Тест. Җөмләнең баш кисәкләре: ия белән хәбәр (7 нче класс)
тест (7 класс) на тему

Татар теле программасына нигезләнеп төзелгән бу тест җөмләнең баш кисәкләреннән үтелгән гомуми теоритк һәм гамәли материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен тәкъдим ителә 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл test_iya_khbr.docx20.25 КБ

Предварительный просмотр:

Тестлар

  1. Ияне табыгыз.

Әнисе дучмак пешерергә әзерләнә ахрысы, камыр җәюеннән туктап, куна тактасыннан он сыпырып төшерде (Р. Мөхәммәдиев).

  1. әнисе
  2. дучмак
  3. камыр
  4. он

2. Иянең төрен билгеләгез.

Ат кузгалагы биек булып үсә.

1) гади ия

2)  тезмә ия

3) кушма ия

4) катлаулы ия

3. Кайсы җөмләдә ияне билгеләүдә хата бар?

1) Рушадның исәбе малайларга тагын бер чиләк су китертү иде (М. Мәһдиев).

2) Резидәкәй матур, ни кайгың бар,

Нигә башың түбән иясең? (И. Юзеев).

3) Сынау вакытында бишле -  Өметгалигә зур бәйрәм (М. Юныс).

4) Арада гыйлемлерәк кеше — Фәттах карт бар иде (Г. Ибраһимов).

4. Хәбәрне табыгыз.

Җигүле ат, тоякларыннан пычрак чәчрәтә-чәчрәтә, авыл башына җитеп, басу капкасы төбенә килеп туктады (М. Галәү).

  1. туктады
  2. килеп туктады
  3. чәчрәтә-чәчрәтә
  4. җитеп туктады

5. Хәбәрнең төрен билгеләгез.

Ана бик тирән итеп көрсенеп куйды (Г. Әпсәләмов).

  1. гади фигыль хәбәр
  2. тезмә фигыль хәбәр
  3. кушма фигыль хәбәр
  4. кушма исем хәбәр

6. Хәбәрнең төрен билгеләгез.

Җирдә кеше булу өчен,

Кеше күпме юллар үтә!..(Зөлфәт).

1) гади фигыль хәбәр

2) тезмә фигыль хәбәр

3) кушма фигыль хәбәр

4) кушма исем хәбәр

7.Фигыль белән белдерелгән хәбәрне билгеләгез.

1) Күктә соңгы йолдызлар сүнә (Г. Гобәй).

2) Гармонь ничектер таныш кебек (А. Расих).        

3) Минем кәвешем әле өр-яңа... (Г. Исхакый).

4) Илһам – күңелнең канаты (Ш. Галиев).

8. Исем белән белдерелгән хәбәрне билгеләгез.

1) Мәрдән абзый көлде. (Г. Гобәй).

2) Хөсәен абзый шактый озак утырды... (Г. Гобәйдуллин).

3) Агыйдел өстендәге төн пәрдәсе юкара. (Г. Гобәй).

4) Мин унсигез яшьләремдә идем. (Г. Гобәйдуллин)

9. Сыйфат белән белдерелгән хәбәрне билгеләгез.

1) Тагын елгалар бик күп. (Г. Гобәй).

2) Мин үзем бик музыкаль кеше. (А Расих).

3) Нинди ямьле аның ул бакчасы! (Д. Аппакова).

4) Миңа, яланаяклы пырдымсыз малайга, монда искитәрлек берни юк иде. (Г. Бәширов).

10. Кушма фигыль хәбәр белән бирелгән җөмләне билгеләгез.

  1. Калган көн иртәдән кичкә кадәр аныкы (Ә. Фәйзи)
  2. Бу кызыктан исә якын-тирәдәгеләр генә түгел, бөтен бүлмә кычкырып көлде (М. Әмир).
  3. Акъәби, үзенең җил капкасын җиткәч, туры читән алачыкка узды (Ә. Еники).
  4. Бигрәк тә оныкларын бик сагына карчык (Ә. Еники).

11. Ия белән хәбәр арасына сызык кайсы җөмләдә куела?

