Сан төркемчәләре.
методическая разработка на тему

Сан төркемчәләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сан төркемчәләре.15.85 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сан төркемчәләре.

(4 нче сыйныфның рус төркеме өчен)

Максат:

  1.  Укучыларны сан төркемчәләре белән таныштыру.
  2. Телебезгә карата кызыксыну уяту, материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру; үз фикереңне дәлилләп әйтә белү, аралашу күнекмәләре булдыру;
  3. Туган ягыбызның матурлыгын күрә белү, бер-береңә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы:

  • яңа теманы өйрәнү.

Метод һәм алымнар:

  • аңлату, проблемалы сораулар кую һәм аларга җавап табу, өлешчә эзләнү.

Дәрес технологиясе:

  • иҗади үсеш һәм информацион технологияләр.

Материал һәм җиһазлау: 

  • дәреслек, күрсәтмә материал.

Дәрес барышы:

1. Оештыру өлеше.

Психологик уңай халәт тудыру:

  • Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн. Көн дәвамында мин сезгә күтәренке кәеф теләп калам. Кәефләребез тагын да күтәренке булсын өчен, бер-беребезгә елмаеп алыйк әле. Рәхмәт.
  1. Актуальләштерү.
  • Бу саннарга сорау куегыз?
  • Нинди мәгънәне белдерәләр?

Биш, алты – ничә?

Биш-енче, алты-нчы – ничәнче?

Биш-әү, алт(ы)-ау – ничәү?

Нинди кушымчалар ялгауны  аңлату.

  1. Яңа теманы аңлату
  • Алар нәрсәне белдерәләр? Нинди сораулар куябыз? (Һәр сорауга мисал)

Дәреслек белән эш. Кагыйдә укыйбыз.30бит.

Яңа тема. (Көтелгән җавап )

  • Кагыйдәне бергәләп укып чыгабыз.

Ничә? – төгәл исәпне белдерә: биш, ун, утыз.

Ничәнче? – предметның тәртибен күрсәтә: бишенче, унынчы, утызынчы.

Ничәү? – барлык саннарга да ялгап булмый: Сигез, тугыз, саннарыннан башка унга кадәр саннарга. Әйдәгез, санап карыйк.

- Дәфтәрләрегезгә бүгенге датаны һәм сыйныф эше дип язып куегыз.Түбәндәге җөмләләрне күчереп языгыз, саннарның астына сызыгыз, төркемчәләрен күрсәтегез.

Миңа унбер яшь. Мин бишенче сыйныфта укыйм. Мин егерме беренче мәктәптә укыйм. Мин икенче рәттә утырам. Безнең сыйныфта унике малай һәм унбиш кыз бар. Без гаиләдә дүртәү.

  1. Ныгыту. Үзбәя.
  • Ә хәзер алган белемнәребезне йомгаклап китик (нетбукларда эш).

Тест.

  1. Сан нинди сорауларга җавап бирә?

а) Кем? Нәрсә?

б) Нинди?

в) Ничә? Ничәнче?Ничәү?

  1. Кайсы сүзтезмә дөрес?

а) биш алма

б) биш алмалар

в) бишләр алма

  1. Хаталы сүзне тап.

а) унау

б) җидау

в) сигезәү

  1. Дөрес җөмләне күрсәт.

а) Без өчәү уйныйбыз.

б) Без өч уйныйбыз.

в) Без өченче уйный.

       5. Рефлексия.

Саннар нәрсәне белдерәләр?

Нинди төркемчәләре бар?

      6.Йомгаклау

Өй эше:  Һәр төркемчәгә мисал яз.

  • Шушының белән безнең дәресебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бәйлекләрнең төркемчәләре

"Бәйлекләрнең төркемчәләре" темасына дәрес планы....

Азот төркемчәсе темасы буенча кабатлау

Сезнең  игьтибарга  9 сыйныфта химиядән “ Азот төркемчәсе” темасы буенча гомумиләштерү дәресе эшкәртмәсен тәкьдим итәм...

Контрольная работа по химии в 9 классе на тему "Кислород төркемчәсе"

Контроль эш кислород төркемчәсе буенча укучыларның белемнәрен тикшерү өчен БДИ форматында төзелде....

"Теркәгечләрнең төркемчәләре" 7 нче сыйныф

7 нче сыйныфның татар төркеме өчен "Теркәгечләрнең төркемчәләре" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Бәйлек һәм аның төркемчәләре

Тема:        Бәйлек һәм аның төркемчәләреТип:          белем һәм күнекмәләрне камилләштерүӨйрәтү максаты:  бәйлек һ...

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре» дигән темага дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф)

«Эндәш сүзләр һәм аларның мәгънәви төркемчәләре»дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 7 нче сыйныф өчен....