край

Аннотация открытого урока  на   тему:  «  Образ родного края  в поэзии Сибгата  Хакима» .   План открытого урока предназначается для учителей татарско...

"Мәхәббәт җырчысы Котб".

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе "Мәхәббәт җырчысы Котб"....

Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты

Сибгат Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты...