Урок по татарской литературе во 2 классе "М.Газизовның “Балан” шигыре"
план-конспект урока на тему

Гайфуллина Гульнур Ибрагимовна

Урок по татарской литературе во 2 классе "М.Газизовның “Балан” шигыре"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon m.gazizovnyn_balan_shigyre.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

 Татарстан РеспубликасыТүбән Кама муниципаль районы “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 27нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайфуллина Гөлнур Ибраһим кызының дәрес планы.

2 нче сыйныф (рус төркеме).

Дәрес темасы: М.Газизовның “Балан” шигыре

Бу текстны өйрәнү өчен циклда 3 сәгать бирелгән:

1нче дәрес-ЛКФ

2 нче дәрес-ЛГКК

3 нче дәрес-Д/МС дәресе

                                                                Циклдагы 1 нче дәрес.

                                              Лексик күнекмәләр формалаштыру (ЛКФ)

           Үткәрү вакыты: 4нче май, 2015нче ел.                      

Тема: М.Газизовның ”Балан” шигырендә яңа лексика.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-“Балан” шигырендәге яңа сүзләр белән таныштыру.

-Шигырьне   сәнгатьле укырга өйрәнү.

-Бала үзенең кайда икәнлеген әйтә белергә тиеш.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

-чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтен үстерү;

-эчтәлекне аңлау өстендә эшләү һәм бәя бирә белү;

-сүзлекләрдән файдалану.

Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе)

-табигатьне саклауга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау;

-исемнәрнең урын-вакыт килешендә төрләнүен кабатлау.

Җиһазлау: дәреслек (127-128 нче битләр); методик ярдәмлек (52нче бит); дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”.

                                                                      Дәрес барышы

I.Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

3) укучыларның бер-берсен сәламләве, комплиментлар әйтүе.

II.Өй эшен тикшерү.

III.Актуальләштерү.

Слайдлар аша җиләк- җимеш исемнәрен искә төшерү (127-бит,5 нче күнегү); аларны үзеңә сорап ала белү; барлыгын- юклыгын дустыңнан сорау күнекмәләрен камилләштерү.(Миңа җиләк бир әле).

IV.Яңа сүзләр белән таныштыру.

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

балан-[балан]

монда-[монда]

кай төшкә-[кайтөшкә]

болын-[болон]

буенда-[буйында]

җимеш-[җимэш]

1.Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).

2.Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

-яңа үзенчәлекле авазларны әйтү: о,ы;

-сүзләрне кабатлау: күбәләк,ошый,ерак;

-сүзтезмә әйтү: елга аша, болын аша;

-2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү:

1) –Бала, син кайда?

-Бала мәктәптә, елга буенда, болында, урманда, урамда...

2)-Сез кай төшкә барасыз?

-урманга, аланга, елга буена...

3. Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү.

-Җимеш, син кайда?

-Балан, син кайда?

-Болын, син кайда?

-Түгәрәк күл, син кайда?

4.Яңа сүзләрнең язылышы өстендә эш:

-хаталар профилактикасы үткәрү;

-хәтер диктанты язу (бәлеш, кил монда, барыйк, кирәк...)..

5.Яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән дәфтәргә язу; берничә сүзне татарча- русча сүзлектән карау.

V. Сәнгатьле уку күнекмәләре.

а).Укытучының шигырьне сәнгатьле итеп укуы;

б).Укучыларның үзлектән укуы;

в)Укучыларның сәнгатьле, дөрес, йөгерек укуларына ирешү;

г).Шигырьне рольләргә бүлеп уку.

8. Дәреслек, 127 нче бит, 3 нче күнегүне эшләү.

- Шигырьдән нинди? соравына җавап биргән сүзне табарга ( түгәрәк).

-Шул сүз белән җөмләләр төзергә.

9.Ситуатив күнегүләр белән эш.

-да,-дә,-та,-тә  урын- вакыт килеше кушымчаларын искә төшерү.

VI. Ныгыту этабы.

  1. Парларда эш. Укучылар бер- берләренә сорау бирешәләр:

-Дустым,әйт әле,син кайда?

-мәктәптә, стадионда, авылда...

VI. Йомгаклау, бәяләү.

Төсле кәгазьләр ярдәмендә укучылар үз-үзләрен бәялиләр.

VII. Өй эше.

“Балан” шигырен сәнгатьле укырга өйрәнергә.

 Кайда? соравына  җавап бирүче 10 сүз язып килергә.

Дәреслек,128 нче бит, 4 нче күнегүне эшләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по татарской литературе. Тема "Ана күңеле балада"

Урок проведённый в 9 классе по произведению Аяза Гилязова "Җомга көн кич белән"...

Конспект урока по татарской литературе в 11 классе

Аяз Гыйләҗевнең "Әтәч менгән читәнгә" повестенда күтәрелгән проблемалар...

Конспект урока по татарской литературе в 11 классе

Аяз Гыйләҗевнең "Әтәч менгән читәнгә" повестенда күтәрелгән проблемалар...

Конспект урока по татарской литературе на тему “Комсызлык бәласе” (Венгр халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

. “КоДәрес темасы: Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.Бурычлар:1. “Комсызлык бәласе” дип аталган венгр ха...

Презентация урока по татарской литературе на тему “Комсызлык бәласе” (Венгр халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

ldquo;КомсДәрес темасы: Венгр халык әкияте “Комсызлык бәласе”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.Бурычлар:1. “Комсызлык бәласе” дип аталган венгр ха...

Презентация урока по татарской литературе на тему "Хәйләгә каршы хәйлә" (Татар халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

Дәрес темасы: Татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыру.Бурычлар:1. “Хәйләгә каршы хәйлә” дип аталган татар халык ә...

Конспект урока по татарской литературе на тему "Хәйләгә каршы хәйлә " (Татар халык әкияте) во 2 классе (татарская группа) по ФГОС.

Дәрес темасы: Татар халык әкияте “Хәйләгә каршы хәйлә”Максат: Укучыларның коммуникатив компетенция дәрәҗәсен арттыруБурычлар:1. “Хәйләгә каршы хәйлә” дип аталган татар халык әк...