  1. Ялгышу мөмкин түгел, кәккүк тавышы иде (?) бу (Р. Кәрами).
  2. Яшьлек ул (?) яшен ташы, бер атуда йөрәгеңне яраларга мөмкин (М. Хәбибуллин).
  3. Син (?) бәхетлеме, синең гүзәллегең һәм акылыңның кадерен беләләрме бу дөньяда? (М.Мәһдиев).
  4. Әнә эш (?) нәрсәдә икән (Ф. Шафигуллин).

12. Ия белән хәбәр арасына сызык кайсы очракта куелмый?

  1. Ә бит өрәңге ботагындагы бияләй (?) Илгизнеке (Ф. Шәфигуллин).
  2. Ялгызның юлдашы (?) кайгы белән сагыш, ди (Г. Әпсәләмов).
  3. Авылда су кибү (?) зур эш (М. Мәһдиев).
  4. Яшьлектәге мәхәббәт (?) язгы ташу гына бит ул (М. Хәбибуллин).

13. Ия белән хәбәр арасында сызык кайсы урында куела?

1) Туган йорт  туганлыкның  (?) тирән тамыры.

2) Туган йорт (?) туганлыкның тирән тамыры.

3) Туган йорт (?) туганлыкның тирән (?) тамыры.

4) Туган йорт туганлыкның тирән  (?) тамыры (М. Мирза).

14. Ия белән хәбәр арасында сызык кайсы урында куела?

1) Җыр бит (?) ул чынбарлык белән күңел дөньясын тоташтырып торган сихри басма, күпер...(Г. Гыйльманов).

2) Җыр бит ул чынбарлык белән күңел дөньясын тоташтырып торган (?) сихри басма, күпер...(Г. Гыйльманов).

3) Җыр бит ул (?) чынбарлык белән күңел дөньясын тоташтырып торган сихри басма, күпер... (Г. Гыйльманов).

4) Җыр бит ул (?) чынбарлык белән күңел дөньясын тоташтырып торган (?) сихри басма, күпер...(Г. Гыйльманов).

15. Кайсы җөмләләрдә ия белән хәбәр арасына сызык  куела?

1. Театр ул (?) гадәти бина гына түгел. 2. Театр (?) сәнгатьнең  аерым бер төре дә. 3. Сез (?) театрда күп мәртәбәләр булгансыздыр һәм, пәрдә ачылуын көтеп, эчке дулкынлану кичергәнсездер. 4. Ниһаять, пәрдә (?) күтәрелә һәм сәхнәдә үзенә бер тормыш (?) башлана. 5. Сез (?) ирексездән спектакль геройлары белән бергә аларның кайгыларын да, шатлыкларын да кичерәсез һәм үзегез дә (?) сәхнәдә бара торган вакыйгаларга катнашкан кебек буласыз.

  1. беренче һәм икенче җөмләләрдә
  2. икенче җөмләдә
  3. өченче җөмләдә
  4. дүртенче һәм бишенче җөмләләрдә

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по английскому языку "Sports and Games" УМК Верещагина И. В., Афанасьева О. В. 5 класс

Тест по теме " Sports and games" УМК Верещагина И. В., Афанасьева О. В. 5 класс...

Тест по английскому языку "Sports and Games" УМК Верещагина И. В., Афанасьева О. В. 5 класс

Тест по теме " Sports and games" УМК Верещагина И. В., Афанасьева О. В. 5 класс...

Тесты для организации оценки и контроля знаний по алгебре и началам анализа учащихся 10 - 11 классов на 2014- 2015 учебный год.

Работа состоит из 10 заданий. К каждому заданию части А приведены 4 варианта ответа, из которых только один верный. При выполнении этих заданий надо указать номер верного ответа. К заданиям части В ...

Обобщающий тест по Истории Нижегородского края с древнейших времён до конца 15в ( по гл. 1) - 6 класс

Тест содержит 10 заданий по главе1"Древние жители Нижегородского края...

Тест к УМК Rainbow English О.В Афанасьева И.В. Михеева К.М. Баранова 5 класс Unit 3 Healthy ways

Материал по теме "Здоровый образ жизни" для 5-го класса по УМК Rainbow English.  Тест предназначен для закрепления пройденного материала....

Тест по теме "Употребление глаголов to be и to have got." Задание для учащихся 6 классов, Unit 6, УМК Forward под редакцией М.В. Вербицкой

Задание состоит из 15 предложений, обучающиеся должны выбрать, какой глагол необходимо употребить, и поставить его в нужной форме....