Разработка урока по татарской литературе для 5 класса на тему "А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе"
план-конспект урока (5 класс) по теме

Сафина Халидя Гусмановна

"А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе" темасына 5 класс өчен дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sertotmas_urdek_ekiyatende_ehlak_terbiyase.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятендә әхлак тәрбиясенең бирелеше.

5 сыйныфның татар төркеме.

Укытучы: Сафина Халидә Госмановна

     

 Тема: А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятендә әхлак тәрбиясенең бирелеше.

           Максат: әсәрнең төп мәгънәсен аңлау, образлар аша кешелеккә хас сыйфатларны  ачыклау; ышанычны аклау, сер саклау, җаваплылык тою кебек хис-тойгылар тәрбияләү белән бергә әхлак сыйфатлары формалаштыру.

        Жиһазлау: “Сертотмас үрдәк» әкияте, Ризаэддин Фэхретдиннын «Жэвамигуль кәлим  шэрхе» китабы, плакатлар, презентация, интерактив такта.

 Метод һэм алымнар: эзләну-тикшеренү методы, әсәрне анализлау алымы, әңгәмә.

«Бер кеше сүз сөйләп тә як-ягына каранса, ул сүз амәнәт -сер, ягъни сер булып, аны башкасына сөйләү ярамыйдыр. “Бу сүз амәнәт-сер , моны фаш итә күрмә!” димәсә дә, сөйләгән вакытта як-ягына карануы башкаларга белдерәсе килмәүгә вә башкаларның ишетүләреннән саклануына дәлилдер».  

    ( Р. Фэхретдин « Жэвамигуль кәлим шәрхе». )

“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”. ( Р.Фәхретдин).

                            ДЭРЕС БАРЫШЫ:

  1. Дэресне оештыру өлеше. Унай психологик халәт булдыру.
  2. Белемнәрне тигезләү.

1)“А.Алишны беләсеңме?”,”Дөрес җавапны тап!” кебек тест сорауларына җавап бирдерү. Интерактив такта белән эшләү.

Укучылар, Абдулла Алишның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерик әле (1-12 слайдлар)

  • ТУГАН ЯГЫ –  (Спас районы Көек авылы)
  • УКЫРГА-ЯЗАРГА ..(кемнән?) ӨЙРӘНӘ? (әтисеннән)
  • МӘКТӘП ЕЛЛАРЫНДА (нинди эшләр?)  БАШКАРА?

(Драма һәм  әдәбият түгәрәкләрендә актив катнаша, концертлар оештыра,стена газеталары, кулъязма журналлар чыгара, шигырьләр, хикәяләр яза.)

        2)ДӨРЕС ҖАВАПНЫ САЙЛАП АЛ.

А.Алиш әкиятләре кайсы?(13 слайд).

  • “СЕРТОТМАС ҮРДӘК”
  • “ГӨЛЧӘЧӘК”
  • “ЧУАР ТАВЫК”
  • “КАМЫРБАТЫР”
  • “АЕРЫЛГАННЫ АЮ АШАР, БҮЛЕНГӘННЕ БҮРЕ АШАР”
  • “ШҮРӘЛЕ”

III. Яна  дэрес материалы.

  1. Укытучы сузе.

«Бер кеше сүз сөйләп тә як-ягына каранса, ул сүз амәнәт -сер, ягъни сер булып, аны башкасына сөйләү ярамыйдыр. “Бу сүз амәнәт-сер , моны фаш итә күрмә!” димәсә дә, сөйләгән вакытта як-ягына карануы башкаларга белдерәсе килмәүгә вә башкаларның ишетүләреннән саклануына дәлилдер».  

    ( Р. Фэхретдин « Жэвамигуль кэлим шэрхе».)

Укучылар, мин Сезгэ халкымнын боек мэгьрифэтчесе, акыл иясе Р . Фэхретдиннен сузлэрен китердем. Әле өлкән сыйныфларда Сез аның бик күп хезмәтләрен өйрәнерсез.

Укытучы сүзе.

Бүген без “Сертотмас үрдәк” әкиятен анализларбыз. Тема интерактив тактада языла. (14 слайдта дәреснең эпиграфы)

А) Әкиятнең сюжетын искә төшереп китик әле. 1 укучы сөйли.

Б) РӘСЕМНӘРНЕ ТӘРТИБЕ БЕЛӘН КУЕГЫЗ. Интерактив тактада аерым-аерым чыгып 7 рәсемне һәр төркемнән берәр  укучы  чыгып эшли. Шуннан чыгып, әкиятне өлешләргә бүлик. 1 укучы әйтә.( ?

В) Әкиятнең темасын, проблемасын , чишелешен аңлап китик әле. Түбәндәге сораулар буенча эшләрбез.(15 слайд)

  • “Сертотмас үрдәк” әсәрендә сүз нәрсә турында бара?
  • Әсәрдә нинди проблема (мәсьәлә) күтәрелә?
  • Хуҗаны эзләргә ни өчен үрдәкне җибәрергә булганнар?(ышаныч)
  • Үрдәкнең фаҗигасе нидән гыйбарәт? (җаваплылык)
  • Ә хуҗалыкка зыян килми. Ни өчен?  

Искә төшереп үтик әле: әкиятләр ничә төргә бүленә? (тормыш-көнкүреш, хайваннар турында, тылсымлы әкиятләр була). Ә “Сертотмас үрдәк” әкияте кайсына керә?(хайваннар турындагы әкият).

Нәтиҗә ясыйк әле. Чагыштырыйк әле: әкият хайваннар, кош-кортлар турында булса да, монда сурәтләнгән вакыйгалар тагы кемнәргә карый? (Кешеләргә) .Әсәрдәге үрдәк кебек үзен тоткан кешеләрне Сезнең очратканыгыз бармы? Я үзегез үрдәк хәлендә калганыгыз булмадымы? Әкиятнең төп темасы нинди?

(Сер саклау турында). Сер саклау турында Сез нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез? Алар турында фикер алышу.(16 слайд)

Сер тотмас – дус тапмас.

Сер күтәрә алмаслык кешегә сер сөйләмә.

Сереңне бер генә кешегә сөйлә, киңәшеңне 1000 кешегә әйт.

Сереңне тик йөрәгеңә ач.

Күп сөйләгән авыз бәхетсезлек капкасы.

3 кеше белгән нәрсәне 30 кеше белә.

Шушыларның кайсысы әкияттәге кайсы образга бигрәк тә туры килә?(Күп сөйләгән авыз бәхетсезлек капкасы).

Урдәккә нинди сыйфат җитеп бетми? (Җаваплылык тою). Нәрсә ул ышаныч?

IV.  Сүзлек өстендә эш. Аңлатмалы сүзлек белән эш.(17 слайд)

  • Ышаныч -  нәрсәнең дә булса тормышка ашуына шикләнмәү хәле.
  • Җаваплылык - эшкә җитди караш.
  • Сер - әлегә ачылмаган үзлек.

Үрдәк ни өчен фаҗигага юлыга?

Нәтиҗә ясау.

V. Дәреслек белән эшләү.

Укучылар әкияттә нинди сөйләм күп кулланылган? Үзегезгә ошаган урыннарны укып күрсәтегез әле.(Үрдәк белән Керпенең очрашуын сәхнәләштерү).

VI. Кешенең уңай, тискәре сыйфатлары турында Сез ниләр беләсез?

Әхлаклы кеше дип кемгә әйтәбез?

Нинди кеше үзенә хөрмәт яулый?

Кешелек дәрәҗәгезне югалтмагыз.

      Ә нәрсә соң ул КЕШЕНЕҢ ДӘРӘҖӘСЕ?

КЕШЕНЕҢ ДӘРӘҖӘСЕ = аңа башкалар биргэн БӘЯ

+ үз- үзенә биргән бәясе (интерактив тактада эшләү).

Әкияттәге үрдәкнең дәрәҗәсе бармы? (Җаваплар, фикерләр  тыңлана).

VII. Иҗади эш.

 Укучылар! Кече яшьтән кешенең ышанычын яулап, кушылган эшкә җаваплы карап, хөрмәт яулап яшәргә тырышырга кирәк. Кешелекле булыр өчен, хөрмәт казаныр өчен ,Сез үзегездә нинди сыйфатлар тәрбияләр идегез, башкаларга нинди киңәшләр бирер идегез? Хәзер үзбәяләмә, шәхси план төзеп карыйк.

  УЗЕННЕ ТЭРБИЯЛЭУ ПЛАНЫН төзеп карыйк әле.(эш төркемнәрдә алып барыла, һәр төркемнән берәр укучы ,интерактив тактага чыгып, үз планнарының иң уңышлы дип санаганнарын язалар, аңлаталар).(18 слайд)

  • Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
  • Кешеләрне хөрмәт итү.
  • Күрсәтелгән ышанычны аклау.
  • Җаваплылык.

Һәр рәттән берәр укучы планның бер пунктын интерактив тактага чыгып  яза.

VIII. Өйгә эш бирү. (өй эшен сайлау мөмкинлеге бар).

1.Әкиятнең күңелегезгә хуш килгән өлешләрен рәсем итеп иҗат итәргә

2. Теләгән укучыларга бүгенге дәрестә алган тәэсирләрегез хакында язарга.

3. Үзегезгә ошаган берәр өзекне ятларга.

IX.Йомгаклау.

 “Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”. Атаклы мәгърифәтчебез Р.Фәхретдин язып калдырган бу сүзләр бүген дә кыйммәтен югалтмаган. Әдәбиятыбызда әхлак темасына язылган, аларда күңел кичерешләре сурәтләнгән әсәрләрне укырга, аларны рухи байлык буларак сакларга кирәк. Әлбәттә, тормышыңда кулланма итеп алу – һәркемнең бурычы.

Кадерле укучыларым! Бу дәрес Сезнең күңелләрдә эзсез калмас.

Әйтегез әле, бу әкияттән Сез үзегезгә нәрсә алдыгыз? Әкиятне өйрәнү кирәк идеме?(Фикерләр тыңлана).

         Рәхмәт. Сез бик матур уйлыйсыз, фикер йөртәсез.(билгеләр кую). Матур уй-фикер йөрткәннәрнең күңелендә начарлык булмас. Укуда, өйдә, гомумән яшәешегездә ышаныч белдерүчеләрнең ышанычын аклагыз, кайда гына булсагыз да, нинди генә эш эшләсәгез дә җаваплылык тоегыз, дусларыгызның серләрен саклагыз. Хөрмәт казанып яшәр өчен хәзердән үк әзерләнегез.Уңышлар Сезгә!

           Дәрес бетте. Чыгарга була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработки уроков по татарской литературе

Данный материал включает в себя разработки уроков по татарской литературе  для русскоязычных обучающихся в учреждениях НПО и СПО...

Методическая разработка урока по татарской литературе (7 класс) "Эт токымнары"

Тема. “Эт токымнары” .Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе. Максат: 1. “Этләрнең  сугыш вакытындагы батырлыгы” текстын укып, фактларны анализлау һәм аларга бәя бирү күнекмәләрен формалаштыр...

Разработка урока по татарской литературе для 5 класса на тему "А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе"

"А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе" темасына 5 класс өчен дәрес конспекты...

Разработка урока по татарской литературе "Табигать һәм без "

Конспект урока по татарской литературе в 9 классе.Тип урока:комбинированный.Тема урока:Табигать hәм без.Цель урока: "Природу надо не только любить,но и беречь,охранять."1.Совершенствовать работу...

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме “Илең турында уйла” . “Магариф” №2, 2016 год.

убликация  статьи по теме “Илең турында уйла” (методическая разработка урока по татарской литературе в 5 классе) в педагогическом  научно-методическом  журнале ...