Урок внеклассного чтения по татарской литературе по творчеству первого сибирскотатарского писателя Якуба Занкиева
план-конспект урока (8 класс) по теме

Урок внеклассного чтения по татарской литературе по творчеству первого сибирскотатарского писателя Якуба Занкиева 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok_akkoshly_kul.docx17.55 КБ

Предварительный просмотр:

Приложение

Урок внеклассного чтения по татарской литературе:

«Человек и природа в рассказе Якуба Занкиева

«Аккошлы күл» 8 класс

Тема:

Якуб Зәнкиевның «Аккошлы күл» әсәрендә кеше һәм табигать мөнәсәбәте.

Максат:

  1. Укучыларның Якуб Зәнкиевның иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү.
  2. Укучыларның үз фикерләрен туган телдә матур итеп, дәлилләп сөйли белү күнекмәләрен үстерү
  3. Якташ язучыбыз Я.Зәнкиевның “Аккошлы күл” әсәре аша балаларда табигатькә игътибарлы һәм сак караш тәрбияләүне дәвам итү.
  4. Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим булуына игътибар итү.

Җиһазлау:

Презентация, язучының портреты, китаплар күргәзмәсе, эпиграф, укучыларның рәсемнәре.

Дәрес барышы:

Оешу моменты.

Укытучы: Исәнмесез, балалар.

Дәреснең темасы, максаты, эпиграфы белән таныштыру.

Әкрен генә көй уйный. Укытучы Я.Зәнкиевның“Аккошлы күл” әсәреннән яттан бер өзекне сөйли:

“...Җәйрәп яткан ямь-яшел тайга, көзгедәй елтыр күлләр, чуп-чуар сазлыклары, тәгәрҗепкә охшап сызгаланган чишмәләр, карурманнар, сазлыклар артына качып, яшеренеп яткан табигатьнең бер кыргый почмагы – Аккошлы күл. Күл уртасында башларын горур тотып йөзүче аккошлар, камышлыкта ата үрдәк балаларының әнкәсенә тавыш бирә...”

Укытучы: Сез тыңлап киткән өзек нинди әсәрдән һәм бу әсәрнең авторы кем?

Җавап: Бу өзек Я.Зәнкиевның “Аккошлы күл” әсәреннән алынган.

Укытучы: Дәресебезнең темасы: “Якуб Зәнкиевның “Аккошлы күл” әсәрендә кеше һәм табигать мөнәсәбәте”. Бу дәрестә без, төрле биремнәр үтәү барышында, табигать һәм кеше арасында, әтиләр һәм балалар арасында нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген ачыкларбыз, табигатьнең ямен, гүзәллеген күрергә тырышырбыз. Дәресебезнең эпиграфы итеп татар әйтемнәрен алдым: “Табигать – тиңсез хәзинә”, “Кеше һәм табигать аерылгысыз”. Дәрес барышында эпиграф юлларын дәлилләргә тырышырбыз.

Укучылар, нәрсә ул табигать?

Көтелгән җавап: Табигать дигәндә без узебезнең туган-үскән җирне, әйләнә-тирәбездәге күл, урман, чишмә, болыннарны күз алдыбызга китерәбез.

(Табигать сүзен сүзлектән карау).

Сорау: Кеше һәм  табигать арасындагы бәйләнеш нидән гыйбарәт?

Җавап: Кеше дә табигать баласы.  Кешегә җир, су, һава, табигать кирәк. Ансыз кеше яши алмый.

Табигать сөючеләр конкурсы.

Командаларда эшләү. Командалар үзләренә исем бирәләр.

1нче команда –“Олы күл”

2нче команда –“Аккошлы күл”

3нче команда – “Зәңгәр күл”

Укытучы: Табигатьне сөйгән кешеләр янына гына аккошлар килә. Һәрбер команданың үзенең күле бар (һәрбер командага зәңгәр төсле кәгазьдән ясалган күл бирелә) һәм шуңа, дөрес бирелгән җавап өчен, аккошлар килеп төшәр.

 Кайсы команданың күленә күбрәк аккошлар килер?

1 конкурс “Тәрҗемәкәй” (бирелгән сүзләрне русчага тәрҗемә итәргә)

Табигать                                                                                    

вәгъдә иткән

күзнең явын ала

озынборыннар

данлыклы аучы

мәрхәмәт

өмет өзелә барды

җавапсыз хөрти кешеләр

тормыш ялкыны

мәңгелек куәт биргән

2 конкурс

- Али әкә кем? Ни өчен ул улы Русланны аккошлы күлгә алып бара?

- Аккошлы күлдә беренче көн, беренче тәэсирләр. Аккошлы күл ничек тасвирлана?

- Күл буе, аның тирә-ягы, күл буе урманнары сездә нинди тәэсир калдырды?

- Али әкә авылның данлыклы аучысы, балыкчысы. Аучы һәм балыкчы өчен нинди сыйфатлар кирәк? Шул урыннарны табып укыгыз.

- Али әкәнең ялгыз аккош турындагы хикәясе Русланга ничек тәэсир итә?

- Русланның әтисенә карата мөнәсәбәтен сөйләгез. Әтисе турындагы кайгыртучанлыгын хикәянең кайсы өзекләреннән күреп була?

- Али әкә белән Руслан булган урманнарда нинди агачлар, нинди үсемлекләр үсә, нинди җәнлекләр, нинди кошлар яши?

- Руслан дару үләннәреннән төнәтмә ясап, әтисен терелтә. Ә сез нинди дару үләннәрен беләсез? Өегездә кулланасызмы?

- Димәк, табигать – тиңсез хәзинә дип әйтә алабызмы?

Физминутка:

- Шуны исбатлап “Ай былбылым” татар халык җырын тыңлап, табигать күренешләре белән сокланып, ял итәбез.

(“Ай былбылым” җыры яңгырый, видеотасмада табигать күренешләре барышында укучылыр бергәләп физминутка ясыйлар.)

Укытучы: Табигать гүзәллеген шигырьләрдә дә күрәбез. (З. Маметгалиев яттан шигырь сөйли.)

Хәзер слайдта бирелгән текст өзекләрен укырбыз. Бу өзекләр кем турында монда  геройларның нинди сыйфатлары ачыла?

1) «-Ярый, хәерле каза булсын! Яңгырлар туктап, вертолёт килгәнче балык тотып, юа, гөмбә, торнакүз ашап туенырбыз әле. Монда торнакүзне көрәп җыйнарлык».

2) «Ул бар булган сохари валчыкларын улына саклап тотты.

Руслан җылынсын өчен, әтисе Алабайны аның куенына тыкты».

3) «Я яшәргә, я саз газына тончыгып үләргә! Барлык көчләрен туплап, адымнарын тизләттеләр».

- Хикәядә нинди проблема күтәрелә? Бу проблема хәзерге көндә актуальме, андый проблемалар хәзерге тормышта бармы?

- Бу проблемаларны ничек чишәргә мөмкин?

Компьютерда тест чишү:

1.Якуб Зәнкиев кем ул?

а) шагыйрь

б) җырчы

в) язучы

2. Якуб Зәнкиевның «Аккошлы күл» әсәре нинди жанрда язылган?

а) хикәя

б) повесть

в) поэма

3. «Көмешле» нәрсә исеме?

а) шәһәр

б) авыл

в) күл

4.Чикләвекләрне кем чүпләп киткән?

а) тиен

б) аю

в) варапкош

5. «Сунарчы» сүзенең синонимы ничек?

а) игенче

б) аучы

в) көтүче

6. «Аккошлы күл» әсәрендә төп проблемалар?

а) табигатьне саклау

б) тормышка мәхәббәт

в) әтиләр һәм балалар арасында мөнәсәбәт

 Йомгаклау.

Өй эше: (дифференциаль)

1.Әсәрдән барлык фразеологизмнарны рус теленә тәрҗемә итәргә.

2.Әсәрдән мәкальләрне язып алырга.

3.Әсәргә рәсем ясарга.

Билгеләр кую.

Һәрбер команданың аккошларын санап, дөрес җавапларын исәпләү һәм дипломнар тапшыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок внеклассного чтения "Рождество в литературе и народных традициях"

Актуальность темы:Праздник Рождества призван возвышать и очищать наши души, а чтобы это стало возможным, к нему надо приготовляться умом, душой, сердцем. Один из способов такой подготовки – чтен...

презентация к уроку внеклассного чтения "Благие намерения"(литература, 8 класс)

Презентация  создана в программе Microsoft Power Point. Слайды, выведенные на большой экран – прекрасный наглядный материал, который не только оживляет урок, но и дает представление о д...

Разработка урока внеклассного чтения по современной литературе

Урок внеклассного чтения по современной литературе (2009 год) по рассказу Ильи Луданова "Секрет Небосвода"....

Интегрированный урок внеклассного чтения по теме: "Литература, история XVIII века": литературная викторина "Колесо истории"

Методическая разработка урока внекласснго чтения предназначена для учащихся 5-6 классов, урок проводится в нетрадиционной форме....

Урок внеклассного чтения по татарской литературе: «Будьте милосердны, люди!» (по рассказу Якуба Занкиева «Кайчыколак»)

Урок внеклассного чтения по татарской литературе: «Будьте милосердны, люди!» (по рассказу Якуба Занкиева «Кайчыколак»)...

ВОСПИТАНИЕ ГУМАНИЗМА НА УРОКАХ ВНЕКЛАССНОГО ЧТЕНИЯ ПО ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЕ (по творчеству сибирско-татарского писателя, фронтовика Якуба Камалеевича Занкиева)

Проанализированы детские рассказы  сибирско-татарского писателя, фронтовика Якуба Камалеевича Занкиева....

Презентация к уроку по роману Вальтера Скотта "Айвенго". Урок внеклассного чтения в рамках литературы Красного Креста

В сборнике "Литература Красного Креста" для 6 класса, имеющемся в библиотеках российских школ, есть отрывок из повести "Айвенго". Данная презентация помогает раскрыть главную проблему отрывка: кто сил...